Проект «Укучыларда китап укуга ничек кызыксыну уятырга?»
проект

М.Гульнара Ш.

Проек эше "Укучыларда китап укуга ничек кызыксыну уятырга?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_biru_proekty.docx21.13 КБ
Файл proekt.pptx2.57 МБ

Предварительный просмотр:

 «Укучыларда китап укуга ничек кызыксыну уятырга?»

Күп еллар элек, без үзебезне дөньяда иң күп укучылар саны рәтендә йөртә идек. Китап уку һәрвакыт яхшы белем бирә, дөрес итеп сөйләшергә өйрәтә, интеллигентлы кеше булырга ярдәм итә дип уйладык. Бүгенге көндә китапларның тираҗ саны артканнан арта бара. Ә укучы бармы?

 Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча өлкән яшьтәге ил халкының 40% тан артыгы бөтенләй китаплар укымый. Ә Россиялеләрнең 30% бөтенләй газет-җурналларга мөрәҗәгать итми. Соңгы вакытта бернинди китап яки журнал сатып алмаучылар саны 79% ка җиткән.  Яшьләр уку программасына кергән әсәрләрне генә укыйлар. Шуның өчен иң куркынычы, балаларның китап уку белән кызыксынмаулары. 32 ил буенча глобаль тикшеренүләр нәтиҗәсендә, Россия балалары китап уку буенча 27нче урында торалар.

 Психологлар, педагоглар, социологлар әйтүе буенча китап укымаган балага чын шәхес булып формалаша алмый. Җәмгыять өчен бу бик зур югалту икән.

Боларның барысын да мин бүген юкка гына әйтмим... Чөнки белем бирү проектымның темасы: Укучыларда китап укуга ничек кызыксыну уятырга?»

Проектның актуальлеге 

Балаларның укымавы бүгенге көндә бик күп проблема тудыра. Телевизор, компьютерлар, күңел ачу урыннары акрынлап китапларны кысырыклап баралар. Бу проблема бөтен ил буенча күзәтелә. Тикшеренүләр күзәткәнчә бүгенге көндә мәктәп укучылары укытучы таләп иткәнгә күрә генә укыйлар, ансы да мәктәп программасына кергән әсәрләр генә. Кыскасы, китап белән кызыксыну әкренләп кими бара.  

Шуңа бәйле рәвештә, мин үзебезнең лицейда диагностик тикшерү үткәреп карарга булдым. Бу тестта барлыгы 40 укучы катнашты. “Татарча китап укырга яратасызмы ?” - дигән сорауга 23 укучы: “Дәреслек буенча укыйм” – дисәләр,17 укучы тискәре җавап бирделәр.Кызганчка каршы нәтиҗәләре шактый күңелсез.

Укучылар укырга яратмыйлар һәм теләмиләр.  

Шулай итеп, миндә әлеге проектны гамәлгә ашыру ихтыяҗы туды.

Проектның максаты – укучыларда укуга кызыксыну уятып, гыйлемле, туган телен, җирен, әти-әнисе, яшьтәшләрен  хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү. 

Бурычлар:

1.Укуга уңай мотивация булдыру өчен һәр баланың аз гына уңышын да вакытында күреп алып бәяләү һәм хуплау.

2.Шәхси кызыксынуларын тормышка ашыру, уй һәм фикерләү эшчәнлеген арттыру.

3. Укучыларның укуга кызыксынуларын үстерү өчен шартлар булдыру.

4. Кеше тормышында китапның зур әһәмияткә ия булуын аңлату;

Проектны тормышка ашыру этаплары. 

1. Диагностика.

2.Укучыларда укуга кызыксыну артсын өчен шартлар булдыру.

3. Укуга кызыксынуларын дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар арткылы үстерү.

Анализ ясау этаплары 

I этап. Диагностика

Үткәрү вакыты: I чирек 2016-2017 нче уку елы.  

Эш планы:

1. Лицей укучылары арасында тест үткәрү.

2. Татарча китап укымау сәбәпләрен ачыклау.

3. Диагностика нәтиҗәләре белән таныштыру.

II этап. Укучыларда укуга кызыксыну артсын  өчен шартлар булдыру.

Үткәрү вакыты: ноябрь 2016 – май 2017

Гамәлгә ашыру планы:

1. Уңайлы, җиһазландырылган кабинетлар , китапханә аша укучыларда укуга кызыксыну уяту.

2. Әсәрләрне өйрәнгәндә укучының  үзен әсәрнең бер герое итеп хис иттереп, яки музыка, картина, рәсемнәр, рольле яки башка төрле уеннар аша кызыксыну уяту.

III этап. Укуга кызыксынуларын дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар арткылы үстерү.

Үткәрү вакыты: ноябрь 2016 – май 2017

Гамәлгә ашыру планы:

1. Төрле формадагы дәресләр үткәрү: (дәрес–диспут, дәрес–спектакль, дәрес–бәйрәм, дәрес–әңгәмә, дәрес–эссе, интеграль дәрес, дәрес–конференция һ. б.);

2. Сыйныфтан тыш чаралар аша кызыксындыру: олимпиада, түгәрәкләр,  төрле конкурслар, әдәби-музыкаль кичәләр, татар теле атналыгы, спектакльләр, әкиятләр кую, шигырь бәйрәме, музейлар, концерт, театрларга йөрү, күренекле шәхесләр белән очрашулар, газета-журналларда укучыларның язмаларын бастыру, китапханәләргә йөрү. Бу чараларны үткәрү өчен һәрберсенең үз вакыты, үткәрү урыны билгеләнде. Һәр чараның үз җаваплы кешесе дә бар. Сыйныфтан тыш чараларга әти-әниләрне дә катнаштыру зур нәтиҗә бирә. Балаларының ни дәрәҗәдә кызыксынулырын күрәләр һәм укытучылар белән тыгыз элемтәдә торалар.

