Ф.Яруллин "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" 9 сыйныф.
план-конспект урока (9 класс)

Науметова Гөлназ Рәис кызы

Рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан дәреснең технологик картасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.yarullin.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучылар

Науметова Гөлназ Рәис кызы, Гарифуллина Лилия Газизовна.

Казан шәһәре Совет районы, 141 нче гимназия

Предмет

Татар әдәбияты-рус төркеме.9 нчы сыйныф

Тема

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” Ф.Яруллин.

Максат

Бурычлар

Предмет: Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре белән танышу.

Үстерелешле: Укучыларның тыңлап аңлау, логик фикерләү күнекмәләрен, диалогик сөйләмнәрен үстерүгә шартлар булдыру.

Тәрбияви: Татар  халкының  бөек  шагыйрьләре   иҗатын  өйрәнү  аша  тормышка  җитди караш  тәрбияләү, укытучы һөнәренә  карата  ихтирам  хисе  уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы:  белем алырга, үзеңә кирәкле белемне дөрес итеп таба белергә, игелекле булырга омтылыш тәрбияләү, китапларны теләп укырга күнектерү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып-белү УУГ: Тыңлап аңлау, нәтиҗәләр чыгара белү, гомумиләштерүләр ясый белү, текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлаша белү, өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели белү.

Коммуникатив УУГ: Фикерләрен төгәл, ачык итеп җиткерә белү; үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү; сөйләм нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән диалог алып бара белү.

Регулятив УУГ: Уку мәсьәләсен куя белү, эшне планлаштыру, үз эшчәнлегенә бәя бирү.

Предмет буенча: Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу.

Дәреснең тибы

Яңа тема өйрәнү дәресе

Предметара  бәйләнеш

Татар теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, индивидуаль

Материал

Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хөснуллина Х.Х. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 9 нчы сыйныф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. - Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2016. Б. 98-99

Җиһазлау

Ф.Яруллинның портреты, презентация, китаплар күргәзмәсе, проектор, ноутбук, магнитофон.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

 Мотивлаштыру .

Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, көнең яхшы үтәр диләр. Әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле эш көннәре телик, елмаю бүләк итик. Слайдта да кояш безгә елмая - Яхшы кәеф белән дәресне башлыйбыз.

-Таңнар саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим Җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә!

ШУУГ: белемле булуга, китаплар укуга омтылыш уяну.

ТБУУГ: тыңлап аңлау, нәтиҗәләр чыгару.

КУУГ: сорауларга җавап бирә белү, үз фикерләрен тәгъбир итә белү.

РУУГ: үз эшчәнлекләрен планлаштыра һәм оештыра белү, җавапларны бәяли белү.

Белемнәрне актуальләштерү

-Ә хәзер укучылар, өй эшен тикшереп үтәбез. Р.Гаташның “Укытуы” шигырен уку, язган хикәяләрне тыңлауэ.

Өй эшен тикшерә, сорауларга җавап ала, җавапларын дәлилләтә.

Шигырьне, язып килгән кечкенә хикәяләрен сәнгатле итеп укыйлар. Алдагы дәрес материалын кабатлыйлар.

ШУУГ:Укытучы һөнәренең мөһимлегенә төшенү

ТБУУГ: өйрәнелә торган материал эчендә төп фикерне билгели белү, нәтиҗә чыгару

КУУГ: үзенең карашын әйтә һәм дәлилли белү, әңгәмәдә катнашу

РУУГ: Җавапларны дөресли һәм бәяли белү

Уку мәсьәләсен кую

Ә хәзер тактага карагыз. Тактада ребус .

(ук рәсеме- ит-ыт,оч-учы)

(Укытчы сүзе)

Сорауларга җавап таптыра. Димәк, укучылар, уйлап карагыз әле, без бүген сезнең белән  нинди  һөнәр  ияләре  турында  сөйләшербез.

-Дәреснең  темасы  нинди  дип  уйлыйсыз?

Әйе, бик дөрес укучылар.

Без бүген дә укытучы һөнәре турында сөйләшүне дәвам итәрбез .

Ә сезнең язучы Фәнис Яруллин турында беләсегез киләме?

Димәк, без бүген танылган шагыйрь Фәнис Яруллин иҗаты белән танышырбыз.

Укытучы  шагыйрьнең  шигырьләрен, китапларын  күрсәтеп, тормышы  һәм  иҗаты  белән кыскача гына таныштыра.

Тема буенча фаразлар ясыйлар, уку мәсьәләсен билгелиләр

 

Сорауларга җавап бирәләр.

җавап

ТБУУГ: уку мәсьәләсен аңлау

КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү

РУУГ: фаразлау, уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

2.Сүзлек  өстендә  эшләү.

Сабырлык – терпение,  выдержка

Сиздермичә – незаметно,  украдкой

Күркәм – красивый

Чыңгылдый – звенит

Яклагансыз – защищали

Тир  түккәнсез – проливали  пот

1)Укытучы  сүзләрне  укый,  укучылар  аның  артыннан  кабатлыйлар.  Авыр  сүзләрне  аерым  укучылардан  кабатлаттыра.

2) Укытучы  русчасын  әйтә,  укучылар  тәрҗемәсен  әйтәләр.

1)Укытучы  шагыйрьнең  шигырьләрен, китапларын  күрсәтеп,  тормышы  һәм  иҗаты  белән  таныштыруны  дәвам  итә.

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырен Ф.Галимуллин башкаруында  тыңлау.

