Саннар. Тәртип саны
методическая разработка (6 класс)

Максат:1) тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны сөйләмнәрендә файдалана белү   күнекмәләренә ирешү;

2)саннарны дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

3)Укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.

Җиһазлау: чәчәкләр, компьютер, алма

Дәрес төре: Яңа материалны аңлату.

Үткәрү формалары: Фронталь, индивидуаль, парлы.

Укыту методлары: Дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, күрсәтмә әсбаплардан файдалану, аңлату.

Укыту алымнары: Сорау – җавап, уен , язмача эшләү, тәрҗемә эше.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема:  Саннар. Тәртип саны

Максат:1) тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны сөйләмнәрендә файдалана белү   күнекмәләренә ирешү;

2)саннарны дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

3)Укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.

Җиһазлау: чәчәкләр, компьютер, алма

Дәрес төре: Яңа материалны аңлату.

Үткәрү формалары: Фронталь, индивидуаль, парлы.

Укыту методлары: Дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, күрсәтмә әсбаплардан файдалану, аңлату.

Укыту алымнары: Сорау – җавап, уен , язмача эшләү, тәрҗемә эше.

Дәрес барышы:

I Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

1)Исәнләшү.

- Исәнмез,укучылар!

- Исәнмесез!

2) Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү.

- Хәерле көн, балалар!

 -Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек?

 - җавап бирәләр.

 II.Белемнәрне тигезләү

1) Өй эшен тикшерү. 8 нче күнегү, 14 б.

2) – Укучылар, әйдәгез татар телендә генә булган авазларны санап үтик әле. (Ә,Ү,Ө,Ң,Җ,Һ,W)

(Бу авазлар кергән сүзләрне укучылар берәм-берәм әйтәләр, аннары укытучы артыннан хор белән кабатлыйлар)

3) Аудирование. “Кул чабу” уены үткәрү.(Ү авазы буенча)

- Мин сүзләр әйтәм. Ә сез әгәр дә ү авазын ишетсәгез, кул чабарга тиеш буласыз..(Үрдәк, урындык, кул, күл, дүрт, күз, курчак, бүлмә, рәсем, түшәм, күлмәк, акбур).

III.Уку мәсьәләсен кую.

  • Укучылар, тактада чәчәкләр. Минем сорауларга җавап бирсәгез, бүгенге дәреснең темасын белербез. Ничә чәчәк бар? Ничә зур чәчәк бар? Ничә кечкенә чәчәк бар? Ничә кызыл чәчәк бар? Ничә зәңгәр чәчәк бар?
  • Сез минем сорауларга җавапны каян белдегез? /Тактадагы чәчәкләрне нишләтеп карадыгыз? (Санап). /Без чәчәкләрне нәрсәләр ярдәмендә санадык? (Саннар ярдәмендә)
  • Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? (Саннар турында). Әйе, укучылар, бүген без саннар турында сөйләшербез.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. – Укучылар, ә тугыз чәчәк ул азмы, күпме? (Күп). Күп булгач, ни өчен без “тугыз чәчәкләр” димибез? Ике чәчәкләр, биш чәчәкләр димибез? (Татарча алай сөйләшмиләр, матур түгел, озын була һ.б).

- Әйе, укучылар, димәк, татар телендә саннар янында килгән сүзләр берлек санда гына була. Рус телендә “девять цветов” дигәндә, “цветов” дип күп итеп әйтсәк тә, татарча тугыз чәчәк дип кенә әйтәбез.  (Кагыйдәне укыту. 2 нче күнегү, 14 б.).

2. 1 нче күнегү, 14 бит. Саналмышны уку. Төшеп калган сүзләрне кую.

- Нинди сүзләр төшеп калган? (Дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз). Алар нәрсәләр?

- Укучылар, бу считалка. Татарчасы – саналмыш. Кабатлыйк әле:  саналмыш. Әйдәгез, хәзер саналмышны бергәләп укыйбыз. (Бергәләп уку)

- Кемнең исендә калды? Такта янына чыгып, саналмыш ярдәмендә иптәшләрне саныйк әле. (Берничә укучы саналмышны яттан сөйли).

3. – Укучылар, ә безнең сыйныфта ничә кыз, ничә малай бар икән? Санап карыйк әле. Такта янына кызлар гына чыксын, ә малайлар санасын. – Бер, ике,  өч, дүрт.

- Сыйныфта ничә кыз бар? (4) Без аларны нәрсәләр ярдәмендә санадык? (Саннар ярдәмендә).

- Ә хәзер, малайлар, такта янына чыгыгыз да физкультура дәресендәге кебек буй буенча тезелегез. Без сезне саныйбыз. (1, 2...11).

