Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 8 класс
олимпиадные задания (8 класс)

Халилова Атия Сайфутдиновна

Задания

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8.docx19.91 КБ

Предварительный просмотр:

8 класс

Олимпиадные задания на школьный тур по родному (татарскому) языку и литературе для обучающихся школ с этнокультурным компонентом                          в 2019 – 2020 учебном году

Район

Отчество

Школа

Организатор

Класс

Учитель

Фамилия

Итоговый баллл

Имя

Рейтинг

Татар теле

Әдәбиәт

Ижади

балл

биремнәр

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

1

2

3

баллар

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 79

Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

I. Татар телдән биремнәр

1. Татар алфавитындагы 11 нче хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

(2балл)

        а) Җ;

        ә) Й;

        б) З;

        в) К.

2. Җөмләдәге ирен гармониясенә буйсынган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2балл)

        Мин монда барыгыздан да өлкән, бөтенегездән дә күбрәк күргән, бик борынгы серләрне сөйләргә кодрәтем җитә, дигән кебек, картларча тыныч-салмак кына агып яткан Идел – үзе бер тамаша. (Л.Ихсанова)

        а) 1;

        ә) 2;

        б) 3;

        в) 4.

3. Фразеологик әйтелмәнең синонимы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2балл)

        Баштан сыйпамау

        а) хафага төшү;

        ә) рәхмәт әйтмәү;

        б) күрмәгәнне күрсәтү;

        в) теңкәгә тию.

4. Исем ясагыч кушымчалардан гына торган рәтне билгеләгез. (2балл)

        а) -ын/-ен, -лай/-ләй, -ча/-чә;

        ә) -чы/-че, -ыч/-еч, -кыч/-кеч;

        б) -әс/-әч, -чан/-чән, -чыл/-чел;

        в) -ар/-әр, -ай/-әй, -а/-ә.

5. Мәкальдә кулланылган сүз төркемнәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2балл)

Какшаган көпчәккә ышанып юлга чыкма. (Мәкаль)

        а) сыйфат фигыль, исем, хәл фигыль, исем, боерык фигыль;

        ә) хикәя фигыль, исем, хәл фигыль, исем, боерык фигыль;

        б) сыйфат, исем, хәл фигыль, исем, боерык фигыль;

        в) сыйфат фигыль, исем, хәл фигыль, исем, инфинитив.

6. Сүзтезмәнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2балл)

        Шулчак кайту –

а) рәвешле фигыль сүзтезмә;

        ә) алмашлыклы фигыль сүзтезмә;

        б) фигыльле алмашлык сүзтезмә;

        в) алмашлыклы исем сүзтезмә.

7. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән җөмлә кисәгенең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2балл)

        Вил хәзер һәркөн, дәрестән соң, кошлар ашата. (Ә.Давыдов)

        а) тәмамлык;

        ә) вакыт хәле;

        б) урын хәле;

        в) аныклагыч.

8. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2балл)

        Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул,

        Моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. (Г.Тукай)

        а) җыйнак, хикәя;

        ә) җыйнак, хикәя, тойгылы;

        б) җәенке, хикәя;

        в) кушма.

II. Әдәбиәттән биремнэр

1.Әсәрләрнең жанрларын языгыз.(2 балл)

А) “Сөннәтче бабай” ___________________________

Б) “Беренче театр” ___________________________

В) “Сак-Сок” __________________________

2. “Туган ягым –яшел бишек” автобиографик әсәренең авторы кем?(2 балл)

А) ГомәрБәширов

Б) ФатихКәрим

В) ШәрифКамал

 Г) Һади Такташ

3.Муса Җәлилнеке булмаган шигырьне атагыз:(2 балл)

А) “Кемнәр сез?”

Б) “Җырларым”

В) “Бер үгет”

4.Муса Җәлил кайчан туган?(2 балл)

А) 1901 елда

Б) 1913 елда

В) 1906 елда

5.”Хөкем алдыннан” картинасын кем иҗат иткән?(2 балл)

А) Харис Якупов

Б) Бакый Урманче

В) Фәрит Яруллин

6. Тормыштагы, кешедәге тискәре күренешләрдән көлеп язылган драма әсәренең төре:(2 балл)

А) трагедия

Б) комедия

В) опера

7.Ел фасылларына бәйле бәйрәмнәрне атагыз:(2 балл)

8.Ислам диненә бәйле бәйрәмне атагыз:(2 балл)

9.Татар халык ашларын языгыз:(2 балл)

10. Нинди татар җырчыларыӊ беләсез, исемнәрен языӊ.(2 балл)

  1. Иҗади эш (40 балл).

Шагыйрьнең исемен языӊ ( 5 балл)

Әсәрнен исемен языӊ (5 балл)

Түбәндәге сүзләрне танылган шагыйрьнең әсәреннән бер строфалык шигырь итеп формалаштырыгыз:(30 балл)

усал,үзе, шикелле, матур, кебек, үзе, дә, сөйкемле, бер, үзе, түгел, үзе, болай, усал.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Олимпиадные задания по русскому языку и литературе. 6 класс

Задания можно использовать для проведения школьных олимпиад, для работы с одарёнными детьми....

Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 11 класс

Олипиадные задания для проведения школьного тура...

Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 10 класс

Олмпиадные задания для учащихся 10 класса...

Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 9 класс

Олимпиадные задания по родному языку и литературе для учащихся 9 класса...