Сине кайсы ярда көтәләр
методическая разработка по биологии (11 класс) на тему

Бикмурзина  Фирдавс Искандаровна

Сценарий для театров здоровья (для старшеклассников)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon профилактика наркомании55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Борнаш урта мәктәбе

Мәктәпләрнең сәламәтлек театрлары өчен

наркоманиянең аяныч нәтиҗәләренә багышланган сценарий

                                                        Сценарий авторы:

                                       Апас районы Борнаш урта мәктәбенең тәрбия эшләре

                                     буенча югары категорияле директор урынбасары

                             Бикмурзина Фирдәвес Искәндәр кызы                          

                                               

                                                                                           

Катнашалар :

 Автор

Алия(ана)

Ислам (ата)

Суфия(Алиянең дәү әнисе)

Алиянең иптәш хатыны

Алия белән Исламның дуслары (күренештә)

Табиб

Биючеләр.

ҖиҺазлау :  Магнитофон язмасында бала елаган тавыш,шомлы музыка.Бала коляскасы,бала итеп төрелгән курчак.

Автор :  Бәла һәркайсыбызга да килә.

Еш кына үзебезне үзебез бәлага

дучар итәбез.Берәүләр аны кичерә,

җиңә беләләр : сыгылсалар да сынмыйлар,

икенчеләр исә үз-үзләрен аңламыйлар-

йокы аралаш яшәп упкын ярына киләләр

һәм... аска атлыйлар...

Музыка астында автор дәвам итә :

Күптән инде, күптән язмыш белән

Очрашкан юк,әллә үлгән ул?

Мескен язмыш... ләкин үз язмышын

Ничек болай белми йөргән ул.

(Нәби Дәүли)

Пәрдә ачыла. Өй эче,акырын гына күңелле музыка агыла.

                                                   

                                                     1 күренеш

.Суфия апа бүлмәне бала кайтуга әзерләп йөри.Үлгән кызының фотосын табып ала,аның белән сөйләшә башлый.

Суфия:И,бу гомер дигәнең...Галия кызымның вафатына да 10 ел  вакыт үткән.Кызыңның үсеп буйга җиткәнен,инде әни булганын белеп ятасыңмы икән?Алияне калдырып китеп мине нинди газап утларына салуыңны,аны тәрбияләве миңа ничек авыр булганын беләсеңме соң син ,балакаем?Әй,бала,бала!..Тукта,шундый шатлыклы көндә моңаеп утырмыйм әле.Хәзер кайтып та җитәрләр.(Өйне җыештыра башлый.)Үз-үзенә сөйләнеп:Алия үзе дә бала гына бит әле.Шул сабые белән юанып,шуңа куанып иске гадәтләрен дә онытыр.алла боерса,кияү дә яхшы кешегә ошаган.Бар да җайланыр.”Өметсез-шайтан”-диләр.

(Тавышлар килә.)

Суфия:Менә кайтып та җиттеләр.

(сүзсез) Яшь парлар өйгә бала алып кайталар.Суфия  каршы ала.Аларны котларга дуслары килә,бүләкләр бирәләр,балага сокланалар,шатлык бөркелеп тора.

(Күңелле музыка агыла.)

Автор : Өй эченә сыймый бүген

Гаиләдә бик зур шатлык

Бәхет артты,сабый кайтты

Сөендереп яшен,картын.

Дуслар котлый яшь парларны

Нәни кызчыклары белән

Бәхетле дә,тәүфыйклы да

Гөмерле дә булсын диләр.

                                                     

                                                   2-күренеш  

          

Өйдә бала белән ана икәү генә.Бала елый,ана тирбәтеп тә,кулында күтәреп йөреп тә карый,елау көчәя генә.Баланың әтисе керә(сүзсез күренеш) Борчылалар,әти кеше чыгып китә.Озак та үтми ул докторны алып керә.Елау басыла.Доктор баланы карый,тыңлый,киңәшләр бирә.

Доктор : Түзем булырга тырышыгыз.Киңәшләремне төгәл үтәгез.Бар да яхшы булыр.

Әти,Әни (бергә) : Рәхмәт сезгә,доктор!

Доктор : Хушыгыз.(ата докторны озата чыга)

Алия баланы сөя,тик ул шат түгел.

Автор : Тик ананың күңеле генә

Тыныч түгел,бәргәләнә.

