Открытый урок "Индустриализация"
план-конспект урока по истории (11 класс) на тему

Галиев Ильяс Расимович

Индустриализация

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Индустриализация56 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Кукмара муниципаль районы МБГБУ

 “Сәрдекбаш урта мәктәбе”

_____________________________________________________

Тема:  Индустрияләштерү: казанышлар һәм югалтулар

(11 сыйныфта үткәрелгән тарих дәресе эшкәртмәсе)

                                             Укытучы: беренче квалификацион категорияле  

                                                           тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

                          Галиев И.Р.

2018 ел

Тема: Индустрияләштерү: казанышлар һәм  югалтулар

Дәреснең максатлары:

Белем бирү: 20-30 елларда илебезнең икътисадын модернизацияләү процес сын өйрәнү, индустрияләштерүнең сәбәпләрен,  максатларын, чыганакларын ачыклау, аның барышын, йомгакларын һәм нәтиҗәләрен карау.

Үстерүче: мәгълүматның төрле чыганакларын куллану аша укучыларның компетентлыгын үстерүгә йогынты ясау, коммуникатив  һәм төрле чыганак-ларны анализлау  күнекмәләрен ныгыту.

Тәрбияви: беренче бишьеллык елларында совет кешеләренең хезмәт батырлыклары мисалларында патриотизм, бурычлылык хисләре тәрбияләү, укучыларда актив гражданлык позициясе формалашуга йогынты ясау.

Дәрес формасы: Сингапур методикасы кулланып үткәрелгән катнаш дәрес

Төп төшенчәләр: индустрияләштерү, бишьеллык, ГУЛАГ, стахановчылык хәрәкәте, ударниклык, социалистик ярыш.

Дәресне  җиһазлау: презентация «Индустриализация в СССР», видеофильм

“Индустриализация в Советском Союзе”, сүзлек, дәреслек

Дәрес планы

I.Оештыру моменты.

II.Проблеманы актуальләштерү.

III. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

а). 20-30 елларда илнең икътисади хәле. Индустрияләштерүнең зарурлыгы.

б) Индустрияләштерүне үткәрүгә альтернатив карашлар.

в) Беренче һәм икенче бишьеллык елларында илнең икътисады:

  • бишьеллык планнар;
  • индустрияләштерүнең чыганаклары;
  • стахановчылык хәрәкәте;
  • туган ягыбызда индустрияләштерү (укучы чыгышы).

г) Индустрияләштерүнең йомгаклары һәм нәтиҗәләре.

IV. Рефлексия.

V. Йомгаклау һәм өйгә эш.

Дәрес барышы

I.Оештыру моменты:

  • Класста уңайлы атмосфера тудыру. Уң һәм сул,  каршы күршеләр белән сәламләшү.
  • Дәреснең темасы  һәм максатлары белән таныштыру (1-2 слайд)
  • Терминның мәгънәсен искә төшерәбез: Индустрияләштерү – икътисадны эре машина базасында үзгәртеп кору процессы.

II. Проблеманы актуальләштерү: укучыларга 3 слайд күрсәтелә.

Проблемалы бирем бирелә: Индустрияләштерүнең Сталин варианты субъектив сәбәпләр нәтиҗәсеме яисә объектив закончалыкмы? Индустрияләштерүне үткәрүнең  үз вариантын тәкъдим итеп Сталин хаклы булганмы? Бу сорауларга җавап бирү өчен илнең 20 еллардагы хәлен карап үтик

Сорау: НЭПның каршылыклары, нәтиҗәләре һәм аны бетерү сәбәпләре.

Сорау: Генуя конференциясенең таркалу сәбәпләре ачыкларга.

Индустрияләштерү чынлап та кирәк булганмы?

III. Яңа тема

1.СССРда индустрияләштерү

 Индустрияләштерүнең максатларын билгелибез (Слайд ачыла) Дәфтәргә язабыз

Эр ар гайд. А)Укучылырга төрле фикерләр язылгын расламалар бирелә һәм “башта” өлешенә тамгалар куела : + яки-. (1 минут вакыт бирелә)

Башта

Расламалар

Соңыннан

1.Россияне индустрияләштерү бурычы инде XIX гасыр ахырында ук алга килеп баса.

2.Индустрияләштерүне җиңел промышленность тан башлаган капиталистик илләрдән аермалы буларак СССРда иң беренче бурыч – авыр про-мышленностьны аякка бастыру була.

3.Индустрияләштерү өчен кирәкле иң төп чыганак булып авыл хуҗалыгы тора.

