Микъдар һәм тәртип саннары
план-конспект урока

Шаяхметова Гульфия Наиловна

Ачык дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plany.docx26.12 КБ
Файл prezentatsiya.pptx1.9 МБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Микъдар һәм тәртип саннары.

Сыйныф: 4 нче сыйныфның татар төркеме

Максат:1) микъдар һәм тәртип саннары турында төшенчә бирү; татар телендә саналмышның бары тик берлек санда куллануын аңлату.

2) саннарны сөйләмдә дөрес куллану, дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

3) укучыларда татар телен өйрәнүгә, белем алуга уңай мөнәсәбәт тудыру.

Җиһазлау: компьютер, дәреслекләр, эш дәфтәрләре.

Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату.

Дәреснең төре: эшлекле дәрес.

Үткәрү формалары: Фронталь, индивидуаль, парлы.

Укыту методлары: Дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, күрсәтмә әсбаплардан (презентация) файдалану, аңлату һ.б.

Укыту – методик комплекты:

Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) метод. әсбап, 4 нче с-ф. /Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Р.К.Сәгъдиева, В.А.Гарипова – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014

Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү оешмалары өчен эш дәфтәре (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 4 нче с-ф/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Р.К.Сәгъдиева, В.А.Гарипова – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014

Дәрес барышы:

I Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

1)Исәнләшү.

- Исәнмез,укучылар! Кәефләрегез ничек?

- Исәнмесез! Яхшы.

-Бүгенге татар теле дәресен мин алып барам. Минем исемем ...

2) Уңай психологик халәт тудыру.

Көнне яхшы сүз белән башласаң, көн дә матур үтәр, диләр.

-Дуслар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк!

1 нче слайд.

- Хәерле көн миңа!

- Хәерле көн сиңа!

- Хәерле көн безгә!

- Хәерле көн сезгә!

2 нче слайд.

- Укучылар, бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язып куябыз.

II.Белемнәрне тигезләү

1)Уку мәсьәләсен кую.

3 нче слайд.

Татар халык әкиятләреннән рәсемнәр (иллюстрацияләр) карау.

  • Бу рәсемнәр кайсы әкиятләрдән? (“Өч кыз”, “Ике кыз”, “Ике ялкау”)
  • Ничек уйлыйсыз, әлеге әкиятләрнең бүгенге татар теле дәресе белән нинди бәйләнеше бар?

- Әкият исемнәрендә саннар бар, без сан сүз төркемен өйрәнәбез.

  • Димәк, бүгенге дәрескә нинди уку мәсьәләсе куярбыз? Дәрестә нәрсә турында сөйләшербез. (-Бүген сан сүз төркеме турында сөйләшербез).
  • Әйе, укучылар, бүген без саннар турында сөйләшүне дәвам итәрбез, саннарның төркемчәләрен өйрәнербез.

2) Өй эшен тикшерү. Саннар кергән җөмләләр төзергә. Тикшерү.

3) Матур язу күнегүе.

4 нче слайд.

- Тактага “Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас” мәкале язылган.

- Җөмләне укыгыз. Кайсы сузык аваз хәрефе еш кабатлана? Баш һәм юл А а хәрефләрен чиратлаштырып языгыз.

Мәкальне дәфтәргә матур итеп язып куябыз. Язган вакытта мәкальнең мәгънәсен аңлатырга әзерләнәбез. Мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?

  • Укучылар, бу мәкальдә сез өйрәнә торган нинди сүз төркеме бар?

- Саннар бар.

  • Саннар нәрсәне белдерә?
  • Сан нинди сорауларга җавап бирә?
  • Русча сан сүз төркеме ничек атала?
  • Саннар ничә төрле юл белән языла?
  • Сан ачыклап килгән исем ничек атала?

III. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Микъдар һәм тәртип саннары турында төшенчә бирү.

5 - 6 слайд. Рәсемнәр күрсәтелә.

 биш алма            бишенче алма

- Укучылар, беренче багандагы саннар икенче баганадагы саннардан нәрсә белән аерыла? (Укучыларның җаваплары тыңлана. Нәтиҗә ясала).

