8 март-бәйрәм иртәсе
план-конспект занятия (младшая группа)

Валиева Кадрия Ильдаровна

Икенче кечкенәләр төркеме өчен 8 март-бәйрәме сценариясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart_t.docx25.59 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенэлэр торкеменен бәйрәм иртәсе

Тавык һәм Песи

(8 нче март бәйрәменә)

Тәрбияче: Хәерле иртә, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Бала:

Әниләр-әбиләр бәйрәмен җирдә

Зурлап каршы алалар.                               Диләрә  

Бәхетле елмая бүген

Җирдә барлык аналар.

Бала:

Җир йөзендә әниләр күп,
Минем әни бер генә.                                
 Алим
Үзе уңган, үзе булган
Мактарга өлгер генә.

Бала:          

Пешергән камырлары
Мамыктай күпереп тора.                          
 Илзирә
Чәйнәп торасы да юк
Авызда эреп тора.

Бала:                                                                                    

Әнием һәрвакыт ягымлы
“Үскәнем” диеп дәшә.                            
  Алирә
Мондый матур сөйләшүдән
Бар тирә-як көнләшә.

Бала:                                                                                                                              

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган,үзе торган                                Тимерхан

-Бүген әни бәйрәме.

ЖЫР «Матур зәңгәр чәчәк,Мин кырда өздем..»

Тәрбияче: Безнең тагын иң якын кешеләребез, без кайтышка тәмле ризыклар пешереп торучы кешеләребез кемнәр ул,балалар?

Балалар:Безнең әбиләребез!

Бала:                                                                                                                                      

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.                    

Әбине күргән кешеләр:                                 Эсмина

“Кызлар кебек син”, – диләр.

Бала:

Яратам әбиемне,

Сөйли ул көлә-көлә.                            Элинә

Укыганын да курмим,

Миннән кубрәк белә.

Бала: 

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.                   Г.Раян

Әбиләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын.

Тәрбияче: Без барыбыз да әбиләребезгә рәхмәт әйтеп “Дәү Әнигә бүләккә” җырын бүләк итик

ҖЫР “Дәү Әнигә бүләккә”

Тәрбияче:

Тавык-чебешләр турында,
Песи-пескәйләр белән.
Балалар шушы бәйрәмдә
Матур әкият сөйләр.

Бер ызбада яшәгән ди
Тавык чебешләр белән.( чебешләр кулларын чәбәкли)
Икенчесендә яшәгән
Песи пескәйләр белән (песиләр кулларын чәбәкли).

                                         Музыка астында Тавык биеп чыга.

ЧЕБИЛӘР БИЮЕ(Тавык белән)


Бала Чеби:

Без йомшаклар,
Сары йомгаклар.                            
Алинә
Әнием әйтә:
Һич тиктормаслар.

Бала Чеби:

Алтынсу төстә,
Йомшак һәм нәни.                          
Язгөл
Тавык кызы мин-
Исемем-Чеби.

Бала Чеби:

Шат күңелле чебешләребез,
Уйнарга яратабыз.
                               Алисә
Без таралышкан вакытта
Санарга тырышыгыз.

Тавык:

Таралышты чебиләрем
Төрлесе төрле якка.
Күпме генә тырышсаң да,
Тырышлык булыр юкка.
Тавык:

Менә бит нинди икән сез,
Тыңлаусыз чебешләрем.
Иртәле-кичле уйныйсыз,
Миңа һич тә булышмыйсыз.
Киттем Песи Әнигә,
Күз салыйм песиләргә.
Ә сез тик утырыгыз,
Юкка тавышланмагыз.
                                                      Үпкәләп китеп бара

Тәрбияче:

Ә хәзер күрегез песиләр,
Ничегрәк дус-тату яшиләр.
Хөрмәтли беләләр Әнине,
Юкка үпкәләтмиләр.


                                               Музыка астында Песи керә һәм ПЕСИЛӘР БИЮЕ.
Песи:

Җиңелдән түгел эшләрем
Бик шуклар балаларым.
Сөт түккәннәр, каймакны да,
Күреп өлгерә алмадым.

Әбинең йомгагын сүтеп,
Кызарттылар үземне.
Кая сез, балакайларым,
Тыңлагызчы сүземне!

Песи баласы:

Без күңелле балалар,
Песиләр бик наяннар                  
Ильмаз
Сикерәбез, йөгерәбез,
Койрыкларны селкетәбез!
Песи баласы:

Таратып болытларны,
Кояш елмая көлеп.                        
Ильяс
Матур итеп бииләр
Песи балаларбелән.

БИЮ “Полька парная”

Дилэрэ-Ильзат

Язгол-Радель

Эсмина-Г.Раян

Ясминэ-Ильмаз

Сэйдэ-Тимерхан

Алисэ-Нурулла

Ильзирэ-З.Раян

Алинэ-Алим

Элина-Самат

Алирэ-Ильяс

Раяна-М.Раян

Ханифэ-Ильяр

Песи:

Бигрәк тыңлаусыз балалар
Көн буе гел уенда.
Сикерәләр, йөгерәләр,

Качалар әллә кайда.

Миңа бер дә булышмыйсыз,
Киттем әле күршегә.
Шаулашмыйча утырыгыз,
Әнә, урындык сезгә.

