2 сыйныф " Исемнең юнәлеш килеше"
план-конспект урока на тему

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

«2 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен

татар теле “Исемнең юнәлеш килеше ” темасы буенча технологик карта»

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isemnen_yunlesh_kileshe.docx32.57 КБ

Предварительный просмотр:

Технологик карта

«2 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен

татар теле “Исемнең юнәлеш килеше ” темасы буенча технологик карта»

Укытучы

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

Предмет

Татар теле

Тема

Исемнең юнәлеш килеше .

Класс

2д рус төркеме

Үткәрү вакыты

13.10.2016

Максатлар

1. Белем бирү максаты: Кая? соравы -га/-гә; -ка/-кә кушымчаларының җөмлә төзелешендә тоткан урыны, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне  камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру

3. Тәрбияви максат: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхси   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Предмет  дәреслек белән эшли белү, ....төшенчәләрен аңлау.

Метапредмет  бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар

Белем бирү: турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

Тәрбияви: тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.

Дәреснең тибы

 әңгәмә, биремнәрне аерым-аерым үтәү, текст белән эш, сәнгатьле уку.

Предметара бәйләнеш

әдәбият, физкулЬтура, музыка, тарих.

Эшне оештыру

Фронталь,төркемдә, парлада, индивидуаль.

Материал

Дәреслек: Хайдарова Р.З.,Ахметзянова Г.М.,Гиниятуллина Л.А.Татар теле, 3 сыйныф.2 бүлек -Казан: Татармультфильм,2013

Хайдарова Р.З.,Гиниятуллина Л.А.,Газизуллина Г.И. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.3 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма – Казан: Татармультфильм,2013

Җиһазлау

компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

СЛАЙД № 1

– Исәнмесез,укучылар!

 - Хәерле көннәр сезгә!

 – Утырыгыз. Укучылар,сез дәрескә әзерме?    

- Кәефләрегез ничек?

 - Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр

( комплиментлар) әйтәбез.

           

СЛАЙД№ 2

- Бүгенге дежурларны тыңлыйк. (Спроси у Даши, какое сегодня число, какой день недели, какая сегодня погода, кого нет в классе.)

-Даша, бүген ничәнче число?

-Атнаның нинди көне?

-Бүген көн нинди?  

-Класста кем юк?

 Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар.

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

-Әйе.

-Яхшы.

Комплимент әйтәләр.

- Маша, синең бантигың (күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!

   - Рәхмәт.

- Бүген унөченче октябрь.

-Атнаның дүртенче көне,пәнҗешәмбе.

- Бүген көн салкын,җил исә, кояшлы түгел.

-Класста барысыда?

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау

СЛАЙД № 3

-Укучылар, безгә дәрескә бүген тагын Аю дус килде. Сезгә төрле биремнәр алып килде.

СЛАЙД № 4            

1.Өй эшен тикшерү.

-Син кайда яшисең? (2, 3 бала укый)

-Укытучы: Кайчан –да/-дә, -та/-тә аффиксларын кулланабыз. Алар кайчан кулланылалар?

СЛАЙД № 5

- У нашего “Солнышка” открылись  лучики с аффиксами -да/-дә, -та/-тә

  Мин Мамадышта яшим.

  Мин Чистайда яшим.

  Мин Әлмәттә яшим.

Мин Бөгелмәдә яшим.

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, текстны аңлап уку.

СЛАЙД 6

-Сүзләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.            

     Стадион

     Парк

     Өй

     мәктәп

-Беренче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

СЛАЙД 7

  -Җөмләләрне укыйбыз:

           

-Сравнивая с доски найдите похожие слова. Рабатаем в группах. Соңыннан тикшерү.

-Икенче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

-Ребята, как вы думаете сегодня на какой вопрос будем отвечать? Какая тема будет  на уроке?

               

-Что общего в этих словах?

-Найдите основу слов и обозначьте. (Сүзләрнең тамырын табыгыз).

СЛАЙД 8

-Ә нәрсә өстәлде? Что добавилось?

-Нинди кушымчалар?

-Меняют ли эти окончания смысл слов?              

-Что они обозначают?

- У нашего “Солнышка” открылись  лучики с аффиксами -га/-гә, -ка/-кә

СЛАЙД 9

-Аю дус алып килгән биремнәрне үтибез. Матур конвертта җөмләләр язылган, нокталар урынына –га/-гә, -ка/-кә кушымчаларын ялгагыз. (Вставьте нужные окончания)

(Работа в парах)    

              Катя өй... бара.

