“Көзге уңыш бәйрәме”
методическая разработка (подготовительная группа)

 

Көзге уңыш бәйрәме”

Мәктәпкә әзерлек төркеме “Тамчылар”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _kozge_unysh_byrme_tamchylar_2024_1_1.docx476.47 КБ

Предварительный просмотр:

Көзге уңыш бәйрәме”

Мәктәпкә әзерлек төркеме “Тамчылар”

2024-2025 уку елы

Катнашалар:

Зурлар: Тәрбияче, Көз кызы – Сөмбелә, Төлке.

Балалар: кыз, малай, суган, кишер, сарымсак, кәбестә, бәрәңге, чөгендер, борчак, көнбагыш, чөгендер, әби.

Репертуар:

1. Җыр «Осень золотая» слова и муз. Л.А.Старченко

2. Яфраклар белән бию тат. муз. «Көз килә»

3. Зонтиклар белән бию

4. Стихи на татарском и на русском языке

5. Табышмаклар

6. Конкурс «Сухофрукты»

7. Уен “Яфрагыннан таны”

8. Сценка «Яшелчәләр»

9. Җыр «Бар матур бакча».

#1174;ыр «Көз, көз әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?»

;Кашык белән бәрәңге җыю” УЕНЫ

Көзге уңыш бәйрәме

Звучат фанфары.

Под звуки вальса в зал заходят мальчик и девочка.

ВАЛЕРИЯ: На гроздья рябины дождинка упала,
Листочек кленовый кружит над землей
Ах, осень, опять ты врасплох нас застала
И снова надела наряд золотой.

НАРИМАН: Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Яфраклар белэн бию.

Ярым түгәрәккә басалар

Алып баручы: Гүя, алтын сибелгән,

Сап-сары җирнең өсте.

Агачларның яфраклары

Алтынга манган төсле.

Сары яфраклар кыштырдап,

Сибеләләр туң җиргә,

Әйтегез әле, балалар,

Бу кайсы вакыт була?

Балалар. КӨЗ!

Тәрбияче: Хәерле көн кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар. Без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.

БАЛАЛАР ШИГЫРЬЛӘР СӨЙЛИЛӘР

ЭМИЛИЯ Одарила гостья – Осень

урожаями плодов,
Моросящими дождями,

кузовком лесных грибов.

АЛЬМИР: Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

ДАНИЯР Осень, осень, как царица
К нам приходит не спеша,
И летят, кружат листочки,
Тихо песенку шурша.

РУСЛАН Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

ДЖАМАЛИЯ

Так давайте славить Осень,

Песней, пляской и игрой.

Будут радостными встречи,

Осень это праздник твой!

Песня “Осень золотая»

Урындыкларга утыралар.

А.б: Балалар, кая икән Көзбикә? Әйдәгез чакырыйк үзен.

Балалар: Көзбикә, кил безгә!

Музыка уйный. Көз киемендә Төлке керә.

Төлке: Исәнмесез. Сез мине чакырдыгызмы? Менә вакыт табып бәйрәмегезгә килдем.
Мин – Көзбикә! Ох! Патшабикә булуы җиңел түгел шул!

А.б: Сез утырып торыгыз, ял итегез, ә без сезнең күңелне күтәрербез, уйнарбыз, җырларбыз, биербез. Нәрсә карарга телисез?

Төлке: Нинди күңел ачу! Нинди җыр-бию?! Кара болытлар чыксын, яңгыр яусын, агачтагы бөтен яфраклар коелып бетсен! Бөтенегез йоклап китсәгез дә мин бик сөенер идем!

А.б: Ничек йокларга?! Без синең белән күңел ачарга “Көзге уңыш” бәйрәменә җыелдык. Балалар, әйдәгез әле тикшереп карыйк. Бәлки бу Көзбикә түгелдер?

Әйдәле әле, сөйлә, син яфрак бәйрәмен яратасыңмы?

Төлке: Нәрсә соң ул? Нинди яфрак бәйрәме?!

А.б: Балалар, яфрак бәйрәме турында шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.

САЛИМ.Яңгыр түгел, кар да түгел,
Яфраклар ява җиргә.
Көз турында җырлыймын мин —
Кушыл син яңа җырга.

