Выступление на педсовете на тему "Федеральные государственные требования к структуре основной общеобразовательной программе дошкольного образования."
статья на тему

Нигматуллина Раушания Фаил кызы

В своем выступлении я раскрыла  принципы к формированию программы,  содержание  психолого-педагогической работы по освоению детьми образовательных областей,  деятельность детей и взрослых.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mktpkch_belem_biru_programmasy_strukturasyna.docx21.08 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкәчә  белем  бирү  программасы  структурасына

федераль  хөкүмәт  таләпләре.

2009  елның  23  ноябрендә  РФ  Мәгариф  һәм  фән  министрлыгы  приказы  нигезендә  чыкты. 2010  елның  8 февралендә  бу  документ  регистрация  номеры  алды  һәм  балалар  бакчаларында  төп документ  буларак  үз  көченә  керде. Мәктәпкәчә  белем  бирү  системасының  яңаруы  түбәндәге  документлар  нигезендә  башкарыла:

1.Россия  Мәгариф  һәм  фән  министрлыгының № 655 приказы (23.11.2009 ел.) «Об утверждении и введении в действие федеральных государственных требований к структуре основной общеобразовательной программы дошкольного образования»

 2.«Мәгариф» турындагы  законның  проекты.

3.РФ   Хөкүмәтенең   12.09.2008 елда  чыгарган № 666 карары «Об утверждении Типового положения о дошкольном образовательном учреждении».

Шушы  ФХТ  нигезендә  һәр  балалар  бакчасы  үзенең  программасын  төзергә  тиеш  (элек  һәр  бакча  гомуми  программа  нигезендә  эшли  иде). Моның  өчен  үрнәк  программалар  төзелде.  Балалар  бакчасының  программасы  80%  шушы  программадан  алынса, ә  калган  20%  үзенең  эш  юнәлешләреннән, мөмкинчелекләреннән, үз  алларына  куелган  максатларыннан  чыгып  төзелә.

Принциплары:

  1. Үстерелешле  укыту  принцибы  (развивающее  обучение). Әти-әниләр, тәрбиячеләр  ярдәмендә  бала  белемне  үзе  эзләп  табарга  тиеш  (төрле  чыганаклардан: компьютер, телевизор, тәҗрибәләр  үткәрү, экспериментлар, күзәтү, проблемалы  сорау  һәм  ситуацияләрне  чишү  юлы).
  2. Белемнәр  фәнни  нигезләнгән  һәм  практик  кулланылышлы  булырга  тиеш.
  3. Тәрбиячеләр  үз  алларына  белем  бирү, тәрбия  һәм  үстерелешле  бурычлар  куеп  эшләргә  тиеш. Белем  бирү  өлкәләренең  интеграциясен  кулланыла: бер  чара  үткәргәндә  берничә  белем  бирү  өлкәсеннән  бурычлар  алына.
  4. Белем  бирү  процессын  проектларга  таянып  комплекслы – тематик  планлаштыру.
  5. Баланың  яшь  үзенчәлекләрен  исәпкә  алу  һәм  тәрбия  процессын  баланың  яшенә  туры  килгән  формаларын  кулланып  оештыру.

Үсеш  юнәлешләре:        

1.Физик  үсеш

2.Танып-белү,  сөйләм   үсеше                      

3. Сәнгати – эстетик  үсеш                      

4. Социаль – шәхси  үсеш                           

       Белем  бирү  өлкәләре:                                            

1.Физик  культура  (балаларның  физик  сыйфатларын  үстерү, йөрү, йөгерү, сикерү, үрмәләү, мүкәләү  кебек  төп  хәрәкәтләрне  үстерү, балаларның  хәрәкәт  активлыкларын  арттыру)

2.Сәламәтлек (кулҗтура-гигиеник  күнекмәләрен  формалаштыру, баланың  физик  һәм  психик  сәламәтлеген  ныгыту, сәламәт  яшәү  рәвеше  турында  күзаллау  булдыру)

