Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 10 класс
олимпиадные задания (10 класс)

Халилова Атия Сайфутдиновна

Олмпиадные задания для учащихся 10 класса 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10.docx17.06 КБ

Предварительный просмотр:

10  класс

Олимпиадные задания на школьный тур по родному (татарскому) языку и литературе для обучающихся школ с этнокультурным компонентом                           в 2019 – 2020 учебном году

Район

Отчество

Школа

Организатор

Класс

Учитель

Фамилия

Итоговый баллл

Имя

Рейтинг

Татар теле

Әдәбиәт

Ижади

балл

биремнәр

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

1

2

3

баллар

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 79

I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Татар алфавитындагы 20 нче урында урнашкан хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) П;

        ә) О;

        б) Ө;

        в) У.

2. Тукран сүзнең транскрипциясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2балл)

        а) [тукран];

        ә) [тукъран];

        б) [тукыран];

        в) [тукъыран].

3. Шигъри юллардагы омонимнарның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Эчәрмен әле сусатса –

        Алсу татлы

        Су сатса. (Р.Миңнуллин)

        а) саф лексик омонимнар;

        ә) омофоннар;

        б) омографлар;

        в) омоформалар.

4. Фразеологик әйтелмәнең мәгънәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бака туе ясау

а) кешеләрнең бер-берсен тыңламыйча, барысы бергә кычкырып сөйләшүләре;

        ә) бик күп кешенең бер мәҗлестә матур итеп күңел ачулары;

        б) бака кебек юан, билсез кешеләрнең бергә җыелып сөйләшүләре;

        в) бик матур үткәрелгән туй мәҗлесе.

5. Ясагыч кушымчасы булган сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) салкыннар, китапханә, кызгылт;

        ә) өстәлдә, укысаң, көлеп;

        б) битлек, хәбәрләш, җырлап;

        в) зәңгәрсу, балык, киттеләр.

6. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бу дөньяга без килгәнбез икән

        Юкка түгел, юкка түгелдер. (Н.Нәҗми)

        а) юнәлеш килешендәге исем;

        ә) сәбәп-максат рәвеше;

        б) хәбәрлек сүз;

        в) исемләшкән хәбәрлек сүз.

7. Җөмләдәге сүз төркемнәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Атымны учак яктысына китереп бәйләдем дә мин дә малайлар арасына чүгәләдем. (Г.Бәширов)

        а) исем, исем, бәйлек сүз, хәл фигыль, хикәя фигыль, теркәгеч, алмашлык, кисәкчә, исем, бәйлек сүз, хикәя фигыль;

        ә) исем, исем, исем, хәл фигыль, хикәя фигыль, кисәкчә, алмашлык, кисәкчә, исем, бәйлек сүз, хикәя фигыль;

        б) исем, исем, исем, хәл фигыль, хикәя фигыль, теркәгеч, алмашлык, теркәгеч, исем, бәйлек сүз, хикәя фигыль;

        в) исем, исем, исем, хәл фигыль, хикәя фигыль, теркәгеч, алмашлык, кисәкчә, исем, бәйлек сүз, хикәя фигыль.

8. Җөмләдәге куелырга тиешле тыныш билгеләренең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кечкенә генә куыш ясалып беткәч Иван Иванович шунда тынычлап ял итте һәм төнге ябалаклар тавышы булмаса ул әле бәлки кояш чыкканга кадәр дә кузгалмый ятар иде (А.Расих)

        а) 7;

        ә) 6;

        б) 5;

        в) 4.

9. Иярчен җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. (Г.Кутуй)

        а) иярчен хәбәр җөмлә;

        ә) иярчен рәвеш җөмлә;

        б) иярчен сәбәп җөмлә;

        в) иярчен күләм җөмлә.

10. Кушма җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Март ахыры якынлашкач, беренче яңалык шул булды: кычыткан күбәләге оча башлады. (Г.Хәсәнов)

а) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

        ә) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;

в) берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә.

II. Әдәбияттән биремнәр

1. М . Мәһдиев кайсы жанырда яза?

А) драматургия

Б) комедия

В) проза

2. 1980 елда нинди романы  чыкты?

А) Исәнме, Кәшфи абый

Б) Ут  чәчәге

В) Каз канатлары.

3.   Сибгат Хакимнеӊ Бөек Ватан сугышына багышланган әсәре нинди?

   А) “Дуга”

   Б) “Кем уйлаган”

   В) “Әй язмыш, язмыш”

4. Каюм Насыйри кем ул?

А) мәгърифәтче

Б) язучы

В) укытучы

5. Кайсысы драма әсәре
А)  М.Фәйзи "Галиябану"

Б) Г.Исхакый "Жәмгыять"

В) Ш.Камал "Сукбай"

Г) Ф.Әмирхан "Хәят"

6. "Фәтхулла хәзрәт" повестеның авторы кем
А) Г.Исхакый

Б) Ф.Әмирхан

В) Г.Исхакый

Г) Ә. Еники

7. Зәңгәр шәл" исемле мелодраманың авторы кем
А) Г. Исхакый

Б) К. Тинчурин

В) М. Фәйзи

Г) К.Камал

8. Г.Тукайның "Исемдә калганнар" дигән истәлеге ничәнче елда язылган

А) 1906

Б) 1907

В) 1909

Г) 1910

9. М.Фәйзинең "Галиябану" драмасындагы төп тема
А) яшәү мәгънәсе

Б)тынычлык

В)сугыш

Г)мәхәббәт

10. Н.Думави кем ул

А)драматург

Б)тәнкыйтьче

В)журналист

Г) шагыйрь


III. Г. Туканын нинди шигырьл
әрен беләсез? Берсен яттан языӊ. (30 балл)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Олимпиадные задания по русскому языку и литературе. 6 класс

Задания можно использовать для проведения школьных олимпиад, для работы с одарёнными детьми....

Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 11 класс

Олипиадные задания для проведения школьного тура...

Олимпиадные задания по родному языку и литературе, 9 класс

Олимпиадные задания по родному языку и литературе для учащихся 9 класса...