Саф һавага чыгу
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Саф һавага  чыгу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon saf_havaga_chygu.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Иске Каразирек балалар бакчасы

                                       План-конспект 

         

                                                                Зурлар төркеме өчен

                                                                                         

                                                                                         Иске Каразирек  балалар

                                            бакчасының 1 нче категорияле

 тәрбиячесе Каюмова Ләйсән                                                                                       Альберт кызы

САФ ҺАВАГА ЧЫГУ.

Максат:

1.Җансыз табигатьне реаль аңларга өйрәтү.

2.Ел вакытларын искә төшерү, кыш турындагы белемнәрен ныгыту.

3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,  кошларга ярдәм итү теләге булдыру.

а.Җитезлекне камилләштерү, игътибарлылык тәрбияләү, сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлар: көрәкләр, кәшәкә, боз кисәкләре, кошлар өчен ризык.

Методик алымнар: әңгәмә, күзәтү, рәсемнәр карау, матур әдәбият әсәрләребелән танышу.

Лексик доза: уалучан, челтәрле,үтә күренмәле.

Балалар белән әңгәмә.

-Балалар, карагыз әле безгә бүген күпме кунаклар килгән. Әйдәгез матур итеп исәнләшик.

-Я, барыбызда исәнләштек, ә хәзер   җайлы итеп утырабыз да, мине тыңлыйбыз. Кем миңа әйтә ала, бу елның кайсы вакыты?

-кыш.

-Кыш айлары кайсы айлар әле ул?

-декабрь, январь, февраль.

-Әле кайсы ай?

- февраль.

-Әйдәгез тиз генә атна көннәрен дә искә төшереп алабыз.

-(бергә, рус телендә һәм татар телендә) атна көннәре атала.

(Курчак керә)Исәнмесез балалар!

Мин сезгә кунакка килдем.  Таныш булыйк: минем исемем- Айгөл.

Карагыз әле балалар, Айгөл нидер әйтә,тыңлап карыйк әле.

-Сез саф һавага чыгасыз икән, мине дә үзегез белән алыгыз әле. Тик мин әле бик кечкенә, үзем генә киенә дә белмим. Сез миңа булышыгыз инде,  рәхим итеп.-ди

Тәрбияче: Булышабызмы балалар?(балалар җавабы)

  • Балалар,  кышкы суыкта ничек киенәбез? Иң башта нәрсә киябез, аннан соң ни?Әйдәгез мин киендерәм, ә сез әйтеп торыгыз.
  • (Балалар җавабы: колготки, чалбар, кофта,шапка, киез итек, куртка, шарф, бияләй).
  • Рәхмәт балалар, ә хәзер әйдәгез үзебез киенергә чыгыйк инде. Сез хәзер зурлар, һәркем үзе киенә, ә без сезгә булышырбыз гына.( Балалар Айгөлнең чанасы да бар, ул безне күзәтеп торыр, яңадан бергәләп чана шуарбыз).

КҮЗӘТҮ.

Карны һәм бозны күзәтү.

Күзәтүнең барышы:

Менә нинди кар яуды:

Ап-ак булды җир өсте.

Чаналарга, чаңгыларга

Җиткереп булмый эшне.

  • Балалар, без сезнең белән узган көнне тәҗрибә ясаган идек,төрле савытларга сулар салып аларны тышта калдырган идек. Ни килеп чыкты икән, карыйк әле.   (Балалар бозны тотып, сыпырып, басып карыйлар).

Табышмак: Утта янмый суда батмый.  (боз)

-Дөрес балалар!   Боз нинди? Аның сыйфатлары турында сөйләгез.

Балалар җавабы: үтә күренмәле, салкын, шома, каты һ. б.

-Мин сезгә табышмак әйтәм, тыңлагыз:

Ак ашъяулык таптым,  

Җир өстенә яптым.  (кар)

Ә хәзер әйдәгез әле тагын бер кат карныкүзәтик

(Карның сыйфатлары турында балалар җавабы: йомшак, ак, өрсәң оча, салкын һ.б.).

-Кар белән бозның охшашлыклары нидә?

(балалар җавабы: салкын, ...)

-Ә аларның аерымлыклары нидә?

-кар йомшак- боз каты, кар оча- боз юк,боз шома, кар бөртекләрдән тора,...

Хәзер сезнең белән тагын бер тәҗрибә ясап карыйбыз,                  1 савытка   кар салып, икенчесенә боз салып бүлмәгә алып керербез, һәм  яңадан күзәтербез, нәрсә булыр.

ХЕЗМӘТ

Балалар, күзәткән чагында, безнең җимлеккә берничә кош килеп китте, алар “безне бүген балалар оныттылар ахыры” дип үпкәләп торырлар, аларга җим салыйк әле. Бүген кошларны Илгиз белән Диана ашатыр, ә калганнар әйдәгез әле бергәләп тиз генә уен мәйданын кардан чистартып алабыз. (Көрәкләр белән эш)

(Кар астыннан  матур капчыкка салынган, төрле геометрик формадагы һәм төрле төстәге бозлар килеп чыга.)

 -Карагыз әле, балалар, Кыш бабай безгә тагын бер сюрприз ясаган, нинди матур бозлар куеп киткән! Әйдәгез әле шушы матур бозлардан берәр әйбер ясап карыйк.

-Кем әйтә, бу нинди фигура? Ә төсе нинди? (Балалар җавабы)

-Бу фигуралар белән нәрсә төзеп була?

Әйдәгез әле “өч аю” әкияте буенча аюларга өстәл, урындыклар ясап карыйк.  Монда аюлар үзләре дә бар.

-Иң олы аю кем әле безнең?

-Михаил Иванович.

Аның өстәле, урындыгы  нинди?

-Иң зурысы.

Икенче аюның исеме ничек?

-Настасья Петровна.

Аның өстәле, урындыгы  нинди?

Ә өченче аюны кем белә?

Ул Мишутка, иң бәләкәе.

(Әңгәмә барышында өстәл урындыкларны ясый барабыз)

Менә нинди матур килеп чыкты, афәрин балалар.

Балалар, 1 атнадан русс халкының зур бәйрәме- масленница булачак. Бу бәйрәмдә алар күңелле итеп ял итәләр, җырлыйлар, бииләр, тәмле ризыклар пешереп сыйланалар. Сыйның иң зурысы булып коймак санала. Бүген без дә кергәч коймак белән сыйланырбыз, кунакларны да сыйларбыз.

Хәзер әйдәгез тагын бер уен уйнап алабыз.

ХӘРӘКӘТЛЕ УЕННАР

“Хәйләкәр төлке”

“Чанада курчакларны йөртү” ( ике командага буленеп эстафета ярыш оештыру)

“Кем юк?”(аз хәрәкәтле уен)

ЯЛГЫЗ ЭШ.

       Лилиана белән Ансельгә кар көрәргә өйрәтү.(көрәкләрне дөрес итеп тотарга,               башка кешегә тимәсен өчен кая, ничек ыргытырга икәнен күрсәтү.)

Ирекле уеннар.

Таудан чана белән шуу. Бер-берсенә комачуламыйча шуарга өйрәнү.