Әти- әниләр белән эш
материал (старшая группа) на тему

Габдрахимова Амина Хадиевна

Әниләр белән үткәрү өчен бәйрәм программасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yagez_lenilr.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ягез әле, әниләр!

Алып баручы:

Артта калды инде урамнардан

Җитәкләшеп йөргән вакытлар,

Ак күлмәкләр киеп туй түрендә

Пар аккоштай гөрләгән чаклар.

Бүгенгедәй хәтерлидер күңел

Бәби көтеп узган көннәрне

Шатлык- куанычтан елмаеп

Кояш кебек балкып йөргәнне.

Ана! Нинди бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга!

Хатын- кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке- ана булуда!

ТАНЫШУ:

Исеме, кемнең әнисе,…визит: 4 юллык шигырь, эмблема…

Балаларның шигырьләре:

«Җавабын тиз әйт» - әйе, юк.(кулларында флаглар, яшел + һәм кызыл - төстә күтәрергә)

Мәсәлән: -бүген- 29 нчы ноябрь +

                               1 атнада 10 көн.-

-Октябрь- көзнең соңгы ае? -

-Шашка тактасында 60 шакмак бар?-

-Аю- кыргый хайван? +

-Эт печән ярата? -

-Бүген- дүшәмбе?+

-Светофорның яшел уты янганда урам аркылы чыгарга ярый?+

-Троллейбус рельстан йөри? -

-Салават күперендә 7 төс? +

-Җир кояш тирәли тәүлеккә 2 тапкыр әйләнеп чыга? –

-Яфракларга кояш яктысы төшкәндә, алар углекислый газны йоталар да, кислород бүлеп чыгаралар +

«Бала белән»

Бишек җыры, коендыру, уяту, үстерү…

Әниләр әкияттән өзекләр күрсәтәләр:

 

«Кабартма» әкиятеннән өзек: -кабартма        (җырлый-җырлый бара:  әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, аюдан да качтым, бүредән дә качтым…     Әбием әйтә иде- төлкедән сак бул диеп–ул нинди микән?..бер дә очраганы юк, әнә бик матур кызгылт сары тун кигән, озын-озын койрыклы берәү килә- шуннан сорап карыйм әле, күрмәде микән?.)

А.б. Кәҗә дигән аты бар

        Мактанырга хакы бар:

        Ул бит әле сөт бирә,

        Таза бәрән үстерә.

«Кәҗә бәтиләре һәм бүре» әкиятеннән өзек:  -Кәҗә (кулында кәрзин) балалары белән саубуллаша, беркемгә дә ишекне ачмаска куша, ишекне бикли.  Җырлый- җырлый үлән җыя «Үлән җыям, сөт җыям,

                                                                  Мин бит Кәҗә- кәҗәкәй        

                                                                  Балаларым мине көтә,

                                                                  Алар әле бәләкәй.

 һәм әйләнеп кайта:- Бәтиләрем, балакайларым!

                                    Ачыгыз ишекне, ачыгыз.

                                    Сезнең әңкәгез кайтты,

                                    Сезгә сөт алып кайтты…

Бүре килде дисезме? Дөрес эшләгәнсез, ачмагансыз. Ә мин сезгә тәмле сөт алып кайттым.

«Каз белән төлке» әкиятеннән өзек: - каз (Очып килеп куна) Бигрәк ерак киттем бугай …Кара инде бу төлкене - «Мин сине хәзер ашыйм,»- ди. И, Төлке, Төлке соң аны сорап торалармыни… Төлкеләрне бик хәйләкәр, дия иде әнием. (Сөенә) Алдадым әле үзен. Бер биеп күрсәтәм, аннан сон ашасаң, ашарсың, дидем дә, очтым да киттем. Шул кирәк аңа, авызын ачып карап калды. Ярар, әзрәк ял иттем, кайтып әниемне сөендерим әле.

«Чуар тавык» әкиятеннән өзек:

Корт- корт- корт! Тавык син,

Йөрмә тиккә чабып син!

Йомгак кебек 10 чебешкә

Китер җимнәр табып син.

