перспектив план
календарно-тематическое планирование (подготовительная группа) на тему

ХАКИМОВА РАВИЛЯ РАВИЛЕВНА

мәктәпкә хәзерлек төркемендә перспектив план

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл perspektiv_plan_yanasy.docx41 КБ

Предварительный просмотр:

   Ай исеме

              Тема

               Максат

      Әдәбият

Сентябрь

 

Исәнме, мәктәп!

 Балаларда мәктәп турында уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. Мәктәпкә бару теләген формалаштыру.Укучы, укытучы, дәрес, тәнәфес сүзләре белән таныштыру.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”   137 бит

Әдәплелеккә өйрәнәбез

Балаларда көнләшү, кеше әйберенә  кызыгу, күпсенү, кеченнән килми торган эшләр вәгьдә итү кебек ямьсез сыйфатларга тискәре мөнәссәбәт тәрбияләү. . Балаларның көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен үстерү.

“ Әхлак нигезе матур гадәт” К.В.Закирова 235 бит.

Мин.Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү

Кешенең сизү органнары турында төшенчә булдыру, үз организмыңны өйрәнергә этәргеч бирү. Балаларны үзлегеңнән тикшерү нәтиҗәләрен анализларга өйрәтү. Эксперимент ясарга кызыксыну уяту. Сәламәт тормыш рәвешенә омтылыш тәрбияләү.

Саләмәтлек проектында.

Яраткан уенчыкларым, уеннарым

Бер-берсенә карата дуслык мөнәсәбәте, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатларны тәрбияләү.Балалар күңелендә телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, халкыбызга хөрмәт, тарихыбызга туган ягыбызга кызыксыну уяту.

Уенчыклар исемлегенә кергән гади диалогта катнашырга чакыру, сүзләрне отып алу аша хәтер, зиһен үстерү.

Сабыем сайтында конспектлар

Мин йөргән балалар бакчасы

Балалар бакчасына карата ярату хисләре тәрбияләү. Балаларның игътибарлылыкларын, куелган максатны аңлый белү сәләтен үстерү. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, хәтерен, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  бит

Йомгаклау чаралары : 1. Балалар рәсемнәреннән күргәзмә: “Яраткан уенчыгым”

2.“Минем җәйге ялым” темасына рәсемнәр  күргәзмәсе.

Октябрь

Минем ил ,  минем шәһәр.

Балаларда туган якка карата ярату хисләре тәрбияләү.Тирә-юнь турындагы белемнәрен киңәйтү исәбенә сүз бай-

лыгын арттыру, активлаштыру, диалогик сөйләмне үстерү. Балаларның туган ил турындагы күзаллауларын киңәйтү,

«кече илгә» карата кызыксыну формалаштыру.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”   16-19  бит

Көз җитте. Табигатьтәге үзгәрешләр.

Балаларда табигатькә һәм үз исәнлегенә сак караш тәрбияләү. Сөйләшү барышында мәкальләр кулланып, балаларның

логик фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү.Тере табигать белән тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешләрне аңларга өйрәтүне дәвам итү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез” 154-158  бит

Яшелчә бакчасы.

Күмәк эшләрдә башкалар белән беррәттән катнашу теләге, тирә-юньдәгеләр өчен кирәкле кеше булу, билгеле бер нәтиҗәләргә ирешү омтылышы тәрбияләү. Диалогик һәм монологик сөйләмне камилләштерү, образлы фикерләү сәләтен үстерү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  159  бит

Җиләк-җимеш кибетендә

Балаларның логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Балаларның безнең җирлектә үсүче яшелчәләр турындагы белемнәрен арттыру, матур әдәбият әсәрләрен укырга теләк уяту.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  160 бит

Икмәкне коеп ашама...