- Ә сез физкультура дәресендә ничек саныйсыз. Малайлар, “На первый, второй, расчитайся!”. Ә татарча ничек санарсыз икән? (Беренче, икенче, ...унберенче).

- Ә бу саннарга нинди сорау куярсыз? (Ничәнче? соравын куябыз) Ничәнче? соравы русча ничек була? (-Который?)

4. 4 нче күнегү, 15 б. – Нинди саннар төшеп калган, шуларны куеп күчереп языгыз. (Берничә укучыдан укыту).

- Ә кем саннарны дәвам итә ала?

5. Ял минуты.

Бер, ике, өч – балалар,

Шулай канат кагалар.

Бер, ике, өч – атлагыз,

Әйдәгез, сынатмагыз.

 6. 5 нче күнегү. Биремен укыту.

- Рәсемне карагыз. Сез анда нәрсә күрәсез? (Куян, Бүре, Төлке)

- Алар нинди ярышта катнашканнар? (Йөгереш)

- Алар ничек киенгәннәр? (Җиңелчә, спорт киеменнән)

- Куян ул нинди? (Ловкий - Җитез, тиз)

- Бүре нинди? (Көчле, усал)

- Төлке нинди? (Хәйләкәр)

- Ә хәзер саннар кулланып, җөмләләр төзибез.

7. 6 нчы күнегү, 16 б. Парларда эшләү. (Дәрестә әзрәк катнашкан укучылардан эшләтү)

8. Слайд. 1) - Ә хәзер тәрҗемә итегез: беренче сыйныф, өченче чәчәк, алтынчы дәрес, бишенче дәфтәр, унынчы өстәл.

2) - Ә хәзер тәрҗемә итегез: пятый дом, седьмая книга, пятой ученик, десятая школа, второй цветок

 9. 6н, к3, т10, әй1, 100ек, 1лек, 100ә

10. Тактада эш – баганалап эш. ун – ынчы

биш – енче

алты – нчы

ике – нче

(Вакыт калса язмача)Бу саннар нинди сорауга җавап бирә?(Ничә?) (Бу саннарны ничәнче ?соравына җавап бирерлек итеп үзгәртик)(Дөрес җавап бирдекме икән? Тикшереп карыйк әле)

V. Рефлексия.

  • Укучылар, дәрестә нәрсәләр белдек?
  • Дәрестә сезгә нәрсә ошады?
  • Дәрестә без нәрсәләр эшләдек? (Укыдык, яздык, санадык, саналмыш өйрәндек)
  • Саналмышны бергәләп искә төшерик әле.
  • Укучылар, мин сезгә көз бүләге – алмалар алып килдем. Әйдәгез, сез дә миңа булышыгыз, бергәләп саныйк. (Кәрҗин).

2. Өй эше: 7 нче күнегү, 16 б.

3. Билгеләр кую.

- Укучылар, кем бүгенге дәрестә үзенә 5 билгесе куяр иде? (4,3?)

- Дәрес тәмам.Сау-сәламәт булыгыз.

        


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Х әерле көн!

Слайд 3

Ничәнче? -Который?

Слайд 4

беренче сыйныф өченче чәчәк алтынчы дәрес бишенче дәфтәр унынчы өстәл

Слайд 5

пятый дом седьмая книга пятой ученик десятая школа второй цветок

Слайд 6

6 Н

Слайд 7

К 3

Слайд 8

Т 10

Слайд 9

ӘЙ 1

Слайд 10

100 ЕК

Слайд 11

1 ЛЕК

Слайд 12

100 Ә

Слайд 13

ун – биш – алты – ике –

Слайд 14

унынчы бишенче алтынчы икенчы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рациональ саннар белән гамәлләр

Рациональ саннар белән гамәлләр  темасына презентация...

"Натураль саннар белән гамәлләр" темасына марафон дәрес

5нче класста уен элементлары куллану укучыларда укуга кызыксынуны арттыра. "Натураль саннар белән гамәлләр" темасын йомгаклау дәресендә  куллану өчен материаллар . Биремнәр индивидуаль үзенчәлекл...

"Саннар. Чама саннары"

6 нчы сыйныфның русс группасында "Саннар" темасын үткәндә кулланырга була....

Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф рус төркеме өчен "Тәртип саны"

Тема:  Саннар илендә. Тәртип саны.(Сингапур проекты буенча 4  нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)Максат: 1)тәртип саны төшенчәсен бирү һәм саннарны сөйләмдә дөрес куллана белергә...

Тәртип саны

6 нчы сыйныфта татар төркемнәре өчен татар теленнән дәрес планы...

Микъдар һәм тәртип саннары

Ачык дәрес планы...

Микъдар һәм тәртип саннары

5 классларның рус төркемендә  уен элементларын кулланып үткәрелгән  дәрес эшкәрмәсе...