Күңел ачу кичәсе
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Газизова Эльмира Фаритовна

Спортивное мероприятие на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunel_achu_kichse.doc24.5 КБ

Предварительный просмотр:

       ЮЛ  ЙӨРҮ  КАГЫЙДӘЛӘРЕ  БУЕНЧА  СПОРТЛЫ  

                 КҮҢЕЛ  АЧУ КИЧӘСЕ  

Максаты: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту, хәрәкәтле уеннар, төрле күнегүләр ярдәмендә җитезлекне, тиз хәрәкәтләнүне, сигналларга тиз реакцияне ныгыту. Дуслык, коллективизм хисе тәрбияләү.

Җиһазлар: Велосипедлар (ике), кегли, эскәмия, ун боҗра, ике тутырылган туп.

Дәрес барышы: Балалар, без бүген сезнең белән светафор иленә сәяхәткә барабыз. Безне анда күңелле уеннар көтә. Без шунда ук юл йөрү кагйдәләре турындагы белемебезне дә ныгытырбыз. Ул илгә барырга бик ерак. Башта җәяү барабыз. (аяк очларында, үкчәдә, елан кебек йөрү. Схема – символиклар күрсәтелә. Балалар поездга ошаган хәрәкәтләр ясыйлар) Ә хәзер атта барабыз, аннары самолета очтык. Ә хәзер, тукта!

         - Машина юлы. Игътибарлы булыгыз!

Юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Светофорның төсләренә карыйбыз.

Кызгылт-сары – балалар әзерләнәләр, яшел – йөрү, кызыл төскә - балалар идәнгә төрле җирдә ятчы рульләрне алалар һәм кузгалалар (бер-берсенә бәрелмичә төрле якка йогерәләр). Тыныч йөрү.

         Балалар ике командага тезеләләр, команданың исеме уйланыла.

1 Бирем: Алдагы киртәләрне (кеглиларны) әйләнеп, вилосипедларда узышу.

2 Бирем: Бер бала икенчесенең аягыннан тота. Беренче бала кулларында хәрәкәтләнә.

3 Бирем: Рульләрне (боҗралар) алалар, китәләр, эскәмия аркылы сикерәләр, тутырылган тупны өскә ыргытып тотып алалар һәм куялар.

Хәрәкәтле уен: «Үз билгеңне тап»

         Балалар һәр билгенең нәрсә аңлатканын сөйлиләр, һәм группаларга бүленәләр. Балалар автомобильләргә охшап йөгерәләр, һәм сигнал буенча үзләренең билгеләрен эзли башлыйлар.

         Балалар! Без бүген уйнадык, юл билгеләрен кабатладык, хәзер өйгә кайтсак та була.

         Балалар яңадан төрле транспорт төрләрен кабатлыйлар.

         Тыныч йөрү белән тәмамлыйлар.