Йөрәк бәгыре яшәр микән,

Ана шуңа өзгәләнә.

Бала акрын гына елап тора.Ананың иптәш хатыны керә.

Иптәш хатын : Доктор нәрсә эшләп йөри?Кайсыгыз авырый?

Ана : Ахирәтем,бетте,барысы да бетте.Ишетәсеңме?

Иптәш хатын : Һич ни аңламыйм.

Ана:Аңлыйсың,бик яхшы аңлыйсың...Син,син бит мине харап итүче...Син...(елый)

Иптәш хатын:Җүнләп аңлат әле.

Ана : Ул елый,туктамый.Төнлә бик борчыла, коса.

Иптәш хатын : Кем инде еламыйча гына үсә?

Автор : (Шомлы музыка астында сөйли)

Балакае йоклый алмый

Елый үзәкләрне өзеп.

Елый, гүя анасының

Яшьлек хаталарын сизеп.

Ана : (өзгәләнеп) Мин туганчы ук гөнаһсыз сабыемнан наркоман ясадым.(елый)

Шомлы музыка

Автор : Әйе,наркотиклар яшь балаларны да,өлкәннәрне дә,хәтта ана карынындагы нарасыйларны да аямыйлар.Кешелекнең тамырына балта чабыла.Наркоманнар – иманын саткан,кешелеген җуйган тере шәүләләр.Наркоман сайлаган юл – упкын.

Бала елый,Ана кулына ала,тавыш азрак басыла,баланы коляскага сала.

Ана : Балам нидән җәфаланганын мин үзем генә беләм.Ул бит “ломка” кичерә.Аңа доза кирәк.Ахирәтем, ярдәм ит!(аягына тезләнә)

(Иптәш хатын чыгып китә.)

Автор : Газиз анасының сөте

Нигә басмый авыртуны?

“Ломка” дигән явыз чирдән

Бармы юлы котылуның??!

Автор : “Ломка” синдромы- авыр чир.

Тын кысыла,буыннар түзә алмаслык булып авырта,гәүдә тартыша,косасы килә. Наркоман үлем белән тартыша...

                          Шомлы музыка.

Иптәш хатын керә,  анага шприц суза:-Мә,ал!

Ана торып баса,калтыраган куллары белән шприцны ала,шул вакыт Ислам килеп керә.(Иптәш хатын чыгып китә)

Ислам:Сез нишлисез,монда?Үз күзләремә үзем ышанмыйм.(Алиянең якасыннан алып)Син кем?Җавап бир!

Шомлы музыка астында ,бик зур авырлык белән сөйләп китә:

Ана : Мин ...17 яшемдә беренче мәртәбә... героин иснәдем.Иң якын дус кызым киңәш итте...Бу миңа бик ошады...Ләкин тиздән аны иснәү... борынга зарарлы икәнен белеп алдым.

Ислам: Һәм син, акылыңа килеп, героин белән араңны өздеңме?

Ана : Юк шул,мин... тире астына кадауга күчтем...Героин үзенә тиз ияләштерде.Мин инде венага кадый башладым...Доктор ...17 яшемдә ...миңа “хроник  наркоман”дигән диагноз куйды...

Ислам: Мин ничек сизмәдем иән?..(ярсый)

Ана : Юк, син шикләнмәдең.Инә эзләрен күрә идең ...тик мин  сине ...алдадым.Аллергиягә каршы... кадыйм дидем....

Ислам : Синең бала табарга хакың юк иде!

Ана : Әйе...

Ислам : Син- җиянәтче!(ярсып)

Ана : Әйе...

Ислам усалланып чыгып китә.Алия аның артыннан “Ислам!”-дип өзгәләнеп кала.

Бала елый.Ана сискәнеп баланы кулына ала.Бала тавышы бер басыла,бер көчәя.Ана баланы кулында күтәреп йөри,ул да түгел барып утыра.Бала тынып калгач иелеп сулышын тыңлап карый...ул инде суламый...Ана баласына капланып үксеп елый.Шомлы музыка кушыла...

Магнитафон язмасында кечкенә бала тавышы :

...Тормыш дәвам итәр.

Ләкин миннән башка,

Мин туганчы хөкем ителгән.

Үлемнән дә куркынычы шул ул:

Үз әнием мине үтергән...

