"Хэрэкэтле шигырьлэр"
методическая разработка (средняя группа) по теме

Хэрэкэтле шигырьлэрне  занятиялэрдэ кулланырга момкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khereketle_shigyrler.odt16.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Хәрәкәтле шигырьләр

КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН

Чәбәк-чәбәк  (К.Закировадан)

Чәп-чәп, чәбәкәй,
Кулларыбыз бәләкәй (кулларыгызны күтәреп чәбәкләгез),
Ә хәзер тизрәк-тизрәк
Чәбәклик күңеллерәк (кулларыгызны җиңелчә генә тезләрегезгә сугыгыз).

**

 

Куянкай  (К.Закировадан)

Ак куянкай утырган,
Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә (баш өстенә куеп, кулларыгызны селкетегез).

Куян туңа башлагач,
Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай
Аякларын җылыта (әле бер, әле икенче кулыгыз белән кул аркаларын сыйпагыз).

Куян тагы да туңа,
Сикергәләп тә куя.

Менә шулай, менә шулай
Сикергәләп тә куя (куяннар кебек сикерегез).

***

 

Бака  (Ф.Зиннуровадан)

Бака, бака, бакырган (кул-аякларыгызны як-якка җәеп сикерегез),
Бака кунак чакырган (бер-берегез каршына сикереп килеп баш иегез).
Кунаклары килмәгәч (сикергәләп әйләнегез, як-якка карагыз),
Тышка чыгып акырган (сикергәләп торыгыз).
Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка-ка.
***

 

Сәгать  (К.Закировадан)

Сәгать йөри “келт-келт” (башыгызны як-якка чайкагыз),
Ул уяна иртүк: тук-тук (баш кагу хәрәкәте).
Ялкауларны яратмый: юк-юк (баш чайкау хәрәкәте).
***

 

Курчакны йоклату  (К.Закировадан)

Курчагымны юам мин (курчакның өстенә су сибү хәрәкәтләре),
Күлмәкләрен уам мин (куллар белән кер уу хәрәкәтләре).
Зинһар өчен берегез
Булышырга килегез (кулларны алга сузып, уч төпләрен өскә каратып, бармаклар белән чакырыгыз).
Юындыргач, без аңа
Тәмле мәми ашатыйк (кашык белән ашату хәрәкәтләре).
Көне буе арыгандыр,
Инде аны йоклатыйк (Курчакны кулларга салып йоклату хәрәкәтләре).
Бәлли-бәлли-бәү!
***

 

Җил  (К.Закировадан)

Җил исә, исә-исә,
Агачларны селкетә (кулларыгызны өскә күтәреп, як-якка селкегез).
Җил тына-тына, тына (кулларыгызны әкрен генә аска төшерегез),
Ә агачлар үсә дә үсә,
Үсә дә үсә (кулларыгызны өскә күтәрегез).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

нэуруз бэйрэменэ шигырьлэр жыентыгы.

нэуруз бэйрэменэ шигырьлэр жыентыгы....

Коз темасына шигырьлэр. Картотека стихотворений на тему "Осень" Гимазиева З.А.

Коз темасына шигырьлэр. Картотека стихотворений на тему "Осень" Гимазиева З.А....