-Беренче баганадагы саннар предметларның төгәл исәбен, микъдарын белдерә. Алар микъдар саннары дип атала. Икенче баганадагы саннар предметларның саналу тәртибен белдерә. Алар тәртип саннары дип атала. (Укучылар хор белән кабатлыйлар).

-Микъдар саны нинди сорауга җавап бирә? (- Ничә). Тәртип саны нинди сорауга җавап бирә? (-Ничәнче?).

- Микъдар санының махсус кушымчалары бармы? (- Юк). – Ә тәртип санының махсус кушымчалары бармы? (Бар: -нчы, -нче кушымчалары).

7 слайд. Укучылар дәфтәргә теманы язып куялар: “Микъдар һәм тәртип саннары”.  8 слайд. Мисалларны язып куялар.

9-10 слайд. -Укучылар, бу мисалларда саннар янында килгән сүзләргә – саналмышларга игътибар итегез әле. Алар нинди санда килгән: берлек сандамы, күплек сандамы? (-Берлек санда).

- Әйе, укучылар, дөрес әйттегез. Татар телендә сан янында килгән исем – саналмыш һәрвакыт берлек санда кулланыла. Ни өчен дип уйлыйсыз? Күплек санда әйтеп карыйк әле: биш алмалар, ике китаплар, тугыз чәчәкләр... (- Матур түгел, озын була һ.б. җаваплар тыңлана). - Ә рус телендә ничек? (Рус теле белән чагыштырып, фикерләрен әйтәләр).

2.Дәреслектәге Фәрит абый белән укучыларның сөйләшүен, кагыйдәне уку.

3.102 нче күнегү, 80 б. (язмача). Тәртип саннары ясап язарга, саннарның кушымчалары астына сызарга. (Укучылар мөстәкыйль рәвештә эшлиләр).

4. 103 нче күнегү. (телдән). Мөнир Вафинның “5”ле” шигыре сәнгатьле укыла. Сорауларга җавап алына:

-Шигырьдә әти-әнисе малайдан нинди билгеләр көтә?

 -Син мәктәптә нинди билгеләргә укыйсың? Мәктәптә яхшы билгеләргә уку ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

Биремен үтәү: Тәртип саннары ясап әйтергә.

5. Ял минуты.

6. 105 нче күнегү, 82 б. (телдән+язмача) Укы. Саналмышларны әйт. Русчага тәрҗемә итеп яз. Саналмыш үзгәрдеме?

7.106 нчы күнегү, 82 б. (язмача).

8. 11 -22 нче слайд. Саннар кергән ребусларны чишү:
К3           5мәт           1лек       100ек
Т10         100ү           5ек         б6рган

V. Рефлексия.

1.23 нче слайд.- Укучылар, дәрестә нәрсәләр белдек? Моның өчен дәрестә ниләр эшләдек?

 “Бас, утыр” – ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы. Укучыларга җөмләләр әйтелә, дөрес булса – басалар, ялгыш булса – утыралар.

1.Сан предметның исәбен, микъдарын белдерә. (басалар).

2.Сан нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә (утыралар).

3.Тәртип саны предметларның саналу тәртибен белдерә. (басалар)

4.Микъдар саны предметларның төгәл исәбен, микъдарын белдерә. (басалар).

5.Казның өч аягы бар. (утыралар).

6.Дүрт, биш, алты – тәртип саннары. (утыралар).

7.Икенче, җиденче, бишенче – тәртип саннары. (басалар).

8.Без өченче сыйныфта укыйбыз. (утыралар).

2. 24 нче слайд. Өй эше: 107 нче күнегү, 82 б. Саннар кулланып, көндәлек режимың турында сөйләргә. //Микъдар һәм тәртип саннары кергән мәкальләр табарга.

3. 25 нче слайд. Укучыларның белемнәрен бәяләү. Үзбәя. Смайликлар өләшенә. Балалар смайликларны үз кәефләренә карап ясап бетерәләр.  

- Укучылар, кем бүгенге дәрестә үзенә 5 билгесе куйды? (4, 3?)

- Дәрес тәмам. Сау-сәламәт булыгыз.

