Сценарий мюзикла на татарском языке "Петух-хваста" для детей подготовительной группы
материал (подготовительная группа)

Мухаметшина Эльвира Адиповна

Сценарий мюзикла на татарском языке "Петух-хваста" для детей 6-7 лет. Использованы мелодии популярных эстрадных и народных татарских песен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл myuzikl_maktanchyk_etech.docx20.83 КБ

Предварительный просмотр:

Мюзикл “Мактанчык әтәч”

Эльвира МӨХӘМӘТШИНА, 

Туймазыдагы 15-е балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Катнашалар:

  1. Сөйләүче (өлкән яшьтәге кеше)
  2. Әтәч Кызыл Кикрик
  3. Тавык
  4. Чебиләр – 3 бала
  5. Куян
  6. Тиен
  7. Төлке
  8. Балалар хоры

Салмак татар көе фон булып ишетелә. Пәрдәләр ачыла.

Беренче күренеш.

Йорт тора, янында кунача, шунда өч чеби белән әтәч “йоклыйлар”. Инәй-тавык юылган керләрне бауга элеп йөри.

Сөйләүче: Бөрын-бөрын заманда яшәгән ди бер тавык. Аның өч чебеше булган ди hәм Кызыл Кикрик исемле әтәтч улы булган ди. Кызыл Кикрик бигрәк тә мактанчык hәм ялкау булган ди.

Тавык: Балалар, төрыгыз.

Чебиләр уяна, киерелә хәм куначчадан сикереп төшәләр. Әтәч йокысына дәвам итә.

Тавык: Кызыл Кикрик, төр инде.

Әтәч: Нәрсә булган?

Тавык: Кояш чыккан!

Әтәч (куначадан сикереп): Ки-ки-ри-кук!

Чебиләр шаян бию бииләр, Әтәч исә (“Әпипә” көенә) жыр жырлый

Әтәч:    

Мин әтәч, мин унган,

Төтмыйм өстемдә тузан.

– 2 тапкыр

Мин бигрәк тә көчлемен

Курыкмыйм мин көзгыннан.

– 2 тапкыр

Чебиләр тәпиләре белән “чокып”, суалчаннарны эзлиләр.

Тавык жырлап дәвам итә

Тавык:

Улыкаем, әтәчкәй,

Безгә ярдам итче син.

– 2 тапкыр

Сенлекәшләрең кебек

Ашарга көрт эзлә син.

– 2 тапкыр

Әтәч: Ки-ки-ри-кук! Ки-ки-ри-кук! Килегез! Таптым зур көрт!

Чебиләр Әтәч янына чабышып килә, ләкин берни дә таб а алмыйлар.

Чебиләр (аччуланыбрак): Кыт-кыт-кыт, кайда корт? Мактанчык! Кыт-кыт-кыт!

Чебиләр такмаклар жырлый

1 Чеби:                   Ике тавык бакча казый

Итәкләрен кыстырып.

Әтәч абый китап карый

Куләгәдә утырып.

Кызыл Кикрик, кызыл баш – замечательная!

Эшләмичә йөклап ята – обязательная!

2 Чеби:                   Безнең әтәч бигрәк уңган

Көмганга су тутырмый.

Киртә башына утырып

Кычкырып авыз салмый.

Кызыл Кикрик, кызыл баш – замечательная!

Эшләмичә йөклап ята – обязательная!

3 Чеби:                   Иртән тороп тышка чыксам

Әниебез кар көри.

Әтәчебез туфли киеп

Урамда биеп йөри.

Кызыл Кикрик, кызыл баш – замечательная!

Эшләмичә йөклап ята – обязательная!

Әтәч:                        Иртән торып уятам,

Көне буе ашатам.

Кич җиткәч тә арымыйча

Барыгызны йөклатам.

Уф, арыдым, арыдым – замечательная!

            (үпкәләп) Хәзер китәм урманга мин – обязательная!

