5 сыйныфта "Минем яраткан китабым" темасына БСҮ дәресе
план-конспект урока (5 класс)

Воробьёва Людмила Николаевна

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5 нче сыйныфында (рус төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Дәрестә бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәртмәсе күрсәтмә материал белән баетылган. Әлеге дәрес эшкәртмәсе ФГОС таләпләренә туры килә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_yaratkan_kitabym.docx26.22 КБ

Предварительный просмотр:

  1. Дәреснең темасы: БСҮ “Минем яраткан китабым” (5 сыйныф)
  2. Дәреснең максатлары:
  1. Фәннилек: укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя

бирү.

  1. Коммуникатив максат: үз сүзеңне әйтә белү; башкалар сөйләмен

тыңлау һәм аңлау.

  1. Тәрбияви максат: укучыларда китапка карата кызыксыну хисе

тудыру.

  1. Принциплар:
  1. Дидактик принциплар: фәннилек, дифференциаль якын килү,

дәвамчанлык.

  1. Гомумметодик: коммуникатив.
  2. Лингвистик: функциональ.
  1. Уку-укыту ысулы:  өлешчә эзләнү.
  2. Уку-укыту алымнары: уен элементларны кертеп җибәрү,

 элетрон такта белән эш, карточкалар белән эшләү.

  1. Дәрес төре: катнаш дәрес.
  2. Җиһазлау: татар теле дәреслеге (5 сыйныф), карточкалар,

презентация, электрон такта.

  1. Файдаланылган әдәбият исемлеге:
  1. Р. Х, Ягъфәрова, К. С. Фәтхуллова. Татарский язык . 5 сыйныф.:

рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан : Татар. китап. нәшр., 2014. – 175б.

  1. Ф. С. Сафиуллина, М. З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. -

Казан: Мәгариф, 2002.

  1. Ф. Ю. Юсупов,  Д. Г. Тумашева, Ч. М. Харисова һ.б. Татар теле. 5

сыйныф. - Казан:  Мәгариф, 2006.  

Дәрес планы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру: (1мин.)
  • Дәресне оештыру.
  • Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
  1. Актуальләштерү этабы: (9мин)
  • Өй эшен тикшерү (Сыйфатлар белән җөмлә төзеп килергә)
  •  “Туган ил” темасына әңгәмә үткәрү.
  1. Уку мәсьәләсе кую: (10мин)
  • Китап турында төшенчә бирү.
  • Китапның барлыкка килүен һәм нинди юл үтүен аңлату.
  • Китапның кеше тормышындагы әһәмиятен әйтү.
  1.  Уку мәсьәләсен өлешләп чишү: (20мин)
  • Дәреслек белән эш: - 4 нче күнегү (139 нчы бит)  язма;

- 2 нче күнегү( 138 нче бит)  телдән.

-    Табышмаклар чишү.

-    Мәкаль һәм әйтемнәр язу.

-    “Яраткан китабым” темасына сөйләшү.

        5. Рефлексив бәяләү: (5мин)

                -   Сорау-җавап.

                -   Дәрескә үз бәя.

                -   Өй эше: 5 нче күнегү 139 нчы  бит.

Дәрес барышы.

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

У: Хәерле көн, укучылар.

у: Хәерле көн, укытучы апа.

У: Кәефләрегез ничек?

у: Яхшы. Ә сезнеке ничек?

У: Рәхмәт, минеке дә яхшы.

  1. Актуальләштерү этабы.

У: Бүген сыйныфта кем дежур?

у: Мин.

У: Полина, бүген ничәнче число? Антанын нинди көне? Сыйныфта барыгыз да бармы?

у: Бүген бишенче февраль. Җомга. Сыйныфта барыбыз да бар.

У: Яхшы, рәхмәт. Укучылар, дәрестә барыгыз да булуга мин бик

шат. Дәресләрне калдырырга тырышмагыз. Ә хәзер өй эшләрен тикшереп алыйк. Максим, өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

        у: Өй эшенә сыйфатлар кертеп җөмләләр төзеп килергә иде.

        У: Укучылар, өй эшен тикшереп алыйк. Лев, әйдә синнән башлыйк.

У: Бик матур җөмләләр уйлап тапкансыз укучылар. Афәрин.Укучылар,

сезнең өчен Туган ил нәрсә ул?

        у: Без яши торган җир.

        у: Әти-әни үскән җир.

        У: Матур фикерләр әйттегез, укчылар. Барыгызның фикерегез белән килешәм. Туган илне якларга, сакларга кирәкме?

        у: Кирәк, туган ил булмаса, халык, безнең тарихыбыз да юкка чыгачак.

        У: Дөрес, сез үз илегезнең киләчәге. Аны якларга, сакларга кирәк.

  1. Уку мәсьәләсе кую.

У: Укучылар, тактага карыйк әле. Бу кроссвордны чишсәк, без бүгенге

дәресебезнең темасын белербез.

        1)Ак ашьяулык таптык, җир өстенә яптык. ( Кар)

        2) Аяксыз, кулсыз ишек ача.( Җил)

        3) Утыра бер ак чүлмәк ,

            Өстенә кигән йөз күлмәк.( Кәбестә)

         4) Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. ( Суган)

        5)  Йодрык-йодрык булып үсә,

             Алма кебек кызарып пешә.

