Тәртип саны
план-конспект урока (6 класс) на тему

Галимова Гөлнара Хаҗип кызы

6 нчы сыйныфта татар төркемнәре өчен татар теленнән дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_trtip.docx31.54 КБ
Файл sannar_achyk_d.pptx587.18 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тәртип саны. 
Фәнни максат: Тәртип саны турында төшенчә бирү.

Гамәли максат: Алган белемнәрен гамәли кулланырга өйрәтү. 
 Шәхси максат:   Укучыларда туган нигезгә сакчыл караш аша мәхәббәт хисе тудыру,татар халкының милли бизәкләре нигезендә зәвыклылык формалаштыру, халык аваз иҗаты белән кызыксынуны арттыру.

 Тибы:Яңа тема аңлату. 
Метод һәм алымнар: презентация карау,әңгәмә, карточка(тест) , таблица белән эш . 
Материал һәм җиһазлау: татар теле дәреслеге, схемалар, тестлар, презентация, проектор, экран. 

Дәрес барышы. (Укытучы  сыйныф тактасы янына чаңгы куя)
I.Оештыру – мотивлаштыру этабы.
- Исәнмесез ,укучылар, утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүгенге дәресне мин-Гөлнара Хаҗип кызы алып барырмын. Без бүген алган белемнәрне искә төшерербез һәм яңа тема үтәрбез. Төрле биремнәр эшләрбез. Матур , дөрес итеп җавап биргән укучыларга яхшы билгеләр дә куярбыз. Безнең дәресебез гади генә булмас. Бүген безгә бик күп көч кирәк булачак. Эшкә тотынганчы мин сезгә бер текст укыйм. 

Туган өем!.. Нинди җылы , ягымлы,мәгънәле сүзләр.Һәр кешенең үз оясы-өе бар. Кунакка барсаң да,чит җирләргә китсәң дә үз өеңне сагынып кайтасың. Өеңне үзеңчә җыештырасың. Өеңә кунаклар чакырасың. 
Урамда салкын булса ,өеңә кереп җылынасың. Яңгыр,җил-давыллар булса,өеңә кереп ышыкланасың.Ятлар сине кыерсытса , өеңә кереп сыенасың. Өй - һәр кеше өчен изге , кадерле урын. 
Укучылар, сезнең дә һәр берегезнең үз өегез бар. Ул өйләрне кемнәрдер төзегән.Ә менә сезнең әле өй салганыгыз юктыр. Ә без бүген сезнең белән өй төзиячәкбез. 
Моның өчен ярдәмче материаллар – сезнең алган белемнәрегез, төп материал - бүгенге тема. 

Өйне нинди тәртиптә салабыз? 
-1нче – нигез 
2нче –бура 
3нче –түбә 
4нче –ишек ,тәрәзләр.               

II. Белемнәрне актуальләштерү.
Алдагы дәресләрдә сез нинди тема үткән идегез? 
- Сан сүз төркеме. Микъдар саны.

-  Сан турында тагы нәрсәләр беләсез? 
-

-Саннарның ясалышын  ничек үзләштерүегезне тикшерү өчен перфокарта эшлибез.

 
1. Перфокарта  эшлиләр , җавапларын тикшерәләр , үзләренә бәя бирәләр.)   ҮЗБӘЯ

1.    .Фазыйлны биш көн эзләдем.         2.    Безнең урамда гына да    унсигез йорт төзелде.        3. Ун-егерме көнлек юлга хәзерлек алып бара иде ул.        4. Бер ел узгач ул мәдрәсәгә күчте.        5. Һәр самолет җидешәр-сигезәр прожектор белән сукырайтыла.         6.. Татар телендә беренче китап мең алты йөз уникенче елда Лейпциг             шәһәрендә чыга.    8.Биш-алты миллион кубометр агачны саклап калырга кирәк иде.    9. Бер әйт, берәгәйле әйт.        

5,18, 10-20,1, 7-8,1612 5-6, 1

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Тамыр

5

1

1

Кушма

18

Парлы

10-20

7-8

5-6

Тезмә

1612


 Өй эше 157 нче күнегүне тикшерү. Текстта нинди саннарны сүзләр белән яздыгыз? Кем укый?

- бер укучы укый

- 1921 нче ел Ни өчен бу санны язмадыгыз?

Ә хәзер бу санның нинди сан булуын ачыклаячакбыз.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Һәрберегез алдында стадионга билет бар. Алып карагыз әле, кемдә ничәнче урыннар ?

 Беренче рәткә   туры килгән (утыручы) укучылар, такта алдына чыгып тәртип буенча тезелеп басыгыз әле (укучылар чыгып басалар, билетларын күрсәтәләр)

Сез ничек тезелеп бастыгыз?

- Тәртип буенча.

Раил, син тәртип буенча, ничәнче булып бастың?

- Дүртенче.

- Димәк, син тәртип буенча дүртенче. Ә Айгөл син ничәнче?

