Сөенарий "Көз бәйрәме"
материал (средняя, старшая группа)

Здесь материал на осенний праздник с персонажами, стихи, песни, игры на татарском языке. 


Предварительный просмотр:

Көз бәйрәме 2026.
Алып баручы.
Балалар без буген сезнең белэн елда утэ торган көз бәйрәменэ жыелдык.Карагыз әле, бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.

Әйе, бүген Көз бәйрәме!

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр...

Алып баручы. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Көз, көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә

Көз. Мин Көз Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белэн байлык телим

Кем очраса юлымда.

Алып баручы. Килә шаулы ,алтын матур көз

Оча яфрак ,исә көзге җил

Тәбигатең бигрәк сокландыргыч!

Хуш киләсен, әйдә кил!

Безнең балалар синең өчен матур шигырьләрен әзерләделәр.

Милана Көз, көз, көз!

Сине көттек без

Алма,кавын һэм карбызлар

Өлгерми синсез.

Риана Көз,көз,көз,

Көзсез күңелсез,

Алтын сары яфраклар да

Коелмый синсез.

Сафия. Көз килде дә бөтен җирне

Сары төскә буяды

Яшелгә дә буяр иде

Юктыр ахры буявы

Агата. Көз килде.

Үләннәр саргайды, шиңде

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде

"Яфрак бэйрэме" жырын җырлап китик.

Алып баручы.Көзге матур бер көндэ

Куян йөгергән өенә

Аланнар буйлап та ,болыннар буйлап та

Кәрзинендә булган ди Төрледән — төрле гөмбә.

Музыка Куян өчен.

Куян : Ляйлә

Бүген иртән әни миңа

Кушты гөмбэ җыярга

Һәр гөмбәне кәрзинемә

Кирәк салып куярга.

Гөмбә булып киенгән балалар янына куян бара.

Тагир. Без-ак гөмбә

Без-батыр гөмбә,

Курыкмыйбыз беркемнән дә,

Менә нинди кыю гөмбә.

Аделина«Каен астында без үсәбез,
Каен гөмбәсе — исемебез.
Төбебез кара, тыгыз гөмбә,
Бик файдалы, тәмле дә без!»

Злата:Мин баллы гөмбә

Үсәм көндез һәм төнлә. (Опята)

Куян:Ляйля. Ай, нинди сез матур бүген урман да ,

Мин телим хәзер барыгызны да җыярга.

А.Б: Куянкай, кәрзинең инде синең тулган гөмбә белән,ә безнең гөмбәләр шундый матурлар, әйдә без синең белән уен уйнап алабыз, алай күңеллерәк булыр.

“Гөмбә җыябыз” уены уздырыла.

Ишектән тәгәрәп Серле Йомгак керә.

Алып баручы:Чү-чү!Нәрсә бу? Каян килеп чыкты соң әле ул?(Кулына ала)

Йомшак икән бу!

Аның эчендә нидер кыштырдый әле!

Нинди кәгазь соң бу?( ала, яфрак рәвешендәге кәгазьгә хат язып тыгылган) Укыйк әле хатны.

"Исәнмесез, балалар!Мин – серле йомгак!Көз патшалыгына барып кайту теләге белән көзне эзләп килгән идем!Мин сезне үзем белән көзге юлга – бакчалар, урманнарны карап кайтырга чакырам. Мин сезгә алдан юл күрсәтеп тәгәрәп барырмын, сез минем арттан иярерсез!”

Уртага Самир, Алия, Мурад, Вилдан, Камиль, Амир, Ританы чакырабыз.

Алып баручы ярдәмендә йомгак тәгәри- тәгәри "бакча” каршына килеп туктый.

Алып баручы: Балалар, безне йомгак кайда китереп җиткерде?

Балалар: Бакчага.

Самир. Көзге табын- бай табын,

Кыяр,карбыз һәм кавын.

Телем-телем теленгән.

Өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Балкып торган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

Алия.Ә җимеше-җимеше,

Ачысы бар, төчесе.

Яңа пешкән күмәчтер

Кайнар кояш төслесе.

Әти кебек тырыш көз,

Әни кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

Алып баручы:

Түтәлләрдә үсте яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә. Әйдәгез әле шигырләрне тыңлап китик эле.

(көзге уңышка кагылышлы үсемлекләр битлеге кигән балалар үзләре турында сөйлиләр,

Мурад. Кишер:

Таң нурларын, кичке шәфакь төсен

Җәй буена үзем җыйдым да,

Алтын казык булып, татлы булып,

Үстем мин җир куенында. (Кәрзингә кишер сала)

Вильдан Шалкан :

Түгәрәк мин, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Кәрзингә шалкан сала)

Рита. Кәбестә:

Кәбестәләр үсеп утырды

Тәгәрәп китәрдәй булып.

Витамин куп кәбестәдә

Уңды быел куп булып. (Кәрзингә кәбестә сала)

Амир

Яшелчәнең иң туклысы мин,

Аларның аксакалы.

Эшем куп, ашым тәмле,

Иренмичә генә эшлә, яме. (Кәрзингә бәрәңге сала)

Камиль

Кишер зур, кишер кечкенә.

Кишер пычрак, юыйк тиз генә.

Кишер бик тәмле, бирик куянга,

Кишер бик баллы, сөенсен куян да!!!

Риназ Тышым сары, эчем ак,

Исемем дә бит суган.

Ай-һай, бигрәк яратам,

Ерактан торып елатам.

Куянга бирә. Рәхмәт.

Менә булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә.

