Мастер класс по теме "Башлангыч мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү"
материал на тему

Мубаракшина Рузиля Рашитовна

Мастер класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx25.53 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү.

  • Исәнмесез! Хәерле кич, хөрмәтле коллегалар, жюри әгъзалары! Мин Мөбарәкшина Рузилә Рашит кызы, 32 нче гимназиянең башлангыч сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Мин сезгә мастер-класс тәкъдим итәм. Рәхим итеп урыннарыгызны алыгыз.

  • Сезнең алдыгызда Василий Кандинскийның “Сары-кызыл-зәңгәрсу” картинасы. Рәсемне игътибар белән карагыз әле.
  • Сез нәрсәләр күрәсез?
  • Бу рәсемгә карагач, сездә нинди фикерләр, хисләр туа? Рәссам безгә нәрсә әйтергә теләде икән?
  • Төркемнәрдә фикер алышыгыз.

Әйе, сезнең барыгызның да фикерләрегез төрле. Бу аңлашыла да. Чөнки картинаны кабул итү сезнең әзерлек дәрәҗәсенә, эмоциональлеккә һәм креативлыкка бәйле. Нәкъ менә сезнең фикерләрегез һәм картинадагы төсләр кебек үк балалар да төрле. Аларның характерлары, темпераментлары, дөньяга карашлары бер-берсенә ошамаган. Безнең төп бурычыбыз – балаларның нинди булуына карамастан, барысын да шәхес итеп тәрбияләү. Аларның иң-иңнәрен сайлап алу укытучының иҗади фикерләвенә, укучыга иҗади якын килүенә бәйле. Иң-иңнәрне дигәндә, сез кемнәрне күз алдына китерәсез?

  • Димәк, без бүген мастер-класста нинди  тема өстендә эшләрбез дип уйлыйсыз?
  • Әйе, безнең тема – укытучының сәләтле балалар белән иҗади якын килеп уңай нәтиҗәле эш итүе.

Баланың сәләтен күрү һәм аны максатчан тормышка ашыру укытучының төп бурычларының берсе булып тора. Шулай да, сәләтле балалар белән эшләү турында сөйләшер алдыннан нәрсә турында сүз алып барачагыбызны билгеләп үтик.

Талант – билгеле бер сферада танылган сәләтләр. Талантлар еш тумый, ә даһилар кешелек тарихында гомумән 400 дән дә артмый дигән статистик мәгълүмат бар. Сәләтле балалар еш очрый, ләкин аларның сәләтен күреп үстерү укытучыдан сорала. Әйдәгез хәзер һәрберебез сәләтле бала портретын күз алдына китерик әле. Мондый балалар башкалардан кай яклары белән аерыла?

Бу сорауга җавапны Плэйсмэт Консэнсус структурасы ярдәмендә ачыклыйк.

Сәләтле бала – югары интеллектлы, нинди дә булса эшчәнлектә уңышларга ирешүче, иҗатка тартылучы бала.

Бүгенге көндә сәләтлелек төрләренең бердәм классификациясе юк. Шулай да сәләтле балалар белән эшләүче күп кенә педагоглар алдагы эш төрләрен файдаланалар.

1 нче төркемдә терминнар язылган, 2 нче төркемдә билгеләмә. 1 нче өстәлдәге укытучылар баса һәм терминнарны укый. 2 нче төркемдәге укытучылар үзенә туры килгән терминны табарга тиеш.

Интеллектуаль сәләт – еш кына стандарт булмаган һәм оригиналь биремнәрне тиз һәм нәтиҗәле чишкәндә, проблемаларны анализлаганда күзәтелә. Башка балалар өчен авыр булган биремнәр алар өчен җиңел бирелә.

Академик сәләт – төрле фәннәрдән программадан тыш материалны үзлегеннән үзләштерүче балалар.

Мәдәният, сәнгатькә караган сәләт – рәсем сәнгате, җыр, бию, сәхнә әсәрләрен сәхнәләштерүдә һәм башка өлкәләрдә уңышка ирешкән укучыларга хас.

