Гаилә бәйрәме
методическая разработка (старшая группа)

ХАКИМОВА РАВИЛЯ РАВИЛЕВНА

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaile_beyreme.docx29.02 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилэ бэйрэме  балалар хэм  аларның  ата-аналары  катнашында  уткэрелэ.

Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзер бәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле  әниләр!

(Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга)

1 нче бала. Бакчабызда – ыгы – зыгы,

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм буласын

Әллә кайдан белгәннәр.

2 нче бала. Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

3 нче бала. Бүген - гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

4 нче бала. Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

Әти – әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.

Барысы бергә.

Бәйрәмнәр булып торсын!

Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

5 нче бала. Безнең төркем балалары –

Әйтерсең бер гаилә.

Дус, тату, бердәм яшибез,

Күреп торасыз менә.

6 нчы бала. Күп белергә омтылабыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Бию көе яңгыраса,

Ялындырып тормыйбыз.

Җыр Әниемнең кочагы

Мең-мең йолдыз, мең-мең кояш

Әнием кочагында

Купме нур һәм җылылык бар

Куңеле учагында

Кушымта: Әниемнең кочагы

          Изгелекләр учагы

        Балам диеп назлап сөеп

        Ярат ярат син тагын

2.Мең бәлә кайгы – хәсрәтне

Югалта белә әни

Изге якты теләкләрне

Кәнгә мең тапкыр тели

3. Әниемнең кочагында

Ап-ак гөлләр үскәннәр

Ак күңеле билгеләре

Чәчләренә күчкәннәр

Алып баручы: Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?

I конкурс.  “Гаилә девизы”

Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:

 “Алдашмаска, адашмаска,

Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.

- Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга  уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?

IIконкурс. “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)

Алып баручы: . Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?

3  конкурс.  “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)

-Бала үсеп, тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзләрен әйткәндә, алар белән бик кызык хәлләр булгалый. Һәр гаиләнең күңел түрендә нинди дә булса кызыклы хәл саклангандыр. Шуларны искә төшерик әле.

4 конкурс.  “ Бала белән булган кызыклы хәл” .

(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.)

-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:

Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,

Кайвакытта корычтай ул каты.

Кайчагында була баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче.

Бу нәрсә?

-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынапкарыйк әле!

V конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)

Алып БАРУЧЫ: Инде хәзер балалар сезне ял иттереп концерт номерлары башкарырлар.

Бала: Уйныйк әле, җырлыйк әле,

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп. ( Бию башкарыла. Малайлар )

Җыр : Әтиләр бәйрәме

Бүген  бездә  зур  бәйрәм,

        Әтиләребез  килгән,

Җыелыштык  барчабыз,

Әтиләр  көне  белән.

     Куш: Әтиләр,  әтиләр,

               Безнең  якын  кешеләр,

               Сезнең  белән  без  бәхетле

               Балалар  Һәм  әниләр.

Әтиләр  безнең  гадел,

Юмарт,  шаян  һәм  көчле.

Безнең  өчен  нык  терәк,

Әтиләр  безгә  кирәк.

        Куш.

Әти  безнең  горурлык,

Телибез  аңа  саулык.

Яшәргә   язсын  безгә,

Әтиләр  белән  бергә!

-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк  “туздыра”?

VI конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)

-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?

VII конкурс.  “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)

-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?

8 конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)

 9 конкурс. “ Кем ачкычны тизрәк таба?” ( Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба,

шул җиңүче була.)

 Алып баручы :Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. ( Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга.) Караңгыда кайсы әни аларны тизрәк табар икән?

10 конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”

Алып баручы 1 : Бие, бие, Хәйбулла,Биегән кеше бай була;
Бай булмаса, тук була,  Ашарына юк була.

Бию “ веснушки”

Җыр

Кугәрченнәр гөрләшәләр

Язгы көяш нурында,

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

 

Нинди булган, нинди уңган

Ул Һәр ештә, Һәр кайда

Йомшак сузе, күркәм үзе,

Нурлы йозе елмая

Йөрәгемнең иң турендә

Иң кадерлем - әнием,

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк миңа әнием.

Курәсезме, чәчәк итеп

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

Алып баручы : Э хэзер «Уйлап тап уены» Энилэр бирелгэн жомлэлэрнен мэгънэсе буенча сузнен ни турында булуын эйтергэ тиешлэр.

1 нче бирем.

-Ул барлык кешедэ дэ бар.

-Бер караудан туа, озак еллар яши.

-Ул шатландыра да, коендерэ дэ, елата да, соендерэ дэ.

-Аннан башка яшэп булмый олыгайган коннэрдэ дэ.

-Венера Ганиева да шулай дип жырлый.( Жавап: ярату, мэхэббэт)

2 нче бирем.

-Ул бик кирэкле эйбер.

-Ике колагы, бер борыны бар

-Аны бигрэк тэ эбилэр, бабайлар ярата.

-Ана кумер салалар яки электрга тоташтыралар.

-ул- остэлнен бизэге.( Жавап: самавыр).

3 нче бирем.

-Аны барлык кеше ярата

-Ул бер дэ искерми, гел янара.

-Ул елата да, монландыра да, кунелне дэ кутэрэ.

-Арган чакта ял иттерэ

-Нэни балаларны йоклатканда кирэк.(Җыр)

Алып баручы.Менэ нинди зирэк, тапкыр безнен әти-энилэр. Алар безнен горурлыгыбыз.

11 конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)

                         Бию “конфетки”

12 конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”

-Кем эшләми... (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)

-Атасына карап ... (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)

Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

Бала 1:

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

Бала 2:

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

3 бала : Хатын-кыз көне бүген,

Әнием бәйрәме!

Беләм мин: ярата ул

Чәчәкләр бәйләмен.

Беләм мин, беләм мин,

Чәчәкләр бәйләмен.

Буләкләр бирү

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез.

 Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар

юкка әйтмәгән. Әбалаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?

Алып  баручы (балалардан сорый)            Балалар(барсы бергә):

-Җирдә сезгә ни кирәк?                     - Әти һәм әни кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк?                     - Без яшәрдәй өй кирәк.

-Җирдә сездә ни кирәк?                       - Туган үскән ил кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк?                                - Туган телебез кирәк.

Алып баручы. Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган теле булган халыкның гына киләчәге бар. Шуны онытмасак иде. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада туган телебезгә мәдхия җырлап алсак, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.

Барысы  бергә  басып “ Туган тел” җыры

Нәтиҗәләр ясалганнан соң, гаиләләргә бүләкләр тапшырыла.

Хөрмәтле, әти-әниләр! Кичәбез ахырына якынлашты. Без гаилә- җылы учак дидек. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Сезнең гаиләләрегездә дә гаилә учагы беркайчан да сүнмәсен. Балаларыгыз әтиләренең көчле кулларын, әниләрнең назлы күз карашларын тоеп, бәхетле бала булып үсәргә насыйп булсын.Барыбызны да гаилә бәхетеннән, саулык-сәламәтлектән, тыныч, имин тормыштан һәм өметтән аермасын, ходаем. Кадерле әти-әниләр бер –берегезгә терәк һәм кирәк булып, бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәсәгез иде.

Бәйрәм чәй эчү мәҗелесе белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....