Әдәби-музыкаль кичәләр
материал на тему

Исмагилова Гульнара Тагировна

Әдәби музыкаль кичәләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mansur_muzaffarov.doc60 КБ
Файл rostam_yakhin.docx33.14 КБ
Microsoft Office document icon songy_kyngyrau.doc1.37 МБ
Microsoft Office document icon stsenariy_salikh_sydshev.doc66.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Мансур Мозаффаров иҗатына багышлап үткәрелгән “Дулкыннар” конкурсының эшкәртмәсе

алып баручы.

Иң бәхетле җырлар безнең белән

Яңа юллар салып үтәләр.

Җыр, шигърият сөюче дусларыбыз,

Еракларда сагынып көтәләр.

Җырга, моңга сусап яши татар.

Бу сусауга түзеп кара син!

“Карурманнар” тоташтырып тора.

Татар белән татар арасын.

Тукайларга сусап яши татар,

“Туган телне”, теле сагына

“Тәфтиләү”ләр тынгы бирми аңа –

Ымсындыра горур чагына.

Сәйдәшләргә, Мозаффарларга  сусап яши татар,

“Туган ягы ” җанын алкышлый.

“Сайра, сандугачлары”, “Син кайтмадың”нары

Күңелләрдән бер дә адашмый.…

          алып баручы.

Исәнмесез, җыр, шигърият сөюче якын дусларыбыз! Бүген “Дулкыннар” бәйгесенә җыелдык. Бу бәйге республикада җиденче ел инде уздырылып килә. Алдагы елларда Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнәшева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов иҗатларына багышлап уздырылды.  Быел ул Мансур Мозаффаров иҗатына багышлана. Ә максаты туган ягыбызга, Мансур Мозаффаров иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Быелгы уку елында, ягъни 6 мартта  композитор һәм педагог, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Мансур Мозаффаровка  110 ел була. 

  Димәк, бүген без Мансур Мозаффаров җырларын ишетербез, көйләрен, аңа багышланган шигырьләрне тыңларбыз.

“Салих Сәйдәшев традицияләрен дәвам итеп, татар халкының лирик җырларына таянып, Мансур Мозаффаров җыр жанрын гадәттәгедән гайре шигърият, образлылык һәм интонацион үрелеше ягыннан тирән хиссият белән баетты. Аның җырларын тыңлаганда, ирексездән, Ватанга, аның иркен киңлекләренә, табигатьнең матурлыгына соклану, мәхәббәт хисе уяна.” – дип яза музыка белгече Клара Таҗиева.

     Ә хәзер сәхнәгә “Нәфис сүз” номинациясендә республикада да җиңүгә ирешкән 5 нче номерлы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Исмәгыйлев Илнурны чакырабыз. Ул Сибгат Хәкимнең “Мансур Мозаффаров истәлегенә язылган шигырен укып үтәр. 

алып баручы.

Күңелләрнең моңга сусаган бер мәле. Әлеге бушлыкны бары тик халыкның күңел сандыгында гасырлар дәвамында сакланып килгән илаһи моң гына тутыра алыр кебек. Әлеге конкурс нәкъ менә әлеге максаттан уздырыла.

Бөек Тукаебыз “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, шагыйрь ул” дип юкка гына әйтмәгәндер. Арада җәүһәргә тиң, сәләтле кешеләр аз түгел. Бу чара әнә шундый затларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Әйе, безнең төбәк андыйларга бай. Хәзер сүзне әнә шундыйларның берсенә бирәбез. 2 нче номерлы лицейның 3 нче сыйныф укучысы Бикмуллин Рушанны каршы алыйк.

Җыр.”Кызыл мәкләр, күбәләкләр”

алып баручы. Конкурска катнашырга теләк белдерүчеләр шактый күп. Хәзер иң кечкеә катнашучыны бирегә чакырабыз. Ул – 1 нче сыйныф укучысы Исмәгыйлев Илнур. 5 нче номерлы мәктәптә тырышып белем ала. Гөлнур Айзетуллованың Мансур Мозаффаровка багышлап язылган шигырен укып узар.

алып баручы.

