Расписаниедә кайсы көн авыр?
план-конспект по теме

Тема: Расписаниедә кайсы көн авыр?

Максат:1. Укучыларның көндәлекләре турында таныштыру һәм сөйләмдә активлаштыру.

                 2.Исемнәрнең төшем килеш формасын активлаштыру.

                 3. Дәресләрне әзерләүгә җаваплы караш тәрбияләү, укытучыларга карата булган ихтирам хисен ныгыту.

Җиһазлау:дәреслек,презентация, компакт –диск.

Дәрес барышы:

I.       Оештыру өлеше.

1.     Укучыларны сәламләү.

-          Исәнмесез, укучылар!

-          Исәнмесез, саумысез!

-          Хәерле көн,балалар!

-          Имин үтсен көнегез!

-          Кәефләрегез ничек соң?

-          Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек!

-Бүген безнең дәрестә кунаклар да утыра. Белемнәрегезне күрсәтергә, тулы җаваплар бирергә тырышыгыз.

-Сезгә хәерле көн, тел ачкычлары теләп дәресне башлыйм.

2. Дежур укучы белән әңгәмә. ( 1 слайд)

- Дәрестә кем дежур?

- Бүген ничәнче декабрь? Нинди көнгә туры килә?

Җомгага

Бер атнада ничә көн?

Бер атнада ничә көн?

Бер атнада җиде көн.

Җиде төрле исеме-

Җидесендә яттан бел.

Дүшәмбе,сишәмбе, чәршәмбе,

Пәнҗешәмбе,җомга,

 

Шимбә, якшәмбе –

Онытма мәңге!..

II.    Актуальләштерү.

1.                  Өй эшен тикшерү.

-                     Балалар ! Сезгә өйдә инша яып килергә әйтелгән иде. “Кышкы матурлык” , “Кыш”, “Кышны яратам” һ.б

-                     Нинди иншалар килеп чыкты икән.

-                     Әйдәгез, берничә кешене тыңлап үтик әле. (1-3 укучының иншасын тыңлап үтү).

2.                  Дәреснең максатын әйтү.

Как вы думаете чем мы сегодня будем заниматься

1. Укучыларның көндәлек расписаниеләре  белән таныштыру.

 2.Исемнәрнең төшем килеш формасын активлаштыру.

 3. Дәресләрне әзерләүгә җаваплы караш тәрбияләү, укытучыларга карата булган ихтирам хисен ныгыту.

III. Төп өлеш.

1.Үткән теманы кабатлау.

а)   52 бит 2 нче күнегү.

- Рәсемгә карагыз(экранда) һәм әйтегез: быел расписаниегездә нинди яңа фәннәр бар?

- Кайсы дәресләр 4 нче класста да бар иде?

- Балалар, математика (инглиз телен, тарих, табигатьбелемен, рәсем дәресен, физкультура дәресен) фәнен кем укыта?... укытамы? (укытучыларның фоторәсемнәре экранда күрсәтелә).

- ... белән инглизчә сөйләшәсезме?

-  Инглиз теле авырмы?

- Ә математика фәне авыр дәресме?

- Укытучыларыгызны ихтирам итәсезме?

-  Дөрес эшлисез, укытучыларны ихтирам итәргә кирәк, алар сезгә белем бирәләр, сезне яраталар.

(    слайд. Укытучылар турында матур сүзләр әйттерү).

б) Аудирование (52 бит, 3 нче күнегү)

- Дикторны тыңлагыз, биремне үтәгез.

- Ә История России татарча ничек була?

- История Москвы?

в)  Тәрҗемә эше.

- 53 биттәге 4 нче күнегүне карагыз. Биремне укыгыз. (баганалап языгыз)

- 53 биттәге 4 нче күнегүне карагыз. (өч уучы эшли).

 

г) Исемнәрнең төшем килеш формасын ныгыту.

- Ребята, а какому падежу русского языка соответсвует вопрос КЕМНЕ? НӘРСӘНЕ?

- Как переводятся на русский язык?

- Какие аффиксы добавляем к словам, чтобы ответить на данные вопросы?

Экранда таблица:  КЕМНЕ? НӘРСӘНЕ?

                                 Кого?       Что?

                  -ны/ - не/ - н

- Когда –НЫ/ -НЕ ?

- Когда –Н?

 

г) Дәфтәрдә күнегүләр эшләү.

- Балалар,эш дәфтәрләрне 41 нче битне ачыгыз.6, 8 нче күнегүләр.

-Биремне ... укый.

-Күнегүне мөстәкыйль эшләгез. Ә ... интерактив тактада эшли.

д) Русчадан татарчага тәрҗемә итү.

- Әйдәгез, чылбырлап тәрҗемә итегез.

работу – эшне

домашнюю работу-  өй эшен

нашу работу –сезнең эшегезне

музыку – музыканы

русскую музыку – рус музыкасын

друзей- дусларны

его друзей – аның дусларын

их комнату – аларның бүлмәсен

моего учителя – минем укытучымны

учителя истории – тарих укытучысын

новую науку – яңа фәнне

татарскую литературу – татар әдәбиятын

мою ошибку – минем хатамны

его ошибку – аның хатасын

 

IV.Физкультминутка

 

V. Яңа тема өстендә эш.

а)  Темага кереш.

