Тема: Расписаниедә кайсы көн авыр?. Дәрес планы
план-конспект урока (5 класс) на тему

Халитова Лилия Азатовна

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т – тартымлы исемнәрнең төшем килешендә булган формасын рус теле белән чагыштырып ныгыту.

П р е д м е т – атна көннәрен кабатлау һәм дәресләргә күзәтү ясау.

Ш ә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы - укучыларның тел байлыгын арттыру, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Принциплар:

1. Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, дәвамчанлык

2. Методик принциплар: коммуникатив

3. Лингвистик принциплар: функциональ

Укыту методлары: өлешчә эзләнү, әңгәмә.

Укыту алымы: “Минем дәресләрем” темасына диалог төзү.

Дәреснең төре: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: Интерактив такта, презентация, дәреслек, карточкалар.

Материал:  Татарча да яхшы бел: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 5 кл.: 2 кисәктә: 2 кисәк / Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова ; [рәссамнары : А.Айсена, В. Фомин]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 111 б. : рәс. б-н.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 5_a_raspisanie.docx16.17 КБ

Предварительный просмотр:

5нче сыйныф (рус төркеме)

Тема: Расписаниедә кайсы көн авыр?

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т – тартымлы исемнәрнең төшем килешендә булган формасын рус теле белән чагыштырып ныгыту.

П р е д м е т – атна көннәрен кабатлау һәм дәресләргә күзәтү ясау.

Ш ә х е с к ә  к а г ы л ы ш л ы - укучыларның тел байлыгын арттыру, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Принциплар:

1. Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, дәвамчанлык

2. Методик принциплар: коммуникатив

3. Лингвистик принциплар: функциональ

Укыту методлары: өлешчә эзләнү, әңгәмә.

Укыту алымы: “Минем дәресләрем” темасына диалог төзү.

Дәреснең төре: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: Интерактив такта, презентация, дәреслек, карточкалар.

Материал:  Татарча да яхшы бел: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 5 кл.: 2 кисәктә: 2 кисәк / Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова ; [рәссамнары : А.Айсена, В. Фомин]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 111 б. : рәс. б-н.

Дәрес планы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

1. Дәресне оештыру

Исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү. 12 биттәге 8 нче күнегү һәм * 13 нче бит, 10 нчы күнегү.

2. Үткән материалны кабатлау. Укучылар белән атна көннәре турында әңгәмә кору.

        3. Уку мәсьәләсе кую.

1. Атна көннәренә күзәтү ясау.

2. 11 нче күнегү, 13 нче бит.

3. Нәтиҗәләр.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

1) Дәреслек белән эш.

        а) 13 биттәге 13 нче күнегү (язмача).

        б) 14 биттәге 14 нче күнегү (телдән)

2) 14 биттәге15 нче күнегү ярдәмендә әңгәмә кору.

3) Карточкалар белән эш.

        III. Рефлексив бәяләү:

1. Дәрескә йомгак: сорау-җавап.

2. Дәрескә гомуми бәя.

3. Өй эше: 1. 14 нче бит, 18 нчы күнегү язмача 13 нче биттәге 12 нче күнегүдәге сүзләрне ятлап килергә;

* 2. Үзеңнең расписаниең турында диалог төзеп килергә.

План- конспект

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

1. Дәресне  оештыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн сезгә!

- Исәнмесез! Хәерле көн сезгә дә!

- Рәхмәт, утырыгыз.Укучылар, бүген дәрестә кемнәр юк? (укучы санап чыга, шул вакытта укытучы билгели). Яхшы, рәхмәт, утыр.

Укучылар, теге дәрестә бирелгән өй эшен (13 нче бит, 10 нчы күнегү (язмача) һәм * 12 нче бит, 8 нче күнегү (телдән) ) тикшереп алыйк (берничә укучының өй эше тыңлана, калган укучыларның дәфтәрләре җыеп алына)

Яхшы, укучылар. Әйдәгез, русча атна көннәрен искә төшереп алыйк.

- Понедельник, Вторник, Среда, Четверг, Пятница, Суббота, Воскресенье.

-  Яхшы. Ә хәзер татар телендә атна көннәрен әйтеп карыйк. Аның өчен 13 нче биттәге 11 нче күнегүгә карагыз. Һәм әлеге көннәрне әйтеп карагыз.