Барыбызга да мәгълүм ки, татарның моң төшенчәсе бер генә телгә дә тәрҗемә ителми. 3 кенә хәрефтән торган әлеге сүз кеше күңеленең халәтен, җырның асылын, җаннар белән җаннар арасында тел белән аңлатып булмый торган хисне үз эченә сыйдырган. Сәхнәгә Әлки мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Рәхимова Алинәне чакырабыз. Ул “Кунак көтәләр” җырын башкарыр.

алып баручы.

Сәнгать кешесеннән иҗат итәр өчен илһам каян аласыз дисәң, барысы булмаса да 99 проценты мәхәббәт ярдәм итә дияр. Ул сөйгәнеңә, балаларыңа, кешеләргә карата булган мәхәббәт. Ә менә туган җиреңә карата булган хис, арада мәңге югалмый, күңелнең бер почмагында җанны сыкратып тора мөгаен. Бала чактан, күңелгә сеңеп калган туган төбәк гүзәллеге, еллар узгач сагыну катыш моң булып, матур җырларга әверелеп күңеленнән ургылып чыга. Бәлки авыл җирлегендә туып үскән кешеләрнең аеруча моңлы булуы, шуның белән дә бәйледер. Хәер бу әллә ни әһәмиятле түгел, иң мөһиме, бездә андый талантлар бик күп. Хәзер андыйларның берсен сезнең янга чакырабыз. Каршы алыгыз.

1 нче номерлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Вәлиуллина Камилә “Син кайтмадың” җырын бүләк итәр.

алып баручы.

Исәк мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Камәртдинова Айгөл “Онытмыймыз” шигырен укып үтәр.

алып баручы.

Чыннан да композитор иҗатына күз салсаң, күпме җырлар бар. Бу җырларны башкаручы күпме талантлар яши. “Дулкыннар” конкурсы әнә шундый талантларны барлый.

Җырлый Күл-Черкен мәктәбе кызлары “Хәерле иртә” җыры.

алып баручы. 1нче номерлы мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Камалиева Камилә “Моңлы көйләр” шигырен сөйләр.

алып баручы.

Җырны күңел халәтен җиткерү чарасы итеп кенә карау дөрес булмас. Җыр – берләштерү көченә дә ия!!! Дөньяның теләсә кайсы почмагында татар җыр суза. Сүз уңаеннан “Дулкыннар” конкурсы татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә сәләтлеләрне барлаячак. Ә осталар Казанда бер сәхнәдә, чараның Гала концертында очрашыр дип көтелә. Әлеге бәхет кемгә елмаер, анысын вакыт күрсәтер. Ә хәзер сүзне шушы максатка омтылучы башкаручыларның берсенә бирәбез.

Җырлый 2 нче номерлы лицейның 6 нчы сыйныф укучысы Җәләлов Илнур.”Минем кораб”җыры.

алып баручы.

Тылсымлы ай энҗе йолдызларын

Сипкәч, сихри төннең йөзенә.

Талгын гына бер моң агыла.

Өзеп керә күңел түренә

Үзәкләрне өзеп агыла бу моң.

Актарыла сагыш оясы.

Сагышларны кагып күңелләрдән.

Моң сихерен килә тоясы.

Кая агыла, нинди исерткеч көй.

Нигә күңел тула бу көйгә?

Гармунда көй.

алып баручы.

Аксу мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Салаватуллина Альбина Сибгат Хәким шигырен укып узар.

алып баручы.

Кая булган көйләр?

Кая киткән бар моң?

Ыңгыраша күңелем…

Ыңгыраша бар моң…

Татар гармунында

Көйләр әрнеп ята.

Һәр телендә аның

Бер моң төренеп ята.

Уйнап карыйм аны

Халык көйләренә.

Керсен бу көй диеп.

Кеше өйләренә…

Бар дөньяны күмә

Гармун тавышлары.

Күңелләргә керә

Бар моң-сагышлары.

Җырлый Исәк мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Җәләлетдинова Эльмира.”Бер яшькә үстем” җыры.

алып баручы.