- Балалар , рәсемгә карагыз һәм әйтегез: Шәвәли кайсы дәресләрне ярата?

- Сезнеңчә, ул нинди билгеләргә укый?

 - Аның кәефе ничек?

- Ә сез кайсы дәресләрне яратасыз?

- Ни өчен?

- Сезнең өчен кайсы фән авыр? Ә кайсы фән җиңел?

б) Парлап эшләү.

1нче рәт: 7 нче күнегү.

2 нче рәт: 8 нче күнегү.

-     Диалогларны тыңлыйбыз. (икешәр пар чыгыш ясый). .... игъ тибар белән тыңлыйбыз.

-     ... син алар турында нәрсәләр белдең? Аның өчен иң җиңел фән кайсысы?

 

 

в) Бүлем саннары белән таныштыру.

 - Шәвәли татар телен дә, рус телен дә ярата, татарча да, русча да яхшы сөйләшә. Шуңа күрә ул сезгә яңа материал алып килгән.

Экранда таблица :

НИЧӘШӘР? (По сколько?)

 

БИШӘР- по пять                  МЕҢНӘР-  по тысяче

 УНАР- по десять                  АЛТЫШАР- по шесть

 Йөзәр - по сто                        ИКЕШӘР-  по два

 

-Минем арттан кабатлагыз!

- Вы заметели, какие аффиксы помогают отвечать на вопрос по сколько? – ничәшәр?

-Эш дәфтәрләрегезне ачыгыз, 5 нче күнегүне табыгыз. Биремне ... укый.

 

Безгә өчәр дәфтәр бүләк иттеләр.

Көн саен алтышар дәрес була.

Дәресләрдә без икешәр утырабыз.

Классларда утызар укучы укый.

Һәр укучыда җидешәр дәреслек бар.

Һәр тәнәфес унар минут бара.

Ситуатив күнегүләр:- укытучы ике укучыга өчәр дәфтәр бирә, сорау куя, балалар җавап бирә;

-аналогия буенча дисклар, каләмнәр белән эш.

г) Көндәлекләр буенча эш (54 бит, 10 нчы күнегү).

- Көндәлекләрегезне ачыгыз.

- Кайсы көннәрдә расписаниегездә бишәр (алтышар) дәрес була?

- Расписаниедә сезнең өчен иң авыр көн кайсы көн? Ни өчен?

- Ә җиңел көн? Ни өчен? Бу көннәрдә нинди дәресләр була?

- Дүшәмбе көнне нинди дәресләр була? Сишәмбе көнне?

(54бит, 10 нчы күнегү.)

-Расписаниедә кайсы көн авыр, кайсы көн җиңел? Ни өчен? Бу турыда... сөйли (монолог)

- Әйтегез әле, сезгә өй эшләрен күп бирәләрме?

- Өй эшләрен яратып эшлисезме?

 - Өй эшләрен тырышып эшлисезме?

Балалар, өй эшләрегезне тырышып эшләгез, билгеләрегез дә яхшы булачак.

Бүген дәрестә тырышып, актив катнаштыгыз, шуңа күрә....

(Билгеләр кую)

 

V. Өйгә эш бирү.

Дәреслек 53 бит, 9 нчы күнегү.

Эш дәфтәреннән 41 нче бит, 3,4 нче күнегүләр.

VI. Дәресне йомгаклау.

1.    Гомумиләштерү әңгәмәсе.

-Дәрестә нишләдегез? Нәрсәләр турында сөйләштек?

- Сезнең өчен дәрес авыр булдымы?

-  Нинди яңалык белдегез?

- Сез дәрестән канәгатьме?

2. Укучылар белщн саубуллашу.

 - Сез дәрестә бик яхшы эшләдегез. Мин сездән канәгать.

- Сау булыгыз, балалар! Дәрес тәмам.

 

 

 

-          

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кайсы һөнәр яхшырак?" темасына сочинение

Баласы булган һәр ата-ананы, иртәме-соңмы, бер сорау борчый : улыбыз яки кызыбыз үскәч кем булыр? Берәүләр : “Кешеләрне бик ярата – врач булмагае, җырчы булыр – тавышы көчле, сурәт ясау белән ма...

Нинди / Кайсы фәннән?

Тема урока: Какой? По какому предметуДля учащихся  русской группы 5 классаУчебник:Татарский язык 5 класс Р.Р.Нигматуллина, 2007годОборудование: учебник, видеопроектор, компьютер....

Сине кайсы ярда көтәләр

Сценарий для театров здоровья (для старшеклассников)...

Сине кайсы ярда котэлэр

Сәламәтлек театрлары өчен сценарий (югары класс укучылары цчен)...

Тема: Расписаниедә кайсы көн авыр?. Дәрес планы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:М е т а п р е д м е т – тартымлы исемнәрнең төшем килешендә булган формасын рус теле белән чагыштырып ныгыту.П р е д м е т – атна көннәрен кабатлау һәм дәресләргә...


 

Комментарии

открытое урок в РМО 5 класс.