Н.Әхмәдиев. "Минем туган көнем"
план-конспект урока (7 класс) по теме

Н.Әхмәдиев. "Минем туган көнем"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

«Бүгенге шартларда татар телен саклап калу һәм укыту мәсьәләләре “ дигән тема буенча 7 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Рәсәй күләме  семинары.

6 нчы А,Б сыйныфларында татар әдәбиятыннан ачык дәрес.

Тема: Н.Әхмәдиев. “Минем туган көнем”

Җаваплы укытучы:

Сәхәбиева Л.Н.

Әлмәт

19 нчы апрель, 2013 ел

Тема: Н.Әхмәдиев «Минем туган көнем»

Максат: - хикәяне гомумиләштереп кабатлау, анализлау;

  • хикәядәге геройларга, вакыйгаларга бәя бирергә өйрәтү;
  • халкыбызның гореф- гадәтләренә таянып, гаиләдә мәрхәмәтлелек, бер- береңә ихтирамлылык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы- кабатлау дәресе.

Җиһазлау: Н.Әхмәдиев портреты, китаплар күргәзмәсе, мультимедиа.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  • Исәнмесез укучылар, кунаклар!
  • Исәнмесез! Туган телем- иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем!

  1. Дежур укучы белән әңгәмә.
  2. Укучылар, үткән дәрестә Н Әхмәдиевның “Минем туган көнем” хикәясен укыдык. Автор турында кайбер мәгълүматлар белән таныштытык. Ә бүгенге дәрестә әсәргә йомгак ясарбыз, кабатларбыз.
  1. Актуальләштерү.
  1. Өй эшен тикшерү.
  • Ә хәзер, укучылар, Н Әхмәдиевның тормыш юлын һәм иҗатын нинди дәрәҗәдә үзләштерүегезне тикшереп китәбез. (Слайдларда Н Әхмәдиевның тормыш юлына кагылышлы сораулар язылган, укучылар аларга җавапны дәфтәрләренә язалар.)
  1. Белемнәрне формалаштыру һәм ныгыту.
  1. -Укучылар, Н Әхмәдиев туган көн турында бик матур шигырь язган, әйдәгез әле, тыңлап китик. (Бер укучы Н Әхмәдиевның “Туган көн”шигырен яттан сөйли.)

Мин туганмын,

Әнкәй җаным

Җиңел сулап куйган.

Дус- ишләрен җыеп әткәй

Малай туган куанычтан

“Тәпи юган”.

Бәхет- тәүфыйк теләп әбкәй,

Кат-кат дога кылган.

Минем туу кешеләргә

Шатлык булган.

  1. Сорауларга җавапны дәреслектән табып уку.
  1.  Язучы хикәяли торган вакыт кайсы елларга туры килә?(хикәядә Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллар сурәтләнә)
  2. Ни өчен малайның әти- әнисе туган көнемне үткәрик әле дигән үтенечкә гаҗәпләнеп калалар? (Ул вакытта туган көн үткәрү гадәте булмый.Сугыштан соңгы елларда тормыш шактый авыр булган.)
  3. Әдипнең туган көне билгелеме? Дәреслектән табып укыгыз.
  4. Әдипнең әти- әнисе малайның туган көнен үткәрергә ризалашалармы? Шул урынны табып укыгыз.
  5. Туган көндә Әдип нинди хисләр кичерә?(Китаптан табып укыйлар)
  6. Ничек уйлыйсыз, туган көнгә чакырганда, Әдип һәм аның әти- әниләре нинди ялгышлык җибәрделәр?(Алар төгәл вакытны билгеләмиләр. Шуҗа күрә уҗайсыз хәлдә калалар.)
  1. – Укучылар, ә хәзер хикәягә бергәләп анализ ясыйк.(Слайдлар күрсәтелә, сорауларга җавап бирелә, анализ ясала)

       1 слайд. Н.Әхмәдиев «Минем туган көнем»

2 слайд. Әсәрнең төп темасы һәм проблемасы нәрсәдә? (Тема- гаиләдә гореф- гадәтләргә таянып, бер- береңә игътибарлылык тәрбияләү. Проблема- моңа кадәр булмаган гадәт. Аны ничек үткәрү проблемасы туа.)

3 слайд. Катнашучыларны барлау. Уңай һәм тискәре геройларга бүлү.

