конспект занятия в старшей группе
план-конспект занятия (старшая группа)

конспект занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya_v_starshey_gruppe.docx21.54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Рәсәй-минем ватаным. 

Максат:

Туган ил буларак Рәсәй турында күзаллауларны формалаштыру.

Балаларны Рәсәй дәүләт символлары белән таныштыру.  

Үз илеңә мәхәббәт, горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: төрле төстәге тасмалар; хәрефләр язылган карточкалар.

Җиһазлау: мультимедиа  проектор, компьютер.

Сүзлек: әлем, Рәсәй

Шөгыль барышы

  1. Оештыру өлеше.

Тәрбияче: Исәнмесез, хәерле иртә балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар: Яхшы.

Тәрбияче: Матур зур түгәрәк ясап басыйк әле. Әйдәгез, кулларга тотынышып елмаюларыбызны, шатлык тулы йөзләребезне бер-беребезгә бүләк итик.

Тәрбияче:Балалар, игътибар белән мине тыңлагыз әле.

Кадерледән дә кадерле

Туган үскән ил генә.

Чит-ят җирләр күп булса да

Туган илем бер генә.

Балалар, әлеге шигьри юллардан аңлашылганча, безнең бүгенге очрашуыбыз нәрсә турында икән?

Балалар: Туган ил турында.

Тәрбияче:  Бик дөрес,балалар.Буген мин сезне “Безнең туган илебез-Рәсәй” дигән  уенга чакырам. (утыралар) СЛАЙД

Чыннан да, Рәсәй җир йөзендә иң зур ил ул.Безнең илебезнең бр почмагында йокларга ятсалар, ә икенче почмагында инде иртә. Безнең илебезнең территориясе төрле. Безнең илебез елга-күлләргә, диңгезләргә, урманнарга, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына   бик бай. Әгәр миңа чәчәк сайлау мөмкинлеге бирсәләр, мин Рәсәйне чагылдыра торган ромашканы сайлар идем. (ЭКРАНДА-РОМАШКА). Менә сездә бүген элеге чәчәкнең таҗларын җыячаксыз.Ромашка чәчәгенең таҗларын җыйсак, безнең төп сүзебез чыгачак.

Сегә аның өчен 5 төрле бирем үтәргә туры киләчәк.

Тәрбияче: Сез әзерме?

1НЧЕ БИРЕМ “МИНСОРЫЙМ,СЕЗ ҖАВАП БИРЕГЕЗ! “

Без яши торган  ил ничек дип атала? РӘСӘЙ

Безнең илебезнең башкаласы? МӘСКӘҮ

Рәсәйнең нинди дәүләт символларын беләсез? ФЛАГ,ГЕРБ,ГИМН

Безнең президентыбыз кем? В.В.ПУТИН

Без нинди республикада яшибез? ТАТАРСТАН

Татарстан республиксының бшкаласы? КАЗАН

Безнең рәисебез? Р.Н.МИННЕХАНОВ

Әфәрин, балалар, булдырдыгыз.Ромашка чәчәгенең беренче таҗын алыгыз.

 (В ХӘРЕФЕ)

2 НЧЕ БИРЕМ.РӘСӘЙНЕҢ ДӘҮЛӘТ СИМВОЛЛАРЫ-ФЛАГ.

Тәрбияче: Балалар, бирегә өстәлләр янына килегезче. Сез әлеге өстәлләрдә төсле кәгазь тасмалар күрәсез. Сезгә шул тасмалардын дәүләт символикасы-флаг җыярга кирәк.

(ТАТАРСТАН ҺӘМ РӘСӘЙ ФЛАГЫН ҖЫЯЛАР)

Булдырдыгыз балалар. Сезгә чәчәкнең икенче таҗын бирәм. алыгыз. (А ХӘРЕФЕ)

Тәрбияче:Ә хәзер бераз ял итеп алабыз.

Безнең илдә биек таулар (аяк очларында өскә күтәреләләр)

Тирән елгалар (чүгәлиләр)

Киң далалар (кулларын як-якка сузалар)

Куе урманнар (куллар өстә)

Һәм менә дигән балалар.

Инде 3 НЧЕ БИРЕМГӘ килеп җиттек. Сезнең белән  “Бер сүз белән әйт дигән” уен уйнап алабыз. Экранга күз салабыз:

Бүре,төлке, куян, аю-җәнлекләр

Чыршы, нарат, каен, имән, тал-агачлар

Чикерткә, чебен, черки-бөҗәкләр.

Булдырдыгыз, чәчәкнең 3 нче таҗын алабыз.

4 НЧЕ БИРЕМ. ЙОЛАЛАР ҺӘМ БӘЙРӘМНӘР.

Балалар,экранга күз салабыз. Сезгә төрле бәйрәмнәр күрсәтеп үтәм, нинди бәйрәмнәр икәнен ачыкларга туры киләчәк. (ЭКРАН) 4 нче таҗны алабыз.

5 НЧЕ БИРЕМ. “СЕРЛЕ САНДЫК”

Тәрбияче:Балалар, ә без нинди республикайда яшбез?

Балалар: Татарстан республикасында.

Тәрбияче: Нинди халыклар яши икән безнең республикада? (җаваплар) Әйдәгез әле, әлеге карусельгә карап китик. (балаларның җаваплары) Афәрин, булдырдыгыз. Инде соңгы таҗны алабыз. Нинди сүз килеп чыкты балалар?

Балалар: ВАТАН.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар, булдырдыгыз. Без әлеге Ватанның-кечкенә патриотлары.

Татарстан  Республикасы  Әгерҗе муниципаль районы

Тирсә авылы мәктәпкәчә белем бирүдәүләт учреждениесы

“Миләүшә” балалар бакчасы

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

“Рәсәй-минем ватаным” дигән темага

түгәрәк эше конспекты

                                                                              төзеде: тәрбияче Шәйхиева Г.М.

2023 нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия в старшей группе "Наши имена" гражданско-правовое воспитание детей старшего дошкольного возраста

Правовое воспитание дошкольников начинается с воспитания у него чувства собственного достоинства, уважения к самому себе. Если ребенка научить уважать   себя и свои права, он научится уважать дру...

Конспекты занятий По познавательному развитию Конспект занятия в старшей группе «Где живет электричество»

Конспект занятия по ознакомлению с окружающей средой, содержащее экспериментирование. Для детей подготовительной к школе группе....

Конспект занятия в старшей группе по ознакомлению с природой в старшей группе.

Конспект занятия в старшей группе по ознакомлению с природойв старшей группе....

КОНСПЕКТЫ ЗАНЯТИЙ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ Конспект занятия по лепке (предметной) на тему: «Наши любимые игрушки»

Возрастная группа: старшая Тема: Наши любимые игрушки Цель: Учить детей лепить игрушки, передавая характерные особенности их внешнего вида (форму, цвет и соотношение частей)....

Конспект занятия в старшей группе «Мои любимые игрушки» в старшей группе

Конспект занятия в старшей группе «Мои любимые игрушки»...