Балаларга көзге байлыкның халыкка шатлык, куаныч китерүен төшендерү, бу байлыкларны тудыручы игенчеләр хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү.Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Игенченең мактаулы һәм авыр хезмәте, икмәкнең нинди юллар аша табынга килүе турында тасвирлап сөйләргә өйрәтүне

дәвам итү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  166 бит

Көзге эшләр

Яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә карата сак караш, аларның витаминнарга бай булуын аңлап, сәламәт тормыш алып бару теләге тәрбияләү.

Балаларның тәрбиячене ишетү һәм сорауларга тулы итеп җавап бирә белү осталыкларын, логик фикерләү сәләтен үстерү. Балаларның рәсем буенча хикәя төзүләренә ирешү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  158  бит

Көз көнендә кошлар

Балаларда кошларга карата сак караш, кайгыртучанлыксыйфатын тәрбияләү.

 Уйлап табуга юнәлтелгән фикер йөртү сәләтен үстерү.Кошларга кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  61 бит

Йомгаклау чаралары: 1.“Яшелчә. Җиләк-җимеш” кибетенә экскурсия

2.Көзге  бизәкләр” темасына  табигый  материал-лардан  ясалган подделкалар һәм фотосурәтләр  күргәзмәсе .

Ноябрь

Бердәмлек  көне.

Бүген  4 ноябрь – Бердәмлек көне турында белеменәрен ныгыту. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия булганлыгын.Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргәнлеген.Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергәнлеген аңлату.

Интернет челтәрендә

Минем гаиләм.

Гаиләдә бер-берсенә игътибарлылык, ярдәмләшү һәм дуслык, үзара хөрмәт хисләре тәрбияләү.Балаларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү. Сөйләмдә гаилә әгъзаларын белдерә торган сүзләрне куллану күнекмәләре бирү, иҗади хикәя төзергә өйрәтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  174 бит

Әби-бабам – бик хөрмәтле кешеләр

Зурларга карата хөрмәт тәрбияләү.Куелган сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү. Әби-бабайларның кадерле кешеләр булуын төшендерү.

К.В.Закирова. «Балачак аланы», 128 бит.

Мин яшәгән йорт (җиһазлар һ.б.)

Балаларда гаилә әгъзаларына карата ихтирамлы мөнәсәбәт,йорт җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету,

тирәнәйтү, мөстәкыйль һәм гомумиләштереп фикерләү сәләтен үстерү. Балаларны, үз тәҗрибәләренә таянып, тәрбияче тәкъдим

иткән темага сөйләргә өйрәтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  171 бит

Йорт хайваннары, кошлары

Балаларда үз фикерләрен дустының фикере белән чагыштырып карый белү, бер-берсен игътибар белән, бүлдермичә, сабыр гына тыңлый белү сыйфатлары тәрбияләү. Тышкы билгеләренә (зурлыгы, үз-үзләрен тотышларына, тавышларына) карап, кыргый һәм йорт хайваннарын аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.Үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, хикәя формасында сөйләргә өйрәтү эшен дәвам итү

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез” 204  бит

Савыт-саба. Ашамлыклар

Балаларда савыт-сабага карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтен, диалогик һәм монологик сөйләмен үстерү. Савыт-сабалар кибете турында белемнәрен тулыландыру,

тәрбияче үрнәгендә кечкенә хикәяләр төзеп сөйләргә өйрәтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  41 бит

Безнең планета .Космос.

Тирә-юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле социаль актив, иҗади шәхес тәрбияләү.

Балаларның аралашу осталыкларын, вакыйгаларның яңа эзлеклелеген төзи белү күнекмәләрен үстерү.Балаларның Кояш системасы турындагы белемнәрен

камилләштерү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  263 бит

Мин һәм минем сәламәтлегем

Хезмәт кешесенә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

 Сөйләмдә ясалма сүзләр, грамматик формалар куллану күнекмәләре бирү, баланың истә калдыру сәләтен, хәтерен үстерү. Яңа сүзләрне бәйләнешле сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  226 бит

              Йомгаклау чаралары: 1.“Әби килде кунакка” – концерт

2.“Әниемнең  җылы кочагы”   темасы астында рәсем   күргәзмәсе.