              Оля бәйрәм... бара.

              Витя мәктәп... бара.

              Дима стадион... бара.

              Әни кибет... бара.

              Саша парк... бара.

Биремне тикшерәбез.

-Балалар, бу кушымчалар  ни өчен кирәк? (для чего нужны эти окончания)

-Ребята, подумайте и скажите друг-другу. Работаем в парах с партнёром по плечу.  Каждому по 10 секунд

-Для чего нужны эти окончания?

Фронтально сорарга. ( Для связи слов) (Сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен.)

                      ФИЗМИНУТКА

Аю дус белән сүзләр әйтәбез. Аффиксларны үзегез өстисез. -га/-гә – чүгәлисез, -ка/-кә – сикерәсез .

- Стадион

-парк

-дом

-школа

- Нәрсә?

Дима стадионга бара.

Ләйсән өйгә бара.

Укучылар мәктәпкә бара.

 Балалар паркка бара.

Кая?

-Будем отвечать на вопрос кая? И соединять окончания  к словам. Узнать правописание окончаний в словах.

- Одинаковая основа( тамырлары бер төрле)

-Кушымчалар

--га/-гә, -ка/-кә кушымчалары

- Нет. Не меняют.

- куда-то направляется

 Катя өй.гә.. бара.

Оля бәйрәм.гә.. бара.

 Витя мәктәп.кә.. бара.

Дима стадионга... бара.

Әни кибеткә... бара.Саша парк.ка.. бара.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV.Уку мәсьәләсен чишү.                                                                                                               Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

СЛАЙД 10

Дәфтәрләрне ачабыз. 2 юл калдырып числоны язабыз. Матур, төз утырабыз.

-Матур конвертны ачабыз. Рәсемнәр

-А теперь каждый составит  предложения по рисунку из двух реплик используя вопрос

кая? и запишет  в тетради.

-Сейчас читайте свой диалог.

-Син кая барасың?

  -Мин стадионга барам.                      

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

 СЛАЙД 11 (шәһәрләр)

-Балалар, сезнең алдыгызда 4 шәһәр. Башта сайлагыз. Сез бу шәһәрләргә кунакка барасыз ди. Сез әйтергә тиеш сез кая барасыз?

-Спрашивайте  друг у друга куда он едет?

 -Рәхмәт. Урыннарыгызга утырыгыз.

-Саша, син кая барасың?

-Мин Мамадышка барам.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

VI. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

СЛАЙД 12

-Балалар бүгенге дәрестә нинди сорауга җавап бирдек?

 - Кая? соравына җавап биргән сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

-Кайчан  -га/-гә кушымчалары  ялгана?

-Кайчан –ка/-кә кушымчалары  ялгана?

-Для чего нужны эти окончания?  

                   

-Что обозначают эти окончания?

Үзбәя. Укытучы яшел төстәге карточкаларны тарата. Карточкада 3 төрле бәя бирелгән( Бик әйбәт. Әйбәт. Тырышырга кирәк). Укучылар үзләренең эшчәнлеген бәяләү өчен кирәк булган сүзләрнең астына сызалар. Үзләренең ни өчен мондый бәя сайлауларын аңлатала

-Кая? Соравына. 

-га/-гә, -ка/-кә кушымчалары

- После звонких согласных –га/гә).

  После гласных –га/-гә

- После глухих согласных –ка/кә

-(Для связи слов) (Сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен.)

-Куда-то идет, направляется

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VII. Өй эше

СЛАЙД 13

-Өй эше бит 30, 6нчы күнегү.

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт

Өй эшен көндәлеккә язалар.

ТБУУГ Биремне аңлау.

РУУГ Эшчәнлекне оештыра белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе

5 нче сыйныф. Рус төркеме. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Ныгыту дәресе...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (1 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (2 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)

Татар теле дәресенең техник картасы ("Исемнәрнең килеш белән төрләнеше" (3 нче дәрес), 3 сыйныф, татар төркеме)Татар теле: рус телендә белем башлангыч гомуми белем бирү мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дә...

2 сыйныф " Исемнәрдә килеш кушымчалары"

«2 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчентатар теле “Исемнәрдә килеш кушымчалары ” темасы буенча технологик карта»...