3.Танып-белү  (Балаларны  әйләнә-тирә  белән  таныштыру, аларның  конструкөияли  белү,  фикерләү  сыйфатларын  үстерү, сенсор  кулҗтура  тәрбияләү)

4. Коммуникация-аралашу  (бәйләнешле  сөйләмнәрен, әдәби  сөйләм  телен   үстерү, аваз  кулҗтурасы  тәрбияләү, сүз  байлыгын  арттыру, грамматик  конструкөияләрне  үзләштерү, бер-берсе  һәм  өлкәннәр  белән  ирекле  аралашырга  өйрәтү)

5. Матур  әдәбият  әсәрләрен  уку  (китапка  карата  уңай  караш  тәрбияләү, китап  уку  белән  кызыксыну  уяту, сәнгатҗле  сөйләм  кулҗтурасы  үстерү)

6.Музыка  (балаларның  музыкалҗ-сәнгатҗ  эшчәнлекләрен  үстерү, аларны  музыкага  тарту)

7.Сәнгать  иҗаты  (балаларны  сынлы  сәнгатҗ  белән  таныштыру, аларның  иҗатларын  үстерү)

8.Социальләшү  (уен  эшчәнлекләрен  үстерү, өлкәннәр  һәм  иптәшләре  белән  аралашу  нормаларына  өйрәтү, туган  илләре, гаиләләренә  карата  патриотик  хисләр  тәрбияләү)

9.Хезмәт  (үз  хезмәтеңә  һәм  башкалар  хезмәтенә  карата  уңай  караш  формалаштыру, хезмәт  эшчәнлеген  үстерү, өлкәннәр өлкәннәр  хезмәте  турында  күзаллау  бирү)

10.Куркынычсызлык  (куркыныч  шартларда  балаларны  үз-үзләрен  тоту  кагыйдәләрен  өйрәтү, юлларда  йөрү  кагыйдәләрен  өйрәнү)

Программа  бурычлары  түбәндәге  эшчәнлекләр  аркылы  тормышка  ашырыла:

1.Бала  һәм  олы  кешенең (тәрбияченең)  бердәм  эшчәнлеге.

Ул  ике  төргә  бүленә:

Төрле  төр   балалар  эшчәнлеге  вакытында  белем  бирү  эшчәнлеге.

Режим  моментлары  вакытында  белем  бирү  эшчәнлеге.

2. Балаларның  мөстәкыйль  эшчәнлеге.

3. Әти-әниләр  белән  бергә  оештырылган  эшчәнлек. 

Балалар  эшчәнлегенең  төп  төрләре:

  1. Уен  (игровой)
  2. Хәрәкәт  итү  (двигательный)
  3. Продукт  җитештерү  (продуктивный)
  4. Аралашу  (коммуникативный)
  5. Хезмәт  (трудовой)
  6. Танып-белү-эзләнү  (познавательно-иследовательский)
  7. Музыкаль-сәнгать  (музыкально-художественный)
  8. Матур  әдәбият  уку  (чтение  худ. литературы)

Баланың  социаль  портреты-

Гаилә  белән  балалар бакчасының  бердәм  эшчәнлегенең  ахыргы  нәтиҗәсе.

1.Шәхси  сыйфатлар -  баланың  шәхси  сферасын  характерлаучы  сыйфатлар: эмоцияләре, ихтыяр  көче, үз-үзен  бәяли  белү, әхлакый  сыйфатлар.

2.Физик  сыйфатлар– баланың  физик  үсешен характерлаучы  сыйфатлар: җитезлек, сыгылмалылык, чыдамлык  һ.б. шулай  ук  баланың  антрометрик  күрсәткечләре:буе, авырлыгы.

3.Интеллектуаль  сыйфатлар– баланың  интеллектуаль   сферасын характерлаучы  сыйфатлар:  фикерләү,игътибар, хәтер, кызыксынучанлык  сыйфатлары.

