Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 11 класс
олимпиадные задания (11 класс)

Халилова Атия Сайфутдиновна

Олипиадные задания для проведения школьного тура 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 11.docx21.81 КБ

Предварительный просмотр:

11 класс

Олимпиадные задания на школьный тур по родному (татарскому) языку и литературе для обучающихся школ с этнокультурным компонентом                           в 2019 – 2020 учебном году

Район

Отчество

Школа

Организатор

Класс

Учитель

Фамилия

Итоговый баллл

Имя

Рейтинг

Татар теле

Әдәбиәт

Ижади

балл

биремнәр

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

1

2

3

баллар

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 79

 Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

  1. Татар телдән биремнәр

1. Җөмләдәге ирен гармониясенә буйсынган сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Яшь керпеләр йомгакланып төрелергә һәм сүтелергә өйрәнделәр. (М.Рафиков)

        а) яшь, йомгакланып, төрелергә, сүтелергә, өйрәнделәр;

        ә) йомгакланып, төрелергә, сүтелергә, өйрәнделәр;

        б) йомгакланып, төрелергә, өйрәнделәр;

        в) төрелергә.

2. Җөмләдәге сүз басымы соңгы иҗеккә төшкән сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Дөядәй алтының булганчы, төймәдәй акылың булсын. (Мәкаль)

а) дөядәй;

        ә)  төймәдәй

        б) булганчы;

        в) булсын.

3. Җөмләдәге калын хәрефләр белән күрсәтелгән фразеологизмның мәгънәсе дөрес аңлатылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Син әбиеңнең сүзен колагыңа да элмисең икән. (Г.Мөхәммәтшин)

        а) кушкан эшне эшләмәү;

        ә) әйткәнне бөтенләй тыңламау;

        б) ишетсә дә, юри ишетмәмешкә салыну;

        в) сер сакламау.

4. Җөмләдәге алынма сүзләрнең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Каен суының шифалы булуы бик табигый, чөнки аның составында виноград шикәре, төрле кислота һәм тозлар бар.(К.Дәүләтшин)

        а) 5;

        ә) 6;

        б) 7;

        в) 8.

5. Җөмләдәге ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Тургайлар җир-ана куенына гәрәбәдәй бөртекләр салучы игенчеләрне мөкатдәс хезмәткә – язгы чәчүгә чакыралар. (К.Тәхәветдинов)

        а) җир-ана, игенчеләрне, язгы;

        ә) җир-ана, гәрәбәдәй, игенчеләрне, язгы, чәчүгә;

        б) җир-ана, куенына, гәрәбәдәй, игенчеләрне, язгы, чәчүгә;

        в) тургайлар, гәрәбәдәй, бөртекләр, игенчеләрне, язгы, чәчүгә.

6.Җөмләдәге алмашлыклар һәм аларның мәгънә төркемчәләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Аларның һәммәсе дә минем өчен яңа кешеләр, шуңа күрә алар һәммәсе дә кызыксындыралар. (С.Кудаш)

        а) аларның – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы, минем – зат алмашлыгы, шуңа – күрсәтү алмашлыгы, алар – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы;

        ә) аларның – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы, минем – тартым алмашлыгы, шуңа – күрсәтү алмашлыгы, алар – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы;

        б)аларның – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы, минем – зат алмашлыгы, шуңа – күрсәтү алмашлыгы, алар – зат алмашлыгы, һәммәсе – билгеләү алмашлыгы;

        в)аларның – зат алмашлыгы, һәммәсе – күрсәтү алмашлыгы, минем – зат алмашлыгы, шуңа – күрсәтү алмашлыгы, алар – зат алмашлыгы, һәммәсе – күрсәтү алмашлыгы.

7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Атымны учак яктысына китереп бәйләдем дә мин дә малайлар арасына чүгәләдем. (Г.Бәширов)

        а) урын-вакыт килеше кушымчасы;

        ә) кисәкчә;

        б) теркәгеч;

        в) бәйлек.

8. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Адәм балаларына дөньяда төрле авырлыкларга түзәргә туры килә. (Ф.Агиев)

        а) ике составлы, ким;

        ә) гомум үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә, ким;

        б) билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә, тулы;

        в) билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә, ким.

9. Иярчен җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Һәркемгә билгеле: сәламәтлек – тормышның яме, чибәрлекнең нигезе. (Ш.Сайкин)

        а) иярчен ия җөмлә;

        ә) иярчен хәбәр җөмлә;

        б) иярчен тәмамлык җөмлә;

        в) иярчен аергыч җөмлә.

10. Кушма җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Әллә инде соңгы кеше булып төшкәнгә, әллә нәкъ менә шул зур чемоданы булганга, бу кыз башкалардан бик аерылып тора иде. (Н.Акмалов)

        а) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

ә) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

в) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә.

  1. Әдәбияттән биремнәр

1.”Кызыл байрак” шигыренең авторы.....

а )Г.Тукай;

 б) М.Гафури;

в) С.Рәмиев;

2. Һ. Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасының төп геройлары:

а ) наборщик һәм Зөбәйдә;

 б) Ай һәм йорт себерүче;

в ) автор һәм Зөбәйдә;

3. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренең жанры.....

а ) драма;

б ) мелодрама;

в ) эпистоляр;

4. М.Җәлилнең “....... дәфтәре” ничек атала....

а) Дрезден;

б) Моабит;

в) Яңа;

5.М.Җәлилнең “Ышанма” шигыре ....багышланган

а) Әминәгә;

б )әнисенә;

в) әтисенә;

6.Г.Бәшировның “Җидегән чишмә” әсәрендә төп тема...

а ) табигатьне саклау;

 б) бәхет;

в ) дуслык;

7. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә төп герой:

а) Акъәби;

б) Миңлебай;

в )Гөлбикә;

8. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрендә төп тема:

а ) сугыш һәм тынычлык;

б) буыннар арасында бәйләнеш өзелү;

в )көнчелек;

9. ”Язгы аҗаган” романының авторы:

а )М.Җәлил;

б) Ә.Еники;

в )М.Хәсәнов;

10.М.Мәһдинең “Бәхилләшү” әсәрендә төп тема...

а ) туган якны сагыну;

 б) сугыш;

в )туган як белән саубуллашу;

  1. Иҗади эш (10 балл).

Түбәндәге сүзләрне Х.Туфанның танылган әсәреннән бер строфалык шигырь итеп формалаштырыгыз: иде, сары, күңелсез, иде, көз, каеннар, кыраулы, иде, җирнең, астралар, шушындый, гөлләр, чагы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Олимпиадные задания по русскому языку и литературе. 6 класс

Задания можно использовать для проведения школьных олимпиад, для работы с одарёнными детьми....

Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 10 класс

Олмпиадные задания для учащихся 10 класса...

Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 9 класс

Олимпиадные задания по родному языку и литературе для учащихся 9 класса...