"Әниләр бәйрәме"
материал (младшая группа)

Әниләр көненә сценарий!Ана күнеле- балада, бала кунеле далада!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл enilr_konen_stsenariy.docx41.41 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр бәйрәме

Максат: Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү.

Балаларның фикер йөртү сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Әниләрне бакчага җәлеп итү.

Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту

Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Ана назы - жирдэ ул мэнгелек,
Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
Балаларыгыз узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

Алып баручы 2. Айдан, кояштан кадерле - син ул, әнием.

Иң ягымлы ,иң сөйкемле - син ул, әнием.

Энием! Энкэем! Газиз Анам! Синнэн дэ якынрак, кадерлерэк кем бар сон доньяда?! Кукрэк сотен имезеп, конен-тонгэ, тонен-конгэ ялгап, куз карасыдай устерэсен бит син балаларынны.

Алып баручы 1. Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 2. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

(зурлар төркем балалары “Яфраклар биюе” башкаралар. Биеп бетергәннән соң шунда ук шигырь сөйлиләр.)

1нче бала: Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам

.

2нче бала: Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

3нче бала: Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

4нче бала: Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

5нче бала: Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

6нчы бала: Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

7нче бала:Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

8нче бала: Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

Урында калып җыр башкаралар: “Мамочка милая, мама моя”

Алып баручы 1. Кадерле, әниләр! Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз! Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез!

Сезнең белән күңел ачарга, сезнең тапкырлык һәм белемегезне, җитезлек һәм өлгерлегегезне белер өчен, сәләтләрегезне ачыклар өчен “Зәлидә” уены уйнап алырга булдык. Бу уен, хәтерләсәгез, 5-6 ел элек телевидение экраннарында бик еш күренә иде, борынгы халык уеннарына корылган булганлыктан, халык тарафыннан җылы кабул ителгән һәм популярлашып киткән иде.

Бүген без дә сезнең белән татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнарбыз.

Уеннар:

1 Назалы

2. Гөлбану

3. Йөзек салыш

4. Кулъяулык

6. Кем артык?

7. Җебегән

8. Тукмак

9. Кем өлгер

Алып баручы 2. Уенда катнашыр өчен әниләрне түгәрәккә чакырабыз. 11 әни кирәк булачак. Әниләребезне алкышлап каршы алыйк.

(Уенчылар үзләре белән таныштыралар. Исем фамилиясе, кайсы баланың әнисе).

Уенчылар белән таныштык, инде кичәне ачып җибәрәбез.

Алып баручы 1. Беренче уен - Назалы уены.

Уен болай уйнала: уйнаучылар парлашып бер сызыкка тезеләләр. Алда бер парсыз уенчы кала. Көй уйный башлый. Уенчылар, бию хәрәкәтләре ясап, уенчыга багышлап җыр җырлыйлар. Җырның азагында ул парлар арасыннан уза, бер парның сыңарын “йолкып” алып китә һәм тезмәнең ахырына барып баса. Парсыз калган уенчы алга чыгып баса, уен яңадан башлана. Көй туктаганда ялгыз калган кеше үзенә пар табып өлгермәсә, аңа җәза бирелә.

/Уен башлана. көй уйный./

Җыр: 1. Синмени, килдеңмени?

Зәйтүн гөле өч тармаклы,

Аның берсе синмени?

Кушымта.

Алсуланып кояш чыга таң аткач,

Ник сызгырып уятмадың, ошаткач?

2. Исемнәре Нургата,

Синең кебек ялкау бака

Күпер астында ята.

3. Кара каеш ник будың?

Эш эшләргә ярамагач,

Җан көйдереп ник тудың?

4. Исемнәре Алтынбай.

Бер битендә балкый кояш,

Бер битендә балкый ай.

/Көй туктала. Парсыз калучыга җәза бирелә./

Җәза: Тизәйткеч әйтергә. Саран сара саный-саный салам сала.

