Фольклор кичә "Аулак өй"
методическая разработка (средняя группа)

Ибраева Гелюся Халимовна

Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту. Балаларны милли йолалар  Аулак ой белэн таныштыру 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon aulak_oy.doc543.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Аулак өй

Максат һәм бурычлар:

1.Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

2.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.

3. Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү

Җиһазлау: сәке, урындыклар, сандык, чиккән сөлгеләр, мендәрләр  

Көтелгән нәтиҗә: Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф- гадәтләрен яңарту, татар халкы традицияләрендә тәрбияләү, әби-бабаларыбыз традицияләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту, татар халкының уеннарын , җырларын  өйрәнү

Барышы:

Авыл өе. Залда сәке, урындыклар, сандык  Идәнгә киндер палас җәеләгән. Тәрәзәләрдә чиккән пәрдәләр.

Әби белән бабай сөйләшә:

Әби: -Әй, картым, әйдә Минһаҗларга барып кайтыйк эле.  Кеше белән аралашып, хәлләрен белеп кайткач, яшәүләре дә икенче төрлерәк булып китә.

Бабай: -Ярар соң, карчык.Синеңчә булсын, әйдә җыеныйк та кузгалыйк.

Әби: (кызын чакыра) –Кызым, без Минһаҗ абыйларыңа хәл белергә барабыз. Син өйдә калырсың, йортка күз колак булырсың. Озак тормыйбыз.

Кыз:-Ярар, әбекәем, борчылма. Бар җирне дә ялт иттерермен, йортка күз колак булырмын. Борчылмыйча, ашыкмыйча гына, исән-сау йореп кайтыгыз.

(Әби белән бабай өйдән чыгып китәләр)

Кыз Гөлсылу: -Тәк, нишләргә микән инде? И, Мәрьямне чакырыйм әле. Әнә урамда йөри бугай тәрәзәдән күренә.

Тәрәзәдән кычкыра: -

Мәрьям, дустым, иптәш кызларга эндәш!

                    Бергәләп күңел ачыйк,

                    Аулак өй оештырыйк!

(Мәрьям кызларны, малайларны аулак өйгә чакыра)

Кызлар, малайлар өйгә керәләр.

1 бала: Исәнмесез саумысез?

Нигә кәҗәгезне саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган

Нигә чыгып алмыйсыз?

Гөлсылу:Әй, Әпсәләм, Әпсәләм!

Сәлам бирдем Әпсәләм.

Синнән безгә тиештер бит

Вәгаләйкемәссәләм!

2 бала: Исәнмесез, дусларым!

Хәерле кичләр булсын!

Уен – көлке, җыр – моңнан

Күңелләребез тулсын!

3 бала: Бүген сездә аулак өй дип

Дусларымнан ишеттем,

Йомгагымны чорнарга дип

Мин сезгә килеп җиттем.

Гөлсылу:- Әйдәгез дусларым, аулак өйгә килгәнбез икән күңел ачыйк, бергәләп җырлап алыйк!

Кызлар залның икенче ягына бүленеп басалар:

 Җыр: “Челтәр элдем читәнгә”

Бергә: Ак алъяпкыч челтәрле,

 Илдә матурлар бетәрме?

 Илдә матурлар бетәрме,

 Җан сөйгәнгә җитәрме?

Кызлар: Челтәр элдем читәнгә,

 Җилфер-җилфер итәргә;

 Малайлар: Без килмәдек буш китәргә,

 Килдек алып китәргә.

Кызлар:  Алын алырсыз микән,

 Гөлен алырсыз микән?

 Урталарга чыгып, сайлап,

 Кемне алырсыз икән?

 Малайлар: Алларын да алырбыз,

 Гөлләрен дә алырбыз;

 Күңелебезгә кем ошаса

 Шуны сайлап алырбыз.

Бергә: Урамнан узып бара

 Кашыннан күзе кара.

 Керфегеннән гөлләр тама

 Күрсәм йөрәгем яна.

Кызлар: Челтәр элдем читәнгә,

 Җилфер-җилфер итәргә;

 Малайлар: Без килмәдек буш китәргә,

 Килдек алып китәргә.

Кызлар:  Алын алырсыз микән,

 Гөлен алырсыз микән?

