Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык. Сан турында төшенчә.
план-конспект по теме

Хайрутдинова Эльвира Рифкатовна

3 сыйныф өчен план-конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok.docx20.49 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Хайрутдинова Эльвира Рифкатовна, Зеленодол районы,

1нче лицей.

Татар теле, 5 сыйныф.

Дәреснең темасы: Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык. Сан турында

төшенчә.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Максат: 

1) Сан темасы белән таныштыру.

2) Төркемдә эшләргә өйрәтү.

3) Яхшы гамәлләр кылырга өндәү.

Дәрес этаплары:

  1. Оештыру. 
  2. Яңа тема өстендә эш.
  3. Ныгыту.
  4. Йомгаклау.
  5. Рефлексия.

Җиһазлау:  ноутбук, карточкалар, күрсәтмә материал, проектор, интерактив

такта.

  1. Оештыру. 
  • Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?

        Сезнең партадаларыгызда һәрберегез алдында карточкалар бар. Анда сүзләр язылган. Таптыгызмы? Күтәреп миңа күрсәтегез әле. Яхшы. Хәзер барыгыз да басыгыз, урындыкларны этеп куегыз. Сез шушы сүзләр ярдәмендә төркемнәргә берләшергә тиеш буласыз. Сыйныф буенча йөрегез, аралашыгыз һәм төркемнәргә бүленергә тырышыгыз.

Укучылар төркемнәргә бүленеп басалар.

  • Бик яхшы, 1 нче төркем, аңлатыгыз әле, сез ни өчен бер төркемгә җыелдыгыз? (2, 3 төркемнәрдән дә сорала).
  • Укучылар, ә менә беренче төркемдәге сүзләр нинди сүз төркеменә керәләр?

(Балалар җавап бирә). Ә исем нинди сорауга җавап бирә?

  • Дөрес! Ә икенче төркем? Өченче?
  • Ә хәзер үзегезнең төркемегез белән бер өстәл артына утырыгыз. Яхшы.

- Сезнең парталарыгызда карточкалар бар. Аларда һәр укучының үз номеры бар. Таптыгызмы? 1 нче номер, кулларыгызны күтәрегез әле, 2 нче номер, 3 нче, 4 нче номер. Яхшы. Бүген без балл системасы белән эшләрбез. Үзегезнең төркемегезгә күбрәк менә шундый значоклар җыярга тырышыгыз. 1 значок – 1 балл дигән сүз.  

II.      Яңа тема өстендә эш.

- Хәзер сезнең тактага игътибар итүегезне сорыйм.Анда татар мәкале язылган. Мәгънәсен аңлыйсызмы, балалар?

- Юк.

- Одно хорошее дело лучше тысячи слов.

Ә хәзер кызыл төс белән бирелгән сүзләрне укыгыз әле. Тәрҗемә итегез. Переведите.

  • Один, тысяча.
  • Дөрес. Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?
  • Ничә?
  • Дөрес. Ә нинди сүз төркеме ничә соравына җавап бирә?
  • Сан.
  • Бик дөрес. Димәк, укучылар, бүген безнең темабыз – “ Сан” сүз төркеме , дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.

(Укытучы тактага яза).

  • Балалар, тактага карыйбыз. Сез хәзер уң як баганадагы сүзтезмәләрне дәфтәрегезгә сүз белән язарга тиеш буласыз (Язалар, тикшерәбез).
  • Саннар нинди сүзләр белән бәйләнәгән. Числа с какими словами связаны?
  • укучы, дәфтәр, китап, кыз, бала.
  • Бу сүзләр берлектәме, күплектәме?
  • берлектә.
  • Димәк, балалар, саннар белән килгән исемнәр һәрвакыт берлек санда була.
  1. Ныгыту

        Хәзер мин сезгә рәсемнәр таратам, һәр партада бер рәсем була. Сез анда  ничә предмет, хайван, яшелчә булуын исегездә калдырырга тиеш буласыз. Карагыз...исегездә калдырыгыз. Хәзер әйләндереп куегыз. Тактага игътибар. 1 нче җөмлә, нинди сан төшеп калган? Төркемнәрдә киңәшләшеп алыгыз. Әйдәгез, беренче төркемнән 2 нче номер җавап бирә.

- Яхшы, молодцы!

- Хәзер китапларыгызның 90 нчы битен ачыгыз. 176 нчы күнегүне дәфтәрдә язмача эшлибез. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итеп язарга кирәк. Башладык.

- Тикшерәбез. Шестой этаж ничек була? (һәр дөрес җавапка значок бирелә).

- Укучылар, хәзер игътибар белән мине тыңлыйбыз. Мин сораулар бирәм. Кем беренче кулын күтәрә, шул кеше җавап бирә. Һәм үзенең командасына өстәмә балл китерә.

1. Елда ничә ай? (12)

2. Атнада ничә көн? (7)

3. Сыйныф бүлмәсендә ничә почмак? (4)

4. Сәгать сүзендә ничә аваз, ничә хәреф? (5 а, 6 х)

5. Үрмәкүчнең ничә аягы бар? (8)

6. Салават күперендә ничә төс? (7)

Молодцы!

Предметара бәйләнеш.

        -Инглизчә 1- 10га кадәр санарга;

        -Русча унарлап санарга;

       -Татарча уннан кирегә санарга.

V.   Йомгаклау.

- Укучылар, дәресебезнең башына яңадан кайтыйк әле. Бу мәкалә безне нәрсәгә өйрәтә?

Укучылар: Яхшы эшләр эшләргә....

Укытучы: Молодцы!

VI.   Рефлексия.

- Укучылар, без сан турында нәрсәләр белдек? Ул нинди сорауга җавап бирә?

- Ничә?

- Дөрес, тагын нәрсәләр белдек?

- Исемнәр белән сан берлек санда гына килә ала.

- Бик дөрес.  Молодцы! Ә хәзер әйдәгез саныйк әле, һәр команда ничә балл җыйды икән? (Балалар әйтәләр). (Билгеләр куела).

- Өй эше: Саннарны кулланып гаиләгез турында язып килергә.

Бик зур рәхмәт сезгә! Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Сүзтезмә турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы 7 сыйныф өчен төзелде....

Тема: Бәет турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф өчен....

Сыйфат турында төшенчә

3 нче татар төркемендә татар теленнән ФГОС буенча дәрес планы...