Габдулла Тукай әсәрләренә сәяхәт
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Полное повторение изученного материала о Габдулле Тукае

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Tukay39 КБ

Предварительный просмотр:

Яр Чаллы шәһәренең “Урман иясе” 88нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомум үстерешле балалар бакчасы

“Муниципаль автоногмияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе”

Эшчәнлек конспекты.

Йомгак шөгыль. Тема: “Тукай әсәрләренә сәяхәт”.

9нчы мәктәпкә әзерлек төркеме.

Әзерләде һәм үткәрде:

тәрбияче

Хаметвалиева Л.Г.

Тикшерде:

методист

Мухаметзянова Л.А.

2014 ел

Тема: Тукай әсәрләренә сәяхәт.

Максат:

  1. Балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм балаларда шигърият белән кызыксынуны тәрбияләү.
  2. Балаларның шигырьләрне сәнгатьле сөйләм осталыкларын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
  3. Таныш әдәби сюңетлар буенча балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен камилләштерү.

Сүзлек: шагыйрь, аума, газаплыйсың.

Җиһазлар: магнитофон тасмасы, портрет, китап күргәзмәсе, әкиятләргә иллюстрациялар, түбәтәй, атрибутлар.


Шөгыль барышы:

Хәерле көн, балалар! Минем яныма якынрак килегез, бер-беребезнең кулларын тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны барыбызга бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте.

Исәнмесез, килгән кунаклар.

Магнитофон тасмасында җыр тыңлау.

Г.Тукай “Туган тел”.

– Балалар, сез нинди җыр тыңладыгыз?

– Туган тел.

– Кем язган?

– Габдулла Тукай.

– Кем ул Габдулла Тукай?

– Г.Тукай татар халкының бөек шагыйре. Ул табигать уянганда, кар эрегәндә, бозлар агып киткәндә, кошлар сайраганда дөньяга килә. Арча районының Кушлавыч авылында 1886нчы елның 26 апрелендә дөньяга килә.

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сосна, Өчиле, Кырлай авылында уздыра. Башалнгыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.

1895нче ел башыннан Тукай Уралҗск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятен җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һ.б. халыкның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.

Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәл иткеч роль уйный. 1905 елны революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.

1907 елның көзендә Тукай Кырлайга кайта. Ул үлемсез әсәрләрнең күбесен шушында яза; татар культурасын үстерә. Габдулла Тукай 1913нче елның 15нче апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Хәзерге татар әдәби теленә нигез салучы була. Габдулла Тукайны башка милләт халыклары да үз итә.

Балалар, без хәзер сезнең белән Кушлавыч авылына сәяхәткә барабыз, чөнки Кушлавыч авылында Габдулла Тукайга музее куелган. Магнитофон тасмасында “Пар ат” көе яңгырый. Балалар атка атланган кыяфәттә музейга сәяхәткә китәләр. Зал музей кебек бизәлгән, уртада Г.Тукайның портреты, өстәлдә аның китап күргәзмәсе, әкиятләреннән иллюстрацияләр.

  • Балалар, бу өстәлдә нәрсәләр бар икән? Монда Г.Тукайның китаплары. Бу китаптагы әсәрләрне безнең балалар да белә. Әйдәгез аларга сүз бирик. Балаларның җаваплары. (Ике бала “Бала белән күбәләк”, берсе – “кызыклы шәкерт” шигырьләрен яттан сөйлиләр).
  • Бу өстәлдә Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр. Балаларның җаваплары.

“Серле сандык” уены. Сандыкка предметлар куелган. Бу предметларның кайсы әсәрдән икәнен белергә. (“Су анасы” – тарак, “Сөткә төшкән тычкан” – сөт, “Бала белән күбәләк” – күбәләк, “Шүрәле” – балта, “Гали белән кәҗә” – кәҗә). (Бер бала “Гали белән кәҗә” шигырен яттан сөйли).

Балалар белән бергә “Түбәтәй” уены уйнала.

Г.Тукай эш турында бик күп әсәрләр иҗат иткән.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Балаларга мәкальләр әйтелә. Алар аның дәвамын әйтергә тиеш булалар.

“Уңган кеше – алтын кеше”.

“Тырышкан табар – ташка кадак кагар”.

“Хөрмәтнең төбе – хезмәт”.

“Эш беткәч – уйнарга ярый”.

“Кем эшләми – шул ашамый”.

“Аз сөйлә – күп эшлә”.

Балаларга рәсемнәр куела. Рәсемнәрнең кайсы әсәрдән икәнен әйтергә.

“Су анасы”, “Шаян песи”, “Эш беткәч – уйнарга ярый”, “Шүрәле”, “Бала белән күбәләк”, “Карлыгач”. (Бала “Карлыгач” шигырен яттан сөйли).

“Су анасы” әкияте нәрсә турында? Нәрсәгә өйрәтә?

Балаларның җаваплары.

Йомгак. Без бүген Г.Тукайның “Кушлавыч” музеена сәяхәт кылдык. Г.Тукай әсәрләре нәрсәгә өйрәтә? Сезгә бу сәяхәт ошадымы? Кайсы ягы? Нинди кызыклы әйберләр белдегез? Балаларның эшчәнлекләренә бәя бирү, балаларны мактау. Г.Тукай – татар халкының бөек шәхесе. Г.Тукайның Казанда, Кушлавычта музейлары, Казанда һәм Чаллыда һәйкәлләре бар. Анда шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Без шөгылебезне Зәкия Туфайлованың “Тукай абый” шигыре белән йомгаклыйбыз.

“Тукай абый”

Әле укый белмәсәк тә,

“Тукай тел”не җырлыйбыз.

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез.

Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр

Безнең дуслар барсы да.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".

Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...

"Воспитательное значение произведений Габдуллы Тукая"

Сообщение для воспитателей по развитию у дошкольников нравственных качеств и любви к произведениям Г.Тукая и в связи с его 125 летием....

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....