Декабрь

Ак кыш килде.. Табигатьтәге үзгәрешләр

Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатытәрбияләү.

 Балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле сөйләмен үстерү.

Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү, авазларның дөрес әйтелешен ныгыту.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  186  бит

Кышкы уеннар. Сәламәтлек

Эшчәнлектә үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, тыңлый белү күнекмәләрен камилләштерү. Балаларның таныш булган вакыйгалар турында тулы җөмләләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү. Бирелгән сораулар аша диалогик сөйләм формаларын камилләштерү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  192 бит

Абдулла Алиш иҗаты.

А.Алиш әсәрләре буенча балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Әкиятләр, хикәяләр ярдәмендә балаларның сөйләм телен

үстерү.А.Алиш китаплары һәм иллюстрацияләр аша әсәрләрен искә төшерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  151  бит

Сәламәтлек сагында торучылар (табиб һ.б.)

Чисталыкның сәламәтлек нигезе икәнлеген аңлату, чисталыкка омтылыш тәрбияләү.

Игътибарлылык һәм хәтер сәләтен үстерү.

Балаларны сөйләмдә төрле сүз төркемнәрен мәгънәсе буенча аңлап, төгәл кулланырга өйрәтүне дәвам итү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез” 226  бит

Яңа ел килә!

Балаларны кыш белән таныштыруны дәвам итү. Кыш билгеләрен күреп , сөйләп бирә белергә өйрәтү. Кыш бабай , Кар кызы белән танышуны дәвам итеп , Яңа елның кыш килә торган бәйрәм икәнен аңлату.

Г.З.Гәрәфиева “Сөмбләне кем белә”99 бит

Йомгаклау чаралары : 1.Яңа ел бәйрәме

2.“Яңа ел маҗаралары” темасы астында кулдан эшлән-гән әйберләр күргәзмәсе.

Январь

Кышкы киемнәр

Балаларны  кыш , кышкы күренешләр , табигатьтә булган  үзгәрешләр , кышкы бәйрәм Нардуган  белән таныштыру. Кышкы киемнәр белән танышу.

Г.З.Гәрәфиева “Сөмбләне кем белә”104  бит

Кыргый җәнлекләр.

Кыргый хайваннарга карата кайгыртучанлык һәм зоопаркта үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү.Уеннар һәм тирә-юнь белән танышу барышында балаларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Кыргый хайваннар һәм аларның үзенчәлекләре турында  белемнәрен баету.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  195  бит

Кошлар турында кайгырту

Балаларда кошларга сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.Чагыштыру, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык күнекмәләрен

үстерү.Балаларның кошлар турында белемнәрен баету, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга өйрәтү

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  201 бит

Көнкүреш җиһалары (суыткыч, тузансуырткыч  һ.б.)

Кеше кулы белән эшләнгән әйберләргә карап соклана,хезмәт нәтиҗәләрен күреп горурлана белү хисләре тәрбияләү,электр җиһазларын кулланганда сак булырга өйрәтү.

 Балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү, алган белемнәрен көнкүрештә куллана белү сәләтен үстерү. Эш урынында кешенең хезмәтен җиңеләйтүче, өйдә кеше өчен уңайлыклар тудыручы предметлар турында белемнәрен камилләштерү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  172  бит

Транспорт (җирдәге). Юл кагыйдәләре

Балаларда транспорт йөртүче һөнәр ияләренә карата хөрмәт, ихтирам һәм урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту сыйфатлары тәрбияләү.