Рәхмәт укучылар, утырыгыз.

(Слайд) бу саннарга нинди исем бирә алабыз?

_ Тәртип

IV Теманы ачыклау,максат кую.

-Бүген дәрестә нинди саннарны өйрәнәчәкбез инде.

-Тәртип саннарын.

Русчасы ничек була, кем белә?

-Порядковый.

Тәртип саннарына нинди сорау куябыз?

-Ничәнче?

Тәртип саннары нинди кушымча ярдәмендә ясалды.

-нчы, -нче,-ынчы,-енче.

Теманың схемасын кем тези?

 Микъдар саны + -нчы,-нче  = тәртип саны.

  1. ы биттәге кагыйдәне укып чыгарга тәгъдим итәм. (Укыйлар)

-Нинди өстәмә мәгълүмат таптыгыз?

(Слайд)

Искәрмә.Татар телендә тәртип санының саналмышы гына төрләнә: 

Б.к. беренче укучы 
И.к. беренче укучының 
Ю.к. беренче укучыга 
Т.к. беренче укучыны 
Ч.к. беренче укучыдан 
Ур.в.к. беренче укучыда 

Менә өй салу өчен материал булды. 
Өй салу өчен төп материал- яңа тема- өйнең нигезе .” Өйне сала башлаганчы нигезен ныгыт” дигән халык мәкалендә. Өйне нинди тәртиптә салабыз? 
-1нче – нигез 
2нче –бура 
3нче –түбә 
4нче –ишек ,тәрәзләр.               

Аңлашылдымы ? аңлашылса безнең өйнең нигезе бар.Ә хәзер бүрәнәләрен(диварын) куябыз. 

(Слайд) Микъдар саннарын  телдән тәртип саннарына әйләндерәбез, саналмыш өстибез.  (Җөмлә төзергә мөмкин)

8,19,26,2017.

Афәрин.

V. Беренчел ныгыту.

(Слайд) Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны, теманы, теманың схемасын язабыз, һәм 159 нчы күнегүне эшлибез

Алинә, биремне укы әле.

Димәк нишлибез?

Сезгә 2 минут вакыт бирелә.

(Слайд) тикшерәбез.   УЗБӘЯ

. Менә өйнең бурасы да булды.Халык мәкалендә “Бурасына күрә түбәсе “дип әйтәләр. Хәзер түбәсенә тотынганчы ял итеп алабыз. 

Физкультминутка. Безгә уен исемен белер өчен ребус чишәргә.

(Слайд)     100 ек.

Йөзек салыш уйнау. Җәзага тәртип санының соравын кулланып иптәшебезгә сорау бирергә, яки табышмак әйтергә. Унике йолдызга бер ай.  (Ел,унике ай) 

VI. Күнегүләр эшләү.

Халык аваз иҗатының тагы нинди төрләрен беләсез?

-Әкият, мәкаль, табышмаклар.

Татар халык аваз иҗатында саннар нинди урын алып тора? Шул сорауга җавап бирер өчен

әйдәгез, сынамышларны карыйбыз.  Өйнең түбәсенә тотынабыз.

(Слайд)

Дәфтәрләргә сынамышлардан бары тик тәртип саннарын гына күчереп язарга.

Сезгә 2 минут вакыт бирелә.

Беренче кар көндез яуса – кыш салкын, төнлә яуса – җылы була. 
Егерме бишенче декабрьдә агачларда бәс булса, алдагы җәй иген уңар. 
Утыз беренче декабрьдә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар. 

Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.

Егерме өченче апрельдә иртә белән чык күп төшсә, карабодай уңар.

Ундүртенче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озак килер.

Өченче июньдә булса төшлектән җил - сабан ашлыгына килә ел.

Иң күп тәртип саны табучы укый, калганнар тикшерәләр. ҮЗБӘЯ

Бик яхшы укучылар. 2-3 укучы үзенә ошаган бер сынамышны укый.

-Кем саннар кергән мәкальләр белә?

(слайд)

 Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Кырын эш кырык елдан соң да беленә.

Менә өйнең түбәсе дә булды. Тәрәз ,ишекләрне куеп,өйгә керү өчен сорауларга җавап бирергә кирәк: 
-нинди сан тәртип саны дип атала? 
-сораулары? 
-ниниди кушымчалар ярдәмендә ясала? 
-мисаллар китерергә. 

- Яхшы.

VII. РЕФЛЕКСИЯ

 Мин дәрестә бүген нәрсә белдем?

Нәрсәне үзем эшли алдым?

Миндә нәрсә эшләү теләге туды?

Билге кую.

Афәрин!Өйне салып та чыктык.Бергә күмәк көч белән өй салуы бердә авыр түгел икән.Ләкин,тырышырга кирәк.Белем алганда да өй салгандагы кебек тырышырга, күп көч куярга кирәк укучылар.   Менә яңа өегез булды.  
VIII. Өй эше.