Дәреслектән  Ф. Яруллинның  “Сез  иң  гүзәл  кеше  икәнсез”  шигырен  укыйлар. 98 нче  бит .

Үзлектән уку.

3)Укытучы,  сораулар  ярдәмендә, укучыларның  аңлавын  тикшерә.  

-Ф.Яруллин  нинди  һөнәр   турында  язган?

-Шигырьне  кемгә  багышлап  язган?

-Укытучы  образын  нинди  матур  сүзләр  белән  тиңли? Дәреслектән  уку.

-Ни өчен шагыйрь укытучыларны иң күркәм, гүзәл, сабыр кешеләр дип атый?

-Укытучы  укучылар  өчен  нәрсәләр  эшләгән?  

Хәзер  укучылар ял итеп алабыз.

1)  Сүзлек белән эш алып баралар: сүзләрне дөрес итеп укыйлар, җөмләләр төзиләр

3)  Сорауларга җавап бирәләр.

Укучылар,  чылбыр  буенча, яңа  сүзләр  белән  сүзтезмәләр  яки  җөмләләр  төзеп  әйтәләр.

Укучы җавабы.

ТБУУГ: текстны тыңлап аңлау, тексттан төп фикерне аерып алу, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр чыгару

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, тыңлый һәм башкаларның сорауларына җавап бирә белү, үз фикерен төгәл һәм аңлаешлы итеп җиткерә белү

РУУГ: анализ барышын төзү, җавапларны бәяли белү

Ял минуты.”Сез иң гүзәл кеше икәнсез”җырын тыңлау.Ә.Хәйретдинов музыкасы.

Яңа теманы ныгыту (Яңа белемнәрне беренчел ныгыту)

1 Бирем. Сезнең каршыда кояш сурәтләнгән. Шуларга тиешле сыйфатларны язабыз. (“укытучы” сүзе язылган)
http://zazdoc.ru/tw_files2/urls_2/24697/d-24696745/24696745_html_m53ae3309.gif

Сыйфатлар: ягымлы, кадерле, әйбәт, шәфкатьле, таләпчән, эшчән, матур, галим, кырыс, олы йөрәкле.

Бик яхшы укучылар!

Минем укытучым нинди? - монолог төзү.

1) Әңгәмәдә катнашалар, үз фикерләрен әйтәләр һәм дәлиллиләр

2) Нәтиҗә чыгаралар

3) Диалог төзиләр

ШУУГ:  Белем алуга, игелекле булырга омтылу

ТБУУГ: Нәтиҗә чыгара белү, гомумиләштерүләр ясый белү, рәсем сәнгате ярдәмендә тәкъдим ителгән информацияне аңлый белү

КУУГ: Әңгәмәдә катнашу, сөйләм нормаларын исәптә тотып, укытучы, сыйныфташлар белән диалог төзи белү, үз фикерен төгәл һәм ачык итеп җиткерү, дәлилли белү

РУУГ: парларда эшчәнлекне оештыра белү, контроль ясый, бәяли белү

Предмет  нәтиҗәсе: шигырь эчтәлеген белү

Өйгә эш бирү

Өй эше биремен аңлата

1) Ф.Яруллин “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” ике куплет өйрәнергә, 98 бит.

2) Сорауларга җавап бирергә, 99 бит.

3) Укытучыга карата уңай сыйфатлар кулланып, кроссворд төзергә.

Өй эшен язып алалар, өй эшенең аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар.

ТБУУГ: биремне аңлау

РУУГ: эшчәнлекне оештыра белү, планлаштыра белү

Рефлексия

Без бүген дәрестә нәрсәләргә ирештек?

Бу  һөнәр  нинди?

Яраткан  укытучыгыз  нинди  булырга  тиеш?

Укучылар, сез бүгенге дәрестә актив булдыгыз, барыгызга да бик зур рәхмәт.

Үз фикерләрен әйтәләр,  әңгәмәдә катнашалар, сорауларга җавап бирәләр, максат һәм нәтиҗәдән чыгып, үз эшләрен бәялиләр.

ШУУГ:  Белем алуга укытучы һөнәренең мөһимлегенә төшенү, игелекле булырга омтылу.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, үз фикерен аңлаешлы, төгәл итеп әйтү һәм дәлилләү, сыйныфташларының фикерен тыңлый һәм аңлый белү.

РУУГ: Уңышка ирешү (ирешмәү) дәрәҗәсен аңлау, эш нәтиҗәләрен бәяләү, төзәтү, билгеләнгән критерийлар буенча үзбәя бирү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Презентация "Кеше сыйфатлары",9-11 нче сыйныф,рус төркеме

Презентация "Кеше сыйфатлары",9-11 нче сыйныф,рус төркеме...

Кеше китә - җыры кала (М. Мәһдиев иҗаты буенча дәрес-презентация, 11 сыйныф)

 Дәрес-презентация язучының катлаулы тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әсәрләренең идея – тематик эчтәлеген җиткерү, әдип шәхесенә, иҗатына карата кызыксыну, әсәрләрен укуга...

“Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” (Ф. Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясенең 2 нче кисәге өстендә эш) дәрес проекты. 7 нче сыйныф, рус төркеме,

Шәһәркүләм семинарда күрсәткән Ә.З. Рәхимовның "Иҗади үсеш технологиясе"нә корылган "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт"; (Ф. Яруллинның "Ак төнбоек" хикәясенең 2 нче кисәге өстендә эш) дәрес проекты...