Тәрбияче:

Үпкәләп китте Песи дә,
Сөйләргә күршесенә.

                                Песи һәм Тавык зал уртасында очрашалар.

Песи:

Ой, арыдым, хәлләрем юк,
Сәламәтлек сыната.
Тавык:

Хәлең аңлыйм, белмим ничек
Чебешләргә чыдарга!?

Песи:

Балаларымны яратам,
Кыерсытмыйм беркайчан.

Тавык:

Тәртипләренә дә түзәм,
Мин дә бик тә яратам.

Песи:

Аңлый алмыйм һич кенә
Ялгыштык икән нидә?

Тавык:

Бераз кирәк булган икән
Бирергә тәрбия дә.

Тәрбияче:

Җавап бирегез безгә,
Мондый тәртипсез балалар
Бармы соң ул сездә дә,Әниләр?

                                               Әти-әниләр җавап бирә

Песи: Тыңлаусыз бала булмый,
Китик, артка карамый!

                                      Песи белән Тавык күңелсезләнеп китә.
Тәрбияче:

Ой, песиләр, чебиләр,
Нишләдегез, бәбиләр?
Һәрбер эшне беләсез бит,
Әйдәле, тизрәк ярдәм ит.
Кая икән ярдәмчеләр,
Әнинең булышчысы?
Бала:
Мин әниемә булышам,
Уенчыкларны җыям.                        
Ясминә
Әйберләремнең барысын
Үз урынына куям.

Бала:  

Әниемне сөендереп,
Компот кайната беләм.                    
 Сәйдә
Әз эшләмим мин бер дә,
Әнием ял итсен лә.

Бала:                             

Безне назлап үстергәнгә,

Әниләр, рәхмәт Сезгә!                      Ханифә

Һәрвакыт эшчән булганга,

Әниләр, рәхмәт сезгә!

Бала:

Зәңгәр күктә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын                      М.Раян

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көлеп кенә торсын

Бала:

Йоклатканда да кирәк

Юатканда да кирәк.                                 З.Раян

Иртәләрен иркәләп

Уятканда да кирәк.                                    

Кәҗә керә

Тәрбияче: Карагыз әле балалар безгә кунакка кем килгән?

Балалар: Кәҗә.

Тәрбияче: Кунагыбыз белән исәнләшик,балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Кәҗә: Исәнмесез,балалар! Минем сезгә бер мөрәҗәгатем бар иде,булышыгызчы миңа. Минем кәҗә бәтиләрем бердә уенчыкларын җыя  белмиләр,миңа уенчыкларны җыеп күрсәтегезче,балалар?

Тәрбияче: Булышабызмы,балалар?

Балалар: Әйе!

                                   Уен: "Уенчык җыю" (Кәҗә белән бергә)

Кәҗә: Рәхмәт,балалар!Булдырдыгыз!Минем кайтыр вакытта җитте инде.Саубулыгыз!

Балалар: Саубулыгыз.

Тәрбияче:

Ярдәмчеләр, вәт булдыра!
Әниләр сөенсеннәр.
Юкка вакыт әрәм итмик,
Үзләренә дәшсеннәр.

                                                        Песи белән Тавык чыга.
Тавык:

Ярар инде, кичерәбез!
Песи:Башка тәртип бозып йөрмәгез!
Чебиләр бергә:
Бүтән тыңлаусыз булмабыз,
Тыңларбыз сүзегезне.
Гел тәртипле булырбыз без,
Бик яратабыз сезне.
Песиләр бергә:

Әниебез кичер безне,
Бераз гаеп бар бездә.
Ярый син бар дип үбәбез,
Рәхмәтле без гомергә!

Тавык:
Гел сезне елмайтсыннар,
Үз итеп яратсыннар!

Без бүген бәйрәм иттек,
Елмайсын дип әниләр.

Песи:

Сезнең матур чәчәкләр-
Улыгыз-кызларыгыз

Тәрбияче:

Күңелле булсын дип бәйрәм

Оркестрда уйнарбыз

Кадерле әниләребезгә.

ОРКЕСТР (Дилэрэ,М.Раян,Алим,Ильяр,Ханифэ,Язгол)

Тәрбияче:

Нәниләребез тырышты,
Елмайтты әниләрне.
Ә хәзер бераз тыңлагыз
Сез матур шигырьләрне.
                                 

Бала:

Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме,кемнеке?                               Ильзат

Белмәсәгез,үзем әйтәм,

Ул әни бит-минеке.

Бала:

Җәен кунакка барганда

Әби-бабайлар кирәк.                                Раяна

Рәхәтләнеп уйнарга

Күрше малайлар кирәк.

Бала:

Иң кирәкләрнең кирәге

Әниебез бигерәк.                                   

Нигә икәнен санарга                                 Самат

Бармаклар бик күп кирәк.

Бала:

Һәммәсенә әни кирәк.

Ә әнигә кем кирәк?                                    Радель

Әниләргә без кирәк,

Якты, аяз көн кирәк.  

Бала :

Син,Әнием,минем өчен

Бу дөньяда бер генә.                                   Ильяр

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Бала:

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!                                                Нурулла

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

Тәрбияче:Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Иң зур бүләгебез безнең җырыбыз “Әниемә бүләк”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта

Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.

Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы

Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016

Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...