Иҗади сәләт – дөньяга башка күзлектән караган, биремнәрне чишәр өчен төрле чаралар эзләгән һәм аларга көтелмәгән чишелешләр тапкан укучылар.  Бу сәләтне күрү башкаларга караганда кыенрак, чөнки әлеге сәләт тиешле шартлар булмаганда үзен белдерми. Стандарт программалар әлеге укучыларга үзен күрсәтергә мөмкинлек бирми.

Мин үзем дә сәләтле балалар белән эш алып барам. “Шигъри кунакханә” түгәрәген җитәклим. Биредә 15 сәләтле бала бик теләп йөри. Без анда шигырь төзелешен, ритм, рифманы табу өстендә эшлибез. Сезнең игътибарга укучыларымның иҗатын тәкъдим итәм.

Әлбәттә, һәрбер эшнең үз кыенлыклары бар. Мин сезгә Токин Мэт структурасын кулланып укытучылар сәләтле балалар белән эш иткәндә нинди каршылыкларга очрыйлар соң? Дигән сорауга җавап табарга тәкъдим итәм.

Мин дә сезнең белән килешәм һәм сәләтле балалар белән эшләгәндә барлыкка килгән кыенлыкларны чишү юлларын түбәндәгечә күз алдына китерәм.

  1. Укытучы сәләтле балаларга башкаларга караганда катлаулырак бирем тәкъдим итә. Бала аны башкаларга комачауламыйча, тиешенчә башкара.
  2. Үз юнәлешендә уңышларга ирешкән сәләтле укучылар бергә җыелганда бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш.
  3. Яңа ФДББС шартларында катлаулы материалны өйрәнгәндә сәләтле балалар башкаларга уңай тәэсир итәргә тиеш.
  4. Сәләтле балаларның үзбәяләре бик югары яки киресенчә дә булырга мөмкин. Бу очракта бәяләү критерийларын үзләре булдырсын өчен шартлар тудырырга кирәк.
  5. Сәләтле баланың хезмәт нәтиҗәләрен укытучы гадел бәяләргә тиеш. Бу сәләтле бала өчен бик мөһим.

Сәләтле балалар белән эшләү укытучыдан бик күпне сорый. Укытучы үзе оригиналь, беркемгә дә охшамаган, иҗади, эзләнүчән, максатчан шәхес булырга тиеш. Мин сезгә үземнең Һ.Такташка ияреп язган шигыремне тәкъдим итәм.

Урам ташларына карлар ява,
Кар томалый чана юлларын,
Ап-ак карны ера-ера укытучы килә,
Җиң эченә тыккан кулларын...

Җилгә каршы җылы сулышлары
Туңып кара чәчен ак ясый,

Янәшәдә “Исәнмесез!” – дия-дия

Укучылары атлый.

Салкын карга басып укытучы килә,
Үзе көлә,
Үзе сөйкемле,
Үзе усал,
Үзе болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле...

Миңа бүген әллә нәрсә булды,
Бер елыйсым килә, бер көләм,
Бер онтылып, кинәт керфекләрем
Бер ноктага килеп төртелә...

  • Һәм мин уйлыйм: бер башлаган эшне

Ничек кенә дәвам итәсе?

Профессиональ стандартлар турында

Бар бит әле бәян итәсе.

Хәзер сөйлим сезгә (кызык булмаса да)

Хезмәтемнең асылы турында.

Иң беренче шуңа төшендем мин:

Кирәк икән сабыр булырга.

Өйрәтергә кирәк балаларны

Үзлегеннән белем алырга.

Нинди генә очракта да, бирешмичә

Кеше булып кирәк калырга.

Иң мөһимен төшендерә-төшендерә

Кичкә шундый да бит арыла...

Арып-талып өйгә кайтып керсәң,

Тагын шул эш килеп сарыла.