Ана кайгыда,ул катып калган. Көчкә торып. баланы коляскага сала,балага карап тора һәм колясканы этеп кереп китә

                                               3 күренеш

Шомлы музыка яңгырый...         Алия чыга,чәчләре тузган,караңгы төстәге киемнәрдән,кулындагы кара шарфы өстерәлеп килә.

Автор : Ана кайгыдан саташа,

Дөньяның бер яме калмый.

Яшь чактагы гөнаһларын

Язмышы да кичерә алмый.

(Ана сәхнә читенә килә)

Сәхнә артында Суфия тавышы:Алияү...Алияү...Кызым!

Суфия Алияне эзләп чыга,ул да бик бетерешкән:

Суфия:Кызым,балам,кайт,әйдә...Без күрәсен кеше күрмәс...Сине дә югалтсам нишләрмен?(елый)

Автор : Дөм караңгы, дөнья үлеп йоклый,

Сүндергәннәр кебек айны да...

Ана : (саташа) Нәни сабыемны үтергәннәр...

Асып куйганнар ич каенга!..

Суфия:Ничекләр күтәрим бу кайгыны?

Алия:Мин хәзер кайтам,хәзер.Аны... алып кайтам...

(Суфия чыга)

Автор :

 Дөнья йоклый,ә ул йоклый алмый

 Кара хәсрәт,сагыш йөдәтә

 Төпсез чоңгылларга өстерәүче

 Ачы үкенүләр йөрәктә.

 Күз алдына килә бала чагы,

 Нарасые төшә исенә...

Бала шул ул- бөек шатлыкны да,

Сагышны да бирә кешегә.

Ана (идәнгә утырган,шарфын бала кебек итеп тотып):                                                                  

Чү!Елыйсыңмы әллә кошчыгым?

Минем сайрар нәни кошчыгым!

(куларын сузып) Кил кошчыгым,кил син яныма...

Музыка.Бию фрагменты башкарыла(музыкасы “В мире животных”тапшыруыныкы)

Ак киемнән ата һәм ана кош,бала кошны очарга,җим табарга,сакланырга өйрәтәләр,алар бер гаилә,бербөтен,алар шат.

Биюче кошлар кереп китә,ә ана алар артыннан өзгәләнеп: “Са-бы-ем-м!” дип кычкырып кереп югала.

Автор :

Төн караңгы,дөнья дөм караңгы

Узган юлны уйда күрә ул.

Күзен ачып,тере шәүлә сыман:

“ Нәнием!Сабыем!Балам!”,- дия ул.

Музыка.

Автор (соңгы сүз):

Кеше өчен иң кадерле нәрсә- тормыш.Бүгенге тормыш диңгезе үтә дә тынгысыз,ярлары текә һәм катлаулы...

Яшь иптәш!Юлга чыгарга син әзерме?Чын дусларың бармы?

Син үз-үзеңне аңлый беләсеңме?

Яшь иптәш! Сине кайсы ярда көтәләр?

Музыка.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кайсы һөнәр яхшырак?" темасына сочинение

Баласы булган һәр ата-ананы, иртәме-соңмы, бер сорау борчый : улыбыз яки кызыбыз үскәч кем булыр? Берәүләр : “Кешеләрне бик ярата – врач булмагае, җырчы булыр – тавышы көчле, сурәт ясау белән ма...

Расписаниедә кайсы көн авыр?

Тема: Расписаниедә кайсы көн авыр?Максат:1. Укучыларның көндәлекләре турында таныштыру һәм сөйләмдә активлаштыру.          ...

Нинди / Кайсы фәннән?

Тема урока: Какой? По какому предметуДля учащихся  русской группы 5 классаУчебник:Татарский язык 5 класс Р.Р.Нигматуллина, 2007годОборудование: учебник, видеопроектор, компьютер....

«В поисках Синей птицы» (педагогическая мастерская ценностных ориентаций и творческого письма по сказке Метерлинка «Синяя птица»)

Данная разработка является одним из примеров  эффективного использования технологии педагогической мастерской на уроках русского языка и литературы. Эта технология применяется мною на протяжении ...

Сине кайсы ярда котэлэр

Сәламәтлек театрлары өчен сценарий (югары класс укучылары цчен)...

Тема: Расписаниедә кайсы көн авыр?. Дәрес планы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:М е т а п р е д м е т – тартымлы исемнәрнең төшем килешендә булган формасын рус теле белән чагыштырып ныгыту.П р е д м е т – атна көннәрен кабатлау һәм дәресләргә...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...