   Мансур Мозаффаров 1902 нче елның 6 мартында Казанда туа. Әтисе дин әһеле була, бик иртә үлеп китә, ул чакта Мансурга нибары биш яшь була. Аның әнисе, Маһруй Мозаффария , үз заманының иң укымышлы хатын-кызларыннан берсе, кызлар гимназиясендә укытучы, атаклы шагыйрә була.

    Мансур бала чагында ук булачак күренекле композитор Салих Сәйдәшев белән таныша. Язмышлар уртаклыгы (икесе дә әтисез үсәләр) дусларны тагы да берләштерә. Бу ике шәхеснең дуслык җепләре аларның бөтен гомерләре буена сузылды.

    Башлангыч белемне Мансур Мозаффаров татар мәдрәсәсендә ала.  1916 нчы елда ул татар-рус укытучылар мәктәбенә укырга керә, теләге әнисе сукмагыннан атлау була. Әмма музыка белән мавыгу торган саен үзен ныграк сиздерә бара.

    Профессиональ музыкантлык юлына Мозаффаров 1919 нчы  елда баса, Казан музыка училищесына укырга керә. 1923 нче елда училищены тәмамлагач, Мәскәү дәүләт консерваториясенә китә. Анда Сара Садыйкова белән бергә укый. 1931 нче елда М.Мозаффаров Мәскәү консерваторисен тәмамлап, Казанга кайта. Шул вакыттан аның актив иҗат тормышы башлана. 1932 нче елда М.Мозаффаровны Мәскәү консерваториясенең Башкорт бүлегенә музыкаль теория дәресләре бирергә укытучы итеп чакыралар. Монда ул 1937 нче елга кадәр эшли.

     “Галиябану” операсы өстендә шактый хезмәт куя. 1939 елда татар дәүләт опера һәм балет театрында дирежер булып эшли башлый. Сугыш елларында хәрби темага язылган җырлары байтак. “Сугышка, иптәшләр”, “Сөекле Ватан өчен”, “Фашизмга үлем”, “Сау булыгыз, дуслар”, “Поход җыры” һәм башкалар. Сугыш беткәч, “Бәйрәм безнең урамда”, “Син кайтмадың”, “Туган илемә” кебек җырлар барлыкка килә.  

     Композитор иҗатында шаян-лирик җырларны да очратырга була. “Сипкелле диләр мине”, “Җизнәкәй” , “Колаксыз Зариф” җырлары шундыйлардан.

    Иҗади өлгергәнлек чоры 1951-1966 нчы елларга карый. 1957 нче елда Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә. 1959 елда ике программалы симфоник поэмалары өчен Тукай премиясенә лаек була.

      “Өй артында шомыртым”, “Су буйлап”,  “Туган ил турында”, “Фазыл чишмәсе”, “Суларда”, “Сибелә чәчәк”. “Зиләйлүк”, “Уракчы кыз” җырлары да халык тарафыннан яратып кабул ителде.

      Композиторның вокаль жанрлардагы уңышлары да саллы һәм нәтиҗәле. Гомеренең соңгы җиде елында аның тарафыннан вокаль жанрда 34 әсәр язылган. Аларда зур урынны гражданлык тематикасы алып тора. “Кайда да йөрәктә”, “Бәйрәмнәр”, “Тибрәнә җыр күңелдә” , “Башка берни дә кирәкми” җырлары шундыйлардан.

       2 нче номерлы лицейның 6 нчы сыйныф укучысы Бельдеубаева Даяна “Мансур абый истәлегенә” шигырен укыр.

    алып баручы.

 “Мәшһүр композиторыбыз  Салих Сәйдәшев һәм Мансур Мозаффаров иҗатлары чылтырап аккан саф сулы чишмәләр булса, алар икесе дә бер зур елгага, халык күңеле дип аталган тирән елгага коялар. Мансур ага Мозаффаровның белеме, таланты, дәрәҗәсе, эрудициясе никадәр зур икәнен истә тотсак, аның бераз һавалырак булуын да гафу итәр идек. Юк, нәкъ менә бөек кешеләргә хас гадилек һәм кече күңеллелек, кеше хәленә игътибарлылык һәм ярдәмчеллек, тыйнаклык һәм аз сүзлелек – Мансур аганың гүзәл сыйфатлары әнә шулар”, - дип яза мәшһүр композиторыбыз Илһам Шакиров.