Уенчы җавап бирә, чыгучы әнигә “Тел остасы” дигән медаль бирелә, аның хөрмәтенә икенче кечкенәләр төркеме башкаруында концерт номерын карап китик:

9нчы бала:Апа көлә, мин елмаям

Барыбыз көлеп тора.

Бүген әниләр көне

Шуңа күңел шатлана.

10нчы бала: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөнья көлеп торсын.

Әниләр көне икәнне

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

11нче бала: Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм

Җырлап-биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән

(Җыр: “Әниләр бәйрәме” (А.Минһаҗев сүз., Ә. Һадиева музыкасы)

Алып баручы 2. Икенче уенны уйнарга әзерләник. Уенның исеме “Гөлбану”. Аны башлар өчен безгә уенны алып баручы кирәк. Әйдәгез, санамыш белән аны билгелик.

Уенчылар түгәрәккә басалар, 1 уенчы санамыш әйтә.

Әлчи-бәлчи,

Әни күлмәк үлчи.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал – мин чык!

Ары алачык, бире алачык,

Кыр капкасы шыр ачык;

Анда чыпчык, монда чыпчык,

Син дә торма, йөгереп чык!

Чыгучы – ........... Димәк, “Гөлбану” уенын башлаучы ............ була. Уенның эчтәлеген исегезгә төшерәбез: уенда катнашучылар түгәрәккә кулга-кул тотынып басалар. Уртада Рәмилә кала. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Гөлбану.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Шуны эшләргә могу.

Җыр туктагач, уртадагы кеше хәрәкәтләр ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлыйлар. Бу хәрәкәтне дөрес кабатламаучылар булса, җәза бирелә. Уенны башлыйбыз.

/Гармунчы уен көе уйный, уенчылар җырлап әйләнәләр, көй туктый, бию көе башлана, ......... бии, аның артыннан уенчылар кабатлыйлар. Уенда ялгышкан уенчыга җәза бирелә./

Уенның җиңелүчесе билгеле булды, аңа җәза бирелә. Ак чәчәк таҗларында биремнәр, сораулар бирелә, шуларга җавап бирергә кирәк.

Җәза:

  • Ул үзе бик кирәкле әйбер.
  • Ике колагы бер борыны бар.
  • Ул бик күп төрле була.
  • Бик матур бизәлгәннәре дә бар.
  • Аны әбиләр ярата.
  • Ул өстәл бизәге. (самавыр)

Уенчы җавап бирә, чыгучы әнигә “Иң тапкыр әни” дигән медаль бирелә.

Татарлар һәм урыслар бик дус яшәгәннәр һәм аларның уеннары, җыр-биюләре дә бер-берсенә охшаш булган.

Бию “Татар һәм урыс” (зурлар төркеме)

Алып баручы 1. Ә хәзер өченче уенны башлыйбыз. Ул уен “Йөзек салыш” уены дип атала. Бу уен барчагызга да таныштыр. Уен кагыйдәләрен искә төшереп китик. Алып баручы билгеләнә. Аны санамыш белән билгеләр.

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык;

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык;

Анаңныкы булмаса,

Бабаңныкын киеп чык...

Йөзек салыш” уенын әби-бабаларыбыз болай уйнаганнар: уенчылар урындыкларга тезелешеп утыралар. Уенны алып баручы бии-бии аларның учларына “йөзек сала”. Алып баручының “Кемдә йөзек, йөгереп чык” дигән сүзләре әйтелгәч, “йөзекле” уенчы иптәшләренә сиздермичә генә торып, уеннан чыгарга тиеш, ә иптәшләре аны җибәрмәскә, тоткарларга тиешләр. Җиңелүчегә җәза бирелә.

/Уен уйнала, уен барышында гармунчы күңелле татар халык көйләрен уйный./

Менә инде җиңелүче дә бар.