4. Индустрияләштерүнең уңай яклары булган кебек тискәре яклары да була.

5. Совет халкының энтузиазмы  яңа төзелешләр- гә зур этәргеч көч булып тора.

6..1,2 бишьеллык төзелешләрен торгызуда  бик зур рольне ГУЛАГ империясе тоткыннары уйный.

Б) “Индустриализация в Советском Союзе” дигән видео карала,  

В) “соңыннан” өлеше тутырыла. Аермалар билгеләнә.

Финк райт раунд робин.

Сорау: Баштагы фикер белән видео караганнан соңгы фикерләр арасында кайсы пунктларда аермалар барлыкка килде? Ни өчен? (Уйларга,  язарга вакыт 3 минут бирелә).

Аннан соң һәр укучы үз фикерләрендәге үзгәрешләр турында сөйли (һәр укучыга 1 минут вакыт бирелә)

Укытучы белән бергәләп нәтиҗә ясала.

2.Индустрияләштерүгә альтернатив карашлар. (9-11 слайдлар) Сталин һәм Бухарин.

Дәрес башында куелган проблемага җавап бирәбез:Индустрияләштерүнең

Сталин варианты  субъектив сәбәпләр нәтиҗәсе дә,  объектив закончалык та.

Объектив сәбәпләр: икътисади торгынлык – стагнация, хәрби көчсезлек, ә бу эчке социаль шартлау яки хәрби бәрелештә җиңелүгә китерер иде.

Субъектив сәбәп – Сталин эчке партия көрәшеннән җиңүче булып чыга.

3. Беренче бишьеллыклар, индустрияләштерүнең чыганаклары (дәреслек белән эш)

Укучыларга таблица формасында теркәргә.

Бишьеллык планнар:

Индустрияләштерү чыганаклары

1 бишьеллык нәтиҗәләре

2 бишьеллык нәтиҗәләре

Туган ягыбызда индустрияләштерү (укучы чыгышы)

Стахановчылык хәрәкәте – укучы чыгышы

4. Индустрияләштерүнең нәтиҗәләре: йомгак ясыйбыз.

IV. Рефлексия:(чыгу билеты)

- Сезгә дәрес ошадымы?

- Бүген нәрсәләр белдегез?Үзегез өчен нинди ачышлар ясадыгыз?

- Нәрсәне аңламадыгыз?

V. Йомгаклау. Өй эше §46, 47. (2 вариантта)

1)Индустрияләштерүнең нәтиҗәләрен , аның плюсларын һәм минусларын билгеләргә (таблица формасында)

Казанышлар

Хаталар

2)Эссе язарга “СССРда индустрияләштерү: плюслар һәм минуслар” (“за и против”).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка открытого урока по теме: «Географическая оболочка» Урок-открытие

Что такое географическая оболочка? ГО – это взаимосвязь и взаимодействие всех оболочек Земли -  всех сфер Земли.Какие это сферы?Постановка проблемы1.     Ученику дается г...

Торжественное открытие I открытого слёта юных экологов Агинского Бурятского округа (с приглашением команд Забайкальского края).

Природа является первоосновой всякой красоты. Она может размягчить даже самые чёрствые сердца. Великая природа, окружающая нас, способна порождать великие мысли и поступки.Вы услышали звуки музыки. Ав...

Открытое занятие по английскому языку в дошкольной группе в рамках "Дня открытых дверей" для родителей.Название "Вместе весело дружить""

Открытое занятие для родителей детей, посещающих дошкольную группу. Дети с преподавателем ищут друзей для загрустившего Шалтая-Болтая, который хочет найти себе друзей среди  домашних питомцев ...

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной». Открытый урок по алгебре в 7 классе «А» тема: «Уравнения с одной переменной».

Открытый урок по алгебре в 7 классе «А»тема: «Уравнения с одной переменной».презентация по данной теме...

Открытый урок по географии "Антарктида, история открытия и исследования"

Материалы этого урока можно использовать на уроках географии в 7-х классах....

Открытый урок по теме «АВСТРАЛИЯ. Географическое положение. История открытия материка. Рельеф и полезные ископаемые».

ЗАДАЧИ УРОКА: ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫЕ: 1. Отработка навыков составления составления характеристики географического положения материка Австралия;2.Продолжить работу с картами,  атласами, таблицам.ВОСПИТ...

Разработка урока географии в 5 классе по ФГОС на тему Великие географические открытия. Открытия Нового света.

Данная тема рассматривается в 5 классе по учебнику Н. Петровой и Максимовой по ФГОС. Хотелось перед структуру урока....