 Балаларның иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү. Коры җир, су һәм һава транспорты чараларын аера белергә,

аларны чагыштырырга, төркемнәргә аерырга өйрәтүне дәвам итү, һәр төр транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  208 бит

Китапларны саклыйк

Балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү.  Китапханә белән турыдан-туры таныштыру аша балаларда

күзәтүчәнлек, игътибарлылык, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү. Балаларга китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  206  бит

Йомгаклау чаралары: 1.Күңел ачу чарасы – “сакчыллык кайда да кирәк”

2.“Январь  ае бизәкләре “  темасы астында рәсем , аппликация күргәзмәсе

Февраль

Туган шәһәрем - Казан

Балаларда тарихи үзаң, башкалабыз Казан турында күбрәк белергә теләк тәрбияләү. Балаларның уй-фикерләү сәләтләрен үстерү. Татарстан Республикасы символикасында төшерелгән рәсемнәрнең, төсләрнең мәгънәсен аңлату.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  150 бит

Казанның “Курчак театры”нда

Туган ил, туган йортны ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.

 Балаларның фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм телен үстерү. Әсәрнең төп идеясен аңлый, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  146 бит

Транспорт (самолет, танк һ.б.)

Балаларда урамда игътибарлылык һәм транспорт хезмәткәрләренә ихтирам тәрбияләү. Транспорт турындагы күзаллауларын киңәйтү, фикерләү сәләтен үстерү. Балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, аларның исемнәрен истә калдыру, кулланылышын белү

З.М.Зарипова    “Туган телдә сөйләшәбез”  208б. Мәк-чә яшь.бал-ны юлларда үзләрен тоту кагый.өйрәтү дәресләре  циклы 147 бит

Һөнәрләр . Әти әнием һөнәрләре.

Балаларда хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.Төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын

үстерү. Рәссам-дизайнер һөнәре турында балаларның белемнәрен арттыру. Балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану,

аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  213  бит

Ватанны саклаучылар.

Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре,абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү; бәйләнешле сөйләм үстерү. Җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар турында белем бирү, аларның мөһимлеген аңлату.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  90  бит

Минем куркынычсызлыгым

Познакомить детей со схемой эвакуации во время пожара из детского сада.

Сформировать правила поведения при эвакуации, закрепить на практике с детьми.

Провести экскурсию по детскому саду, для дальнейшего знакомства детей с пожарным щитом, ящиком с песком.

Перспектив план по ОБЖ

Йомгаклау чаралары: 1.Ватанны саклаучылар көне

2.“Әтием белән горурланам  “  темасы астында рәсемнәр   күргәзмәсе.

Март

8-Март - әниләр бәйрәме

Балаларда әниләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Балаларның логик фикерләү сәләтләрен, әниләргә карата

игътибарлылыкларын үстерү.

Сорау – җавап тибында аралашу аша баланы, үз белемнәренә таянып, фикер йөртергә, гомумиләштерергә, аерып карарга һәм

берләштерергә өйрәтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  93 бит

Әбиемнең серле сандыгы... (милли киемнәр)

Балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү. Бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмдә парлы, кушма, ясалма сүзләр куллану күнекмәләре бирү.

Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә куллануны системалаштыру.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  182 бит

Әбиемнең серле сандыгы... (бизәнү әйберләре)

Балаларда матурлыкны күрә һәм аны саклый белү сыйфаты, зәвыклылык тәрбияләү. Балаларның акыл, хәтер, күзаллау, фикер йөртү сәләтен, бәйләнешле сөйләмен үстерү. Балаларда кунакчыллык, кунакларга карата хөрмәт сыйфатлары тәрбияләү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  184 бит

Тормыш-көнкүреш әйберләре

Балаларны йорт җиһазларын ясау процессы белән таныштыру, алар турында белемнәрен ныгыту . танып белә эшчәнлеген  үстерү. Сакчыл караш , аларны ясаучыларга хөрмәт тәрбияләү.

“ Иң татлы тел туган тел” М.Ф.Кашапова 110 бит

Мин кунак яратам

Балаларда кунакчыллык, кунакларга карата хөрмәт сыйфатлары тәрбияләү.