 1 нче төркем. 160 нчы күнегү. “Чаңгы ярышында” хикәя язарга

2 нче төркем. 161 нче  күнегү
3 нче төркем. Саннар кергән мәкальләр табышмаклар табып, кәгазьгә язарга(Җавапларын рәсем итеп ясарга да мөмкин)
Ә хәзергә саубуллашабыз. Исән –сау , бәхетле булыгыз.Өйләрегез тынычлык-иминлек урыны булсын!

 


1

2

3

4

5

6

7

8

9

Тамыр

 

Кушма

 

 

Парлы

 

Тезмә

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Тамыр

 

Кушма

 

 

Парлы

 

Тезмә

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Тамыр

 

Кушма

 

 

Парлы

 

Тезмә

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Тамыр

 

Кушма

 

 

Парлы

 

Тезмә


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

1921 нче ел Беренче рәт Дүртенче урын Бишенче китап Алтынчы дәрес

Слайд 3

-Тәртип саннары. -Ничәнче? -нчы, -нче,-ынчы,-енче. Микъдар саны + -нчы,-нче = тәртип саны.

Слайд 4

Искәрмә. Татар телендә тәртип санының саналмышы гына төрләнә: Б.к. беренче укучы И.к. беренче укучының Ю.к. беренче укучыга Т.к. беренче укучыны Ч.к. беренче укучыдан Ур.в.к. беренче укучыда н

Слайд 5

Микъдар саны Тәртип саны Бер бер-енче ике ике-нче алты алты-нчы тугыз тугыз-ынчы унбер унбер-енче уналты уналты-нчы йөз йөз-енче 8,19,26,2017

Слайд 6

Унтугызынчы гыйнвар Тәртип саны Микъдар саны + -нчы,-нче = тәртип саны. 159 нчы күнегү б

Слайд 7

Ребус ек.

Слайд 8

Сынамышлар Беренче кар көндез яуса – кыш салкын, төнлә яуса – җылы була. Егерме бишенче декабрьдә агачларда бәс булса, алдагы җәй иген уңар. Утыз беренче декабрьдә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар. Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар. Егерме өченче апрельдә иртә белән чык күп төшсә, карабодай уңар. Ундүртенче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озак килер. Өченче июньдә булса төшлектән җил - сабан ашлыгына килә ел.

Слайд 9

мәкальләр Җиде тапкыр үлчә, бер тапкыр кис. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Кырын эш кырык елдан соң да беленә.

Слайд 10

Өй эше. 1 нче төркем. 160 нчы күнегү. “Чаңгы ярышында” хикәя язарга 2 нче төркем. 161 нче күнегү. 3 нче төркем. Саннар кергән мәкальләр табышмаклар табып, кәгазьгә язарга(Җавапларын рәсем итеп ясарга да мөмкин)

Слайд 11

Табышмаклар Бер тирәк , Унике ботак , Һәр ботакта дүрт чыпчык , Һәр чыпчыкка җиде яфрак , Һәр яфракның бер ягы кара, бер ягы ак . (Ел, айлар , айдагы атналар , атнадагы тәүлекләр, көн,төн ) Унике йолдызга бер ай. ( Ел,унике ай)

Слайд 12

Өч йөз алтмыш бала каз , Кырык сигез ана каз , Унике аккош , бер торна ( тәүлек , атналар,айлар,ел ) Аягы алтмыш , Кулы җитмеш, Бите мең бер йөз җитмеш . (Тирәк )


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация, правила по татарскому языку.Исемнең күплек саны (Множественное число имён существительных)

Правила по татарскому языку в виде презентации. Исемнең күплек саны (множественное число имён существительных)...

Конспект НООД детей с ФФНР подготовительной к школе группы "ЗвукС. Игрушки Сони и Сани" Автор : Учитель-логопед Пластинина Л.В.

Вашему вниманию предлагается конспект   НООД   детей с ФФНР подготовительной к школе группы .Автор: Учитель-логопед Пластинина Л.В."Звук С. Игрушки Сони и Сани"Тема:   Звук [ С ]Це...

Новемология - билиигэ сана хайысха.

Новемология-билиигэ сана хайысха - значение новемологии в использовании педагогических технологиях. автор Ефимова Е.Д....

Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф рус төркеме өчен "Тәртип саны"

Тема:  Саннар илендә. Тәртип саны.(Сингапур проекты буенча 4  нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)Максат: 1)тәртип саны төшенчәсен бирү һәм саннарны сөйләмдә дөрес куллана белергә...

Микъдар һәм тәртип саннары

Ачык дәрес планы...

Микъдар һәм тәртип саннары

5 классларның рус төркемендә  уен элементларын кулланып үткәрелгән  дәрес эшкәрмәсе...

Саннар. Тәртип саны

Максат:1) тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны сөйләмнәрендә файдалана белү   күнекмәләренә ирешү;2)саннарны дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;3)Укучыларда та...