Җәза: Күзне бәйләп үз балаңны танырга

Чыгучы әнигә “Иң сизгер әни” дигән медаль тапшырыла.

Бүләк итеп кечкенәләр төркеме чыгыш ясый.

(Бию: “Чебиләр”.)

Алып баручы 2: Алдагы уеныбыз белән танышып китик. Борын-борыннан аулак өйләрнең күрке булган уен – “Тукмак” уены. Аны уйнау өчен уенчылар түгәрәккә басалар, уртада 1 алып баручы тукмак тәгәрәтә. Тукмак башы кемгә карый, шуңарга җәза биргәннәр. Алып баручыны санамыш ярдәмендә билгелибез.

Ары карадым, бире карадым,

Аны күрдем, моны күрдем,

Ә монысын күрмәдем.

/Көй уйнала, тукмакны әйләндерәләр, тукмак башы караган уенчыга җәза бирелә./

Җәза: “Табышмакның җавабын әйт”

- Ул элек чит илләрдә генә иде.

Хәзер бездә дә гадәткә керде.

Аны гәҗиттә басалар.

Телевизордан күрсәтәләр.

Кызык та була, ялыктыргыч та.

Аның бик файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк.

Берәр кино карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (Реклама)

Алып баручы 1: Ә хәзер алда уйналачак уенга күчәбез. Ул –“Кулъяулык уены”.

Уенчылар түгәрәккә тезелеп басалар, менә бу чиккән кулъяулыкны түгәрәк буенча җибәрәбез, музыка туктаганда кулъяулык кемдә кала, шуңа җәза бирәләр.

/Гармунчы дәртле көйләр уйный, көй туктала, җиңелүче ачыклана/

Җәза: Бишек җыры җырлап күрсәт

Уеннан чыккан әни “Иң моңлы әни” медале белән бүләкләнә.

Уртанчылар төркеме башкаруында Бию: “Губки бантиком”

Ә хәзер залдагы балалар белән уен уйнап алабыз, тик утырып аргансыздыр. “Күрсәт әле үскәнем”

(Аның хөрмәтенә җыр: уртанчылар төркеме “Әнием” җыры белән чыгыш ясый.)

Алып баручы 1 Уеннар белән танышуыбызны дәвам итәбез. “Кем артык? уены. Уенның эчтәлеге болай. Түгәрәк буенча урындыклар тезеп куелган. Урындыклар саны уйнаучылар саныннан 1-гә ким. Музыка уйный башлау белән уенчылар түгәрәк буенча биеп йөриләр. Көй туктауга, һәрберсе урындыкка утырырга тырыша. Кем урындыксыз кала, шул уеннан чыга. Җиңелүчегә җәза бирелә.

/Гармунчы бию көе уйный, уенчылар уйныйлар, җиңелүче ачыклана

Җәза: Биергә, балаларны да чакырырга кирәк. (Татар халык биюенә балалар әниләре белән бииләр)

Чыгучы әнигә “Иң яхшы биюче” медале тапшырыла.

(Зурлар төркеме Башкаруында заманча бию.)

Алып баручы 2. “Җебегән” уены сезгә танышмы? Бу уенны болай уйныйлар. Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы билгеләнә.

Җепсез орчык,

Чәүкә, чыпчык,

Кар, балчык,

Син кал, бу – чык!

Уенны алып баручы уенда катнашучыларга “йөзем”, “алма”, “хөрмә”....һ.б. дип, җимеш исемнәрен әйтеп чыга. Аннан соң бу исемнәрне искәрмәстән генә кычкырып әйтә башлый. Һәрбер “җимеш” үз исемен ишетүгә сикереп торырга тиеш. Әгәр тора алмаса яки акрын торса, ул “Җебегән” була.

/Алып баручы исем куша, музыка уйный, “Җебегән” җәза ала./

Җәза: чыгучы әнигә төрле киемнәр бирелә ул шушы әйберләрдән яңа мода уйлап чыгарырга һәм подиумда йөреп күрсәтергә тиеш була.