Шушы  яңа  таләпләр  белән  эшләү  2013  елдан  башланырга  тиеш. Бу  уку  елында  безнең  балалар  бакчасы,  пилот  бакча  буларак, яңача  эшне  башлап  җибәрдек.Узган  уку  елында  май  аенда  бакчабыздан  8  тәрбияче  Балтачта  үткәрелгән  белем  күтәрү  курсларында  ФХТ  буенча  укып  кайттык.Эшне  3  төркемдә  оештырдык, чөнки  бу  таләпләр  3  яшьтән  керергә  тиеш. Ясле  төркеме  тәрбиячеләре  элеккечә  эшлиләр. Калган тәрбиячеләр  сентябрь  аеннан  май  аена  кадәр  комплекслы-тематик  планнар  төзеделәр.Аның  нигезендә  проект  методы  тора. Проект-  ул  заманча  эзләнү  методы  булып  тора.Проект  эшендә  тәрбиячеләр, әти-әниләр, балалар  катнаша.Һәр  проектның  үзенең  темасы, максатлары, үткәреләсе  чаралары  бар. Һәрбер  эшчәнлек  шушы  теманы  ачуга  юнәлдерелгән. Проект  бер  атнадан  алып  бер- ике  айга  кадәр  дәвамында  булырга  мөмкин.  Музыка  җитәкчесе, рус  теле  тәрбиячесе, физкультура  укытучысы  да  үз  эшчәнлекләрен  проект  темаларына  көйләп  эшлиләр. Белем  бирү  эшчәнлеге  (шөгыльләр) интегральләшкән  формада  уза: бер  эшчәнлектә  сөйләм  теле, рәсем, музыка  яки  математика  да  булырга  мөмкин. Болай  эшләү  бик  отышлы, чөнки  балаларның  кызыксынучанлыкларын  сүндермичә  саклап  була.

Бу  таләпләр  әти-әниләр  белән  тыгыз  элемтәдә  эшләүне  алга  куя, аларга  зур  җаваплылык  өсти. Чөнки  әти-әни  баласының  бакчада  нәрсә  өйрәнүен, нәрсә  белән  яшәвен  белеп  торырга  һәм  баласына  бу  белемнәрне  алырга  ярдәм  итәргә  тиеш. Баласының  алда  сөйләп  киткән  сыйфатларга  ия  булуында  иң  беренче  чиратта  әти-әни  кызыксынган  булырга  тиеш.

Хөрмәтле  әти-әниләр, бергә-бергә, кулга-кул  тотынышып  эшләсәк  кенә, без  ниндидер  уңышларга  ирешә  алырбыз. Балаларыгызны  тәрбияләүдә  сезнең  ярдәмне  көтеп  калабыз.

                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация «Введение в действие Федеральных государственных требований к структуре основной общеобразовательной программы дошкольного образования»

Консультация для педагогов ДОУ:   «Введение в действие Федеральных государственных требованийк структуре основной общеобразовательной программыдошкольного образования». Что такое ФГТ,...

«Особенности развития связной речи младших дошкольников в соответствии с федеральными государственными требованиями к структуре основной общеобразовательной программы дошкольного образования»

С сообщением на тему "Особенности развития связной речи младших дошкольниов  в соответствии с федеральными государственными требованиями к структуре основной общеобразовательной программы дошколь...

Федеральные государственные требования к структуре основной общеобразовательной программы дошкольного образования

Федеральные государственные требования к структуре основной общеобразовательной программы дошкольного образования...

Педагогический совет-брифинг "Реализация федеральных государственных требований к структуре основной общеобразовательной программы дошкольного образования"

Представленный сценарий педагогического совета-брифинга "Реализация федеральных государственных требований к структуре основной общеобразовательной программы дошкольного образования" позволить углубит...