АДЫМНАР НЫК, ЮЛЛАР ИМИН БУЛСЫН.
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Сәламәтлек сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek_sgate.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы

Сәламәтлек сәгате

Тема:”Сәламәтлек иленә сәяхәт”

(зурлар төркеме өчен план-конспект)

                           Тәрбияче:Гыйлфанова З.Р

                   

2008 ел

АДЫМНАР НЫК,

ЮЛЛАР ИМИН БУЛСЫН.

Уртанчылар төркемендә

әти-әниләр белән КВН үткәрү

       өчен план-конспект.

              “Ромашка” балалар бакчасы

                          1 категорияле тәрбияче

                                Гылфанова Зәйнәп

                                         Роберт кызы.

Исәнмесез балалар! Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, апалар, абыйлар! “Ромашка” балалар бакчасында бүген бәйрәм- гаилә бәйрәме! Без бүген әти-әниләр белән бергәләп күңел ачырга җыелдык. Без бит бергә- бик зур гаилә. Барыбызның да максатыбыз уртак-нәниләребез сау-сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Без олы юлга, зур сәфәргә чыгабыз. Сәфәребезнең дәвамында иң өлгер, иң тапкыр, иң зирәк команданы билгеләргә тиеш булабыз.

    Шуның өчен безгә иң беренче командаларны билгеләргә кирәк.

     1 команда- кызларның әти-әниләре.

     2 команда- малайларның әти-әниләре.

     Командалар 6шар кешедән торалар. Калганнары җанатарлар.

     Жюри составын да сайлап үтәргә кирәк.

     Командалар исемнәре һәм девизлары белән таныштыралар.

     1 бирем. 1 командага.

   1. Ашап булмый торган баранка (руль)

   2. Җир асты тимер юлы (метро)

   3. Поезд килер алдыннан ни өчен шлагбаум төшерелә? (машиналар чыкмасын өчен)

   4. Юл нинди өлешләргә бүленә (уң як, сул як)

                     2 командага.

   1. Светофорның төсләре нәрсә аңлата? (кызыл- туктата, сары- әзерлән, яшел- йөрергә ярый)

   2. Транспорт һәм җәяүле хәрәкәтен төсле сигналлар белән көйләүче (светофор)

   3. Мич өстендә утырып йөрергә яратучы әкият герое (Иван Дурачок)

  4. Очкычны кем йөртә? (очучы)

    Икенче бәйге. “ Табышмак- зиһен ачкычы” дип атала.

                    1 командага.

Юл чатында тора батыр, күзләре төрле-төрле

Берсен йома, берсен ача аны белә һәр кеше(сфетофор)

                    2 командага.

Ике мөгезле, теле юк, йөргән юлда эзе юк. Нәрсә ул? (Троллейбус)

                    1 командага.

Нинди гаҗәп өй бу? Һәр ягы тәрәзәле

Аягында резина, бар ашаганы бензин

Бу нинди өй? (Автобус)

                    2 командага.

Ат түгел, ул кешнәми, йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр килә. Йә, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)

  Өченче бәйге. “ Кем кайсы транспортны сайлады” дип атала. Схема буенча эш.

   Сфетофор уены. (Балалар белән.)

   Минем кулда 3 флагчык, алар- сфетофор төсләрендә.

Кызыл флагчык күтәрелсә бер-береңә бармак яныйсың. Сары флагчык күрсәгез бер урында атлап торасыз. Яшел флагчыкны күтәрсәм- биерсез. Килештекме? Бер, ике, өч- уен башланды.

                    Дүртенче бәйге.

     Сез беләсезме икән: Россиядә беренче юл билгеләре 1909нчы елда барлыкка килгән. Алар бары тик дүртәү генә булганнар. Хәзер бик күп. Кичәнең алдагы соравы капитаннар өчен. Алар күрсәтелгән юл билгеләрен әйтергә тиешләр.

    “ Сак булыгыз балалар”

    “ Җир асты юлы”

    “ Велосипед белән йөрергә ярамый”

    “ Машиналар туктый торган җир”

    Катнашканнар юл билгеләрен яхшы беләләр алар белән зур юлга чыксаң да була.

    Бишенче бәйге.

        Киселгән юл билгеләрен кайсы команда тизрәк төзеп бетерә.

        Һәрбер команданың да һәрбер кешесенә киселгән юл билгеләре бирелә.

    Алтынчы бәйге.

        Бүгенге бәйгедә әти-әниләрнең иң зирәкле, иң зиһенле  катнаша икән. Булдырдыгыз! Рәхмәт сезгә барыгызга да! Ә хәзер эстафета уеннарын башлыйбыз. Кайсы команда җитезрәк булыр икән? Эстафета дүрт этаптан тора.

       1 этап. Агач атка атланып билгеләнгән урынга кадәр йөгереп баралар һәм кире йөгереп килеп эстафетаны тапшыралар.

       2 этап. Тупны идәнгә бәрә-бәрә баралар һәм йөгереп киләләр.

               3 этап. Зур машинаны этеп йөртеп билгеләнгән урынны урап киләләр.

        4 этап. Һәр командага кара төстәге турыпочмаклы кәгазьләр һәм кызыл, сары, яшел түгәрәкләр бирелә. Тиз генә светофор төзергә кирәк.

        Жюри үзенең эшен бетергәнче без балалар белән “ Төсле машиналар” уенын уйнап алабыз.

        Жюрига сүз бирәбез.

        Алып баручы.

        Күңел ачу кичәбез тәмамланып та килә. Без көн дә юл йөрибез, сәфәр чыгабыз. Юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез булсын дисәк, юл йөрү кагыйдәләрен беркайчан да истән чыгармыйк. Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк. Бүгенге күтәренке күңел, бердәмлек көндәлек юлдашыбыз булсын. Сезнең барыгызга да сәламәтлек теләп калам.

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Адымнар нык, юллар имин булсын

Исәнмесез.балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга ,зур сәфәргә чыгарбыз....

Сценарий: “Адымнар нык, юллар имин булсын!”

Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.  Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылы...

Адымнар нык, юллар имин булсын!

Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тулыландыру, уеннар,ситуатив мәсьәләрәр аша балаларда игьтибарлылык тәрбияләү....

Адымнар нык,юллар имин булсын!

Балалар бакчасында әти –әниләр белән үткәрү өчен күңел ачу кичәсе....

1 кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле. “Адымнар нык, юллар имин булсын”.

Тема:“Адымнар нык, юллар имин булсын”,Максат: балаларны традицион булмаган алымнар кулланып, светофор рәсемен ясарга өйрәтүне дәвам итү.Тәрбия бурычы: балаларда итагатьлелек, ярд...

"Адымнар нык, юллар имин булсын"

Уртанчылар төркемендә балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча күрсәтелгән ачык шөгыль....