Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 9 класс
олимпиадные задания (9 класс)

Халилова Атия Сайфутдиновна

Олимпиадные задания по родному языку и литературе для учащихся 9 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9.docx19.27 КБ

Предварительный просмотр:

9 класс

Олимпиадные задания на школьный тур по родному (татарскому) языку и литературе для обучающихся школ с этнокультурным компонентом                           в 2019 – 2020 учебном году

Район

Отчество

Школа

Организатор

Класс

Учитель

Фамилия

Итоговый баллл

Имя

Рейтинг

Татар теле

Әдәбиәт

Ижади

балл

биремнәр

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

1

2

3

баллар

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 79

 Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

I. Татар телдән бирем        

1. Җөмләләрдәге сүз басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Язмыш синең тез астыңа китереп сукса, егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. (Ф.Яруллин)

        а) ябыш;

        ә) шулвакыт;

        б) егылмас;

        в)  көчле

2. Җөмләдәге ТСТ (тартык, сузык, тартык) калыбындагы иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Мин көтәм, менә ул канатларын җыяр да, иптәшләре кебек үк, җиргә таштай атылып төшәр. (И.Гази)

        а) 11;

        ә) 12;

        б) 13;

        в) 14.

3.Мәкальдәге антонимнар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Атаң-анаң – чын дустың, дус-ишләрең – юлдашың. (Мәкаль)

        а) атаң-анаң;

        ә) дус-ишләрең;

        б) атаң-анаң, дус-ишләрең;

        в) дустың, юлдашың.

4.Шигъри юллардагы калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

        Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын. (Г.Тукай)

        а) актив;

        ә) тарихи;

        б) архаизм;

        в) неологизм.

5. Җөмләдәге ясалма сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Аның киемнәре элеккечә пөхтә, ап-ак күлмәгенә кара галстук таккан, чалбары яхшылап үтүкләнгән, туфлиләре ялтырап тора. (Ф.Садриев)

        а) киемнәре;

        ә) яхшылап;

        б) туфлиләре;

        в) ап-ак.

6. Мәкальдә кулланылган сүз төркемнәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Дөньяда ата-анадан башка бар да табыла. (Мәкаль)

        а) исем, исем, бәйлек сүз, билгеләү алмашлыгы, теркәгеч, хикәя фигыль;

        ә) исем, исем, бәйлек, билгеләү алмашлыгы, кисәкчә, хикәя фигыль;

        б) исем, исем, бәйлек сүз, билгеләү алмашлыгы, кисәкчә, хикәя фигыль.

        в) исем, исем, бәйлек сүз, хәбәрлек сүз, кисәкчә, хикәя фигыль;

7. Җөмләдәге санның мәгънә төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ярты ел йомгакларыннан күренгәнчә, сез туксан тугыз бөтен уннан бер процент өлгереш биргәнсез. (Т.Миңнуллин)

        а) микъдар;

        ә) бүлем;

        б) чама;

        в) җыю.

8. Җөмләдәге ияләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Елга төбен үги ана яфрагы, бака яфрагы, каз үләне баса. (Р.Төхфәтуллин)

        а) яфрагы, яфрагы, үләне;

        ә) үги ана яфрагы, бака яфрагы, үләне;

        б) үги ана яфрагы, бака яфрагы, каз үләне;

        в) елга, үги ана яфрагы, бака яфрагы, каз үләне.

9. Иярчен җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Юлда йоклаганда, бер күзең ачык булсын. (Мәкаль)

а) синтетик иярчен шарт җөмлә;

        ә) синтетик иярчен урын җөмлә;

        б) аналитик иярчен вакыт җөмлә;

        в) синтетик иярчен вакыт җөмлә.

10. Кушма җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Галимҗан Ибраһимов үзе төзегән, үзе барлыкка китергән дәреслекләр нигезендә укыта. (С.Кудаш)

        а) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

        ә) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

в) берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

II. Әдәбияттән биремнәр

1.М.Әмирнең ”Агыйдел” әсәренең жанрын билгеләгез:(2 балл)

а) повесть

 б) драма

в) поэм

д)дастан

2.Х.Туфанныкы булмаганшигырьнебилгеләгез: (2 балл)

а) “Кемнәрсез?”

б) “Кайсыгызныңкулыҗылы?”

в) “Берүгет”

3.Сталин шәхес культы корбаннарын атагыз: (2 балл)

а) ҺадиТакташ

б) Шамил Усманов

в) ХәсәнТуфан

4. Хис- кичерешләргә бай зур күләмле шигъри әсәр ничек атала? (2 балл)

а) поэма

б) дастан

в) шигырь

5.Баллада сүзе итальян телендә нинди мәгънәне белдерә? (2 балл)

а) хәрәкәт

б) бию

в) хис

6. Фәнис Яруллинның “Иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре кемгә багышлана?

а) тәрбиячеләргә

б) табибларга

в) укытучыларга

7.Автор үз күзе белән күргәнне тасвирлап сөйләп чыгуга корылган чәчмә әсәрне билгеләгез.

А) автобиографик повесть

Б) очерк

В) мәкалә

8.Казанда беренчедәүләт театры кайчан ачыла?

А)1910 ел

Б) 1906 ел

В) 1922 ел

9. Бу юллар кайсы әсәрдән? Әсәрнең авторын, шигырьнең исемен языгыз.

Әкияттәге ике бала кебек.

Каен башларына үрмәләп,

Ике штансыз малай дөнья белән

Танышып йөргән идек бергәләп....”

10.Казанда нинди татар театрлары бар?

  1. Иҗади эш (40 балл).

Сез нинди әсәрне яратасыз? Ни өчен? (фикерегезне кыскача языгыз).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Олимпиадные задания по русскому языку и литературе. 6 класс

Задания можно использовать для проведения школьных олимпиад, для работы с одарёнными детьми....

Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 11 класс

Олипиадные задания для проведения школьного тура...

Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 10 класс

Олмпиадные задания для учащихся 10 класса...