Гендерное воспитание в малокомплектных детских садах
план-конспект занятия (младшая группа)

Адиятуллина Алсу Дариятовна

Формирование эмоциональных, позитивных ощущений при восприятии гендерной роли у детей, посещающих младшие группы малокомплектных детских садов. Успех в игре мотивирует. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kyzlar_malaylar_uennary.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

     

 Тема: «Кызлар һәм малайлар уеннары».

Максат: Аз комплектлы балалар бакчасындагы кечкенәләр төркеменә йөрүче  балаларда гендер ролен кабул иткәндә эмоциональ, уңай кичерешләр булдыру. Уенда уңыш мотивлаштыру.

Бурычлар:

               Белем бирү буенча:

  • Малайлар, кызлар, аларга хас сыйфатлар хакында күзаллауны гомумиләштерү;
  • Кызлар – матурлар, көнкүрештә – хуҗабикәләр, ярдәмчеләр; малайлар – хезмәт сөючеләр, игътибарлылар, мөстәкыйльләр, кызларга ярдәм итәләр.
  • Зур булмаган (2-3 кеше) группаларга берләшергә булышу, үзеңә роль кабул итәргә һәм  билгеле бер гамәлләр кылырга өйрәтү. 

Тәрбияви:

Уенда, бер-береңә игътибарлык, дустанә мөнәсәбәтләр  тәрбияләү.

Үстерешле:

  • Кызлар һәм малайлар арасында социаль мөнәсәбәтләр нигезен үстерү.
  • Диалогик сөйләмнәрен, хыялларын үстерү, сүзлек запасларын баету.

     

Алдан эш: Иллюстрацияләр кулланып балалар белән профессияләр хакында әңгәмә (парикмахер, төзүче, шофер, крановщик. Уен ситуациясе аша малайлар  өчен булган транспортлар(самосвал, кран, йөк машинасы)  хакында балаларның белемнәрен киңәйтү. Кызларда: чәчтараш, чәчтарашның инструментлары (тарак, кайчы, фен, халат, накидка); гомумиләштерүче аңлатмалар (табак-савыт, транспорт, һәнәр, уенчыклар) буенча уеннар . Сюжетлы-рольле уеннарга атрибутлар (халат накидка) әзерләү,  остаз өчен атрибутларны (кайчы, чәч кыстыргычлары, тарак, малайлар өчен – чүкеч, төзүче каскасы) тулыландыру, төрле прическалар төшерелгән журналлар карау.

Уен материаллары: Малайлар өчен уенчыклар (самосвал, йөк машиналары, күтәрткеч кран), контейнерда төзүче, чүкеч, кубиклар “Төзелеш” уены өчен таз; кызлар өчен: чәй эчү предметлары (чокырлар, чәйнек, калаклар, шикәр савыты, тәлинкәләр), курчаклар, чәчтараш өчен халат, клиент өчен накидка, инструментлар (тарак, көзге, чәч кыстыргычлары, кайчы, фен, буш шампуньнар флаконнары.

Көтелгән нәтиҗә: Балаларда бер-берсенә карата изгелекле мөнәсәбәт , үзләренең малай яки кыз булуларына адекват караш формалаштыру, малай яки кыз булуларына карап балалар эшчәнлекләренең төрләрендә кызыксыну уяту.

Белем бирү барышы:

Балалар группаларга аерылган. Малайлар төзелеш зонасында, кызлар рәсем ясый. Кунаклар керә.

Музыка куела, балалар җыела.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез ярым түгәрәк ясап, кунаклар белән исәнләшәбез.

Балалар исәнләшә.

Тәрбияче:  Без сезнең белән бердәм исәнләштек.
Хәзер танышырга кирәк! Бердәм җавап бирегез! Көчле малайлар мондамы? 
  Малайлар - әйе! Ә матур, купшы кызлар мондамы? Кызлар – әйе!

Тәрбияче: Афәрин, балалар! Малайлар төзелешләрен дәвам итәләр. Ә кызларга мин хәзер минем белән нәрсә булганын сөйләп күрсәтәм.

Проблемалы ситуация булдыру

Тәрбияче: Бүген мин кызым белән балалар бакчасына килгәндә, көчле җил исте. Җил минем кызымның чәчләрен тузгытты, үрелгән толымнары сүтелде. Чәчләре буталып бетте. Минем кызым Мәрьям күңелсез. Карагыз чәче нинди ямьсез. Нишләргә инде безгә, кызлар? Минем кызыма ничек ярдәм итәргә? Әйдәгез, бергә уйлап карыйк. Иркә, ничек уйлыйсың?

Иркә: Мәрьямне тарарга кирәк, чәчтәрашханәгә алып барырга кирәк.