Аксу мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Камалиева Гүзәл “Туган як” җырын башкарыр.

     алып баручы.

 “Мансур абыйның семьясы да әйбәт. Өч кыз , өчәве дә тормышта, бик әйбәт торалар. Берсе Мәскәүдә, берсе Ереванда, берсе Казанда. Ләкин бик иртә китте Мансур абый. Ничектер тормышы да яхшы, тигез тормыш иде, безнең арадан ерак киткәненә йөрәк әрни.

      Һәрвакыт үзе булмаса да, аның музыкасы яши, иптәшләре яши, һәрвакыт аның музыкасын тыңлап, уйнап, аны искә алабыз”, - ди үзенең истәлекләрендә композиторыбыз Заһид Хәбибуллин.

Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Баһаветдинова Назгөл Гөлнур Айзатуллованың “Киләчәккә барыр моң” шигырен укып үтәр.

     Калфаклы сандугачыбыз Сара Садыйкова да Мансур аганы җылы хисләр белән искә ала. “Мансур Мозаффаров гаять дәрәҗәдә күркәм холыклы, тәрбияле, тыйнак кеше иде. Ул һәрвакыт аз сүзле, уйчан иде. Ах, нинди якты күңелле кеше иде ул! Аның музыкасы да үзе кебек якты, лирик, җанга ятышлы, уйчан музыка.”

     Җырлый 2 нче номерлы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Сафина Элина. “Энесенә ул апа” җыры.

    алып баручы.

     Композиторның кызы Миләүшә Мансуровна истәлекләре белән дә таныштырасым килә.

   - Минем уйлавымча, безнең әтине музыкасы аша ачык күз алдына китерергә мөмкин. Аның бөтен барлыгы -  музыкада. Йомшак, рәхимле характеры, гаҗәеп намуслылыгы, сәнгатькә тугрылылыгы аның әсәрләрендәге һәр авазда, һәр аһәңдә чагыла. Ул искиткеч дәрәҗәдә ярдәмчел, беркем турында да начар сүз әйтмәс. Әти өйгә кунак килүне бик ярата иде, һәм алар безнең өйдә бик еш була. Әнинең хәтта һәр очрак өчен камыры әзер, әти кунаклар чакырса дип алдан әзерләп куя иде, чөнки теләсә кайсы вакытта аның өйгә кунак чакыруы мөмкин иде. Мин аның үзебезгә - балаларга карата булган олы мөнәсәбәтен оныта алмыйм. Дөрес, ул бу тойгысын ачыктан-ачык күрсәтми. Ул бервакытта да тавышын күтәреп, ачуланып сөйләшмәс. Аның, “кызым, татарча җавап бир” дигән сүзләре истә калган. Әти балаларын бервакытта да үзләре барында мактамый, еш кына безгә карата булган мөнәсәбәтен без читтән белә идек. Аның йомшак, музыкальлеге белән аерылып торган тавыш иде. Әти безнең музыкант булуыбызны бик тели иде. “Кызым, бәйләү бәйләп утырганчы музыка белән шөгыльлән”, -дия иде.  Һәм без, аның өч кызы да өебездәге музыкага булган хөрмәт атмосферасы аркасында музыкаль белем алдык.

алып баручы.

Түбән Наратбаш мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Галимова Айгөл үзе язган шигырьне укып үтәр. 

алып баручы.

Үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлап, дәртләнеп эшләүче бөек иҗат эшлеклесе, халкыбызның моң чишмәсе булган композитор турында сөйләштек без бүген. Безнең күз алдына татар музыкасын профессиональ югарылыкка күтәргән, фидакарьлек, тәвәкәллек таләп иткән бөек вакыйгалар белән тулы чорның рухын бөтен нечкәлеге белән кабул итеп, шуны иҗатында чагылдыра алган композитор Мансур Мозаффаров килеп басты.

Үз гомере аның бик тиз үтте,

Узган кебек язгы ташкыннар.

Ә җырлары яшәр һәйкәл булып,

Озаграк мәрмәр ташыннан.

 Шигырь.

алып баручы.