- Дүшәмбе, Сишәмбе, Чәршәмбе, Пәнҗешәмбе, Җомга, Шимбә.

 - Молодцы! Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз һәм бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип языгыз. Язганнан соң 11 нче күнегүнең биремен укыгыз һәм дәфтәрегезгә эшләгез (укучылар күнегүне дәфтәргә эшлиләр) . Хәзер 12 нче күнегүдәге сүзләрне карагыз һәм минем арттан кабатлагыз (хор белән сүзләр әйтелә).

- Әйдәгез 13 нче биттәге 13 нче күнегүне язмача эшлибез. Текстны русчага тәрҗемә итергә һәм дәфтәргә язарга кирәк. (Укучылар күнегүне дәфтәрләренә эшлиләр).

14 нче күнегүдәге биремне эшләгез. Кайсы дәрестә нинди өй эше бирүләрен әйтегез.

- Кагыйдәне өйрәнергә – татар, рус, инглиз теле дәресләрендә.

Шигырьне ятларга – татар һәм рус әдәбияты дәресләрендә.

Таблицаны тутырырга – җәмгыять белеме, биология һәм тарих дәресләрендә.

145 нче мәсьәләне чишәргә – математика дәресендә һ.б.

- Укучылар, 15 нче күнегүдәге шигырьне укыйгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Кирлемәнгә нишләргә кушалар? Кирлемән нишләмәгән?

- Әнисе аңа туры һәм төз утырырга, көндәлеген тутырырга, хәрефләрне матур язарга, дәресен әзерләргә куша.

Кирлемән дәрестә туры һәм төз утырмаган,көндәлеген тутырмаган, хәрефләрен матур язмаган, дәресен әзерләмәгән.

- Молодцы, укучылар! Шулай итеп, сез бүген дәрестә нинди яңа  мәгълүматлар алдыгыз?

- Без бүген атна көннәрен, яңа сүзләрне өйрәндек. Кирлемән турында белдек.Аңа киңәшләр бирдек.

- Яхшы, укучылар. Сезгә өй эше итеп, 14 нче биттәге 18 нчы күнегү (язмача) һәм 13 нче биттәге 12 нче күнегүдәге сүзләрне ятлап килергә кирәк булачак һәм теләк буенча үзеңнең расписаниең турында диалог төзеп килергә.Бүгенге дәрестә сез бик актив булдыгыз, рәхмәт сезгә. Саубулыгыз!

- Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кайсы һөнәр яхшырак?" темасына сочинение

Баласы булган һәр ата-ананы, иртәме-соңмы, бер сорау борчый : улыбыз яки кызыбыз үскәч кем булыр? Берәүләр : “Кешеләрне бик ярата – врач булмагае, җырчы булыр – тавышы көчле, сурәт ясау белән ма...

Расписаниедә кайсы көн авыр?

Тема: Расписаниедә кайсы көн авыр?Максат:1. Укучыларның көндәлекләре турында таныштыру һәм сөйләмдә активлаштыру.          ...

Нинди / Кайсы фәннән?

Тема урока: Какой? По какому предметуДля учащихся  русской группы 5 классаУчебник:Татарский язык 5 класс Р.Р.Нигматуллина, 2007годОборудование: учебник, видеопроектор, компьютер....

Тема: Изображение Земли на глобусе и на картах. План местности, масштаб плана.

Цели:  - дать знания о способах изображения земной поверхности;           - сформировать понятие «план местности»;      ...

Сине кайсы ярда көтәләр

Сценарий для театров здоровья (для старшеклассников)...

Тема: Хат язу кагыйдәләре.Дәрес планы

5 нче сыйныф (рус төркеме)Тема: Хат язу кагыйдәләре Дәреснең максатлары:1. Укучыларда хат, аны язу кагыйдәләрен булдыру. 2. Фикерләү, хәтер сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү...

Презентация для занятия по учебной дисциплине ОГСЭ.03 «Иностранный язык» для студентов 2 курса СПО по теме: «Деловые и социальные контакты. Деловой разговор. Обсуждение планов дальнейшей работы»

Данная презентация для практического занятия с элементами ролевой игры заинтересовывает и стимулирует студентов к активной коммуникативной деятельности....