Яна ел
методическая разработка (средняя группа)
Предварительный просмотр:
“Яна ел кил безгә”
Бәйрәмчә бизәлгән зал, матур музыка астында балалар керәләр.
Новогодняя хороводная (И раз.два три)
Алып баручы Ишетәсезме, балалар? Сизәсезме, балалар?
Сизәбез, ……..бик яхшы сизәбез.
Нәрсә сизелә балалар…….?
Тәмле мандарин исе килә... Шулаймы балалар?
Димәк безгә Яна ел килә.
Бергә: Яңа ел килә! Яңа ел килә!
Алып баручы.
Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Балалар карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел чыршы килгән. Без яңа ел бәйрәмен яратабыз һәм чыршының безгә кунакка килүенә бик сөенәбез. - Чыршыбыз, э хэзер без сиңа багышлап үзебезнең җырыбызны җырлап күрсәтербез.
Алып баручы:Килегез чыршы янына
Түгәрәккә басыгыз.
Яңа елны уйнап-көлеп
Җырлап каршы алыгыз.
Ә хәзер әйдәгез эле чыршыбызга җыр бүләк итик.
Чыршы янында
Г.Гәрәева музыкасы һәм сүзләре
Ямь-яшел ылыслары,
Балкып тора утлары.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Сина килгән кунаклар
-Аюлар һәм куяннар.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Биибез дә җырлыйбыз.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.
Алып баручы. Балалар карагыз әле, чыршыда ниндидер хат эленеп тора. Аны безгә кем җибәрде икән, әйдәгез укып карыйк.
(хат укый)
Чыршы төбен карагыз
Анда кыңгырау булыр,
Шул тылсымлы кыңгырауны
Шалтыратып карагыз.
Кыңгырау чыңын ишетеп
Сезгә кунаклар килер.
Хөрмәт белән Кыш бабагыз дип язылган.
Ягез, балалар карыйк әле чыршы төбен, кайда икән ул тылсымлы кыңгырау.
Менә нинди икән ул тылсымлы кыңгырау. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен кунаклар чакырабызмы?
Балалар.Әйе.
(Кынгырау шалтырый. Толке керэ.)
Толке. Бу нинди җырлар, нинди биюләр. Тегендә дә, монда да матур итеп киенгән балалар. Монда хуҗа мин, Төлке! Бәйрәм уздыртмыйм сездән.
Алып баручы. Ай-яй, нинди усал Төлке. Без сине хәзер акылга утыртырбыз. Балалар, әйдәгез кар йомарламнарын Төлкегә ыргытабыз, аны куабыз.
(Кар атышлы уйныйлар. Бераз уйнагач Төлке чыршы артына кача). Төлкенне кудык балалар әйдәгез биеп алабыз.
Алып баручы.Без, усал төлкене акылга утырттык, кар йомарламнарын җыеп куйдык, афәрин, булдырдыгыз балалар.
(Җыеп бетергәч, Төлке чыршы артыннан чыга)
Төлке. Ах, әле сез миннән көләсезме? Бернинди дә бәйрәм булмаячак, мин сезне моннан куам. Барыгыз чыгып китегез, нишләп утырасыз.
Алып баручы.Син Төлке, тавышланма әле, балаларга кара , ничек матур итеп киенгәннәр. Матур бит әйеме? Аларның бәйрәм итәсе килә, син аларны кума?
Төлке.Кем матур?
Алып баручы.Кызлар да, малайлар да нинди матурлар.
Төлке.Мин дә матур. Матур бит мин? Чыннан да бик матурлар.Нигә болай матур итеп киендегез, ни өчен монда килдегез?
Балалар.Бәйрәмгә килдек.
Алып баручы. Җырлыйбыз да, биибез без. Нинди бәйрәм балалар, я Төлкегә әйтегез.
Балалар. Яңа ел.
Төлке. Нәрсә соң ул Яңа ел, нинди бәйрәм соң ул? Мин бернинди дә бәйрәм белмим.
Алып баручы.Ә син Төлке балаларны кара, үзең аңларсың.
Бию «Новый год»
Төлке. Яңа елның нәрсә икәнен мин белми идем. Монда бүген Кыш бабай да була икән. Чыннан да бик күңелле булырга ошый. Нинди матур бәйрәм икән бу Яңа ел бәйрәме, менә хәзер аңладым инде.
Алып баручы: Төлке дус, әйдә син дә безнең белән биеп күңел ачып ал.
Бию
Толке: Балалар, сезнең белән бик күңелле икән. Мин тизрәк урманга кайтыйм. Андагы төлке дусларымны җыеп Яна ел бәйрәме турында хәбәр итәргә кирәк, алайса соңга калуыбыз бар. Сау булыгыз, балалар.
(Төлке чыгып китә)
Алып баручы.Әйдәгез, балалар бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм ди инде ул, Кыш бабайсыз? Кая безнен тылсымлы кынгыравыбыз? Эйдэгез эле бергэлэп, Кыш бабайның узен чакырыйк. Кыш бабай,Кыш бабай....
Кыш Бабай:Исәнмесез,балалар!
Исәнмесез кунаклар!
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен.