Саннар кергән табышмаклар:

1.Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү. (а хәрефе)

2. Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат,

Мин торам аны санап,

Көн дә кими бер канат. (Календарь)

3.Мең шырпыга бер лампа. (Ай)

4.Сыр-сыр сыры бар,

Җиде төрле нуры бар,

 Җиде кат күккә юлы бар. (Салават күпере)

5.Безнең өч дусыбыз бар:

Берсе ашата,

Икенчесе эчертә,

 Өченчесе йорт саклый. (Ат, сыер, эт)

6.Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма? (Имәндә алма үсми).

7.Ел да килә дүрт батыр,
Дүртесе дә ят төсле,
Дүртесе дә бик матур. (Елның дүрт фасылы)
8.Нинди санны уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бер төрле әйтелә?
(кырык)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

- Хәерле көн миңа! - Хәерле көн сиңа! - Хәерле көн безгә! - Хәерле көн сезгә !

Слайд 2

Егерме дүртенче октяб рь. Сыйныф эше.

Слайд 3

Уку мәс ьәләсен кую “Өч кыз” әкияте Бу рәсемнәр кайсы әкиятләрдән? Әлеге әкиятләрнең татар теле дәресе белән нинди бәйләнеше бар? Бүгенге дәрескә нинди уку мәс ь әләсе куярбыз? “Ике кыз” әкияте “Ике ялкау” әкияте

Слайд 4

Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас. Матур язу к үнегүе А а А а А а А а А а

Слайд 5

биш алма бишенче алма

Слайд 6

биш алма Микъдар саны нич ә? бишенче алма Т әртип саны нич әнче?

Слайд 7

Мик ъдар һәм тәртип саннары.

Слайд 8

Микъдар саны ничә? биш алма ... ... Тәртип саны ничәнче? бишенче алма ... ...

Слайд 9

Татарчага тәрҗемә ит. Четыре девочки – Шест ь тетрадей – Десят ь книг – Двадцать мальчиков -

Слайд 10

Татар телендә саналмышлар нинди санда килә? Нәтиҗәне әйт. Четыре девочки – дүрт кыз Шест ь тетрадей – алты дәфтәр Десят ь книг – ун китап Двадцать мальчиков – егерме малай Сан янында килгән исем – саналмыш һәрвакыт берлек санда килә.

Слайд 11

Слайд 12

к3

Слайд 13

т10

Слайд 14

әй1

Слайд 15

100ек

Слайд 16

1лек

Слайд 17

с2рә

Слайд 18

м10ча

Слайд 19

5мәт

Слайд 20

5ек

Слайд 21

б6рган

Слайд 22

3 аж

Слайд 23

-Укучылар, дәрестә нәрсәләр белдек? -Моның өчен дәрестә нәрсәләр эшләдек?

Слайд 24

Өй эше: 1) 107 нче күнегү, 82 б. 2) Саннар кергән мәкал ь ләр алып килергә.

Слайд 25

«5» ле «4» ле «3» ле


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Саннар. Чама саннары"

6 нчы сыйныфның русс группасында "Саннар" темасын үткәндә кулланырга була....

Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныф рус төркеме өчен "Тәртип саны"

Тема:  Саннар илендә. Тәртип саны.(Сингапур проекты буенча 4  нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)Максат: 1)тәртип саны төшенчәсен бирү һәм саннарны сөйләмдә дөрес куллана белергә...

урок татарского языка "Сан төркемчәләре. Микъдар саны"

сан сүз төркеме буенча белемнәрне тирәнәйтү,микъдар  саны турында белем бирү, аңа караган лексик материал белән таныштыруны дәвам итү, укучыларда төгәллек тәрбияләү...

Тәртип саны

6 нчы сыйныфта татар төркемнәре өчен татар теленнән дәрес планы...

“Микъдар саннары” 5 нче Б сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема:СанМаксат: укучыларга сан турында тулы мәгълүмат бирү,түбән сыйныфларда  өйрәнгәннәрне ныгыту; саннарны анализлауга кызыксыну уяту, тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру, саннарның т...

Микъдар һәм тәртип саннары

5 классларның рус төркемендә  уен элементларын кулланып үткәрелгән  дәрес эшкәрмәсе...

Саннар. Тәртип саны

Максат:1) тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны сөйләмнәрендә файдалана белү   күнекмәләренә ирешү;2)саннарны дөрес әйтергә күнектерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;3)Укучыларда та...