 -тавык чыга- кыт- кытак, кыт- кытак!!!. Харап кына иттеләр, харап кына иттеләр!!! Йомыркамны төшереп ваттылар. И- и- и, бу әби белән бабайны кара инде, кисәкләрен дә җыеп алмадылар, әнә күрше малай йөгереп керде дә, әби белән бабайдан да сорап тормады, бер кисәген дә калдырмыйча алып чыгып китеп, әнисенә тапшырды. Әнә әнисе алка ясатырга чыгып йөгерде… Кыт- кытак, кыт- кытак!!! Кулларын күтәреп, кояшка карый. Күп сөйләшеп вакытымны әрәм итмим әле йомырка салыр вакытым җиткән икән бит. Әби бүген коймак пешерәм дигән иде, йомырка кирәктер…


ҖЫР “ӘНИЕМ- КАДЕРЛЕМ”

«Шалкан» әкиятеннән өзек: - әби  шалкан күтәреп бара… И -и-и, минем картлач яз көне шалкан утырткан иде,  сөйләсәм- сөйлим инде, ул аңа көне буе су сипкән дә сипкән. Көз җиткәч, алырга дип чыксак, ул ме-е-е-нә моның кадәр булган, үскән дә үскән, ә күршеләрнең моның кадәр. Кая куеп бетердегез дисеңме? Башта болай ашадык, аннан пешереп ашадык, туган-тумачаларга, таныш- белешләргә тараттык. Оныгым «Аленка» балалар бакчасына йөри бит, иптәшләренә алып барды. Калганын- калганын дип, әйтмәсәм дә әйтим инде, базарга алып барып саттык, менә кичә шәһәрдән Алсу кызыбызның улы- оныгыбыз Артурчик кайткан иде- акчасын шуңа бирдек, бик әйбәт малай, институтта укый, …..

Менә тагын базарга барам әле, калганын сатып бетерергә кирәк бит инде эчерә башлаганчы. Сөйләмәм дигән идем- сөйләргә туры килде инде, барысы да шалкан утыртмаса ярар иде киләсе елга…

Конкуренция диләрме әле?

-Әйе,әйе, әбекәй без беркемгә дә сөйләмәбез, әллә бер биеп күрсәтәсеңме соң?

А.б. Караучысыз умартаны

        Барып табасы иде.

        Рәхәтләнеп табан гына

        Ялап ятасы иде. Иһ!

«Теремкәй» әкиятеннән өзек: -аю (өй янына килеп туктый):

Мин кәкре тәпиле аю,

Зур урманның хуҗасы.

Кышын йоклап үткәрәмен,

Җәен урманга сакчы.

…Урман буйлап йөри торгач, бик арып та беттем, бу өйдә кем тора микән? Терем, терем, теремкәй!

                      Теремкәйдә кемнәр яши?..

Ишетәм, ишетәм,  Тычкан- Чыелдык, үзең генә мени?

                                Ә, бака- Бакылдык та анда дисеңме?

                                Куян- Озынколак та сезнең яндамени?

                                Төлке- Хәйләбикә дә килгәнме?

                                Бүре- Соры колак нишләп йөри анда?

-Нәрсә дисез?.. Мине дә чакыралар. (уйлап тора) Урының тар булса да күңелең киң булсын ди. Ярар мин дә керим әле.

А.б. Күл буйлары ямьле була

        Яшел камышы белән.

        Бытбылдык моңнары белән,

        Бака тавышы белән.

Һай, бака тавышлары!

Яңарта сагышларны.

Эх, бака тавышлары

Өздерә үзәкләрне.

«Су анасы» әкиятеннән өзек: - су анасы: кулында алтын тарак

Таныш булыгыз:

Мин- су анасы,

Барлык булган суларның

Алыштырмас патшасы.

И-и каян кайтып килә дисезме? -Көннәрдән- беркөнне аякларымны асылындырып, балыкларның йөзгәнен карап, басмага утырып чәчләремне тарадым да, әзрәк кызынып утырдым… Су коенып кире чыксам, басмадагы тарагым югалган, яр буена карасам, бер малай йөгереп менеп китте бит, мин аның артыннан чаптып…Ул чаба, мин чабам, ул чаба, мин чабам… авылның этләре өрә башлады. Кереп китте бит өйләренә. Капкаларын бикләп куйган, бер генә сикердем. Тәрәзәләренә шакыган идем, әнисе чәтердәп тора- «Минем малаем андый түгел»- дип. Әзерәк куркыттым әле үзләрен, минем дус диюләр, пәриләрем бар дидем. Авылыгыз белән су буена китертмәм дидем.  Шуннан соң гына тарагымны бирделәр. И- и- и!!! Бик истәлекле тарак шул. Яшүсмер чагында су кызлары арасында чибәрлек конкурсында җиңгән өчен биргәннәр иде. (Башын күтәреп, мактанып куя).

А.б. Уйный да ул шаяра

        Шатлык күңеленә сыймый

        Һәр көн саен ул үзен

        Каз- үрдәк белән сыйлый.

«Төлке, куян һәм әтәч» әкиятеннән өзек:

Их хәйләсез, хәйләсез

Җирдә яшәү файдасыз.