 Урталарга чыгып, сайлап,

 Кемне алырсыз икән?

 Малайлар: Алларын да алырбыз,

 Гөлләрен дә алырбыз;

 Күңелебезгә кем ошаса

 Шуны сайлап алырбыз.

4 бала: Таныштык та, дуслаштык та

           Урыннарга утырыйк

          “Йөзек салыш” уенын

           Бергәләп уйнап алыйк!

      Иске уен, кызык уен –

    “Йөзек салыш” уены.

     Уч төбеңә йөзек салам –

     Аңларсыңмы уемны?

     Кемдә йөзек сикереп чык.

5 бала:Ә хәзер мин сезгә уен барышын аңлатам:

Йөзек салыш уены

Тезелешеп утырабыз, берәү “Йөзек салучы” була. Ул кулларын тотып утырган кешеләрнең барысына да “йөзек салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берсе дә сизмәскә тиеш. Аннан  соң, үзе бер кырыйга китеп, “Кемдә йөзек,сикереп чык”, – ди. Йөзекле кеше сикереп торганда, ике як күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле  кешегә җәза бирелә, тота алмасалар, йөзек салуны яңадан башлыйбыз. Уенны башладык.

Җәза өчен биремнәр:

  1. Кәгазь өстендә татар халык биюе биергә.
  2. Әтәч булып кычкырырга
  3. Бишек җыры җырлап күрсәтергә
  4. Кызыклы сорауларга җавап бирергә
  • Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк?
  • Нинди савыттан эчеп булмый?
  • Кайчан бернинди тавыш та ишетеп булмый?
  • Кемнең сакалын кырдырырлык та акчасы юк?
  • Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?
  • Кара мәче нинди ишектән керә?

6 бала: Кызлар, егетләр, түбәтәй уенын уйнап алыйк әле! Әйдәгез минем янга

Уен барышында түбәтәй кемдә кала, бирем үти: шул бала җырлый, бии, сикерә, әтәч булып кычкыра һәм башкалар.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, - дигәнсең.

Түп – түп – түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

7 бала:Ай кызлар, егетләр шундый матур итеп уйнадык. Хәзер “сигезле”уенын уйнап алыйк әле. Барышын аңлатып алам, дусларым

Сигезле уены

Уенчылар ике рәткә бүленеп кара-каршы басалар. Парсыз калган кеше, сигезле ясап, гармун көенә бии-бии, уенчыларны әйләнә. Гармун туктагач, кем янында туктаса, шуның белән парлап бииләр. Уенны парсыз калган уенчы дәвам итә.

8 бала: -Алыштырышлы уенын уйнап алыйк әле,кызлар, егетләр!

Алыштырышлы уены

   Уенчылар парлап басалар. Парсыз калган уенчыны уртага чыгаралар. Аңа атап, беренче пар кулга-кул тотынып, такмак әйтә. Такмак әйтелеп беткәч, уртадагы уенчы үзенә беренче пардан пар сайлап ала (парлары белән алышыналар), аның белән уртада бииләр. Парсыз калучы уртага чыга, аңа икенче пар такмак әйтә. Уен шулай дәвам итә.

Ак алъяпкычлар күп яптым,

Яба алмадым зәңгәрен.

Аерылганнар белми икән

Аерылу хәлләрен.

Исемнәре Гыйльминур.

Әллә сиңа ай-кояшлар

Подарить иттеме нур?

Итәгең борчак кебек,

Урталарда торасың,

Ясалган курчак кебек.

Ботинкасы иллеле,

Авторитетлы егетләрнең

Гәүдәсеннән билгеле.

8 нче бала: Таң атар, чыгар кояшы

                    Өйләргә таралышыйк

                    Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

                    Дусларым саубуллашыйк!

Көй уйный. Алга бер бала чыга:

9 бала: Дуслык җебе өзелмәс ул

Халык моңы бар җирдә

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.

10 бала: Рәхмәт, Гөлсылу, безне чакырып, ял иттергән өчен.

Балалар залдан татар көенә биеп чыгып китәләр.

             

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аулак өйдә

   Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...

Аулак өй

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...

Аулак өй

Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....

Аулак өй

Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....

“ Аулак өй”

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...

Сценарий праздника "Аулак ой"

Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...

"Аулак өй"

1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлы...