"Әниләр көне"
материал (старшая группа)

Зурлар торкемендэ Әниләр көненә багышланган бәйрәм сценарие.


Предварительный просмотр:

Зурлар торкемендэ Әниләр көненә багышланган бәйрәм сценарие.

Алып баручы. Әни... Әлеге кыска гына сүз үзендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Кадерле әниләр, бүгенге бәйрәмебез сезгә багышлана! Бүген бөтен дөнья әниләр турында сөйли, хәтта әниләргә багышланган махсус «Әни+»телевидение каналы эшли. Анда бөтен тапшырулар сезгә багышланган, кадерле әниләр! Бәйрәмнәрдә кешеләр бер берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән.  Ә ана кеше өчен сабыеның елмаюлы йөзен күрү, яратуын тоюдан да олырак бүләк буламы соң? Әлбәттә, юк!  Шуңа да бу бәйрәмнең иң кадерле бүләкләре–балалар үзләре, аларның сезгә әйтәсе назлы сүзләре, күрсәтәсе һөнәрләре булыр!.. Кочле алкышлар бн каршы алыйк эле узлэрен.

Залга балалар керэ, утыралар. «Яңалыклар» тапшыруы заставкасы яңгырый.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! «Әни+»телеканалы үзенең эшен башлап җибәрә. Эфирда–яңалыклар. Музыка залыннан туры трансляцияне башлыйбыз. Студиябез кунаклары –зурлар  төркеме балалары. Алар бу очрашуга бик озак әзерләнгәннәр, эниләренә гаҗәеп матур бүләк тә әзерләгәннәр. Алкышлар белән каршы алыйк үзләрен!

             Жыр “Рэхмэт, энием!” (чэчэклэр булэк итэлэр, утыралар)

Турыдан-туры эфирыбыз дэвам итэ . “Йорэктэн-йорэккэ” тапшыруын карап китик.   Сезне алдыгызда нэфис суз осталары.

Алып баручы: Телеэфир  үзенең эшен дәвам итә. Программада«Көйне беләсеңме?» тапшыруы. Кунакка килгән әниләр, балалар җырларын барыгыз да беләсез микән, сынап карыйк әле.

«Угадай мелодию» тапшыруы  заставкасы.

 Алып баручы: Көйләр  авыр түгел, бик җайлы. Бирегә дүрт әнине чакырыбыз. Көй яңгырагач та, сезгә кыңгырау шалтыратырга кирәк. Көйнең исемен әйтеп, җырны сүзләре белән җырлап та күрсәтерсез.

Алып баручы: Ә хәзер эфирда «Барысыннан да яхшырак!» тапшыруы! Ә үзләренең гаҗәеп бию осталыкларын сезгә кызлар  тәкъдим итә.

«Барысыннан да яхшырак!»тапшыруы заставкасы.

 

Алып баручы: Биюдән тыш алар әле «Без нәфис сүз осталары» дип тә белдерәләр һәм әниләргә шигырь бәйләме бүләк итәләр.

«Гаҗәп кешеләр» тапшыруы заставкасы.

Алып баручы :   Бәйрәмебезне дәвам итәбез.  Киләсе тапшыру “Гаҗәп кешеләр” дип атала. Андыйларны әллә кайдан эзлисе юк: әниләребезнең һәрберсе гаҗәп кеше. Кем берүк вакытта берничә эш эшли ала: ашарга да пешерә, бала белән шигырь дә ятлый? Машина йөрткәндә үзен сэлфига төшерә... Шул ук вакытта әниләр гаилә бюджетын да күз уңыннан югалтмый. Хәзер бирегә чыгачак әниләр җитезлектә һәм игътибарлылыкта көч сынашачак. Аларга менә бу янчыклардагы акчаларны саный-саный минем сорауларыма җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска кирәк булачак.

Әниләр бутафор акча «саныйлар», сорауларга җавап бирәләр.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның әтисе ни исемле?

– Балагызның туган көне кайчан?

– Балагызның күз төсе нинди?

– Балагыз нинди группага йөри?

- Балагызның яраткан уенчыгын атагыз.

Алып баручы: Афәрин! Менә нинди җор телле, җитез безнең әниләр! Ә хәзер әйтегез әле, сез ашарга пешерергә яратасызмы? Мин моны юкка гына сорамадым: эфирда «Тәмле корэш»тапшыруы!

«Тәмле корэш» тапшыруы заставкасы.

Алып баручы: Хәзер биредә зур аукцион узачак! Гади аукцион түгел: яшелчә, җиләк-җимешләр аукционы! Әниләргә сюрприз: мин аларның исемен атыйм, ә сез бу яшелчәләрдән, җимешләрдән ризыклар әйтәсез. Соңгы ризыкны атаучы бүләккә ия була!

Әниләр белән аукцион. Әсбаплар–кыяр, алма, чөгендер, бәрәңге, кишер.

Алып баручы: Ә хәзер бүләк кабул итеп алыгыз музыкаль оркестр «Күңелле ашханә»!

Алып баручы: Менәшулай, безнең “Әни+” каналында нинди генә жанрдагы тапшырулар юк! Э хэзер сузне нэфис суз осталарына бирэбез

Алып баручы: Менә эфирыбыз ахырына да якынлаша.  Шуңа күрә һәр телеканалдагыча һава торышын тыңлап узыйк. “Лэйсэн” балалар бакчасы территориясендә аяз һава. Һәркемнең күңелендә Әни дигән якты кояш балкый, күз яшьләре рәвешендәге явым-төшем көтелми, йомшак кына бәйрәм җилләре исә... Балалар әниләрен һәм тәрбиячеләрен тыңлыйлар, шуңа күрә һәркемнең басымы да нормада, тавышлану рәвешендәге геомагнит дулкыннар күзәтелми. Көннәребез һәрчак  шундый  якты, матур булсын иде! Кадерле әниләр, ныклы сәламәтлек һәм кояштай озын гомер телибез сезгә! Һәм балаларыбыз да бу теләкләргә кушылып, әни турындагы иң матур җырны сезгә бүләк итә.

Песня “Мама”

-Эфирда  «Шигъри мизгелләр»

Күмәклэшеп, барабыз бергэ

                      Җырлап алыйк,әйдәле.

                      Котлы булсын, гөрләп торсын

                      Әнилэрнен бэйрэме.

-Эфирда “Бүләккә җыр” тапшыруы. Безнең ….   әнилэрне бәйрәм белән котлап җырлыйлар. Жыр « Энилэргэ сою булэк итик».

- Бэйрэм эфирын « Башваткыч» тапшыруы дэвам итэ.

  1. Нәрсәне әзерләп була, ә ашап булмый? (дәрес)
  2.  Маленький он или большой, его надо хранить?(секрет)
  3. Сулга борылганда кайсы тәгәрмәч борылмый? (запас)
  4. В каком месяце люди меньше всего разговаривают? (в феврале)
  5. Бабайда бар, малайда юк; әбидә бар, кызда юк. (“б” хәрефе)
  6. Какая нота не подойдёт для компота? (соль)
  7. Кәҗәгә 6 яшь тулгач, нәрсә була? (7 нче китә)
  8. Каких камней нет в море? (сухих)
  9. Алманың яртысы нәрсәгә охшаган? (икенче яртысына)
  10. Самый короткий месяц? (май)
  11. Чәйне кайсы кул белән болгатсаң кулайрак? (иң яхшысы – кашык белән болгату)
  12.  За чем мы едим? (за столом) 

-В эфире народная передача "Минута славы"! Программу открывают юные, но очень талантливые танцоры

Телевед:Минем уйлаумча, безнең программада нәрсәдер җитмәгән кебек. (уйланып) Әәә, безнең иң көчлеләребез! Безнең джентельменнарыбыз! Каршы алыгыз!

Телевед: Джентльмены, вы готовы танцевать? Бергә: Да! Танец Джентельменов

эфирда “Күчтәнәч”тапшыруы.

