Унике ай
материал (подготовительная группа)

Сценарий  сказки 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unike_ay.docx17.8 КБ

Предварительный просмотр:

“Унике ай”әкияте

Мәктәпкә әзерлек төркеме

А.Б. Ерак түгел бер  илдә

Яшәгән патша кызы

Бик кире һәм үссүзле

Тәкәббер булган үзе.

(Профессор чыга,патша кызын эзли)

Патша кызы.(Ширма артыннан)-Профессор ,сез кайда?

Профессор.-    Мин көтәм сезне,килегез

Дәресебезне башлыйбыз!

(патша кызы  чыга)

Патша кызы. Тагын укырга,күңелсез бит ул уку.Укыйсым килми минем.(аяк тибеп )  Бер генә бирем эшлим дә,Җитәр бүгенгә! Ярар, әйтегез, язам.

Профессор.     Яз җитте,үләннәр яшелләнде.

Патша кызы.     Нинди яз,урамда буран ,кыш.

(Буран тавышы)

Патша кызы.   Ә  Миңа яз,җылы кирәк!

Профессор.    Сез нәрсә?Бу мөмкин түгел!

Патша кызы.  Миңа бүген үк чәчәкләр кирәк!

Профессор.    Чәчәкләр апрельда гына була.

Патша кызы.    Теләсә нәрсә эшләгез

Мин боерык бирәм.

Кем умырзая чәчәкләрен

Иртәгә иртән китерер

Бер кәрзин алтын бирәм.

(Чыгып китәләр)

Хәбәр   итүче.   Игътибар!Игътибар!

Кем иртәгә иртән чәчәкләр алып килә

Кәрзиндә күпме чәчәк булса

Алтын да шул кадәр була.

(Үги ана белән кызы чыга)

Үги ана.Бу кәрзингә алтын күп сыя.

Кыз.      Кәрзинебез   баааар,ә умырзаяны каян табарга.(өстәл артында ашап утыра)

Үги ана.  Каян булсын инде умырзая,урамда кыш.

(Үги кыз кайта)

Үги ана.Нәрсә җылындыңмы?Сиңа тагын бер җиргә барып килергә кирәк.

Үги кыз.Кайда?

Кыз.   Урманга-умырзаяга.

Үги ана.(кулына кәрзин тоттыра)

-Бар ,умырзаясыз кайтасың булма.

А.Б. Үги кыз урманга чыгып китә.Озак кына буранда адашып йөри торгач бер ут күрә.

Үги кыз .Хәерле кич!Учак янында җылынырга рөхсәт итмәссез микән?

Декабрь. Хәерле кич!Әйдә уз,җылын.

Үги кыз.    Ә сез кемнәр?

Гыйнвар

Ел башы гыйнвар –

Кышның уртасы

Җылырак киен.

Бик салкын ай ул.

Февраль

Күзне ачырмый,

Котыра буран.

Яуган карлардан

Ап-актыр урам.

Март

Җылыта башлый

Март әкрен генә

Тәрәзәдән карый

Елмаеп кояш.

Апрель

Карлар эри,

Гөрләвекләр шаулап ага,

Канатларын кага-кага

Кошлар кайта җылы яктан.

Май

Шомырт, чия, алмагачлар

Чәчәк ата май аенда.

Нәни сары бәбкәләр дә

Йөри ямь-яшел болында.

Июнь

Сандугач сайрый бакчада

Матур итеп сузып-сузып.

Тупылның ак мамыклары

Тирә-якка оча тузып.

Июль

Тау битендә җир җиләге

Кып-кызыл пешеп утыра

Болындагы чәчәкләрләрдән

Хуш исе аңкып тора.

Август

Нинди генә уңыш юк,

Август бит ул иң бай ай –

Басуларда ашлыклар:

Арыш, солы, һәм бодай.

Сентябрь

Беренче сентябрьдә

Без мәктәпкә барабыз

Ул көн безнең илебездә

Белем көне – беләбез.

Октябрь

Күкнең төбе тишелгәндәй

Яңгыр ява көннәр буе.

Барча үләннәр саргая,

Яфракларын агач коя.

Ноябрь

Златую осень провожает,

А зиму белую встречает!

Меняет он тепло на холод

И устает — уже не молод!

Декабрь

Шундый рәхәт кыш көнендә

Кар буйлап йөгерергә

Бер-береңне узышып

Куышып сикерергә

Январь.Нарат күркәсенә килдеңме?

Үги кыз  Юк.

Сентябрь.Гөмбәгәдер бәлки?

Үги Кыз.Гөмбәгәдә түгел,чәчәккә.

Айлар.(бергә)Чәчәккә?

Үги Кыз. Үги әни умырзая алып кайтырга кушты.