Бар булганы белән халык җаны

Яшеренгән шушы моңнарга…

…Ятим моңнар, ятим җырлар булмас.

Халык яшәгәндә, ил барда.

Озата бара киләчәккә шулар…

Он(ы)тып була мени үткәнне?

Заман үзгә, тормыш үзгә, яңа,

Ә чын җырлар иске, күптәнге…

   Җырлый 5 нче номерлы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Шакирова Алсу “Сибелә чәчәк” җыры.

     Хөрмәтле тамашачылар, конкурсның иң дулкынландыргыч мизгелләре якынлаша. “Дулкыннар” конкурсының безнең төбәктән 2 нче турга узучы сәләтлеләрнең исемнәрен атаячакбыз. Моның өчен хәзер сәхнәгә мәртәбәле жюри рәисен (яки әгъзасы) (Ф.И.Ә. и……………….) чакырабыз.

Бүләкләү!!!

алып баручы.

Җиңүчеләргә алдагы турларда да уңышлар телибез. Безнең төбәк данын якларсыз дип ышанып калабыз. Кадерле дуслар, әгәр дә композитор иҗатын барлау өлкәсендә үз өлешебезне кертә алганбыз икән, без моңа ихластан шат. Сезгә укуыгызда, тормышыгызда уңышлар, бәхет, саулык, тыныч тормыш телибез. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, очрашканга кадәр сау булыгыз.



Предварительный просмотр:

   “ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУА  МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ЗУР ФРОЛОВО ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Олы сәнгатькә багышланган гомер

(Рөстәм Яхин иҗатына багышланган

әдәби-музыкаль кичә)

                                     Язды :  югары квалификацион категорияле

                                                                   татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                     Исмәгыйлева Гөлнара Таһир кызы

                                         

                                         

                                 

                                              2014 нче ел

   «Бәйрәм вальсы» яңгырый. Сәхнәгә алып баручы чыга.

Син йортларның тәрәзәсен ачтың,

Дан җырладың сөйгән халкыңа.

Бездә туып-үскән сандугачлар

Син калдырган көйгә талпына.

Рояльнең клавишларында

Ике төс бар: аклы-каралы.

Тукай сазы сыман моңлы алар,

Җәлил җыры кебек яралы.

 

Сандугачлар серенада суза,

Каен яфраклары җыр яза...

Композитор гына ишетерлек

Авазлар бар фани дөньяда.

Халкыбызның талантлы улы, СССРның халык артисты, дөньякүләм танылган композитор Рөстәм Яхин иҗаты иң югары, иң ихлас бәягә лаек. Иҗаты миллионлаган тамашачыга яхшы таныш иде һәм бүген дә бик теләп, яратып кабул ителә. Аның вокаль лирикасы, инструменталь музыкасы дөньяның татарлар яшәгән төбәкләрендә иң кадерле, иң кыйммәтле хәзинә булып кала. Бүген кичәбездә Рөстәм Яхин көйләренә язылган җырларны ишетербез. Аларны мәктәбебезнең җырчы сандугачлары башкарыр.

              «Туган ил кырлары»

