Статья в газете "Биектау хәбәрләре" Нәүрүз мөбарәкбад"
статья (средняя группа) по теме

Мухтарова Чулпан Хамзовна

Нәүрүз бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Нәүрүз19.32 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

          -Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген,бәйрәм бүген!

                                                                                                                                  Габдулла Тукай.

   

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21-22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.

 «Нәүрүз» сүзе фарсы-таҗик телендә «Яңа көн» дигән мәгънәне аңлата. Борынгы заманда әби-бабайларыбыз бу бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар туктатылып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар. Әллә нинди авыр елларда да үз йөзен югалтмыйча, әнә шулай шат күңелле, зирәк акыллы, сау рухлы булып калган ул безнең халык.

Без дә үзебезнең «Ак каен» балалар бакчасында, халкыбызның онытылып бара торган бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан, шул матур йолаларының берсе – язгы Яңа ел – Нәүрүзне уздырдык. Бәйрәмебездә курсәтергэ балаларга халкыбызның дәртле җырларын, борынгы такмакларын, биюләрен өйрәттек. Бәйрәм көнне бакчабызда сабыйларның тырышып, матур итеп җырлавын, такмаклар әйтүен, биюләрен күреп сөендек.

 Бу аларның узләренә дә бик ошады, дип уйлыйбыз.  Уртанчы-катнаш һәм зурлар төркеменең кызлары һәм малайлары «Кәрия – Зәкәрия», «Йөзек салыш», «Челтәр элдем читәнгә» уеннарын күрсәттеләр, Камилла белән Артур яз турында шигырьләр сөйләделәр. Бакчада татар телен өйрәтүче, тәрбияче Алсу Хайдаровна Нәүрүзбикә булды, алар музыкаль җитәкче Алёна Сергеевна белән бәйрәмне алып бардылар. Алар төрле ярышлар үткәрделәр , балаларның кәефләрен күтәрделәр, кичәне җанландырдылар.

Минем уйлавымча, халык бәйрәмнәре күңел ачу чаралары гына түгел. Мондый бәйрәмнәр балаларның сөйләм телен үстерүдә дә, шулай ук киләчәк буынны мәрхәмәтле, игътибарлы, әхлаклы итеп тәрбияләүдә һәм аларда халкыбызның милли йолаларына, гореф – гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләудә дә ярдәм итә. Нәүрүз – яңа көн дигән сүз. Бакчабызда уздырылган бу язгы бәйрәм – тәрбиячеләр өчен дә, балаларыбыз өчен дә – яңа бер ачыш, яңа бер тәрбия мизгеле булсын иде.

Нәүрүз мөбарәкбад!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СТАТЬЯ Статья Организация условий для экологической работы с детьми внутри дошкольного образовательного учреждения

Мир природы – это естественная среда обитания человека, обеспечивающая нормальное существование и жизнедеятельность людейВ дошкольном детстве закладываются основы личности и в том числе позитивное отн...

Идеальный отец « Отцом может стать каждый, но только настоящий мужчина способен стать Папой »

Он всегда готов поддержать и помочь Он понимает, что ребенок не должен быть точной его копией Он - оплот дисциплины...

Статья на тему:Духовно-нравственное воспитание детей дошкольного возраста на основе произведений устного народного творчества. Статья на тему: Конструктивное взаимодействие педагогов ДОУ с родителями.

«Конечная цель разумного воспитания детей заключается в постепенном образовании в ребенке ясного понимания вещей окружающего мира. Затем результатом понимания должно стать возведение добрых инстинктов...

Статья на тему:"Обучение детей управлению куклами на ширме" ( статья ориентирована на младший и средний возраст)

Знакомясь с куклами,детям необходимо объяснить основные приемы кукловождения. Когда игрушки "разговаривают",то слегка двигаются,другая внимательно слушает....

статья в сборнике научно - практических и научно - методических статей

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"6822887","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"349","width":"480"}}]][[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"6822913","at...

СТАТЬЯ Статья по театрализованной деятельности (младший дошкольный возраст) по теме: "Значение театрализованной деятельности в развитии детей дошкольного возраста"

ldquo;Театр – это волшебный мир.Он дает уроки красоты, моралии нравственности.А чем они богаче, тем успешнееидет развитие духовного мирадетей…”(Б. М. Теплов)Театр, как известно, лю...

Статья "Чтобы стать дубовым росточком..."

Нашей младшей группе полгода. Наряду с командообразованием, у нас активно идет процесс формирования круга чтения. Причем, по моим наблюдениям, они связаны: чем сплоченнее группа, тем интереснее происх...