-Бэйрэм трансляциясын « Жырлыйк эле» тапшыруы тэмамлый.

Алып баручы:   

-Шушының белән безнең тапшыруларыбыз азагына килеп җитте. Сезгә хөрмәтле әниләребез тыныч тормыш, корычтай ныклы сәламәт- лек, эшегездә зур уңышлар, өегезгә иминлек һәм тынычлык телибез. Балалар- ыгызның игелеген күрергә язсын.

А.Б: Балалар,сез? Нэрсэ ул? Кем булырга момкин бу? (ишек артына карый). Клоун, син нишлисен монда? Син нишлэп монда йоклап ятасын?

Клоун: Ничек булды сон эле бу? Мин бэйрэмгэ ашыктым, балалар янына.Тиз генэ йогереп килдем, лэкин бик иртэ булган. Аз гына котеп торыем дигэн идем, йоклап киткэнмен.

А.Б: Борчылма,эле бэйрэм башлана гына.

К-н: Искеткеч!!! Балалар бик матурлар, э энилэре!!!! Берсеннэн берсе матурырак! Карагыз эле сездэ берэр тэмле кэнфит юкмы? Мина азрак коч жыеп алырга кирэк иде.      

А.Б: Клоун, буген энилэр бэйрэме бит, э син тэмле кэнфит сорап йорисен. Син тэмле конфет ашагансын бугай бит инде, энэ берсе кесэннэн куренеп тора.

К-н: Ой! Онытып торам. Бу бит конфет тугел, э серле таякчык.

А.Б: Әле син фокусларда курсэтэ аласынмени?

К-б: Элбэттэ! Хэзер берэр нэрсэ уйлап табам. (Уйлап йори). Э-э-э, уйлап таптым. Ягез эле, башта табышмагыма жавап табыгыз:

                        Зэнгэр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган. 

Алып баручы: Ә син беләсеңме, безнең әниләребез күзләрен йомган килештә балаларын эзләп табалар. Ышанасыңмы? Клоун: (Ышынмыйча) Юк, булмас. Ничек инде, күзләрен йомгач, алар табалар. Юк, ышанмыйм. Алып баручы: Ә без хәзер тикшереп карыйбыз. (Әниләрне чакырып, күзләрен бәйләп куярга. Алар үзләренең балаларын кулларыннан танырга тиеш) Әниләр белән уен Клоун: Әниләр, булдырдыгыз! Беләсез икән балаларыгызны

Клоун. Балалар, килегез әле минем яныма, килегез. Минем дә сезгә бер сюрприз бар. Балалар клоун янына киләләр. Клоун коробка эченә карый, һәм ябып куя. Монда бернәрсәдә юк. Ә, әйдәгез без сезенең белән хәзер могҗиза кылабыз. Башта тыпырдыйбыз, аннары кул чабабыз, ә хәзер өреп карыйбыз. (Ачып карый, бантик чыгырып күрсәтә) Бүген бантик бәйрәме булсада, ләкин безгә икенче нәрсә кирәк иде, әйеме балалар? Әйдәгез, тагын могҗиза кылыйк. Тыпырдыйбыз, кул чабабыз, өрәбез. (Ачып карый, ә анда кәнфитләр)

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле әниләр, әбиләр, апайлар, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да әниләр бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар, гаилә байлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгыз сезне гел сөендереп кенә торсын! Балаларның бүгенге чыгышы сезгә бәйрәм бүләге булсын! Бәйрәмне башлап җибәрәбез!

Алып баручы: Балалар, нинди күркәм безнең әниләребез! Алар шундый ягымлы, чибәр, үзләре бик эшчән, тырыш. Алар бар эшне дә җиренә җиткереп эшлиләр: тәмле итеп ашарга пешерү дисеңме, кер юу, өй җыештыру. Балалар, карагыз әле, әйдәгез әниләребезне бер көнгә булсада өй мәшәкатьләреннән оныттырыйк, ял иттерик. Сез ризамы?