Адымнар нык, юллар имин булсын!
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Сафина Чулпан Накиповна

Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен тулыландыру, уеннар,ситуатив мәсьәләрәр аша балаларда игьтибарлылык тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл adymnar_nyk_yullar_imin_bulsyn.docx134.16 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркеме өчен куңел ачу иртәсе-уен ярыш  «Адымнар нык, юллар имин булсын!»

Максат:

Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык тәрбияләү,уйлау сәләтләрен үстерү, бәйрәм кәефе булдыру, җиңәргә омтылыш тудыру.

 Жиһазлар: юл, җәяүленең чыгу урыны, светофор макеты, юл билгеләре, уеннар өчен машиналар, кеглялар, светофорнын өч төсендәге шарлар,

Бәйрәм иртәсенең барышы:

Балалар ике командага бүленеп утыралар.

Беренче команда                                                         Икенче команда

НуриахметовАмирхан                                                   Зиннатов Ильмир

Маликов Карим                                                              Ахметова Камиля    

Закирова Дилбәр                                                            Ахунзянова Алинә

ГильмутдиновАяз                                                       Шайхетдинов Ислам                        Ибрагимов Салават                                                        Фаттахов Данир                                       Маликов Зульфат                                                              Сафин Рустам  

 А.Б. Хәерле көн, килгән кунаклар, балалар! Көнебез шатлык-куанычларга бай булсын. Изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылыйк. Без һәркөн иртән яраткан бакчабызга ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген сезнең белән юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәребезне ныгыту максатыннан уен-ярыш уткәрергә дип бирегә җыелдык. Күргәнебезчә, ярышыбыз ике командага буленеп алып барылачак. Безнең беренче команданын капитаны-Әмирхан,  икенче команданыкы- Илмир Һәм, әлбәттә инде, ярышларга бәя бирүче кирәк булыр. Ул безнең килгән кунаклар һәм Лилия Рауфовна булыр.

Командалары белән таныштыру һәм сәләмләү өчен сүзне капитаннарга бирәбез. Рәхим итегез, балалар!

 Әмирхан: Безнең команданың исеме: Светофор

Шоферлар командасына

Кайнар сәлам юллыйбыз Бергә

 

Илмир: Безнең команданың исеме: Шоферлар

Светофор командасына

Кайнар сәлам юллыйбыз Бергә

  1. Тәрбияче: Ике команда да бик матур итеп үзләре белән таныштырды, молодцы! ә хәзер урамда, юлда ничек йөрергә кирәклеге турында шигырь сөйләп күрсәтегез.

Балалар үзләренең шигырләренә туры килүче плакатлар күрсәтеп сөйлиләр

1. Светофорның сигналы бар, Камилә

Тыңла аны карусыз

Кызыл төс –эле куркыныч

Тукта син дигән сүз.

Сары әйтә- әзерлән;-ди,

Хәзер юл ачылачак.

Яшел әйтә:-әйдә кузгал,-

Юлдан чык курыкмыйча.

2.Бергә булса да Зөлфәт

Ялгыз булса да

Урамда дөрес

Йөрсен һәр бала.

3.Хокей уйнарга Алинә

Чыкма син юлга

 Туп тибәргә дә

Ярамый анда.

4.Як-якка карап Дилбәр

Нәрсә барын күр

Машиналарга

Атларга юл бир.

5.Ут чыккан кебек Аяз

Ашыгып чапма

Бераз туктап тор

Урам чатында.

6.Светафорга кара син Илмир

 Тора ул сакта

Чыгарга кирәк юл аша

Яшел ут янган чакта.

7.Юлларда йөрү бик авыр Кәрим

Тыз-быз килә машина

Юлда булсаң, сак йөр, яме,

Чыкма алар каршына.

8Юл кагыйдәсен белмәүче          Данир
Урам – юлда йөрмәсен,
Бик йөрисе килә икән,
Кагыйдәсен өйрәнсен.

9Юл йөрү кагыйдәләрен Рөстәм
Һәрбер кеше дә белсен.
Җәяүлеләр тротуарның
Тик уң ягыннан йөрсен.

 

Очрамасын каршылыклар Ислам

Һич сезнең юлыгызда

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

 

Юл билгеләре безгә Әмирхан

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәк чакта кисәтәләр.