Тәрбияче: Дөрес, Иркә! Хәзер Дилбәр чәчтараш була. Ул хәзер халат кия, ә минем кызым урындыкка утыра. Дилбәр оста була, менә монда аның чәчтарашханәсе урнашкан. Бу аның бүлмәсе. Монда бик матур һәм бик якты. Көзгесе дә бар, ислемайлары да, кәнәфие дә бар, зал зур. Бүген чәчтарашханәдә кызлар остасы Дилбәр эшли, ул хәзер минем кызым Мәрьямгә прическа ясый. .

Тәрбияче: Карагыз, аның өстәлендә нәрсә ята?

Кызлар җавабы:

Галия:тарак,
Зилә:кайчы,
Зәмирә:фен,
Алинә: –чәч кыстыргычлары, бантик

Диана: шампунь флаконнары

Тәрбияче: Хәзер Дилбәр тарак ала да курчакны тарый. Җил Мәрьямнең чәчен бутап бетергән, шуңа күрә авырттырмыйча әкрен генә тарарга кирәк. Мәрьямгә матур прическа кирәк .Шуңа күрә чәчләренә матур чәч кыстыргычлары куярга кирәк. Зилия көзге алып хәзер Мәрьямгә нинди матур булганын, яңа прическасын  күрсәтәчәк.  

Тәрбияче: Мәрьям прическам матур булган ди, аңа бик ошый, ул канәгать,сезгә рәхмәт әйтә.

Тәрбияче: Бүген безнең яхшы оста эшли, рәхмәт, Дилбәр. Кызлар матур булырга тиеш, шуңа күрә Дилбәр бик тырышты. Хәзер Дилбәрнең төшке ашы. Әйдәгез, кызлар,  бергә Зөһрәгә кунакка барабыз. Аңа яңа прическа турынды сөйләрбез. Ул безне чәй эчәргә көтә.  

Кызлар тәрбияче белән чәй өстәле янына киләләр.  

Тәрбияче: Хәзер өстәлгә чәй эчәр өчен табак-савыт куярбыз. (Кызлар берәм-берәм кирәкле предметларны куялар. Тәрбияче нинди табак-савыт кирәклеген сорый, кызлар әйтәләр һәм куялар.)

Тәрбияче: Зөһрә, өстәл әзерлә һәм чәй эчер өчен нәрсә кирәклеген әйтеп бир.

 Зөһрә сөйли: Мин хәзер чәйнек, чокырлар, чәй тәлинкәләре, калаклар, шикәр савыты куям. (Зөһрә табын әзерли, кызлар урындыкларга утыралар)

Тәрбияче:  Афәрин! Чын хуҗабикәләр безнең кызлар, шундый матур итеп табын әзерләделәр. Ә хәзер әйдәгез, утырып чәй эчик.

Тәрбияче кызларга уенны дәвам итәргә куша. Алинәгә чәчтараш булырга тәкъдим итә. Сылуга прическа ясарга куша.

Тәрбияче: Алинә, чәчтарашханәгә кызларны чакыр һәм нинди прическа ясарга кирәклеген сора.

Алинә: Исәнмесез! Керегез, утырыгыз! Сезгә нинди прическа ясарга?

Сылу:  Мин минем башымны юуыгызны һәм чәчемне таравыгызны телим.

Алинә шампунь ала, чәч юган хәрәкәт ясый, аннары тарак алып Сылуның чәчен тарый.   Сылу көзге ала, карый.

Сылу: Рәхмәт. Миңа ошый.

Тәрбияче:  Хәзер Алинәнең төшке ашы. Аның урынына икенче чәчтараш килә. Әйдә, Галия, син бул. Алъяпкыч ки, син балаларның чәчен кисәрсең, аларга матур прическа ясарсың.. (уен дәвам итә)

Телефон шалтырый, тәрбияче трубканы ала, һәм ашыгыч эш буенча чакыртуларын әйтә.

Тәрбияче: Мин тиздән кайтам, чәй эчәргә кайтып җитәргә тырышырмын.  Сез чәй эчә торыгыз, чәчтарашханәдә эшли торыгыз. (Уен дәвам итә. Тәрбияче малайлар янына килә)

Проблемалы ситуация:

Тәрбияче малайлар янына килә, һәм үзенең кызларда кунакта булуын Зөһрәдә чәй эчкәнен әйтә. Кунакта төрле җәнлекләр (куян, тиен, аю) булганын әйтә.  Җәнлекләр телеграмма биреп җибәргән. “Хөрмәтле, малайлар, безгә өй төзергә ярдәм итегез әле, алайса безгә беркайда да яшәргә урыныбыз юк. “Җәнлекләр”

Тәрбияче: Җәнлекләргә ярдәм итеп буламы? Нәрсә эшлибез? (Малайлар үз вариантларын өйтәләр).

Ирек: безгә яңа өй төзергә кирәк.