А.Б:әйдәгез әле бергәләп уен уйнап алабыз:

“Уңыш төялгән машина ярышы” уены (уенчык машина, яшелчәләр).

Алып баручы:

Алтын көз кунакка килгән,

Сары күлмәген кигән.

Елмаеп карый безгә,

Җырлап уйнашыйк бергә.

Песня “Урожай собирай»

Алып баручы: Серле йомгагыбыз тагын тәгәрәп китте, артыннан калмыйк, балалар, әйдәгез . Бара торгач Урманга килеп җиткәнбез..

Алыпбаручы:Карагыз әле, урман нинди ялангач калган. Агачларны шәрә калдырып яфраклар җиргә коелган.

Алиана.Яфракларын коя-коя

Бакчабызга килде көз.

Алтын-сары яфракларны

Кулыбызга җыйдык без.

“Көз җыры” Гульназ Зиганшина.

Әйдәгез әле, көз турында матур шигырьләрегезне тыңлап китик.

Алан. Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Сулейман. Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Халима Рәхим итегез

Көзге бәйрәмгә.

Кунеллэр ачып

бер биик әйдә.

А.Б: Рәхмәт, матур шигырьләрегез өчен

Танец с листочками

А.Б: Не страшен дождик проливной.

Ведь зонтик есть у нас с тобой

Мы будем весело гулять

По лужам шлепать и скакать

Если дождик проливной

Зонтик я беру с собой,

Очень яркий и большой,

Желтый, красный, голубой.

Раз, два, три, четыре, пять

Будем с зонтиком играть

(Балалар түгәрәккә басалар )

Уен “Зонтик” ( Музыкага түгәрәк буенча зонт йөртелә. Һәм бер балада туктап кала)

“Яңгыр”

турында җырда җырлап китик эле

Көз кызы:

Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,
Уйнадыгыз, шигырьләр сөйләдегез.
Барысы өчен рәхмәт сезгә.

Алып баручы: Бүгенгә без хушлашабыз,

Бәйрәмне тәмамлыйбыз,

Күңелле дә соң бу көз!

Һәрвакыт шундый белемле, зирәк, тырыш, уңган булыгыз.

Фотога төшү.

Амелия.

Көз. Мин Көз Килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белэн байлык телим

Кем очраса юлымда.

Көз кызы:

Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез,
Уйнадыгыз, шигырьләр сөйләдегез.
Барысы өчен рәхмәт сезгә.

#1052;илана Көз, көз, көз!

Сине көттек без

Алма,кавын һэм карбызлар

Өлгерми синсез.

#1056;иана Көз,көз,көз,

Көзсез күңелсез,

Алтын сары яфраклар да

Коелмый синсез.

#1057;афия. Көз килде дә бөтен җирне

Сары төскә буяды

Яшелгә дә буяр иде

Юктыр ахры буявы

5.Агата. Көз килде.

Үләннәр саргайды, шиңде

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде

6. Куян : Ляйлә

Бүген иртән әни миңа

Кушты гөмбэ җыярга

Һәр гөмбәне кәрзинемә

Кирәк салып куярга.

Куян:Ляйля. Ай, нинди сез матур бүген урман да ,

Мин телим хәзер барыгызны да җыярга.

7. Тагир. Без-ак гөмбә

Без-батыр гөмбә,

Курыкмыйбыз беркемнән дә,

Менә нинди кыю гөмбә.

8. Аделина«Каен астында без үсәбез,
Каен гөмбәсе — исемебез.
Төбебез кара, тыгыз гөмбә,
Бик файдалы, тәмле дә без!»

#1047;лата:Мин баллы гөмбә

Үсәм көндез һәм төнлә. (Опята)

10. Самир. Көзге табын- бай табын,

Кыяр,карбыз һәм кавын.

Телем-телем теленгән.

Өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Балкып торган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

#1040;лия.Ә җимеше-җимеше,

Ачысы бар, төчесе.

Яңа пешкән күмәчтер

Кайнар кояш төслесе.

Әти кебек тырыш көз,

Әни кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без.

#1052;урад.

Таң нурларын, кичке шәфакь төсен

Җәй буена үзем җыйдым да,

Алтын казык булып, татлы булып,

Үстем мин җир куенында. (Кәрзингә кишер сала)

#1042;ильдан

Түгәрәк мин, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Кәрзингә шалкан сала)

#1056;ита.

Кәбестәләр үсеп утырды

Тәгәрәп китәрдәй булып.

Витамин куп кәбестәдә

Уңды быел куп булып. (Кәрзингә кәбестә сала)

15. Амир

Яшелчәнең иң туклысы мин,

Аларның аксакалы.

Эшем куп, ашым тәмле,

Иренмичә генә эшлә, яме. (Кәрзингә бәрәңге сала)

16. Камиль

Кишер зур, кишер кечкенә.

Кишер пычрак, юыйк тиз генә.

Кишер бик тәмле, бирик куянга,

Кишер бик баллы, сөенсен куян да!!!

#1040;лиана.Яфракларын коя-коя

Бакчабызга килде көз.

Алтын-сары яфракларны

Кулыбызга җыйдык без.

18.Алан. Ни арада җәй үтте

Матур көз килеп җитте,

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

#1057;улейман. Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

20. Халима Рәхим итегез

Көзге бәйрәмгә.

Кунеллэр ачып

бер биик әйдә.

21. Риназ Тышым сары, эчем ак,

Исемем дә бит суган.

Ай-һай, бигрәк яратам,

Ерактан торып елатам.