Май. Димәк бу синең кунагың туганым апрель.

Үги Кыз. Безнең патшабикәбез бер кәрзин умырзая китергән кешегә бер кәрзин алтын вәгъдә иткән.

Февраль. Хәлләрең  авыр икән, уңган кыз. Без барыбыз да сине бик яхшы беләбез.Шулай бит,дусларым?

Барысы бергә. Әйе. Бик булган кыз ул.

Үги Кыз.    Ярар,рәхмәт,китим инде.

Апрель .Ашыкма,туктале кызыкай.Гыйнвар,туганым,бирәле миңа бер генә сәгатькә үз урыныңны.

Январь. Бирер идем дә ,ләкин апрель февраль белән март алдыннан була алмый.

Март.Анысы  миннән  калмас.

Февраль.Ярар,миндә үз урынымны бирәм.

Апрель.Йөгерсен гөрләвекләр,

Җәелсен күлләвекләр.

Кар катламы астыннан

Умырзая чыга калкып.

Үги Кыз. (чәчәкләрне җыя) Рәхмәт сезгә!

Январь.Ашыкма безнең белән уйнап ал.

Сентябрь.Дустым,ләкин безне күрүеңне беркемгә дә әйтмә.

Үги кыз.Ярар ,әйтмәм ,сүз бирәм.        (чыгып китә)

Декабрь . Җилләр каты иссеннәр

Кар-бураннар уйнасын

Кыш үз урынына кайтсын

Хәбәр итүче.   Игътибар!Игътибар!

Барыгызны да патша сараена кышкы күңел ачуга чакырабыз!

Рәхим итегез!

Патша кызы.Нинди бәйрәм ?Умырзаяларны китермичә күңел ачу булмый.

Хәбәр итүче.  Китерделәр!Китерделәр!

(Үги ана кызы белән керә)

Профессор. Мин акылдан шашам бугай.Чәчәкләр?Кыш көне?(анын югалта)

Патша кызы. Әйттем бит мин сезгә ,китерегез чәчәкләрне тизрәк.

(Чәчәкләрне алып бии , сикерә)

-Китерегез алтын.Бәйрәмне башлыйбыз!

Үги ана.(кәрзинне карый ,алтыннары каралган)

-Безнең  алтыннар,нишләгән алар?(җылыйлар)

Патша кызы.      Димәк сез мине алдагансыз!     Чәчәкләрне  кайдан алдыгыз?

Үги ана  . Без ...без кызым белән көне-төне урманда адашып йөрдек һәм кинәт чәчәкләр таптык.

Патша кызы.Алайса,күрсәтегез чәчәк үскән урынны.

Үги ана.(башны аска иеп)-Без түгел,без түгел,үги кыз –ялкау җыеп кайтты аларны.(кыз үги кызны кулыннан тартып алып килә)

-менә ул,менә.

Үги кыз .Әйе, чәчәкләрне мин  җыеп кайттым.

Патша кызы.Ә син аларны кайдан алдың ?

Үги кыз. Мин әйтә алмыйм,сүз бирдем.

(Ябалак керә)

Ябалак.Мин тирә-юньне күзәтеп йөрдем дә,берни аңламыйм, нинди хәл бу?

Табигатьнең асты өскә килгән.Аю йокыдан уянып үкереп йөри,агачларның бөреләре ачылып туңган.Бу дөрес хәл түгел!

Профессор.Мин дә аңламыйм ,ничек инде кыш көне умырзая үсәргә мөмкин.

Ябалак. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар бит.

Патша кызы.Гафу итегез,мин гаепле барсына да.Хатамны аңладым.

(үги кызга бүләк бирә)

-Бу сиңа,ал ,чын күңелдән. Минем  аркада син күпме авырлык күрдең.

Үги кыз. Рәхмәт,

Үги ана.  Кызым, син безне дә гафу ит инде. Барлык халык алдында башка сине рәнҗетмәскә сүз бирәбез.

Ябалак.  Менә хәзер бар нәрсә үз урынына урнаша башладыыы кебек.Хөрмәтле дусларым,әйдәгез,дус – тату яшик. Беркемне дә рәнҗетмик,табигатне яратыйк, саклыйк. Һәр ел фасылына шатланып яшик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная викторина «Уники и умницы»

Викторина – это игра, в основе которой заложен принцип нахождения правильных ответов на вопросы. Обычно проводится она в форме состязания или конкурса, в ходе которого подсчитываются очки и опре...

УниКОМ (универсальный конструктор объёмного моделирования)

Ребята моей группы любят конструировать из разного вида конструкторов, создавая различные постройки (объёмные и плоскостные);    Детям очень интересно, то, а можно ли создать конструкто...