ЭСМИРА. Как прекрасен листопад!
Листья жёлтые летят!
Над землёй и над водой
Вихрь кружится золотой!

РАЯН. Сары, сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак —
Көзнең матур чаклары.

САМИРА. Вновь невидимою кистью
Осень выкрасила листья.
Всё нарядным сразу стало:
Ярко-жёлтым, рыжим, алым!

А.б.: Ә хәзер, балалар Яфрагыннан таны уенын уйнап күрсәтәләр.

«Яфрагыннан таны» уены уйнала.

Музыка баршында балалар тугәрәк буенча йөриләр. Музыка туктагач, идәндәге яфракларны алалар. Яфраклар буенча 3 төркемгә бүленәләр. Нәтиҗәдә 3 төрле агач яфрагы килеп чыга: каен, имән, миләш.

Төлке: Юк! Юк! Юк! Ошамый миңа сезнең яфрак бәйрәме. Бөтен җирдә яфрак коелган. Куяннар яфрак астында качып утыралар. Берсен дә табып булмый!

А.б: Аңламыйм? Нигә кирәк сиңа куяннар?... Ярар, тагын бер сорауга җавап бир алайса. Көз көне яуган яңгырларны яратасыңмы син?

Төлке: О! Юк, юк, яратмыйм! Бөтен куяннар юеш була, урмандагы юлларда су җыела. Шул юеш аркасында бер куянны да куып тотып булмый.

А.б: Тагын куяннар сөйли башлады. Балалар, бу Көзбикә түгел бугай. Ничек уйлыйсыз, кем безнең урманда куяннар аулый?

Балалар: Төлке!

А.б: Әйе шул, бу бит Төлке Хәйләбай! Әйт, тиз бул, Көзбикәне кая куйдың?

Төлке: Көзбикә, Көзбикә? Кая куйдым әле мин аны...ЭЭЭ, точно! Ә, бер биеп күрсәтсәгез әйтәм. Ә мин тагын әзрәк Патшабикә булып торам әле!

А.б. Безнең кызларыбыз зонтиклар белән бик матур бию өйрәнделәр. Кызлар күрсәтегез эле, зонтиклар белән биюегезне.

Зонтиклар белән бию.

А.б: Хәйләбай, без синең теләгеңне үтәдек. Әйт, кайда Көзбикә? Хәйләләмә

Төлке: Хәйләләмә дисез. Ничек инде хәйләләмә... Мин бит дөньяда иң бәхетсез төлке! (елый)

А.б: Нәрсә булды? Нигә бәхетсез соң син?

Төлке: Менэ минем акчаларым да куп, эмма бер дустым да юк. балалар янына килэ, акча бирэ) Мэ, мин сина акча бирэм, минем дус бул эле. ( Балалар ризалашмый)

Толкебикэ, дусларны акчага сатып алып булмый,

ТОЛКЕ.Ничек инде булмый? Бар нэрсэне дэ акчага сатып алып була!

А.Б. Юк толкебикэ, син дорес уйламыйсын. Балалар, эйдэгез эле мин сезгэ рэсемнэр курсэтэм, э сез эйтеп бирэсез, бу эйберне акчага сатып алып буламы, юк мы? нинди эйтем бар эле? Йоз сум акчан булганчы, йоз дустын булсын!

А.б: Төлке, син хәйләләүдән туктасаң, дусларың күбәер иде. Әйт әле менә, кайда Көзбикә?

Төлке: Әйтсәм, минем белән дуслашасызмы?

Балалар: Әлбәттә дуслашабыз.

Төлке: Ярар, алайса әйтәм инде. Сезнең Көзбикәгезнең эше бик күп. Ул агачтагы яфракларны төрле төсләргә буяп, кошларны җылы якка озатып йөри. Мин сезгә бер кулчатыр бүләк итәм. Ул гади түгел, тылсымлы кулчатыр! Кулчатырны әйләндерә башлауга, теләгегез кабул булыр. ( Кулчатырны бүләк итә, Музыка волшебство).

Төлке: Хәзер без дуслармы инде?

А.б: Әлбәттә, Төлке, без хәзер дуслар. Без сиңа бәйрәмдә калырга рөхсәт итәбез.

А.б: Әйдәгез балалар, кулчатырны әйләндерик.

Балалар: Әйлән, әйлән кулчатыр, күрен безгә, Көзбикә!

