“Теремкәйне эзләү”
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Зарипова Алсу Рашидовна

мәктәпкә әзерлек төркемендә скрайбинг, ИКТ  технологияләрен кулланып оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatiya_sinkveyn.docx19.72 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

“83 нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”

муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Теремкәйне эзләү” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә скрайбинг, ИКТ  технологияләрен кулланып оештырылган

белем бирү эшчәнлеге конспекты

Төзеде: тәрбияче

 Зарипова Алсу Рашид кызы

Түбән Кама

2022 ел

Яшь үзенчәлекләре:

 6-7 яшь

Тема:

 Теремкәйне эзләү

Эшчәнлек төре:

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Эшчәнлеккә кертелгән белеем бирү өлкәләре:

Сөйләм үсеше, нәфис –нәфасәти,  танып белү.

Максат:

  Балаларны  карточкалар ярдәмендә сөйләргә өйрәтү

Бурычлар:

  Санарны кушарга һәм укый белергә, геометрик фигураларны күзаллауларны формалаштыру;  балаларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең зарурлыгын аңлауга өйрәтүне дәвам итү;  

тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру,  балаларның мөстәкыйль   фикер   йөртә  белү,   уйлау  сәләтен, игътибарын,  тирә-юньне    күзаллауларын киңәйтү.

Методик алымнар:

Күрсәтү, сорауларга җавап бирү, синквейн, ИКТ, друдлы карточкалары  технологияләре, уеннар уйнау, әңгәмә, аңлату.

Җиһазлау:

  Карточкалар, яшел, сары, кызыл, зәңгәр матераиаллар, саннар, геометрик фигуралар, теремкәй әкиятең персанаж маскалары, теремкәй, җир, су, һава транспортлары буенча ИКТ уены

Алдан үткәрелгән эш:

 Транспорт  турында кыска хикәләр уку, табышмакларга җавап табу

Эшчәнлек структурасы:

I. Кереш өлеш (2мин.):

II. Төп өлеш (16 мин.):

  1. Теремкәйне эзләү
  2. Су аша мисаллар чишү
  3. Синквейн технологиясе буенча машина турында сөйләү
  4. Сары юл геометрик фигуралардан йок машинасын төзү
  5. ИКТ уен “Буталган  транспортлар ”
  6. Кызыл юл
  7. Яшел юл Друдлы карточкалары буенча эш
  8. Теремкәйне табу

III. Йомгаклау (4 мин.).

Алга таба эш:

Балалар белән яңа технологияләр өйрәнү,  юл йөрү кагыйдәләре  турында тирәнтен белем алу.

Этаплары

Эчтәлеге

Кереш өлеш

Тәрбияче. Балалар бүген иртән төркем ишек төбендә маскалар таптым. Нинди әкияттән икән ул. (балаларның җаваплары) Дөрес балалар бу теремкәй әкиятеннән. Мин сезгә тәгъдим итәм үзегез теләгән маскаларны кияргә.( балалар кияләр). Безгә бу әкиятне уйнар өчен нәрсәдер җитми.

Балалар. Теремкәй юк.

Төп өлеш

Тәрбияче. Дөрес балалар теремкәй юк. Безгә аны табырга кирәк. Без аны эзләп табарбыз.( юлда су юлы ясалган материал белән) Балалар бу нәрсә, нәрсәгә охшаган.

Балалар. Бу су юлы.(һава һ.б)

Тәрбияче. Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Балалар. Чөнки ул зәңгәр төстә.

Тәрбияче. Әйе бу су юлы, ләкин анын өчендә  нәрсәләр ята.

Балалар. Су өстендә  саннар  ята.

Тәрбияче.  Менә шул саннарга басып, судан барырга кирәк.  Кемнең  мисаллар әйтәсе килә.(бала сайлана)   Дөрес санап әйтсәгез батмыйбыз, дөрес әйтмәсәгез батабыз.

1+1=2   2+1= 3

3+2= 5

5+2=7

7+1=8

( балалар дөрес саннарга басып атлап баралар)Менә без елга юлында үттек . Мин сезгә бер  табышмак  сөйләп үтәм нәрсә турында икән ул.

Кечкенә генә өйчекләр

Урам буйлап йөгерә.

Кешеләрне һәркөнне

Кирәк урынга җиткерә

Балалар. Бу машина(тәрбияче машина рәсемен куя, ә тактада өчпочмаклардан төзелгән чыршы рәсеме куелган)

Тәрбияче. (синквейн технологиясе)

Машина рәсеме

Машина нинди? Зур, матур.

Нәрсә эшли? Йөри, узып китә,туктый.

Җөмлә төзү. Мин шәһәр булап машинада йөрергә яратам.