Һәләкәтләр булмасын дип

Телидер һәрбер йөрәк,

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк.

Музыка яңгырый,балалар шаян җыр башкаралар. Кара каш, кара күз көенә

Әгәр һәрвакыт үтәсәң

Юл йөрү кагыйдәсен

Аяк-кулың төзек булыр

Шуны нык белеп тор син.

Кызыл күзле светафор

Замечательная

Юл кагыйдәләрен үтәү

Обязательная.

Зебра сызыклары кебек

Туры булса юлларың

Иминлек белән бәхеттә

Үтәр синең елларың.

Яшел күзле светафор

Замечательная

Юл кагыйдәләрен үтәү

Обязательная.

 

2. Уеннарны башлыйбыз, әйдәгез әле юл билгеләре, аларның нәрсәне аңлатулары турында искә төшереп үтик . Хәзер без сезнең белән “Билгене бел” уены уйнарбыз. (Кечкенә өстәлгә юл билгеләре куела.Бию коенә балалар өстәл тирәли биеп йөриләр, көй туктагач һәрберсе бер билге ала һәм нәрсәне аңлатканын әйтә..

1. Велосипедларда хәрәкәт итү тыела.https://arhivurokov.ru/compedu/html/2017/11/14/i_5a0b306f67dba/phpyv6Y6q_Adymnar-nykyullar-imin-bulsyn-Tamchy--shou_3.png

https://arhivurokov.ru/compedu/html/2017/11/14/i_5a0b306f67dba/phpyv6Y6q_Adymnar-nykyullar-imin-bulsyn-Tamchy--shou_2.jpeg Тайгак юл

 

https://arhivurokov.ru/compedu/html/2017/11/14/i_5a0b306f67dba/phpyv6Y6q_Adymnar-nykyullar-imin-bulsyn-Tamchy--shou_4.jpeg Җир астыннан үтү юлы

https://arhivurokov.ru/compedu/html/2017/11/14/i_5a0b306f67dba/phpyv6Y6q_Adymnar-nykyullar-imin-bulsyn-Tamchy--shou_6.jpeg Җәялеләр чыгу урыны.

https://arhivurokov.ru/compedu/html/2017/11/14/i_5a0b306f67dba/phpyv6Y6q_Adymnar-nykyullar-imin-bulsyn-Tamchy--shou_8.jpeg Автобус тукталышы

 https://arhivurokov.ru/compedu/html/2017/11/14/i_5a0b306f67dba/phpyv6Y6q_Adymnar-nykyullar-imin-bulsyn-Tamchy--shou_9.jpeg Керү тыела.Знак дорожного движения движение пешеходов запрещено

                                                                                    (җәяүлегә юл юк)

Знак осторожно дети «Осторожно, дети!»


Знак велосипедная дорожка «Велосипедная дорожка»

Знак опасные повороты «Опасные повороты»

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, ә хәзер сезнең җитезлегегезне сынап карыйк Уен: “Светофорны  җыйҺәр командага өч төрле шар бирелә. Алар чиратлап төсле шарларны кул белән өскә чөеп хәрәкәт ясап, билгеләнгән урынга кадәр барып, кире әйләнеп килеп, тиз генә светофор төзергә тиеш. 

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, ә хәзер сезнең тапкырлыгыгызны сынап карыйк. Аз гына урындыкларга утырып алыйк.

Алдагы Уеныбыз“Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту” дип атала.

Сораулар

  1. Узе йөри торган дүрт тәгәрмәчле транспорт төре (автомобиль)
  2. Куп урынлы кешеләр йөртә торган транспорт төре.( автобус)
  1. Аяк белэн этеп йөртә торган , малайлар яраткан транспорт .(самокат)
  1. Машиналарның өе(гараж)

5 Җәяүлеләр йөри торган юл ( тротуар)

6. Самолет йортүче ( летчик)

8. Җәяүлеләр юлны курыкмыйча чыга торган урын .( зебра)

9. Мотоциклда кия торган баш киеме(каска)

10. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска ) кызыл,сары, яшел;

11. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә (кызыл түгәрәк;

12. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син кем?  (җәяүле;

13 Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син (пассажир.

14. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны: (юл.

15. Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә кирәк: (башта- сулга, аннан уңга карарга;

16.Мәктәпкәчә яштәге балалар юл аркылы кем белән чыгарга тиешләр?(олы кешеләр белән)

17.Ни өчен юлда уйнарга ярамый?

18.Юлның командиры дип нәрсә турында әйтәләр?(Светофор)

19.Җәяүлеләр автобусны кайда көтәләр?(Тукталышта).

Алда уеныбы: “Маневрлы юл” Хәзер нәни шоферлар булып алырбыз. Бауга тагылган машиналарны бер-бер артлы куелган кеглилар арасыннан зиг-заг ясап, аларны екмыйча  араларыннан йөреп, финишка килергә кирәк.

Алып баручы Юлда тәртипле булуның

Файдасы күп, белегез.

Хәерле юл барчагызга,

Исән-имин йөрегез.

:-Бу сүзләрне исегегдән чыгармагыз,юлларыгызда хәвеф- хәтәр күрмәссез!

Кадерле балалар, килгән кунаклар! Безнең юл йөрү кагыйдәләренә багышланган уен-ярыш кичәбез ахырына якынлашты, сезгә һәрвакытта да иминлек телим. Әти-әниләрегезне, тәрбияче апаларны тыңлап, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп яшәргә язсын.

Һәм әлбәттә инде ярышка йомгак ясау өчен сүзне бакча мөдире Лилия апагызга бирәбез. Молодцы, сез бик тырыштыгыз. Дуслык жиңде.

Тәрбияче: Командалар бер-берсен сәламләделәр. Ә хәзер әйдәгез командаларның девизын, җырын тыңлап үтик.

 Светофор командасының девизы: Юлда йөргәндә бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!Безнең җыр:  светофор диск 3-4 яш “балалар бакчасында “көенә №08

Урамнарны күзәтеп

Узганнарны кисәтеп.

Янып тора өч күзе,

Күреп торам ич безне (3),

Әйтеп торам өч сүзне:

-Кузгалма!-ди кызыл күз.

-Сабыр!-дия сары күз.

-Ярый!-дия яшел күз.(3)

 

Шоферлар командасының девизы: Юлда да акыл кирәк.

Безнен жыр: Мин -шофер

1)Машина белән уйнарга

Яратам мин, яратам.

Беркем дә узып китә алмый

Чабалар минем арттан.

Кушымта:

Мин –шофер, мин -шофер

Машинам нинди матур

Тәгәрмәчләр әйләнә

Әл-лә-лә-лә , әл-лә-лә.

“Билгелгене бел уены”бию көе куела, балалар саныннан бергә кимрәк итеп урындыклар тезелә,  балалар урындык тирэли биеп йорилэр,кой туктагач урындыксыз калган бала бер билге ала һәм нәрсә аңлатканын әйтә. Шулай ахыргы балага кадәр уйнала)

        

 «Адымнар нык, юллар имин булсын!»

Уртанчылар төркеме өчен куңел ачу иртәсе-уен ярыш

2018 (декабрь)

Атна темасы: “Йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар көз көне”. Максат:Тышкы билгеләренә (зурлыгы, үз-үзләрен тотышларына, тавышларына) карап, кыргый һәм йорт хайваннарын аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү. Йорт һәм кыргый хайваннар, кошлар көз көне нинди тормыш алып барулары белән танышу

        23-28 сентябрь


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Адымнар нык, юллар имин булсын

Исәнмесез.балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга ,зур сәфәргә чыгарбыз....

Сценарий: “Адымнар нык, юллар имин булсын!”

Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.  Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылы...

Адымнар нык,юллар имин булсын!

Балалар бакчасында әти –әниләр белән үткәрү өчен күңел ачу кичәсе....

1 кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле. “Адымнар нык, юллар имин булсын”.

Тема:“Адымнар нык, юллар имин булсын”,Максат: балаларны традицион булмаган алымнар кулланып, светофор рәсемен ясарга өйрәтүне дәвам итү.Тәрбия бурычы: балаларда итагатьлелек, ярд...

"Адымнар нык, юллар имин булсын"

Уртанчылар төркемендә балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча күрсәтелгән ачык шөгыль....