Тик шулай да,

Мин бәхетле димен

Матур яшьлегемнең
Бу елларга туры килүен,
Миңа бәхет бүләк итә

Хезмәтемне, балаларны,
Бар нәрсәне өзелеп сөюем...
Һәр кояшлы иртә минем өчен
Яңа уйлар алып китерсә,
Бүгенгенең һәрбер матурлыгы
Үзе белән мине исертә...

Һәрбер нәрсә хәзер күп көч куймый,
Әллә ничек җиңел бирелә,
Ул дәресләр, конкурслары
Үтмәс төсле булып күренә.
Мин үземә үзем хуҗа бүген,
Үзем көләм, үзем сөйкемле,
Үзем усал,
Үзем болай бер дә
Усал түгел кебек шикелле...

Не гений ли вы?

  1. Профессор ложится спать в 8 часов вечера, а будильник заводит на 9 часов утра. Сколько будет спать профессор?
  2. Может ли мужчина жениться на сестре своей вдовы?
  3. Есть ли 7 ноября в Австралии?
  4. У Мамеда 10 овец. Все, кроме 9, издохли. Сколько осталось овец?
  5. Вы пилот самолета, летящего из Гаваны в Москву с двумя посадками в Алжире. Сколько лет пилоту?
  6. Обычно месяц заканчивается 30 или 31 числом. В каком месяце есть двадцать восьмое число?
  7. Вы входите в малознакомую комнату, которая затемнена. В ней есть две лампы: газовая и бензиновая. Что Вы зажжете в первую очередь?
  8. Один поезд идет из Москвы в С.-Петербург, а другой из С.-Петербурга в Москву. Вышли они одновременно, скорость первого поезда в три раза больше скорости второго. Какой поезд будет дальше от Москвы в момент их встречи?
  9. Отец с сыном попали в катастрофу. Отец скончался в госпитале. К сыну в палату заходит хирург и говорит, показывая на него: «Это мой сын». Могут ли эти слова быть правдой?
  10.  Археологи нашли монету, датированную 35-м годом до нашей эры. Возможно ли это?
  11.  Палку надо распилить на 12 частей. Сколько потребуется распилов?
  12.  На руках 10 пальцев. Сколько пальцев на 10 руках?
  13.  В каком количестве взял Ной зверей в свой ковчег?

14. Врач прописал больному три укола, по уколу через каждые полчаса. Сколько потребуется времени, чтобы сделать уколы?

15. Сколько цифр «9»в ряду чисел от 1 до 100?

16. Одинокий ночной сторож умер днем. Дадут ли ему пенсию?

17. Горело 7 свечей. Три погасли. Сколько свечей осталось?

18. Кирпич весит 1 кг плюс еще полкирпича. Сколько весит кирпич?

19. Под каким кустом сидит заяц во время дождя?

Обработка результатов: за каждое совпадение с ключом вы получаете 1 балл.

                                              КЛЮЧ  

  1. Один час (будильник не разбирает где утро, а где вечер).
  2. Нет (так как вдова — это та, у которой умер муж).
  3. Есть.
  4.  Девять.
  5.  Вы — пилот (пилоту столько лет, сколько Вам).
  6. Во всех.
  7. Спичку.
  8. Одинаково (в момент встречи они находятся в одной точке).
  9. Да, если хирург — мать мальчика.
  10. Нет, тогда на монетах не писали дату изготовления.
  11. 11 распилов.
  12. 50.
  13. Каждой твари по паре.
  14. 1 час.
  15. 20.
  16. Нет.
  17. Три (три погасло, а остальные сгорели).
  18. 2 килограмма.
  19.  Под мокрым.

ДИАГНОЗ

От 16 до 19 — Вы гений!!

От 13 до 15 — интеллектуал!!

От 10 до 13 — нормальный человек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

Чыгыш. "Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану"

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә матбугаттан файдалану...

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...

“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс

ldquo;Татар   теле  һәм  әдәбияты  дәресләрендә  тавышландыру һәм синквейн алымын  кулланып,  укучыларның   бәйләнешле  сөйләм  телен...