Кар –бураннар туздырып, барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин.сезгә килеп җиттем мин.
Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим, Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим. Бәйрәмегезгә шулкадәр ашыктык, соңга калмаска тырыштык. Соңга калмаганмындыр бит?
Алып баручы.Юк бабакай, син бик вакытлы килеп җиттең. Бабакай, кара әле без чыршыны ничек матур итеп бизәдек.
Кыш бабай. Әйе шул , мин сезгә урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем, Балалар, чыршы сезгә ошадымы?
Балалар. Әйе, бабакай, рәхмәт.
Алып баручы. Рәхмәт сиңа , Кыш бабай, безне сөендергән өчен. Без дә сиңа үзебезнең матур биюебезне бүләк итәрбез. Әйдәгез , балалар, чыршы тирәсенәрәк, Кыш бабай янынарак килик тә бәйрәмебезне дәвам итик.
Җыр “Исәнме, Кыш бабай”
Бию “Вуги Вуги”
Кыш бабай, Кыш бабай,
Исән-сау килдеңме?
Син бездә Яңа ел
Икәнен белдеңме?
Яңа ел сиңа да
Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч,
Яңадан килерсең.
Белдеңме син безнең
Сагынып көткәнне?
Үзең дә көттеңме
Яңа ел җиткәнне?
Без көттек бик күптән
Яңа ел килә дип,
Сиңа дип сөйләргә
Шигырьләр өйрәндек.
Кулга-кул тотышып
Ясыйк та түгәрәк.
Әйдә, кил, Кыш бабай,
Әйләник бергәләп.
Кыш бабай.Бигрәк матур биедегез.
Алып баручы. Кыш бабай, Кар кызы, балалар сезгэ шигырьлэр дэ ойрэнделэр. Э хэзер утырып, ял итегез, рэхэтлэнеп тынлагыз.
Кыш бабай. Балалар, минем колакларым начаррак ишетэ, кычкырыбрак сойлэгез.
Алып баручы: Безнең балалар тагын бик матур бию әзерләделәр Кыш бабай карап кит әле.
Песня: В зале елочка стоит
1. В зале елочка стоит
Весело сияет.
И ребяток в хоровод
Елка приглашает
Припев:
Хлопай, хлопай, хлоп-хлоп-хлоп
Не жалей ладошки
Топай, топай, топ-топ-топ
Пусть танцуют ножки
2. Ближе к елочке шагай,
Только осторожно!
Веток ты не задевай –
Уколоться можно
Припев:
3. Будем дружно приседать.
Прыгать как зайчишки
Нашу елочку красу
Любят ребятишки
Кыш бабай. Балалар,мин эри ахрысы миңа кар яудырыгыз әле.
Алып баручы: Җилләр, җилләр исегез! Кар яудырып китегез!
Бию «Бусинки»
Кыш бабай : Бигерәк матур биегез балалар. Әйдәгез бер уен уйнап алабызда аннан мин озын юлга чыгармын. Уйныйбызмы?
Уен «Веселый паровозик»
Кыш бабай
Татар халык көе, Ә.Кари сүзләре, Р.Еникеева эшкәртүендә
Яшел чыршы тирәсендә
Җыелып бертугандай.
Әйлән-бәйлән уйный идек,
Килеп керде Кыш бабай.
Кушымта:
Ары баса Кыш бабай,
Бире баса Кыш бабай.
Шушы бию көйләренә
Өзеп баса Кыш бабай.
Бәйрәмебез син килгәч,
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында.
Кыш бабай.
Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Алып баручы:
Кыш бабай! Син бүләкләрне
Оныттыңмы бирергә?
Әллә инде балаларны
Яратмыйсыңмы бер дә?
Кыш бабай. Кая сын әле минем бүләкләрем? Балалар капчыгымны табарга ярдәм итегез әле? (капчыкны эзлиләр). Менә бит балалар, минем сезгә дигән бүләкләрем. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Сыйланыгыз! Сөенегез, балалар! (Бүләкләр тутырган капчыгын курсэтэ) Апаларыгыз группага менгэч, сезгэ аларны таратыр. Э миңа китэргэ вакыт, мине башка балалар да котэдер. Сезне барыгызны да тагын бер кат яна ел белэн котлыйм. Тэртипле булыгыз, эти-энилэрегезнен сузлэрен тынлагыз. Исэнлек-саулык сезгэ!
Кыш бабай:
Яңа елны каршылау
Күңелле булды миңа.
Бергә.Сау булыгыз, балалар!
Жыр «ЧЫРШЫ ЯНЫНДА
Яшель чыршы тезелешеп
Эйлэнэбез тирэндэ
Куанабыз яна елга
Син кунака килгэнгэ
Жэй коне жилэк жыярга
Урманга барган идек
Ямле чыршы Яна елга
Кунак булып киль,- дидек
Рэхмэт менэ син килгэнсен
Ойлэнэбез тирэндэ
Яна hонэрлэр ойрэндек
Яна елга кергэндэ
Алып баручы: Яна бэхет, зур унышлар
Алып килсен Яна ел,
Шатлык белэн утсен хэр кон
Котлы булсын Яна ел!
Шуның белән бәйрәмебез тәмам!
Сау булыгыз!