(Музыка. Көзбикә керә).

Көз: Исәнмесез, балалар! Мин Көзбикә булам. Без сезнең белән бер ел күрешмәдек! Мин сезне бик сагынып килдем. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерттем. Бар табигатьне алтын төскә төрдем.

Көзбикә: Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегезче безгә!

#1069;МИЛЬ Ф.: Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

#1071;СМИНА: Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

Алмалары ал төсле

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

Көз кызы: Бик тырыш балалар икәнсез.Әйдәгез, көз турында матур җырыбызны да җырлап алыйк әле.

Песня «Көз, көз әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?»

Урыннарына утыралар.

А.б: Яшелчә, җиләк-җимешләр,Әйдәгез, түргә, дуслар!

.

Яшелчәләр чыгышы

(Музыка. Бии, бии яшелчәләр керә. )

КАПУСТА -ЛИЯ:

Без меня на грядке пусто,

А зовут меня капуста

Я бела и сочна, я полезна и вкусна.

Стою на тонкой ножке, скирпят мои сапожки.

СВЕКЛА-Азамат:

Свекла пряталась в земле-

Оказалась на столе

Чаще ешьте винегрет-

Проживете триста лет.

КАБАЧОК-Булат:

Я веселый кабачок

Отлежал себе бочок

И запел : «Хозяйка!

Ты меня снимай-ка.

Эту песенку я спел,

Потому что я поспел!»

ЭЛИНА- морковь

У морковки красный носик,

Сочный, вкусный, сладкий плод

А зеленый пышный хвостик

Украшает огород

ОГУРЕЦ-Камиля

Зеленый огурец-

Большой-большой хитрец

Сидит себе на грядке

С людьми играет в прятки

ПЕРЕЦ-Ранель:

Красный перец говорит:

У меня прекрасный вид!

Я большой и гладкий!

Потому что сладкий!

Если был бы горький, злой,

То не вырос бы такой

Бәрәңге-АЗАЛИЯ:

Бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңгене күр, әле.

Апельсинныкыннан да күп

Витаминнар күләме.

Суган- Ралина:

Исем тәмсез булса да

Сугандай дару сирәк

Салкын тисә, тизерәк,

Суган ашарга кирәк.

Җыр: “Бар матур бакча”

Көз кызы: Хәзер бераз ял итеп алсак та була. Сынап карыйм әле, үзегезне табышмаклар беләсезме икән?

#1174;ир астында алтын казык, Без аны алдык казып. (кишер)

#1198;сеп утыра бер чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

#1198;зе йомры—ай түгел, Төсе сары –май түгел, Койрыклы—тычкан түгел. (шалкан)

#1049;одрык-йодрык булып үсә Алма кебек кызарып пешә, Үзе матур, аны кем әйтер? (помидор)

#1050;ечкенә генә сары карт,

Кигән туны җиде кат.

Туннарын туныйсың,

Тунаганда елыйсың. (суган)

Көз кызы: Булдырдыгыз, балалар.. Әйдәгез, әти-әниләрегеәне дә сынап карыйк әле.

КОНКУРС «СУХОФРУКТЫ»(для родителей)

1. Сушеная слива (чернослив).

2. Сушеный виноград (изюм).

3. Сушеный абрикос с косточкой (урюк).

4. Сушеный абрикос без косточки (курага).

5. Сушеные плоды пальмы (финики)

Көз кызы: Афәрин, булдырдыгыз.

А.б: Әйдәгез, балалар, бергәләп уйнап алыйк.

“Кашык белән бәрәңге җыю” УЕНЫ

Идәнгә бәрәңгеләр таратыла. Шул бәрәңгеләрне чиләккә җыялар. Кем күбрәк җыя, ул җиңүче була.

А.б: Бүген сез үзегезнең җитезлегегезне, уңганлыгыгызны күрсәттегез. Рәхмәт сезгә.

Көз кызы: Балалар без сезнең белән бергәләп күңел ачтык, Мине кыш ашыктыра, миңа китәргә вакыт җитте.

Алдагы көннәрегездә

Телимен мин уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

А.б: Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

Бәйрәмебез тәмам. Барыгыз да исән-сау булыгыз. Көзләребез шулай ямьле, мул булсын!

Истәлеккә фото.