Детское сочинение на тему "Минем яраткан һөнәрем"
творческая работа учащихся (10 класс)

Гилязетдинова Занфиля Загитовна

Это детское сочинение на тему "Моя любимая профессия"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_yaratkan_honrem.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Средняя общеобразовательная школа №27

с углубленным изучением отдельных предметов»

Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Сочинение “Минем яраткан һөнәрем”

Ф.И.О. учащегося (полностью)

Французова Азалия Руслановна

Контактная информация (класс, адрес, телефон, факс, эл. почта)

МБОУ «СОШ№27» НМР РТ, 10 в класс, 423570, Нижнекамск, Химиков, 106-50.

8(8555)410423,

 school27n-kamsk@mail.ru

Школа (номер школы, адрес и телефон, эл. почта)

МБОУ «СОШ№27» НМР РТ, 423570, Нижнекамск, Менделеева, 37а,

8(8555)410423,

 school27n-kamsk@mail.ru

Ф.И.О. директора школы

Ярцева Лидия Васильевна

Нижнекамск, 2016


Минем яраткан һөнәрем.

Җир йөзендә төрле һөнәрләр бар. Тормыш үзгәрә, җәмгыять үсә барган саен, аларның саны да арта бара. Һәр кешенең дә һөнәр сайлау буенча үз фикерләре, уйлары бар. Кемдер укытучы булырга хыяллана, ә кайбер кеше күңеленә табиб һөнәре хуш килә, шәфкать туташы да буласы килә. Кайбер кызлар үзләрен балалар бакчасы тәрбиячесе итеп күрә, ә кайбер дусларым заводта эшче булып эшләргә уйлый. Дусларым арасында бизнес белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр дә бар.

        Без менә шулай мәктәп елларында киләчәк һөнәребез турында уйлана башлыйбыз. Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Минем һөнәр сайлавыма бер вакыйга сәбәпче булды.

        Көзге каникул чорында авылга кунакка кайттым. Әбием, чөгендер төйгеченә кулын кыстырып, бармагын җәрәхәтләде. Мин әбиемә беренче ярдәм күрсәттем: бармагын дару белән эшкәртеп бәйләдем. Каннан куркучы әнием минем осталыгыма шаккатып та, сокланып та карап торды һәм : “Кызым, хирург булырсың әле,”- диде. Табиб булу уе миндә күптән туган булса да, мин бу хыялымны туганнарыма әйтмәгән идем. Алар мине дөрес аңламаслар, миннән көләрләр дип уйладым, чөнки нәселебездә бер генә медицина хезмәткәре дә юк бит.

        Әнием минем сайлавыма каршы килмәде, киресенчә, сөенде генә. Мин химия,  биология фәннәрен тырышып өйрәнә башладым.

        Табиб - иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Кешеләр бик иртә дәвалау серләренә төшенергә теләгәннәр. Дару үләннәре белән дәвалаучы карчыклар булган. Алар үз эшләрен теләп башкарганнар. Һәр төбәкнең кендек әбиләре, сөннәтче бабайлары булган. Авыл кешеләре аларны бик хөрмәт иткәннәр.

        Еллар узу белән, кешеләр белемгә омтылганнар, сәламәтлек, дәвалау серләренә төшенгәннәр. Шулай итеп, медицина барлыкка килгән, ул үскән, ныгыган. Дарулар, аппаратлар, приборлар уйлап тапканнар.

        Табиб булып эшләү кызыклы гына түгел, ә авыр да, җаваплы да. Мин бу һөнәр ияләрен бик белемле кешеләр булырга тиеш дип саныйм. Алар биология, анатомия, химия нигезләрен дә, барлык даруларның куллану тәртибен, медицина приборларының ничек эшләвен дә белергә һәм үз белемнәрен практикада дөрес кулланырга тиешләр.

        Кайчагында дусларым белән һөнәр сайлау турында әңгәмә корабыз. Бервакыт, мин үземнең табиб булырга хыяллануым турында әйткәч, дус кызым миңа гаҗәпләнеп:  “Син нәрсә!  Аларның эшләре авыр, тынгысыз, җаваплы, шуңа карамастан  хезмәт хаклары түбән,”- диде. Бәлки шулайдыр. Һөнәр сайлаганда хезмәт хакына  карап түгел, ә күңелгә карап эш итәргә кирәк, дип саныйм. Минемчә, ашыга-ашыга яраткан эшеңә бару, сөенеп эшеңнән өйгә кайту -  зур бәхет.

        Һәр һөнәр иясенә  аерым сыйфатлар  хас, дип уйлыйм мин.Табиблар үз эшләрен яратырга, белемле, түзем булырга тиешләр. Авыруларны игътибар белән тыңлап, аларга дөрес диагноз кую зур сабырлык сорый.

         Табиб үзе дә сәламәт булырга тиеш. 7-8 сәгать буена операция ясау хирургтан зур көч, саулык сорый.Шуның өчен мин сәламәт яшәү рәвешен алып барам, физик эшне теләп башкарам. Кышын чаңгыда шуам, җәен суда коенам.

        Табиб авыруларны дару белән генә түгел, ә җылы мөгамәләсе, карашы белән дә дәвалый. Әниемнең дә, әбиемнең дә мине бик тәрбияле итеп күрәселәре килә. Алар миндә татар кызларына гына хас сыйфатлар тәрбияләргә тырышалар.

        Табиб ике телне дә яхшы белергә тиеш, дип уйлыйм мин. Гомер буе авылда яшәгән әбиемә Казан хастаханәсендә ятарга туры килде. Дәвалаучы табибының татар булып, рәхәтләнеп аның белән үз телендә сөйләшүе турында әбием бөтен авылдашларына сөйләде. Димәк,  мин телемне камил белергә тиешмен. Үземә шундый нәтиҗә ясадым.

        Әлегә мин мәктәптә укыйм. Барлык фәннәрне дә тырышып өйрәнәм. Мәктәптә алган белемнәрем киләчәк һөнәремә нигез булыр дип уйлыйм мин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яраткан әкият геройларыбыз" "Our favourite characters of fairy-tales" (инглиз һәм татар теленең берләштерелгән ачык дәресе)  

МАКСАТ: Укучыларның инглиз hәм татар телендә сүз байлыкларын арттыру.Фикерне ике телдә бәйләнешле, төгәл, ачык итеп әйтә белүләрен ирешү.Балаларның логик hәм иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерү.Әк...

Минем яраткан ашларым.

Дәреснең максаты:1.      “Минем яраткан ашларым” темасына караган сүзләрне кулланып,  ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканыңны әйтә белү;2....

Р. Миңнуллин "Балаларның - яраткан шагыйре"

Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту....

Сочинение "Минем яраткан укытучым"

Күренекле  шагыйрь  Фəннур  Сафин  катлаулы,  əмма  мактаулы  һөнəр иялəренə əнə шундый югары бəя бирə. Əйе,  чыннан  да,  мөгаллимəлəрне без ...

Яраткан шигырьләрем

Монда минем иң яратып укый торган шигырьләрем....

Яраткан укытучым (Күңел истәлекләре)

                    Яраткан укытучым ( күңел истәлекләре)        Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, ...

Г.Тукай - яраткан шагыйребез. Дәрес конспекты

Габдулла Тукай- татар халык шагыйре...