4 слайд. Малайларны күргәч, эштән арып кергән әнисенең кәефе кырыламы?(Юк, сабырлык күрсәтә. Тыныч кына матур итеп, бик ягымлы тавыш белән эндәшә.) Димәк, Әдип әнисен күргәч нинди хисләр кичерә?

5 слайд. Хисләр: курку,аңлау.

6 слайд.  Әдипне иптәшләре алдында ачуланмыйча, аның дәрәҗәсен кем саклап кала?(Әти -әнисе. Мөмкинлекләре булмаса да, баланы иптәшләре алдында кыен хәлгә куймаганнар, рәнҗетмәгәннәр.

Әгәрдә хәл киресенчә булса, Әдипне әнисе ачуланса , малай белән нәрсә булыр иде дип уйлыйсыз?

Сәхнәләштерү.

7 слайд. Нинди каршы як бар? Малайлар нинди ялгышлык эшлиләр?(Уйсыз- бүләксез туган көнгә киләләр)

Әдип нинди ялгыш эш эшли?

Мәхмүт тә, Рәхмәтулла да Әдипнең ярамаган эш кылганын аңлап торалар. Ни өчен соң аны туктатып калмыйлар?(Ашыйсы килү акылдан көчлерәк була. Әдип тә аларның өметен артыгы белән аклый.)

8 слайд. Килгән кунаклар арасында туган көндә үзен иң дөрес тотучы кем?(Диләрә) Ул нәрсә бүләк итә?

9 слайд. Әдип туган көнендә нинди бүләккә лаек була?( Иң кадерле бүләк- кулъяулык һәм әти -әнисенең аңлавы)

10 слайд. Диләрә ни өчен кулъяулык бүләк итә?( кулъяулык бүләк итү ул-якын күрү, ярату хисләрен белдерә.)Татар халкында кулъяулыкка кагылышлы нинди йолалар, гореф- гадәтләр бар?(Яраткан кешеңне сугышка, армиягә озатканда кызлар сөйгәннәренә кулъяулык чигеп биргәннәр.Шулай ук Сабантуй, Каен бәйрәмнәрендә бүләк иткәннәр)

11 слайд.Мәкальләргә аңлатма бирү.

Халык әйтсә, хак әйтә:

*Ата-анаң- чын дустың, дусларың- юлдашың.

* Бүләкнең кечкенәсе булмый.

* Бүләге кыйммәт түгел, биргәне кыйммәт.

* Кеше биргән бүләкне кешегә бүләк итмә.

* Ата- ананы тыңлаган- адәм булган, тыңламаган - әрәм булган.

Укучылар, без хикәяне бүгенге көн белән чагыштырсак, туган көн дигәндә без нәрсәләрне күз алдына китерәбез? Аерма бармы?

Өстәмә сораулар:

А) - Ничек уйлыйсыз, Әдип бәхетле баламы? (Әйе, чөнки аның әтисе сугыштан исән кайткан, өйләре тулы мал: сарык, сыер, бозау. Димәк, башка гаиләләрдән аермалы буларак, аларга эчәргә сөт, ашарга каймак, май бар дигән сүз. Бозаулары да бар, димәк, ит тә бар . Ел буена икмәктән өзелмиләр. Чагыштырмача хәлле гаилә.

Б) Диләрәнең бүләге Әдипкә ошадымы? (Әйе, ул аны бүгенге көнгә чемодан эчендә, дәфтәр битенә төреп саклаган. Чөнки ул иң беренче тапкыр уздырылган туган көннең бердәнбер бүләге, истәлеге)

В) Ни өчен Әдипнең әти- әнисе эштән калып, баласының туган көненә әзерләнмәгән? ( Чөнки алар улыбызның туган көне дип эштән кала алмый. Мондый сәбәп ул еллардагы авылда бөтенләй көлке булып тоелыр иде.)

IV. Йомгаклау.

  • Без бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?Автор нәрсә әйтергә тели? Хикәянең идеясе нәрсәдә?(Әлеге әсәр безне әхлаклы булырга, дус, татау яшәргә, элек- электән килгән гореф- гадәтләребезне сакларга, тормыш авыр булса да, аның матурлыгын күрә белергә өйрәтә.)
  1. Өй эше.

Кулъяулык бүләк иткән кызга характеристика бирергә.

  1. Билгеләр кую.
  2. Дәрес Н.Әхмәдиевсүзләренә, Р.Нәгыймов көенә язылган “Каз үләне” җырын башкару белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...