Тәрбияче: Ковер янына басыгыз әле. Әйдәгез бармак гимнастикасы ясап алабыз. «Без өй төзибез»

Без өй төзибез (2 тапкыр) (уң кул йодрыгын сул кул йодрыгына бәрәләр)

Карагыз: стеналар (учларны үзләренә каратып кулларны үз алларына куялар), тәрәзәләр (учлар биткә каршы үз алларында), түбә (куллардан түбә ясыйлар)

Без өй төзибез (2 тапкыр)

Бөтенесе дә бу хакта ишетсен ( колакларны сыйпыйлар)

Без өй төзибез (2 тапкыр)

Ул бик кирәк булачак ( имән бармак белән “яныйлар”)

Карагыз, менә болдыр (уң кул белән болдыр “күрсәтә”) һәм ишек (ишек ачкан хәрәкәт ясала)

Без өй төзибез (2 тапкыр)

Ул бик тату булачак (үз-үзеңне кочакларга)

Без моңа ышанабыз!!!!

Тәрбияче:  Әйдәгез, төзелешкә киттек. Минем бригадада кем була? Зәмир, Алмаз, килегез минем янга! Мин мастер булам. Кирпеч алам һәм аларны салам. Яхшы салыр өчен менә болай суккалыйм. Зәмир миңа булыш әле, тагын кирпеч ал. Биек өй төзербез. Безнең өй ничә катлы булачак?

Балалар: Күп.

Тәрбияче: Әйе, без күп катлы өй тәзербез. Самосвал килде. (Тәрбияче самосвал алып килә) Кем шофер? Алмаз – син шофермы? Синең самосвалың ничек эшли? Яхшы бушатамы? Нәрсә алып килдең? Бушат комны. Хәзер төзүчеләр киләчәк һәм ком алачаклар. Кемгә ком кирәк? Минем бригада алды. (Балалар-төзүчеләр ком ала)

Тәрбияче:  Данис, Камил комны цемент белән бутарга ярдәм итегез, хәзер стеналарны тигезлибез, менә шулай, афәрин. Тигезрәк ясагыз. Күтәрү краны килде (Тәрбияче кран алып килә.) Кем крановщик? Ильяр? Нәрсә күтәрәсең? Плитәләр? Дәниф, крановщикка плитәләрне икенче катка  күтәрергә булыш әле. Бер- ике! Күтәрдек. Менә шулай.  Менә тагын бер кат булды. Шулай итеп безнең тиздән өй әзер булачак. Безгә түбә эшләргә кирәк. Илназ төзүчеләргә түбә ясарга булыш әле. Менә төзүчеләр эшли, менә ничек безнең малайлар кызларга булышалар, нинди авыр эш башкаралар. (Төзелеш барганда тәрбияче кызларны җәнлекләре белән төзелешнең ничек барганын карарга чакыра. Кызлар килә).

         Тәрбияче:  Кызлар, карагыз, малайлар нинди булган, молодецлар. Сезнең җәнлекләрегезгә өй тәзеделәр. Рәхмәт әйтик аларга. Сезгә өй ошыймы?  (Кызлар җавабы)

Тәрбияче: Кызлар, малайларны үзегезгә кунакка чәй эчәргә чакырыгыз.

Кызлар:  малайлар, безгә чәй эчәргә килегез.(Малайлар, кызлар чәй өстәле янына киләләр) 

Тәрбияче: Алия, малайларга утырырга тәкъдим ит. Милана өстәлгә чокыр һәм чәй тәлинкәсе куйсын. Зәмирә чәйнек куеп җибәрсен.

Тәрбияче:  Хәзер чәй эчәбез. (Уен дәвам итә). Әйдәгез,   кунаклар белән саубуллашыйк.

Кунаклар китә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гендерное воспитание в условиях детского сада

Если пол имеет отношение к физиче­ским, телесным различиям между мужчиной и женщиной, то по­нятие «гендер»  затрагивает их психологические, социальные и куль­турные особенности....

" Гендерное воспитание в условиях детского сада"

" Гендерное воспитание в условиях детского сада"...

Гендерное воспитание в условиях детского сада в соответствии с требованиями ФГОС

Актуальность проблемы состоит в том, что в настоящее время наблюдается омужествление девочек и феминизация мальчиков (другими словами, трудно разобрать, где сильный пол, а где  – слабый).Причины:...

Консультация для педагогов "Гендерное воспитание в условиях детского сада".

Цель: Актуализация и уточнение знаний педагогов "Почему детей нужно воспитывать с учетом их гендерных особенностей?"...

Гендерное воспитание дошкольников в детском саду

гендерное воспитание - это воспитание ребенка с учетом его половой принадлежности....

Гендерное воспитание в условиях детского сада.

Проблема воспитания и обучения ребёнка в соответствии с его полом является актуальной задачей педагогической работы с детьми дошкольного возраста. Социальные изменения, происходящие в современном обще...