             Үзе бик матур,

             Аны кем әйтер? ( Помидор)

К

А

Р

Җ

И

Л

К

Ә

Б

Е

С

Т

Ә

С

У

Г

А

Н

П

О

М

И

Д

О

Р

                                

У: Укучылар, димәк безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди була?

у: Китап.

У: Гади генә китап түгел, ә “Минем яраткан китабым” дигән илгә

сәяхәткә китәбез. Экранга күз салыгыз.

Аягы юк, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә? (Китап)

        у: Китап.

        У: Әйе, укучылар. Бу китап була. Ә сез беләсезме китап көнен ничәнче числода билгеләп үтәләр?

        у: Әйе. 2 нче апрель.

        У: Дөрес. Китаптың ничек барлыкка килгәне, безнең көнгә кадәр нинди юл үткәнен тыңлап алыйк (аудиоязма).

        Китапны кем уйлап тапкан соң? Беркем дә түгел. Элек кешеләр бер-берсенә кызыклы хәлләрне сөйли торган булганнар. Шуннан соң хәрефләр уйлап чыгарганнар. Беренче кулъязма китаплар күренә башлый. Китап язучылар каз каурые ярдәмендә бер китапны 6-7 ел язганнар.

        Борынгы Ассириядә Ашшурбанипал патша балчык китаплардан торган зур китапханә булдырган. Балчык китаплар иң борынгылардан саналган.

        Борынгы Һиндистанда язу өчен пальма яфраклары кулланылган.

        Египетта китапларны елга камышы – папирустан эшләгәннәр.

Хайван тиресе - пергаменттан да китаплар бастыралар. Бер калын китапны эшләү өчен 150 хайван тиресе кирәк булган.

        Беренче кәгазьне кытайлы Цай Лунь уйлап тапкан. Кәгазь ясау технологиясен кытайлар  озак еллар сер итеп саклаганнар.

        Россиядә беренче китап басу җайланмасын Иван Федоров эшли.

        15 гасырда немец Иоган Гутенберг беренче тапкыр металлик хәрефләр уйлап таба.

        У:Менә китап нинди озын юл үткән. Шуңа күрә аны сакларга кирәк.

( Текстның эчтәлеге буенча тәрҗемә эше, әңгәмә).

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

У: Укучылар, сез китап турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?

У: Экранда  мәкаль һәм әйтемнәр язылган. Әйдәгез шуларны тәрҗемә итик.

• Китап – галим, телсез мөгаллим.

• Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.

• Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.

• Китапсыз көн – югалткан көн.

• Китап – ул адәм балалары уйлап чыгара алган могҗизаларның берсе...

• Китап – бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре.

• Күп укысаң, күп белерсең.

  Китап – белем чишмәсе.

У: Укучылар, ә сез китап укырга яратасызмы?

у: Әйе.

У: Хәзер миңа үзегезнең яраткан китабыгызның исемен һәм ни өчен аны яратканыгызны әйтерсез. Полина, синнән башлыйбыз.

        У: Бик матур китаплар укыйсыз икән. Афәрин. Хәзер дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге число, сыйныф эше һәм теманы язып куегыз. Дәреслекнең 139 нчы битен ачабыз, 4 нче күнегүне эшлибез.

        У: Әйдәгез тикшереп чыгыйк. Маша укый башла.

        У: Дөрес тәрҗемә иткәнсез. Хәзер дәреслекнең 138 нчы битен ачабыз, 2 нче күнегүне эшлибез.  Башта сәнгатьле итеп укып чыгабыз, аннары рус теленә тәрҗемә итәрбез.

  1. Рефлексив бәяләү.

У: Укучылар, без бүген дәрестә нинди тема үттек?

у: Минем яраткан китабым.

У: Китап турында нәрсә әйтә аласыз?

у: Китап безнең көнгә килеп җиткәнче озын юл үткән.

у: Китап турында күп табышмаклар бар.

У: Дөрес. Ә хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз һәм өй эше язабыз.

Өй эше:  1) “Минем яраткан китабым” дигән темага кечкенә хикәя төзергә.

  1. 5 нче күнегү 139 нчы  бит.

Укучылар,  сез бүген бик актив булдыгыз. Молодцы!  Дәрес өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

        у: Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Минем яраткан ашларым.

Дәреснең максаты:1.      “Минем яраткан ашларым” темасына караган сүзләрне кулланып,  ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканыңны әйтә белү;2....

Р. Миңнуллин "Балаларның - яраткан шагыйре"

Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту....

Сочинение "Минем яраткан укытучым"

Күренекле  шагыйрь  Фəннур  Сафин  катлаулы,  əмма  мактаулы  һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе,  чыннан  да,  мөгаллимəлəрне без ...

Яраткан шигырьләрем

Монда минем иң яратып укый торган шигырьләрем....

Яраткан укытучым (Күңел истәлекләре)

                    Яраткан укытучым ( күңел истәлекләре)        Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, ...

Г.Тукай - яраткан шагыйребез. Дәрес конспекты

Габдулла Тукай- татар халык шагыйре...