Хәйләләгез, шәп яшәргә

Теләсәгез, әгәр сез.              Төлке- әкрен басып килә.

- Һи, куып чыгардылар имеш, үзем чыгып китмәсәмме?...Ярар сөенсеннәр инде, хәзергә. Куянын әйтер идем, йөри бугай елый- елый урман буйлап…, әтәче, әтәче…, әллә танымады диеп уйлады инде.   Ә мин әзрәк урман буйлап йөрим әле, күрше авылга барып килермен, нинди яңалыклар бар микән?

Көлтә- көлтә койрыгым,

Болгый- болгый барамын.

Кетәклектән тавыкларны

Кереп- кереп аламын.

Ә ул куян белән әтәч үссеннәр әле, бик ачыккач аларга да кунакка барып килермен.

«Кызыл» ящикны алып чыгабыз. Анда ни бар микэн?

1.Биек, 6 мерт булырга мөмкин, һәм чәчле?

2.Каты һәм түгәрәк?

3.Вак кына һәм сары?

4.Аннан он, ярма, конфет, кинопленка да ясыйлар.

5.Басуда үсә.

6. Аны тозлы суга салып пешерергә кирәк.

7.Аннан кетертәп торган баллы орлык әзерлиләр. Кукурузные хлопья  (Кукуруз консервасы чыга)

УЕННАР

«Иң сизгер әни»

Барысы да басып торалар- артларында урындык, урындыкка предметлар куела, аннан утыралар - ни икәнен белергә.

«Уйлап тап»

Бәйләнгән күз белән ни икәнен әйтергә:

Карабодай, борчак, чечевица, фасоль, түгәрәк борыч, дөге, кукуруз, карбыз орлыгы, тары, солы,

«Кем уңган?»

Сәдәф тегәргә- икәү кочаклаша, берсе- уң кул белән тегә, берсе сул кул белән ярдәм итә.

Балалар белән: Командалап “Кем тизрәк?”- 2 әни, 4әр бала.

Рәсем ясау:2 команда- 4әр балалар һәм әниләр- башын, чәчен, күзен- авызын, күлмәкләрен

«Кем җитез?»

Урындык астындагы бауны кем беренче тартып ала.

«Әнием белән без икәү»

Әнисе обручны әйләндерә, ә бала аркылы чыгып йөри, кем тизрәк барып җитә һәм күбрәк аркылы чыга?

«Кем төгәл?»

Бауларны шырпы кабыгы ярдәмендә үлчәп, озынлыгын әйтергә, аннан см. ярдәмендә дөреслеген тикшерергә.

 «ИҢ ТӘМЛЕ СОРАУЛАР»

«Кызыл башлыклы» кыз әбисенә нинди күчтәнәчләр алып бара? Пирожкилар һәм май.

Карлсон нәрсә ярата? Варенье

Үги кызга Фея арба, трантас, корытаны нәрсәдән ясый? Кабактан

Ат сөтеннән ясаган эчемлекнең исеме ничек? Кымыз

Чүлмәген ватмыйча нинди ботканы ашап булмый?

«СЕРЛЕ ТАРТМАДАН БЕР ӘЙБЕР АЛЫГЫЗ»

1.Сәдәф- озакламый бик матур кием бүләк итәләр.

2.Тәгәрмәч- әгәр лоторея алсагыз, машина отасыз.

3.Конфет- яхшы, баллы тормыш көтә.

4.Акча- бай, мул тормышта яшәячәксез.

5.Йөрәк- тигез мәхәббәттә гөмер итәчәксез.

6.Чәчәк- тагын да матур, ягымлы була барасыз.

7.Пароход- озакламый сәяхәткә китәсез.

8. Курчак- беренче оныгыгыз кыз була.

Умырзая чәчәк ата-  бер генә вакыт,

Кышлар үтеп, язлар килә- бер генә вакыт.

Кунакларга йөрешүләр- бер генә вакыт

Безнең болай күрешүләр- бер генә вакыт

Гомер үтә, горләп яшик- бер генә вакыт

Язмышларга язган вакыт- бер генә вакыт!

Артта калып бара икән инде

Йокламый үткәргән төннәр дә.

Кулга бала тотып беренче көн

Бакчабызга килгән көннәр дә

Бәйрәм саен сабыйларыгыз

Сезне котлап җырлар җырлыйлар.

Шигырь сөйләгәндә «Әниемә

Ошар микән?»- диеп уйлыйлар.

Шушы бәхет түгелмени инде?

Сабыем- дип эштән кайтуы,

«Әнием»- дип шушы сабыйларның

Сезне кичен көтеп алуы

Бергәләшеп бию, чәй эчү