Алмашлыкларның ясалышы
план-конспект урока (6 класс) на тему

1) Алмашлыкларның ясалышын ,ясалыш ягыннан төрләрен  өйрәнү; 2)Г.Тукай иҗатына нигезләнеп,укучыларда туган  телгә мәхәббәт тәрбияләү;3) төзелеше ягыннан алмашлыкларның 5 төргә: тамыр, кушымчалар ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы, тезмә алмашлыкларга  бүленүен, кушма рәвешләрнең кушылып, парлы рәвешләрнең сызыкча аша, тезмә рәвешләрнең составындагы сүзләрнең аерым язылуын өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse2.docx21.22 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең тибы:  Катнаш дәрес.

Дәреснең темасы:     Алмашлыкларның ясалышы.

Дәреснең максаты:  1) Алмашлыкларның ясалышын ,ясалыш ягыннан төрләрен  өйрәнү; 2)Г.Тукай иҗатына нигезләнеп,укучыларда туган  телгә мәхәббәт тәрбияләү;3) төзелеше ягыннан алмашлыкларның 5 төргә: тамыр, кушымчалар ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы, тезмә алмашлыкларга  бүленүен, кушма рәвешләрнең кушылып, парлы рәвешләрнең сызыкча аша, тезмә рәвешләрнең составындагы сүзләрнең аерым язылуын өйрәнү.

Дәресне җиһазлау:     Дәреслек, Г.Тукайның портреты, әсәрләреннән өзекләр алмашлык темасына багышланган  презентация.

Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү.

1.Өй эшләрен тикшерү. 239 нчы күнегү. (дәфтәрләрне җыю)

 - Үткән дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек ?

  - Алмашлык дип нинди сүз төркеменә әйтәбез?(1 нче слайд)

- Тагы нинди мөст. сүз төркемнәрен өйрәндек?

Кроссворд чишү.

Әгәр дә кроссвордны дөрес чишсәк, сезгә таныш булган шагыйрьнең фамилиясен укырсыз.

Бер сүз белән әйтергә:   (2 нче слайд)

Б

Е

Р

Т

У

К

Т

А

У

С

Ы

З

Т

А

У

Д

А

Й

К

У

Р

К

А

К

Л

А

Р

Ч

А

Ю

Г

А

Р

Ы

А

Ю

Д

А

Й

а) Бер дә туктап тормыйча.

б) Тау шикелле.

в) Куркаклар кебек бирешү.

г) Бик биектә.

д) Аю кебек атлау.

2.Яңа теманы аңлату. Алмашлыкларның ясалышы.

-Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

- Ничек ясалганнар?

Ясалышлары ягыннан башка сүз төркемнәре кебек алмашлыклар: тамыр, ясалма, кушма, тезмә төрләргә бүленәләр(3,4,5 нче слайдлар презентациясе буенча аңлату.)

- Нинди сүз килеп чыкты? (Тукай) (6 нчы слайд)

- Әйе, апрель аенда халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай дөньяга килә һәм шушы ук ай аны безнең арабыздан мәңгелеккә алып китә. 2013 нче елның 12 нче апреленнән татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукайның вафатына 100 ел тулу уңаеннан аның иҗатын, рухын искә алып төрле чаралар үткәрә.(7 нче слайд)

(Бүгенге дәресебезне дә без  дә Г.Тукай рухына багышларбыз.

3. Белем һәм күнекмәләр  формалаштыру.

 Сайланма диктант яздыру. Рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләргә, шигырьләрнең исемен атарга.

а) Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.    (  ”Сабыйга”)

 

б) Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;

Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем
. (“Пар ат”).

в) Күп эшләде иренмичә; бара-бара чыгарды ул матур-матур балалар да. (“Карлыгач”).

г)Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,
Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә;
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.( “Кышкы кич”)

(Һич, сине, барчасы, аларның, һәр,әллә ни, нәрсәдәндер, бу, нинди, минем,мин,болай, ул, шулай)(8,9,10 слайдлар)

5. Дәреслектәге кагыйдәне укыту. Димәк .. нәтиҗә ясау.

6. Дәреслектәге күнегүләр белән эш.

    - №240 (күчереп язу,алмашлыкларның астына сызу.1,3 нче җөмләләрне яздыру.

7.Уку, алмашлыкларны табу.

Республикабызның Казан шәһәрендә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле истәлекле урыннар аз түгел. Алар беренче чиратта берничә гасырлар дәвамында Казан татарларының шәһәр мәдәниятен саклаган, аның, сәяси һәм мәдәни тормышы кайнаган, татар милләтенең рухи үзәге булган Иске Татар бистәсе террияториясендә урнашкан. (11 нче слайд)

8. Габдулла Тукайның асрамага алган Мөхәммәтвәли һәм Газизә яшәгән йортның фоторәсеме табыла. Бу рәсем хәзер  музейда саклана. Йорт 1966-1967 елларда сүтелгән. Шагыйрь ул агач йортка Уральскидан кайткач та килгән. Хәзер бу урында биш катлы күпфатирлы йорт тора (Мәҗит Гафури урамы, 3 нче йорт).  (12,13,14,15,16,17 нче слайдлар)

Физкультминутка(Яттан  шигырьләр белүчеләрне сөйләтү,

9. №242 нче күнегүне укыту алмашлыкларны төркемчәләргә бүлеп яздыру.

10.Плакаттагы җөмләләрне, тиешле рәвешләрне,алмашлыкларны куеп, күчереп язарга,алмашлыкларның нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә. 18 нче слайд)

Бөек шагыйребез Г.Тукай ... ...  гомер эчендә ...  бай иҗат мирасы калдырды. ...  үзе исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты ...  бәя алды. ... исеме күңелебезгә ... ... .

—Димәк, алмашлыклар кайсы җөмлә кисәге булып килә ала?

(бик аз, гаять, югары, бик  якын, ул,үзе,аның)

11.Алмашлыкларны табу.

   Менә бераздан сабан туе җитте. Мине сабан туе көнне иртән үк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.

Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген сабан туе бәйрәм көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар, вә һәр өйдә һәм һәркемгә көләч йөз, тәмле сүз иде.

Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, ятим калган мулла баласы икәнемне искә алгач, миңа башка малайларга биргән кеби конфет, бер-ике прәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буялган күкәй бирәләр иде.

Шунлыктан минем капчыгым буялган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.

                                                Г.Тукай (“Исемдә калганнар”).

V. Йомгаклау. (20 нче слайд)Билгеләр кую. Өй эше. 243 нче күнегү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы. Тукай иҗатында алмашлыклар.

Максат. 1. Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы турында мәгълүмат бирү.2. Иҗади фикер эшчәнлеген үстерү.3. Г. Тукай иҗатына карата кызыксыну һәм тәрбияләү.Җиһазлау: компьютер, карточкалар, тест, татар т...

Алмашлыкларның ясалышы-презентация

Г.Тукай иҗатына нигезләнеп,укучыларда туган  телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Презентация к уроку "Алмашлыкларны куллану"

Татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында татар теленең  "Морфология" бүлеген өйрәнгәндә куллану өчен...

"Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау". 6 нчы сыйныф

Милли укыту буенча директор урынбасарларының шәһәр семинарында күрсәткән ачык дәрес план-конспекты....

"Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау"

"Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" дәресендә алмашлыкларны кабатлау,алган белемнәрне системага салу,логик фикерләү сәләтен,иҗади активлыкларын үстерү,төркемнәрдә эшләп,дустанә мөнәсәбәт булдыру к...