«Шәхси гигиена әйберләреннән дөрес файдалану”
план-конспект занятия (младшая группа)

Зарипова Зухра Хайдаровна

«Шәхси гигиена  әйберләреннән    дөрес   файдалану” 

Скачать:


Предварительный просмотр:

                Татарстан Республикасы   Әтнә районы

  мәктәпкәчә  белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

                               Олы Әтнә балалар бакчасы

              «Шәхси гигиена  әйберләреннән

                        дөрес    файдалану” 

             

              (Беренче кечкенәләр төркемендә  чара үткәрү )                

                                                                                      Тәрбияче: Зарипова  З.Х.

                                       

                                                  2018

Максат: Балаларны кулъяулыктан файдаланырга өйрәту. Сабын , сөлгене

дөрес куллану кунекмәләрен ныгыту.

Бурычлар: -  балаларны чисталыкка өйрәтү, шәхси гигиена әйберләренә унай мөнәсәбәт тудыру. Сөйләм телләрен үстерү.

  • Үзләренен тышкы кыяфәтләренә игътибар итуне камилләштерү.
  • Пөхтә, җыйнак булырга өйрәтү.

Җиһазлар: Курчак, сабын, сөлге, табак.

                                       Эшчәнлек барышы:

Балалар булмә буенча йөриләр, уенчыкларны карыйлар, курчакларга игътибар итәләр. Шулчак өстәл артында утырган пычрак курчакны куреп алалар.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, бу курчакка нәрсә булган? Әйдәгез аның белән исәнләшик әле.

Балалар: - Пычранган.

                -Бите пычрак.

                - Куллары да пычрак һәм башкалар.

Тәрбияче: Балалар бу пычранган курчакны нишләтик инде?

Балалар: Юындырырга кирәк.

Тәрбияче: Әйдәгез аны юынырга өйрәтик.

(Курчакны сулы табакка алып киләләр . Балалар юыну эзлеклелеген искә төшерәләр.)

Балалар:

                - Башта кулларны сабынлыйбыз.

                - Аннары юабыз. Һ. Б.

   Тәрбияче: Мин сабын кубегеннән  курчакка “ ак  перчатка” кидерәм. (Кулны беләзеккә кадәр юарга кирәклеге искә төшерелә). Аннары су белән юып төшерәм. Ә хәзер битләрен юам.

Тәрбияче: ( Шигырь сөйли )

 

               - Менә сиңа су                                              Ай – яй –яй –яй –яй!

               Бит – кулыңны ю.                                         – Туңдырса да ю.

               -Туңдыра ич бу .                                           Әйбәт салкын су,  

               Салкын ич бу су.                                           Ю – ю – ю – ю –ю – ю!

Тәрбияче: Балалар бу матур шигырьне Бари Рәхмәт язган.

(Курчакны сөлге белән сөртеп, соңыннан барысы бергә юыну булмәсенә керәләр ).

Тәрбияче: Балалар, курчакны матур итеп юдык. Инде хәзер үзебез дә кулларыбызны юыйк.

( Тәрбияче юыну кагыйдәләрен  тагын бер тапкыр искә төшерә, балаларның кулларын юдырта).

Тәрбиче: Юынгач , коры итеп сөртенергә кирәк, һәр кеше узенең сөлгесе белән сөртенә. Сөлгене бер учка җәеп салып , икече кулны сөртәбез. Аннары икенче кулга җәеп салып, беренче кулны сөртәбез. Кабатлыйк әле : кул кулны сөртә.

( Балалар, сузләрне кабатлый – кабатлый, кулларын сортәләр.Юыну булмәсеннән чыккач , тәрбияче белән бергәләп , “ Чиста куллар” уенын уйныйлар )

Балалар урындыкта утырган килеш кулларын артка яшерәләр.

Тәрбияче: Кайда безнең куллар?

Балалар:                                    Менә шул, менә шул

                                                   Безнең чиста куллар!

(Кулларын алга чыгарып курсәтәләр , биетәләр һәм такмак әйтәләр).

Тәрбияче: Кесәләрегезне карагыз әле, барыгызнын да кулъяулыгы бармы?

Балалар: Бар.

Тәрбияче: Алар ни өчен кирәк?

Балалар: Борынны сөртергә.

Тәрбияче: Шулай, балалар, кулъяулыкларыгызны көн дә кесәләрегездә йөртегез. Алар безгә һәрчак кирәк.

 Тәрбияче: Әйдәгез  “ Тере рәсемнәр” уены уйнап  алабыз. Балалар берәм – берәм теш чистарканны, юынганны,  чәч тараганны курсәтәләр. Ә калганнар нәрсә курсәткәннәрен белергә тиешләр.

Йомгаклау:   Булдырдыгыз балалар, курчакны юындырдык. Кулларны юарга, сөртергә, кулъяулыкларны кесәдә йөртергә кирәк икәнне өйрәндек. Безгә   сәламәт һәм матур булу өчен  хәрвакыт чиста булырга кирәк.                                                                    

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “Балаларның юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен тотуы. Велосипед һәм аннан файдалану"Эшне үтәде: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә

Программа эчтәлеге :Белем бирүче: Балаларны велосипед һәм аннан ничек файдалану, аны буеңа һәм яшь үзенчәлегенә карап сайларга өйрәтү. Велосипед өчен кирәкле юл билгеләре  белән танышт...

Конспект "Шәхси гигиена әйберләре белән дөрес файдалану"

"Шәхси гигиена әйберләре белән дөрес файдалану"...