Яшәешнең ике кыйммәте ( мәкалә)
статья по теме

Мостафина Илсөяр Габдрахман кызы

Гыйлем алу һәм әдәп кагыйдәләре турында фикерләр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yasheshnen_ike_kyymmte.docx16.16 КБ

Предварительный просмотр:

                                      Яшәешнең ике кыйммәте

                                           мәкалә

      Мәктәп – кешелек яшәешендә гомер – гомердән иң әһәмиятле, иң зарур урыннарның берсе булып тора, чөнки монда адәм баласының акылы үстерелә, зиһене киңәйтелә. Бу – наданлыктан качу, гыйлемлелеккә омтылу урыны.

      Укучыларга гыйлем бирү белән берлектә укытучылар аларга әдәп – әхлак тәрбиясе дә иңдерергә тырыша.Нинди генә сыйныф сәгатьләре, дәрестән тыш эшләр оештырылмый бүген мәктәптә! Тик укучыларның барысының да белем алу теләге, әхлагы яхшырганнан – яхшыра бара дип, кем әйтә алыр икән безнең көннәрдә?Дөресен генә әйткәндә, мәктәптә гыйлем алу әдәбе, күркәм холыклы булуга омтылыш бик әйбәт дәрәҗәдә дип, куанып буллмый шул.

    Бөтен көчне куеп уку мәсьәләсендә , фәннәрне тырышып үзләштерүдә укучыларда ( барысында да түгел, әлбәттә) битарафлык сыйфаты күзәтелә. Бу хакта уйланганда, һәр фикере энҗе бөртегенә тиң булган галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре хәтергә килә:” Гыйлем – күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер...”  Коръән китабы да “ Икъра!” , ягъни “ Укы!” сүзе белән иңә башлаган диелә дин тарихында... Шунлыктан укучыларда белем эстәүгә уңай мөнәсәбәтне үстерүдә укытучылар белән әти-әниләргә бергәләп өзлексез эшләргә кирәк.

  Үзара аралашуда, яисә укытучы белән мөгаләмәдә балаларда итагатьлелек көннән-көн югалып бара. Бер-берсенә тупас, вульгар сүзләр белән “ыргытышу” алар өчен гадәти хәлгә әйләнде. “ Малай халкына” гына түгел, кызларга да хас күренеш ул хәзер. Укытучысының: ” Болай сөйләшмиләр бит инде, сүзләрне дөрес сайламыйсың!”-дигән шелтәсенә аптырыйлар кайбер балалар. “ Мин бернинди начар сүз дә әйтмәдем бит!”-диләр алар. Сөйләшү, аралашу, үз-үзеңне күркәм холыкта тоту, ихласлылык, ярдәмчел һәм ихтирамлы булу әдәбе югалып бара балаларыбызда. Элекке галимнәребез әйтеп калдырган " Сөйләшкәндә артык кычкырмагыз һәм артык акрын сөйләшмәгез, тешләрегезне кысмагыз, бәлки гүзәл, кыска һәм ачык итеп сөйләгез , “ Сүзегезнеңдөреслеген тавыш куәте яки ачу белән түгел, бәлки йомшаклык һәм дәлил белән исбат итегез” дигән киңәшләрне сеңдерәсе иде аларга. Коръәндә хикмәтле “Локман” сүрәсе бар. Шуның 19 нчы аятендә дә:

”Сөйләшкәндә, тавышыңны уртача кыл”, - диелгән... Мәктәптә әлегедәй тирән, мантыйкый фикерләрне, киң карашлы акыл ияләре булган галимнәребезнең, мәсәлән, Ш.Мәрҗанинең, Р.Фәхреддиннең, Һ.Атласиның, Ә.Кәримуллинның һ.б. киңәшләрен өйрәнү түгәрәкләре яисә факультативлар оештырылса, бер дә артык булмас иде.

 Гыйлем һәм Әдәп. Болар – кешене яшәешен, милләтнең, җәмгыятьнең камил үсешен алга алып бара торган ике бик тә кирәкле, бик тә мөһим кыйммәтләр. Шушы кыйммәтләрнең асылын төшендерәсе иде укучыларыбызга.Тик бу юлдан үзебез – Өлкәннәр – Әти-Әниләр һәм Мөгаллимнәр – барса иде...

Биектау муниципаль районы башкарма комитеты

“ Мәгълүмати-методик үзәк” муниципаль бюджет учреждениесе газетасы,

2012 ел, 24 август.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр.

Гамил Афзал иҗатында милли кыйммәтләр чагылышы.Фәнни эш....

Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә ата-ана хакын хаклауның кыйммәте.

О жизни  итворчество великого татарского просветителя.Надо уважать родителей,никогда про них не забывать....

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Каюм Насыри хикәятләрендә әхлакый кыйммәтләр

Каюм Насыри хикәятләрендә әхлакый кыйммәтләр...

Мастер-класс "Әхлакый кыйммәтләр - тормыш нигезе"

Әдәбият дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең бер алымы булып торган интеллект-карта алымын куллану максатыннан төзелгән мастер-класс эшкәртмәсе....

"Гадәти әйберләрнең яшерен кыйммәтләре". (Ценности обыденных вещей) Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре я сыйныф сәгате өчен эшкәртмә

quot;Гадәти әйберләрнең яшерен кыйммәтләре".Бөек Җиңүгә карата бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе. Сыйныф сәгатьләре өчен дә кулланырга мөмкин....