Балаларның игътибарлылыгын, диалогик сөйләмен үстерү.Сөйләм әдәбе кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү, кунаклар белән аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, өстәл

әзерләү күнекмәләре булдыру. . Балаларның игътибарлылыгын, диалогик сөйләмен үстерү.

Сөйләм әдәбе кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү, кунаклар белән аралашу, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, өстәл әзерләү күнекмәләре булдыру

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез” 85 бит

Әдәплелеккә өйрәтүдә халык авыз иҗаты (әкиятләр һ.б.)

Балаларда матур әдәбият белән кызыксыну һәм аны ярату хисләре тәрбияләү.

Үз фикерен ана телендә эзлекле, җыйнак, төгәл һәм матур итеп әйтеп бирә белү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Сорауларга тулы, төгәл җавап бирергә, геройларның кылган эшләренә, әхлакый сыйфатларына бәя бирә белергә, әкиятләрне һәм мәзәкләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  221 бит

Йомгаклау чаралары:1. Татар халык әкиятен сәхнәләштерү  - курчак театры

•        2.“Әниемне яратам “  темасы астында әниләр өчен рәсемнәр күргәзмәсе

•        3.“Гаилә бәхете – балада” гаилә бәйрәме

Апрель

Язгы табигатьтәге үзгәрешләр

Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү һәм яз килүгә сөенү хисләре тәрбияләү. Балаларда яз турында белемнәрен мөстәкыйль эшчәнлектә иҗади куллана белү күнекмәләрен үстерү. Табигатькә карата сак караш тәрбияләү.Ситуатив сораулар ярдәмендә балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү.Табигатьтәге бәйләнешләрне аңлата белү күнекмәләрен камилләштерү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  244  бит

Кошлар – безнең дуслар!

Балаларда табигатькә, кошларга карата сак караш, миһербанлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү. Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, белү күнекмәләрен үстерү.Балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары белемнәрен камилләштерү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  250  бит

Бүлмә гөлләре

Балаларда барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү. Балаларның тикшерү, тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерү. Балаларның туфрак турындагы күзаллауларын киңәйтү,бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам итү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  240  бит

Язгы чәчәкләр

 Балаларны кыр һәм бакча чәчәкләре белән таныштыру,  балаларда тугани як табигатенә , үсемлекләргә карата  сакчыл караш тәрбияләү., чәчәкләр үстерүгә мәхәббәт тәрбияләү.

“ Иң татлы тел туган тел” М.Ф.Кашапова 105мбит

Бөек шагыйрь – Г.Тукай

Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матурәдәбият белән кызыксыну, аларны укырга теләк тәрбияләү. Балаларның игътибарлылык-ларын, хәтерләрен, фикерләүсәләтен үстерү. Таныш әдәби сюжетлар буенча балаларның Г.Тукай иҗаты буенча алган белемнәрен камилләштерү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  272 бит

Йомгаклау чаралары: 1.Әдәби-музыкаль кичә - “Тукай безнең күңелләрдә”

        2.“Габдулла Тукай татар халкының бөек шагыйре  “  темасы астында күргәзмә

Май

Чәчәкле май килде

Чәчәкләргә сакчыл караш, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү.Мөстәкыйль фикерләү, фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү.Балаларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету, чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  129 бит

Бәйрәмнәр. Җиңү көне

Балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучан-

лыкларын үстерү.Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  277  бит

Табигатьтәге үзгәрешләр (агачлар, бөҗәкләр)

Балаларда табигатьтәге тереклек ияләренә карата сак караш тәрбияләү. Образлы күзаллау сәләтен, күзәтүчәнлекләрен, диалогик

сөйләмне үстерү.Табигатьтә яшәүче бөҗәкләр белән таныштыруны дәвам итү; камка турында үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп

сөйләргә өйрәтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  124 бит

Кызыл китап . Үсемлекләр.

Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту, табигатькә карата сак ка-

раш тәрбияләү.Балаларның әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуларын, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.Балаларны сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру, аның

әһәмиятен аңлату.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  254  бит

Халлыкара телләр көне

Төрле милләт халыкларына хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү. Балаларның акыл, хәтер, логик фикер йөртү сәләтен үстерү.Идел буе халыклары турында балаларның белемнәрен баету

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  235 бит

Язгы киемнәр

Балаларда киемнәргә карата зәвык, сакчыл караш

тәрбияләү. Тәрбияче биргән соруларга төгәл җавап кайтара белү күнекмәсен үстерү.Тормышта тышкы кыяфәтнең дә мөһимлеген аңлауларына

ирешү; өс-баш, аяк киемнәрен чагыштырырга, төркемнәргә аерырга өйрәтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  46  бит

Йомгаклау чаралары :1. Асфальтта балалар рәсемнәре күргәзмәсе                            

2.“Минем бабаем (дәү әтием)-Бөек Ватан сугышында катнашкан” тарихи кулъязмалар, истәлекләр җыю

3.“Җиңү  бәйрәме” кичә.

Июнь

Күптән көткән җәй җитте!

Җәйге табигатьнең матурлыгына соклана белү,

күзәтүчәнлек һәм кызыксыну хисе тәрбияләү.

Балаларның сүзлек запасын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен, фикерне бер юнәлештә туплый белү сәләтен үстерү. Әкиятләргә кызыксыну уяту, сөйли белү теләге тудыру, аңларга өйрәтү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  129  бит

Балаларны яклау көне

 1 июнь- балаларны яклау коне. Балалар - иң зур коч! ... Балалар хакына Тынычлык булачак!Балаларны яклау коне унаеннан  бэйрэм уткэрелде.

К.В.Закирова                            “ Күңел ачыйк бергәләп” 158 б

Урман.

Балаларда игътибарлылык, əйлəнə-тирә табигатькә, урманга карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары, экологик

культура тәрбияләү.Табигатьтәге үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен, диа-

логик сөйләмне үстерү.Татарстан җирлегендә үсә торган урман үсемлекләре турында белемнәрен камилләштерү; үз тәҗрибәсенә, белеменә таянып, агачлар турында кыска хикәя төзүдә күнектерү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  256 бит

Кыр. Болын

Әдәби әсәрләр аша балаларда табигатькә карата уңай мөнәсәбәтләр, бер-берсен тыңлый белү сыйфаты тәрбияләү.Балаларның табигать, андагы бәйләнешләр турында белергә теләкләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.Әдәби жанрны аера, хикәянең эчтәлеген башкаларга

җиткерә белү күнекмәләрен камилләштерү.

        Борһанова Р.А.”Туган як табигате белән таныштыру”

Җәйге спорт төрләре

Балаларда спортка карата уңай караш, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы эшчәнлеккә

өстенлек бирү омтылышы булдыру. Спорт уеннары, күнегүләре, спортка бәйле вакыйгалар белән кызыксынуларын үстерү.  Татарстан спортчыларының физкультура һәм спорт өлкәсендә ирешкән кайбер уңышлары турында мәгьлүмат бирү.

 Әзер  конспект .

Сабантуй бәйрәме

Балаларны халкыбызның иң яраткан , иң күңелле , иң тантаналы бәйрәме – Сабан туй  белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру.

Г.З.Гәрәфиева “Сөмбләне кем белә”169 бит

Йомгаклау чаралары: 1.Балалар яклау көне кичәсе.

2.Сабантуй бәйрәме.

Июль

 Мин һәм минем хокукларым

Балаларга дус булырга кирәклеген төшендерү, аларда дуслык, әхлаклылык хисләре тәрбияләү.

 Фикерләү, игътибарлылык сәләтен, сөйләм телен үстерү. Кеше бер-берсе белән, нинди милләттән булуына карамастан,туганнарча аралашып яшәүгә хокуклы булу төшенчәсен бирү.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  223 бит

Сәламәт булу өчен ниләр эшләргә?

Балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү.. Балаларның үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белү күнекмәләрен үстерү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру.Балаларга сәламәтлекне саклауда табигатьнең әһәмиятен

аңлату, чыныгу чаралары белән таныштыру.

З.М.Зарипова  “Туган телдә сөйләшәбез”  49 бит

Җәйге урманда

Балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү. Кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә чыгара белү, логик фикер йөртә белү сәләтен

үстерү.Балаларның урман, андагы тереклек турындагы белемнәрентирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышында әһәмиятен

аңлату.

1.        Борһанова Р.А.”Туган як табигате белән таныштыру”

2.Сабыем сайтында конспект 5-6 яшь

Дару үләннәре

Расширять представление детей  о многообразии и значении  растений лекарей в жизни человека, особенностях их произрастания и внешнего строения , о правилах  сбора растений  в лечебных и оздоровительных целях.

Познавательно- исследовательские занятия с детьми  5-7  лет на экол.тропе.118  стр.

Йомгаклау чарасы: Кече Универсиада - әти-әниләр белән берлектә спорт бәйрәме

Август

Су  буйлап сәяхәт

Татарстан Республикасының географик урыны белән таныштыру, Идел елгасын картадан табу, туган як турындагы белемнәрен киңәйтү. Тере һәм тере булмаган табигаткә сакчыл караш тәрбияләү, табигаттә үзеңнең катнашыңны, аңардан файдалануыңның уңай якларын аңларга булышу. Глобус белән таныштыру. Суның каты хәлгә килеп боз булуын, бозның кайбер хәләтләрен опытлар ярдәмендә ачыклап китү. Видеоматериаллар аша су асты тормышы белән таныштыру.

Сабыем сайтында конспект 5-6 яшьлекләр

Минем республикам (шәһәрләр һ.б.)

Балаларны Казан шәһәре белән таныштыру. Күренекле урыннары турында мәгълүмат бирү.

Балаларның Татарстан шәһәрләре турындагы белемнәрен киңәйтү. Грамматик сөйләмнәрен үстерү. Сүзлекләрен баету һәм активлаштыру.

Туган якка мәхәббәт тәрбияләү, һәрвакыт матур итеп күрү теләге уяту.

Сабыем сайтында конспект

Туган җирем елгалары, чишмләре...

Балаларны туган ягыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү, экологик тәрбия бирү.

 Халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү, милли тәрбия бирү.

 Сәнгатле сөйләм күнекмәләре булдыру.

Сабыем сайтында конспект

Транспорт (ЮЙК)

Балаларның җәяүлеләрнең урамда хәрәкәт итү, юлны аркылы чыгу кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту, юлның транспорт йөри торган өлеше , аеру полосалар дигән төшенчәләр бирү.

Мәктәпкәчә яшь.бал-ны юлларда үзләрен тоту кагый.өйрәтү дәресләре  циклы. 169 бит  

Республика көне

Туган илем—Татарстан , аның  суверен республика икәнен аңлату, Татарстан флагы, гербы белән таныштыру. Флагтагы төсләрнең , ак барсның нәрсә аңлатуын турында сөйләү. Туган илгә , туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Г.З.Гәрәфиева “Сөмбләне кем белә”41 бит

Йомгаклау чарасы:1) Республика көне

                                  2) Белем көне

          Мәктәпкә  хәзерлек төркемендә  

        перспектив    

      тематик план


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

перспектив план

Торле торкемнэрдэ эти- энилэр белэн уткэру очен жыелыш хэм консультация темалары...

перспектив план

зурлар төркеме өчен сөйләм үстерү өчен перспектив план...

перспектив план

зурлар төркемендә сөйләм үстерү буенча перспектив планлаштыру...

перспектив план

мәктәпкә әзерлек төркеме өчен перспектив план...