 Көтелгән нәтиҗәләр

-Һәр баланы иң  беренче чиратта шәхес итеп күрү.

-Китапка укуга теләк булдыру.

-Фикереңне уйлап,эзлекле,дәлилле итеп әйтә белү

-Укылган әсәрдән чыгып гомуми нәтиҗә ясый белү.

-Укылган,әйтелгәннәрне тормышта кулланырга әзер булу,тормыш тәҗрибәсе туплау.

Проектның нәтиҗәләре

Проектны тормышка ашыру өчен бик күп нәтиҗәләргә ирешермен дип уйлыйм. Иң төп нәтиҗә – китапханәгә йөрүчеләр саны артуны күздә тоту.

Проектны тормышка ашыру өчен лицеебызның китапханәсе китаплар белән баетылыр.

         Әлбәттә  без үзебез дә даими рәвештә һөнәри белемне  камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Китап — дөньяны танып белергә ачкыч

Слайд 2

Белем бирү проекты Укучыларда китап укуга ничек кызыксыну уятырга

Слайд 3

Телевизор, компьютерлар, күңел ачу урыннары акрынлап китапларны кысырыклап баралар. Бу проблема бөтен ил буенча күзәтелә. Проектның актуальлеге

Слайд 4

Проектның максаты укучыларда укуга кызыксыну уятып, гыйлемле, туган телен, җирен, әти-әнисе, яшьтәшләрен хөрмәт итүче шәхесләр тәрбияләү.

Слайд 5

Бурычлар 1.Укуга уңай мотивация булдыру өчен һәр баланың аз гына уңышын да вакытында күреп алып бәяләү һәм хуплау. 2.Шәхси кызыксынуларын тормышка ашыру, уй һәм фикерләү эшчәнлеген арттыру. 3.Укучыларда укуга кызыксыну тудырыр өчен шартлар булдыру. 4.Кеше тормышында китапның зур әһәмияткә ия булуын аңлату.

Слайд 6

Проектны тормышка ашыру этаплары Диагностика. 2.Укучыларда укуга кызыксыну тудыру өчен шартлар булдыру. 3. Укуга кызыксынуларын дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар арткылы үстерү.

Слайд 7

I этап. Диагностика. Үткәрү вакыты: I чирек 2016-2017нче уку елы. Эш планы: 1. Лицей укучылары арасында тест үткәрү. 2. Китап укымау сәбәпләрен ачыклау. 3. Диагностика нәтиҗәләре белән таныштыру.

Слайд 8

II этап. Укучыларда укуга кызыксыну тудыру өчен шартлар булдыру. Үткәрү вакыты: ноябрь 2016 – май 2017 Гамәлгә ашыру планы: 1.Уңайлы, җиһазландырылган кабинетлар, китапханә аша укучыларда укуга кызыксыну уяту. 2.Әсәрләрне өйрәнгәндә укучының үзен әсәрнең бер герое итеп хис иттереп, яки музыка, картина, рәсемнәр, рольле яки башка төрле уеннар аша кызыксыну уяту.

Слайд 9

III этап. Укуга кызыксынуларын дәрес һәм сыйныфтан тыш чаралар арткылы үстерү. Үткәрү вакыты: ноябрь 2016 – май 2017 Гамәлгә ашыру планы: 1.Төрле формадагы дәресләр үткәрү . 2.Сыйныфтан тыш чаралар аша кызыксындыру.

Слайд 10

Көтелгән нәтиҗәләр Һәр баланы шәхес итеп күрү. Китап укуга теләк булдыру. Фикереңне уйлап, эзлекле, дәлилле итеп әйтә белү. Укылган әсәрдән чыгып гомуми нәтиҗә ясый белү. Укылган, әйтелгәннәрне тормышта кулланырга әзер булу, тормыш тәҗрибәсе туплау.

Слайд 11

Проектның нәтиҗәләре

Слайд 13

Ак калфак

Слайд 14

Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ничков Н.В., Ничкова Т.А. Проект «Творите прекрасное - своими руками!»

Внеурочная деятельность является составной частью учебно-воспитательного процесса  и одной из форм организации свободного времени обучающихся и понимается сегодня преимуществен...

Ничков Н.В., Ничкова Т.А. Проект «Мой первый робот»

Предлагаемый проект, основывается на реализации авторской программы «Мой первый робот, или 33 эксперимента по робототехнике», апробируемой на базе Панаевской школы-интерната. ...

Китап сайлау һәм китап элементлары

Укучыларның китапны саклау һәм дөрес итеп уку тәртипләрен искә төшерү һәм камилләштерү...

"Укучыларда татар теленә карата кызыксыну уятуда яңа педагогик технологияләр куллануның мөмкинлеге" темасына чыгыш

quot;Укучыларда татар теленә карата кызыксыну уятуда яңа педагогик технологияләр куллануның мөмкинлеге" темасына татар теле укытучылары методик берләшмәсендә  чыгыш...

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч Педагогик укуга чыгыш

Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч Педагогик укуга  чыгыш...

Работа над орфографической зоркостью в рамках школьного проекта « Грамотность на кончике пера » «Ак китап » - « Белая книга » ( татарский язык и литература)

Правильно писать слова должен каждый человек. Будь то первоклассник или же взрослый человек. Есть определенные нормы, которые должен знать каждый. Так называемый орфографический минимум. Научные иссле...

Проект: “ Спетакль ничек төзелә”

Теманың актуальлеге: Театр балаларга якын булган сәнгатьнең бер төре. Шуның нәтиҗәсендә заманча педагогика һәм психология алдында торган актуаль проблемалар хәл ителә: әдәплелек тәрбияләү, уңай  ...