Бер сүз белән. Транспорт. Булдырдыгыз. Юлны дәвам итәбез. (Юлда сары төстәге материал ята аның өстендә геометрик фигуралар) Балалар бу  геометрик фигурадан  нәрсәләр ясап була(балаларның җаваплары) Мин сезгә табышмак әйтәм, тыңлап карагыз әле.

 Тәгәрмәчләр өстендә

Зур гына арбасы бар

Арбаның эченә салып

Бик күп йөкләр ташыйлар

Балалар. Йок машинасы.

Тәрбияче. Дөрес бу йок машинасы. Машинага туры килгән геометрик фигураларны сайлап алабыз.

Балалар. Безгә  2 туры почмак, бер квадрат, 2 түгәрәк кирәк булачак (балалар төзеп карыйлар)

Тәрбияче. Безгә бары тик, кирәкле геометрик фигуралардан  басып чыгарга кирәк (балалар юлдан баралар)ИКТ уены “Буталган рәсемнәр”  Безгә рәсемнәрне дөрес урнаштырырга кирәк.( һәр бала экранга басып төзеп бара)  

Тәрбияче. Айлана ни өчен ул трансортны алдың?(балалар-га сорауларга тулы җавап алу)

Балалар. Мин самолет алдым, ул һава транспорты.

(һәр бала тулы җөмлә белән сөйлиләр һәм аерып куялар)

Тәрбияче. Юлны дәвам итәргә кирәк. Безнең алда нинди төсле юл ята?

Балалар. Безнең юлда кызыл төсле юл ята.

Тәрбияче. Балалар сез ничек уйлыйсыз кызыл төс нәрсәне аңлата.

Балалар. Кызыл төс УТ, куркыныч булын аңлата.

Тәрбияче. Дөрес безгә бу юлдан чыгарга ярамый.(балаларның фикерләре)Әйдәгез башка юлны саныйбыз.Безнең алда яшел юл ята. Ул төс нәрсәне аңлата.

Балалар. Яшел төс чирәм, тынычлык  (балаларның фикерләре)Друдлы карточкалары ярдәмендә җөмлә төзеләр без.(балалар карточка карап сөйлиләр, фикерләрен әйтәләр)

Йомгаклау

Тәрбияче. Менә без теремкәйне дә таптык, ләкин ул теремкәй ватылган безгә аны төзәргә кирәк(балалар теремкәйне төзиләр) Безнең әкият ничек башлана әле.

Балалар. Басуда терем-теремкәй урнашкан була.Бер тычкан-Чыелдык теремкәй янына чабып килгән дә:— Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши? — дип сораган.(һәр бала үзләре турында сөйләп чыгалар)Теремкәйгә кереп бераз ял итеп алыйк. Балалар без нинди юллар үттек?

Балалар. Без зәңгәр, сары, яшел , кызыл төсле юллардан үттек

Тәрбияче. Сез ничек уйлыйсыз ул төсләр нәрсәне аңлата?

Балалар. Кызыл, сары, яшел светофорны аңлата.

Тәрбияче. Молодцы балалар, без сезнең белән бик яхшы ял иттек. Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Әниләрегезгә кайткач нәрсәләр сөйлисез? Ә нәрсә авыр булды?Сезнең тулы җавапларыгызга,игътибарыгызга, актив катнашуыгызга зур рәхмәт. Күзләрне йомдык 1.2.3 санап күзләрне ачтык, менә без төркемгә дә кайтык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Осень в теремке

Сценарий осеннего праздника для среднего дошкольного возраста...

Физкультура шөгыле "Теремкәй"

Максат:Балаларның сикерү, шуышу хәрәкәтләрен ныгыту. Аларны физик яктан чыныктыру, тизлекләрен арттыру, үстерү.Материал: Өй күренеше,гимнастик таяклар,скамейка,шалтравык,күпер,шакмаклар,чиләк,уенчык җ...

Интегрированное занятие во второй младшей группе:Игра-драматизация по сказке "Теремок".Конструирование "Дорожка к теремку."

Занятие начинается с сюрприза. В гости к детям пришел почтальон и принёс посылку из леса. В посылке лежали атребуты к сказке "Теремок." Дети показывают сказку и строят узкую-короткую дорожку и широкую...

"Дорожные знаки в жизни жителей Теремка"

Инсценировка сказки с дорожными знаками....

Утренник во 2-мл.гр. "Осень в теремке"

Это осенний праздник во 2- мл.гр.(3-4 г.), главными героями которого являются дети подготовительной группы....

"Осень в теремке"

Театрализованное развлечение детей подготовительной группы для младших дошкольников....

Сказка для родительского собрания "Дорога к теремку"

Дети обыгрывают правила поведения на дороге с помощью сказки. Родители могут познакомиться с формой обучения детей правилам дорожного движения....