Әтәч урманга китә. Пәрдәләр ачыла. Әтәч пәрдәләр алдында кала, атлавына дәвам итә.

Сөйләүче: Әзме-купме вакыт узган. Кызыл Кикрик саф hавада гөлләр иснәп, күбәләкләр өчканын карап, урман буена килептә җиткән.

Пәрдәләр ачыла. Әтәч читән күзәтеп тора.

Икенчче күренеш.

Урман. Куян жиләк жыя.

Хор ( “Безнең урам” жырының көенә жырлый):

Безнең урман, матур урман,

Үсә анда җир-җиләк.

– 2 тапкыр

Җиләкләрне тутырырга

Куянга кирәк чиләк.

– 2 тапкыр

Әтәч (двам итә):

Ки-ки-ри-кук! Ки-ки-ри-кук!

Нинди рәхәт урманда.

– 2 тапкыр

Уйнап-көлөп, җиләк җиеп

Йорергә була анда.

– 2 тапкыр

Куян (двам итә):

Әйдә бергә җиләк җиеп

Ашыйбыз, әтәчкәем.

– 2 тапкыр

Икәү бергә җыйган җиләк

Бик тәмле, әтәчкәем.

– 2 тапкыр

Әтәч (двам итә):

Ярый, куян, мин ризамен

Бир ин зур чиләгеңне.

– 2 тапкыр

(читкә):

Син, куян җый – мин ашармын

Бар тәмле җиләгеңне

– 2 тапкыр

Хор жырлаган вакытта балалар “Җиләк җиям, как коям” уенын уйныйлар.

Шул вакытта Куян жиләк жыя, Әтәч исә ял итеп йөри.

Уеннан соң Куян белән Әтәч очрашалар.

Куян:         Кайда җиләкле чиләген, кәдерле иптәшкәем?

  Синең белән дус булалмыйм мактанчык әтәчкәем.

Куян үпкәләп, китә.

Хор (“Безнең урам” жырының көенә жырлый):

Безнең урман, матур урман,

Чикләвек усә анда.

– 2 тапкыр

Чикләвекне җиям диеп

Тиен йөгерә анда

– 2 тапкыр

Тиен чыга, чикләвек жыя.

Тиен (“Эх, тал, тала, тала” жырының көенә жырлый):

Урманда чикләвек бик куп

Ничек җиярга инде?

Чиләкәеине тутырып

Кайтып китәргә иде.

Эх, тала, тала, тала, тала ике беләгем.

Талмас иде беләкләрем – бигрәк авыр чиләгем.

Әтәч (дәвам итә):

Ки-ки-ри-кук! Ки-ки-ри-кук!

Исәнме, тиенкәем.

Чиләгеңне күтәрешеп

Сиңа ярдамләшәем.

Тиен (жырның кушымтасын жырлый):

Эх, тала, тала, тала, тала ике беләгем.

Рәхмәт сиңа, әтәчкәем, синсез бармый эшкәем.

Әтәч: Бигрәк авыр чиләкләрең. Кайда илтергә?

Тиен: Өйгә хәтле.

Әтәч: Ә кайда синең өйен?

Тиен: Урманның теге-е-е башында.

Тиен уходит на задний план.

Әтәч: Хәйлә көрыйм әле, чиләкләрен тугим әле.

Әтәч чиләкләрне бушата, Тиенне куып житә. Алга таба бергәләп атлыйлар. Тиен ччиләкләрнең буш икәнен күрә.

Тиен: Ә кайда чикләвек?

Әтәч иңбашны сикертеп куя. Тиен балалар (хор) янына бара.

Тиен: Балалар, чикләвекне җиешырга ярдам итегез әле.

“Кем тизрәк чикләвекне жыя” уены

Тиен: Кайда синең хәлкәйләрең, кәдерле әтәчкәем?

Синең белән дус булалмыйм, мактанчык әтәчкәем.

