Физкультурный досуг для детей старшей группы на татарском языке "Дуслар белән күңелле"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Арефьева Римма Ханифовна

Театрализованный физкультурный досуг, где артисты - дети.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл druzya_buratino-_duslar_belen_kunelle.docx32.17 КБ

Предварительный просмотр:

Дуслар белән күңелле.

Зурлар төркеме балалары өчен спорт бәйрәме.

Максат:

Кирәкле материал:

Катнашалар:

Чикерткә, Буратино, Мальвина, Артемон.

 

 Зал шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән. Сикергәләп Чикерткә керә, үзе белән таныштыра.

Чикерткә: Чур – р, чур – р, мин сөйләшә белә торган чикерткә. Мич артында инде 100 елдан артык яшим.

Тәрбияче: И – и, ягымлы Чикерткә, син шундый җор һәм ...сәламәт, сиңа 100 яшьтер дип кем әйтсен?!

Чикерткә: Кечкенә чакта әнием мине, сәламәт булсын дип кайгыртып, көн дә гимнастика ясата иде. Мин иртәнге гимнастиканы әле һаман да ясыйм.

Тәрбияче: Чикерткә, безгә дә күрсәт әле нинди гимнастика ясыйсың син көн дә иртән – безнең дә балалар сәламәт булсын.

Чикерткә: Бик рәхәтләнеп, (тамашачыларга) ягез әле дуслар, урыннарыгызда гына басыгыз гимнастиканы башлыйбыз!

Иртәнге гимнастика комплексы ясала. Чикерткә күрсәтә, калганнар барысы да гимнастика ясый. Буратино керә, кулына 2 туп тоткан.

Буратино: Менә син кайда икәнсең әле, Чикерткә – сикертмә, миңа бик күңелсез берүземә, әйдә бергә уйныйбыз.

Чикерткә: Як – ягыңа кара әле, Буратино, күрәсеңме күпме кунак, әйдә алар белән бергә уйныйбыз.

Буратино: Туктале, Чикерткә дус, сикертмә, мин алар белән иң элек танышыйм әле. Исәнмесез, дуслар, сез кайсы илләрдән, нинди балалар бакчасына йөрисез, нинди уеннар уйныйсыз инде анда?

Чикерткә: Буратино, менә ни өчен озынайган икән синең борының, бөтен нәрсәгә тыкшынасың, тикшеренәсең, берәр заман кыскартуга эләкмәгәең тагы.

Буратино: Юкны сәйләмә, нинди кыскарту ди, минем кебек белгечнеме? Әйдә берәр уен уйныйк, яхшырак булыр, сез дә минем кебек җитез һәм акыллы кхп белүче булырсыз. Ике командага бүлендек.

Эстафета: Тупны ике кул белән тотып, кыршаудан кыршауга ике аякта сикерү.

Артемон керә, иснәнеп йөри, урындык асларын карый.

Буратино: Син нәрсә, Артемон, әллә сулыш алу гимнастикасы ясыйсыңмы? Әйдә, безгә дә өйрәт әле!

Артемон: Мин туп эзлим, Буратино, ике тупны чоланга куясы идем, юлда күбәләкләр очрады да, шуларны менә шулай, менә шулай (сикерә) тоып алыйм дигән идем, шул арада тәгәрәп тә киткәннәр тупларым. 

Буратино: Менә ул туплар, ничек сикердем дисең, яңадан күрсәт әле.

Артемон биек сикереп күрсәтә, югарыда кул чаба, үзе өрә.

Буратино: Ничек шулай сикерәсең, сулыш аласың, мин әллә кайчан мышлап төшәр идем инде.

Артемон:  Мин бит сулыш алу гимнастикасы  ясыйм. Теләсәгез бергәләп шөгыльләник, кайчан ничек дөрес сулыш алырга икәнен дә өйрәтәм.

Буратино: Э –э, ничек инде кайчан сулыш алырга – аяк очына күтәреләсең – сулыш аласың, иеләсең – сулышны чыгарасың. Чикерткә дә әнә шулай ди.

Артемон: Ә, сулыш алу гимнастикасында бөтенләй башка төрле сулыш алырга кирәк, ягъни , сулыш алырга кыен вакытта.

Сулыш алу гимнастикасы башкарыла. Мальвина керә, галошлар тоткан.

Мальвина: Ах! Ах! Дусларым, дусларым, яңгыр яварга җыенган, ә сез галошларыгызны оныткансыз, мәгез киегез.

Артемон: Мин кидем.

Буратино: Ох, яратмыйм шул гәлүшләрне, йөрү сәләтем дә онытыла шуларны кигәч, гел йөри алмый башлыйм.

Тәрбияче: Менә хәзер өйрәтерләр сине безнең балалар ничек галошлар киеп йөгерергә.

Буратино: И – и, болар күрсәтерләр, кимәгәнеңне дә киеп күрсәтерләр, минем борыным кебек очлыны да кияләр бит әле кайберәүләр.

Зур галошлар киеп эстафета.

Мальвина: Бигрәк  җитез балалар! Буратино, сиңа да азрак  җитезлеккә өйрәнергә кирәк балалардан.

Эстафеталар:

1. Кыршаулар белән - кыршауны кыска сикергеч кебек  әйләндереп сикереп бару.

2. Үрмәләү – дугалар астыннан үрмәләгәндә баш белән туп тәгәрәтү.

Артемон: Дусларым, ә сез хоппикларда сикерә беләсезме?

Буратино: Ә – ә, теге мөгезле зу –у - ур турлардамы?Анда мин дә сикерә беләм.

Эстафета “Хоппикларда сикерү”

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар! Физкультура һәм спорт белән һәрвакыт шөгыльләнеп торганда сез бик җитезләр һәм көчлеләр! Ә сезгә дуслар, зур рәхмәт! Менә ничек күңелле безнең бакчада, дуслар күп булганда безнең кәефләр һәрвакыт күтәренке!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект физкультурного досуга для детей старшей группы детского сада "На морском берегу" с использованием элементов здоровьесберегающей технологии - психогимнастика по С.Б. Шармановой.

Психогимнастика - это специальные занятия, направленные на развитие и коррекцию познавательной и эмоционально - личностной сферы психики ребёнка. Между  физическим и психическим состоянием челове...

СЦЕНАРИЙ ТЕМАТИЧЕСКОГО ФИЗКУЛЬТУРНОГО ДОСУГА ДЛЯ ДЕТЕЙ СТАРШЕЙ ГРУППЫ. «ОЛИМПИЙСКИЕ ИГРЫ»

Программные задачи:Ø Пропаганда здорового образа жизни.Ø Совершенствовать физические навыки и умения, эмоционально-волевые качества в условиях соревнования.Ø Закрепить знания об истории олимпийского д...

"Необитаемый остров" физкультурный досуг для детей старшей группы

Задачи:- закреплять навыки выполнения ритмической гимнастики;- совершенствовать выполнение игровых упражнений с прыжками ( продвижение вперёд на 2 ногах, на правой , на левой, прыжок с места, прыжки с...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшей группы " Путешествие в страну Здоровья"

Конспект занятия по физкультуре "Путешествие в страну  Здоровья"...

Физкультурный досуг для детей старшей группы.

Цель проведения Олимпийских игр в ДОУ – повышение интереса к физической культуре и здоровому образу жизни детей и взрослых. Формирование начальных представлений об Олимпийском движении. Знакомств...

Физкультурный досуг для детей старшей группы «Будим здоровыми». методическая разработка (старшая группа)

формировать представление о здоровом образе жизни;            закрепить основные составляющие здоровья, вызвать желание ...