“Нәүрүз мөбарәкбад!”
методическая разработка
Әлеге бәйрәм балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итеп, аларда борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү, аларның табигать турында белемнәрен ныгыту максатыннан төзелде.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 29.16 КБ |
Предварительный просмотр:
“Нәүрүз мөбарәкбад!”
Максат: балаларны татар милли мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итеп, аларда борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү. Балаларның табигать турында белемнәрен ныгыту.
Бәйрәм барышы:
А.б. (талгын музыка астында сөйли) Иртә язда су буенда, таулырак урыннарда кара җирләр күренә башлый. Кояш ныграк җылыткан саен, җирдән пар күтәрелә.Ямь-яшел үләннәр шытып чыга.Балалар шатлана, аларга күңелле! Әйдәгез,балалар, без дә сезнең белән табигатьтәге сихерле үзгәрешләрне күзәтик,җырлар җырлыйк,шигырьләр сөйлик.
Музыка астында “кара карга” очып керә.
1 нче бала. Карагыз әле , дуслар,
Кара карга очып бара,
Сез беләсезме, дуслар,
Ул да бит сөйләшә ала.
Карга. Мин карга: кар-р-кар-р-!
Канатымда хатым бар,
Буең җитсә,тартып ал!
2 нче бала. Укымый да беләбез бит
Хатыңда ни язылганын!
Бөтен кошлар һәм балалар
Матур язны сагынганын!
Карга. Хәбәр бирәм яз турында.Уф!Арыдым-арыдым,эшем бик күп.Яз җиткәнен бөтен дөньяга хәбәр итәсем бар. Иң беренче аюкайны уятыйк әле! ( музыка астында очу хәрәкәтләре ясый. Өндә аюның йоклап ятканы күренә)
Әй! Аю дус! Уян әле!
Аю. Нәрсә булды? Ник уятасың мине тәмле йокымнан? ( күзләрен уып, йокыдан уянган кыяфәт ясый)
Карга. Кыш бетте, Аюкай, урман буйлап яз килә!
Аю. Рәхмәт! Бу бик шатлыклы хәбәр.Кыш буе бармак суырдым, тизрәк бал җыярга кирәк.
Карга. Хәзер куянны эзлим , аңа да шатлыклы хәбәр әйтим.
Музыка астында карга очу хәрәкәтләре ясый. Каршына куян килеп чыга.
Куян. Нәрсә булды, каракай?
Карга. Кыш бетте бит, куянкай. Урман буйлап яз килә!
Куян. Рәхмәт!
Урман буйлап яз килә.
Салкын буранлы көннәр
Кыш белән узып китә.
Куян шатлыгыннан музыкага биеп ала.
3 нче бала. Яз килә, яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп,сайрашып
Җырчы кошлар килә.
4 нче бала. Бик күңелле тышта!
Кар эри,боз китә,
Чабышып йөриләр
Малайлар бер читтә.
Җыр: “Яз җитә”
Музыка астында Кыш бабай килеп керә.
Кыш бабай. Исәнмесез,балаларым,улларым,кызларым. Карлар очырып , салкын җилләр белән мин тагын сезнең янга килдем( җил, буран тавышлары) Нәрсә булды сезгә, балалар? Мине көтмәгән идегез мени? Шатланмыйсыз, ( балалар боегып, монсу утыралар) шигырьләр сөйләмисез, миңа багышлап җырлар да җырламыйсыз, биимисез? Әйдәгез инде, мине куандырыгыз бераз.
Алып баручы. Балалар, Кыш бабайның күңеле булсын, аңа багышлап берәр җыр җырлап күрсәтик.
Кыш бабай урындыкка утырып тора.
Җыр: “ ”
Кыш бабай. Менә рәхмәт балалар! Шундый рәхәт, күңелле булып китте.
Музыка астында Нәүрүз килеп керә.
Нәүрүз (Кыш бабайны күрмичә)
Исәнмесез, дусларым!
Дусларым-якыннарым!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз килә яшәреп,
Яшәреп тә теш ярып.
Дуслар мине көткәнсез,
Табак-савыт бирәмсез?
Нәүрүзгә табак кирәк,
Табакка кабак кирәк!
Күмәчен дә кызганмагыз,
Картаймагыз, сызланмагыз!
Нәүрүз. (Кыш бабайны күреп атырап кала)
Кыш бабай! Син түгелме соң бу? Нишләп йөрисең монда?
Кыш бабай. Нишләп йөри, дип... кунакка килдем! Баллар мине сагынып көткәнгә, яратканга килдем! Ә син нишләп йөрисең монда, чәчәкләр күтәреп?
Нәүрүз. И, Кыш бабай, синең вакытың узды ич инде. Сина икенче кышка чаклы китәргә вакыт. Хәзер язның чираты, ул хәзер хөкем сөрә җирдә! Карлар эри, сулар ага, кошлар кайта җылы яклардан. Бар инде, Кыш бабай , кит, өеңә кайт!