Тиен китә.

Төлке чыга.

Төлке (“Бөрлегән” жырының көенә):

Урманнарда ускән гөлләр

Тик минем өчөн генә.

– 2 тапкыр

Шундый чибәр, шундый матур

Урманда мин бер генә.

– 2 тапкыр

Төлке (Әтәчне күреп, жырын дәвам итә):

Ни хәлдә син, әтәчкәем,

Килеп чыктың урманга?

– 2 тапкыр

Рәхим итеп, иптәшкәем

Сине чакырам кунакка!

– 2 тапкыр

Чикләвек тә авыз ит,

Җиләген дә авыз ит.

– 2 тапкыр

Ашатырмын, эчертермен,

Симертермен сине мин.

– 2 тапкыр

Әтәч: Ох, тәмле!

Төлке зур пычаҡ белән чәнечке алып, Әтәчкә таба яшеренеп якыная бара. Әтәч кинәт аны күрә, балаларга (хор) таба йөгерә.

“Эзлә” уены

Төлке Әтәчне таба алмый.

Төлке (канәгатьсез генә): Ашаттым! Эчерттем! Рәхмәт тә әйтмәде! Э-эх! (китә)

Әтәч: Рәхмәт сезгә, балалар, мине көткарган өчен. Мин өйгә кайтам инде.

Пәрдәләр ябыла. Әтәч пәрдәләр алдында кала, йөрүен дәвам итә.

Сөйләүче: Кызыл Кикрик төлкөнен кулыннан чак кына көтылып калды. Хәзер ул аңлады: мактанчык буларга ярамый. Ул әнисе янына ашыкты урман буйлап, басу юлыннан, исән-сау үзенең өйенә кайтты.

Пәрдәләр ачыла.

Өченче күренеш. Йорт.

Әтәчне каршы алып Тавык белән Чебиләр сөенеп йөгереп чыга.

Әтәч: Әнием, туганнарым, мин сезне бик сагындым. Хәзер мин аңладым – мактанчык булырга ярамый.

1 Чеби: Кызыл Кикрик кайтты, исән-сау, бездә бәйрәм!

2 Чеби: Шулай булгач, биеп алыйк әйдәгез!

Барлыҡ геройлар сәхнәгә чыга һәм татар полькасын бииләр.

Баш ию.

Пәрдәләр ябыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий праздника "Новогоднее кругосветное путешествие" для детей подготовительной группы

Каждый под Новый год ждёт чудес и подарков, а что говорить о детворе? Этот праздник поможет вам совершить необычное путешествие по разным странам вместе с Дедом Морозом, встретиться с друзьями, любимы...

Сценарий "КВН "В поисках сокровищ" для детей подготовительной группы

Сценарий игры «Брейн-ринг «Ты, я, он, она – вместе дружная семья »» для подготовительных групп. Радостева Н.С.воспитатель МАДОУ«Д/с № 360»  Наш детский сад посещают дети разных национал...

Сценарий осеннего праздника экологической направленности для детей подготовительной группы "Бал даёт царица Осень"

Сценарий осеннего праздника экологической направленности для детей подготовительной группы....

Сценарий новогоднего праздника "Карнавал сказок" для детей подготовительной группы

сценарий составлен по материалам сборников "Карнавал сказок" 1 и 2 И.Каплуновой, И.Новоскольцевой (методическое пособие программы "Ладушки") ...

Сценарий спортивного праздника для родителей и детей подготовительной группы "Веселые старты"

Спортивный праздник развлекательного характера для детей старшей и подготовительной группы, а также их родителей....

Сценарий новогоднего праздника "Подарок Снеговика" для детей подготовительной группы

Предлагаю интересный сценарий к новогоднему празднику для детей подготовительной группы....

Сценарий праздника “Аулак өй” на татарском языке для детей подготовительной группы

Сценарий праздника “Аулак өй” на татарском языке  для детей подготовительной группы...