Чыгучы әнигә “Иң зәвыклы әни” медале тапшырыла.

(Уртанчылар төркеме башкаруында “Просто, просто” биюе.)

Алып баручы 1.

Әниемнең әнисе –

Әбием була – минем.

Әби генә түгел ул,

Ул минем дәү әнием.

Әлбәттә, әниләр кебек безне яраткан, иркәләп үстергән, тәмле ризыклар белән сыйлаган дәү әниләребез, әбиләребез бар. Аларны да чын күңелебездән Бәйрәм белән тәбрик итәбез. Аларга да тыныч тормыш, саулык-сәламәтлек телибез. Балаларның шигырьләрен бәйрәм бүләге итеп алыгыз.

12 нче бала:Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле, үскәч тә,

Кадерен белеп кенә.

Дорогая бабушка,

Бабушка моя,

Мы живем – не ссоримся,

Бабушка и я!

Вместе спать ложимся мы,

Вместе мы встаем

И всегда гуляю я

С бабушкой вдвоем!

Алып баручы 2 “Җеп урау” уены. Йомгаклар бирелә, кем ахыргы чорнап бетерә – шул җиңелүче була. Башладык!

Җәза: Җиңелүче билгеле, аңа җәза “мәктәптә” дип атала, сораулар бирәм, һәрберсенә җавап биреп барырга кирәк:

-Алтын таракның төшеп калган урыны?

-кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?

-берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?

-мәкальне дәвам ит: Әткәй шикәр, әнкәй.......

-кызыл калфакка әбисенә барганда кем очраган?

-әнинең әнисе сиңа кем була?

-явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?

Әнигә “Иң белемле әни” дигән медаль тапшырыла.

Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән такмаклар әйтеп җырларга яратканнар. Безнең балаларыбыз да алардан калышмый, гореф-гадәтләрне дәвам итәләр.

(Зурлар төркеме: “Бәрәңге” такмагын җырлыйлар.)

Алып баручы 1. Безнең уенчыларыбызның рәтләре кимегәннән кими бара. Хәзер безнең 2 уенчы калды. Аларның кайсысы җиңүче исеменә лаек булачагын нәкъ менә шушы уен ачыклар. Бу уеныбыз “Кем өлгер?” дип атала. Уен өчен безгә 2 урындык кирәк, аларны артлары белән терәп куябыз, ә урындыклар астына сузып тасма салына. Көй уйный, уенчылар урындык тирәли биеп әйләнәләр. Көй туктауга, алар урындыкка утыралар һәм, иелеп, тасманы тартып алырга тиешләр. Тасмасыз калган уенчыга җәза бирелә. Уенчыларга көч өстәп, җанатарлар, әйдәгез кул чабыйк.

/ көй уйный, уенчылар уйныйлар, көй туктауга, алар утыралар һәм өлгер уенчы тасманы тартып ала. Җиңелүчегә җәза бирелә./

Җәза: Залда барлыгы ничә кеше бар? Санап күрсәтергә.

Җиңелүче әнигә “Иң төгәл әни” медале бирелә.

(Зурлар төркеме башкаруында җыр: “Әниләргә сөю бүләк итик”)

Ә җиңүче әнигә “Иң молодец әни” дигән медаль бирелә

13нче бала: Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә-

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә күктә йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

14нче бала: Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көчен тоя кулыбыз.

Үпкәләмәсеннәр, әнкәйләргә

Гел изгелек кенә кылыгыз.

Алып баручы 2. Кадерле әниләр! Сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч тормыш телибез! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын сезгә! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Изге теләк белән барыгызга

Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

Туар көннең кадерен белеп,

Гел шатланып яшәгез!

Безне, балаларыгызны хөрмәт итеп килуегез, уеннарда актив катнашуыгыз, игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!!!