Кыш бабай. ( аптыраган рәвештә ) Ничек инде , “вакытың үтте”?Ничек, “яз килә”?Ничек, “өеңә кайт”? Әле минем китәсем дә, бирешәсем дә килми. Әйдә, без синең белән көч сынашып карыйбыз. Кайсыбыз җиңә- шул монда кала. Ә кем җиңелә,үпкәләштән булмасын! Менә минем шартымны тыңла:
Бие-бие, чибәркәй,
Мине узалмассың син,
Син яшь , мин карт булсам да,
Биюдән калышмыйм мин
Кыш бабай белән Нәүрүз бииләр.Кыш бабай хәлдән таеп егыла.
Кыш бабай. Юк , мин китмим, әле минем көчем бар!
Нәүрүз. Балалар нишлибез инде хәзер? Дөреслекне ачыклар өчен әллә Табигать патшасын чакырыйкмы? Әйдәгез,бергәләп чакырыйк әле.
Балалар (барысы бергә). Ау-у-у! Табигать патшасы!
Музыка астында Табигать патшасы килеп керә.
Табигать патшасы. Кем мине чакырды ? Нәрсә булды?
Кыш бабай. Менә, патшам, мине куып җибәрмәкче булалар. Ә минем китәсем килми. Кемнең хокукы бар калырга, ә кемнеке юк- әйтеп бирче.
Табигать патшасы. Әһә! Менә нидә икән хикмәт. Ярый, алайса, тыңлагыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез шуларга җавап бирегез.Кайсыгызның вакыты икәнен белербез!
- Тама-тама таш яра.(Тамчы)
- Борынсыз чыпчык, боз тишә (Тамчы)
- Яз килсә-киенә,
Көз килсә чишенә. (Агач)
- Ак сыер торып киткән,
Кара сыер ятып калган. (Кыш китеп, яз килү)
Табигать патшасы. Балалар, карагыз әле , табигатьтә нинди үзгәрешләр бар, нинди ел фасылына туры килә алар? Кышкамы яки язгамы?
Балалар. Яз көненә, яз фасылына!
Кыш бабай. Уф, арыдым,сусадым,
Харап булдым, җиңелдем.
Эредем бит,эредем,
Яз алдында хур булдым.
5 нче бала. Салкын кышны яз җиңде,
Моны барчагыз күрде.
Кулны кулга тотынып,
Без бәйрәм итик инде.
Балалар башкаруында бию башкарыла.
Кыш бабай. Нәүрүз кызым , мин хәзер китим инде.Киткәнче мин сиңа үземнең тылсымлы таягымны тапшырам. Кышын мин аның белән агачларны бәскә төрендерсәм, син аларны яфракка күмәрсең. Мин җирләрне, урман, кырларны кар белән капласам, син яшел чирәмгә, чәчәкләргә күмәрсең. Елгаларны бозга катырсам- син чылтыратып чишмәләрне, елгаларны агызырсың.Табигатьтә хакимлек итүне сиңа тапшырам! Ә хәзергә -хушыгыз, икенче кышка кадәр сау булыгыз!
Кыш бабай китә, балалар саубуллашып озатып калалар.
8 нче бала. Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз
Язгы яна елыбыз,
Яна елда туры булсын
Нурлы булсын юлыбыз.
9 нчы бала. Нәүрүз котлы булсын
Эче тулы нур булсын.
Нәүрүз көен кем көйләсә
Ул дәртле һәм бай булсын.
10 нчы бала. Бүген көн тиң төннәргә.
Урын юк һич көнләргә.
Без дә тиң,без дә тигез!
Мөбарәк Нәүрүз!-дибез.
Нәүрүз. Яратыгыз җәйне дә,
Яратыгыз кышны да.
Яратыгыз көзне дә,
Яратыгыз язны да.
Балалар. (бергә) Нәүрүз, Нәүрүз зур рәхмәт,
Телибез изге теләк.
Җыр: “Нәүруз”
11 нче бала. Язлар, җәйләр илеп килсен
Күк йөзе аяз булсын
Барчабызга сәламәтлек
Бәхетләр алып килсен.
12 нче бала. Таңнар саен хәерле көн телим
Аяз күкләр телим җиремә.
Кояшлы көн телим бар кешегә
Һәм иминлек телим илемә.
Табигать патшасы. Балалар, сез гел шулай табигатьне яратыгыз.Кошларны саклагыз. Күкләребез аяз булсын, җиребез яшеллеккә төренсен, урманнарда кошлар тавышы беркайчан да өзелмәсен!
Нәүрүз. Балалар, изге теләкләрегез, матур җырларыгыз,биюләрегез өчен зур рәхмәт! Мин дә буш килмәдем- сезгә язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар һәм язның беренче чәчәкләрен алып килдем. Әйдәгез әле, шушы чәчәкләребезне килгән кунакларыбызга бүләк итик. Бу чәчәкләр аларда, бугенге көннең якты истәлеге булып калсын!
Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,
Эче тулы нур булсын!
Нәүрүз көен кем көйләсә,
Ул дәртле һәм бай булсын!
Музыка астында балалар бүләкләрен тапшыралар.