   Инде Рөстәм абыйның тормышы һәм иҗатына күз салыйк. Рөстәм Яхин 1921 елның 16 августында Казанда туган. Балачактан музыкага тартылган, татар халык җырлары белән кызыксынган, аларны аның әнисе Мәрьям ханым яхшы белгән. Ул күренекле мәгърифәтче Таиб Яхин белән бер нәселдән. Рөстәм Яхинның нәсел җебе Саба районы Шыңар авылына барып чыга. Мөхәммәт Мәһдиевнең әнисе Сафина Бибирабига да шул затлы тамырдан. Рөстәм Яхин кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пианинода үзлегеннән Туганы, танылган җырчы Мәрьям Рахманкулова киңәше белән 13 яшендә Рөстәм Яхин Казанның 1нче балалар музыка мәктәбенә укырга бара. Мәктәп директоры Р.Л.Поляков һәм фортепиано укытучысы А.В.Чернышева баланың сәләтен күреп, аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә. Мәскәү музыка училищесында А.Г.Руббахның фортепиано сыйныфын тәмамлаганнан соң, 1941 елда Р.Яхин Мәскәү консерваториясенә имтиханнарын уңышлы тапшыра. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, яшь музыкантны армиягә алалар. Сугыш беткәч, Рөстәм Яхин укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итә: пианист буларак – В.М.Эпштейн, композитор буларак профессор Ю.А.Шапорин сыйныфында шөгыльләнә. Мәскәүдә укыган еллары комозиторның профессиональ осталыгы һәм иҗади үсешендә зур роль уйный. Диплом эше буларак ул Фортепиано белән оркестр өчен концерт (беренче бүлек) тәкъдим итә, бу әсәр күпләрдә зур кызыксыну уята (1950 ел). Шул елда ук комозитор Казанга әйләнеп кайта, фортепиано концерты өстендә эшен дәвам итә һәм 1951 елда аның тагын ике бүлеген язып бетерә. Бу әсәр татар музыкасында фортепиано белән оркестр өчен беренче концерт була. Ул бүгенге көндә дә әлеге жанрда иң танылган әсәрләрдән санала һәм һәрвакыт яңгыратылып тора. 
1950–1952 елларда Р.Яхин Казан консерваториясендә белем бирә, алга таба гомерен исә ул музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Ул яшьли Татарстанның әйдәп баручы композиторларына әверелә. 
      Иҗат юлы башында Р.Яхин берничә эре формадагы инструменталь әсәрләр яза: алар арасында – Фортепиано һәм скрипка өчен соната, Скрипка һәм фортепиано өчен поэма, Фортепиано өчен соната, шулай ук бу чорда иҗат ителгән һәм композиторның академик белемен дәлилләгән – фортепиано концерты. Р.Яхин иҗатында романтизмның жанр–стиль үзенчәлекләре татар милли моңы белән үрелә, бу беренче ишетүдән үк танырлык итеп, онытылмаслык “яхин стилен” барлыкка китерә. 
Р.Яхин Рахманинов, Чайковскийның иҗатын яраткан, шуңа күрә бигрәк тә беренче чорда композиторга аларның йогынтысы зур була. Алга таба исә Р.Яхинның миниатюра жанрында инструменталь музыка өлкәсенә кызыксынуы арта, ул төрле характердагы пьесалар иҗат итә, кайвакыт аларны циклларга да берләштерә, мәсәлән, “Җәйге кичләр” фортепиано циклы халык арасында киң таныла.

         «Җәйге кичләр» җыры

    Аның романсларында якты лиризм, яшәү матурлыгына һәм шатлыгына соклану гаять тирән һәм талантлы чагылдырыла. Әмма бу икенче өлкәгә – фаҗигаләр дөньясына тартылуга да комачауламый. Андый тема Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләренә иҗат ителгән вокаль циклда аеруча зур көч белән һәм ышандыргыч итеп сурәтләнгән. Композитор Җәлилнең Ватанга, халыкка, якын һәм кадерле кешеләренә тирән мәхәббәт, коммунист-сугышчының фашизмга карата әйтеп бетергесез нәфрәт белән сугарылган рухи васыятенә беренчеләрдән булып җавап бирде. Яхин, Җәлилнең ялкынлы поэзия үрнәге булган иң югары шигырьләренә мөрәҗәгать итеп, үзен музыкада тирән образларны гәүдәләндерергә сәләтле, гаять көчле рухи кичерешләр һәм тормышның иң катлаулы конфликтларын чагылдыра алучы өлгереп җиткән талантлы композитор буларак күрсәтте. Совет музыкасында Җәлил тематикасын тормышка ашыру өлкәсендә әлегә Яхинның вокаль циклына тиң булырлык әсәрләр юк. Циклның беренче кисәге «Җырларым» шагыйрьнең үлемсезлегенә чын мәгънәсендә гимн булып яңгырый. Аннан соңгы ике кисәге «Тик булса иде ирек» һәм «Үткәндә кичергән» әсәрләре сагышлы һәм тәэсирле булуы белән аерылып тора. Дүртенче кисәге «Соңгы җыр» тоткынлыктагы шагыйрьнең тормыш матурлыгы һәм үлемнең котылгысыз булуы турында уйланулары. Циклның соңгы кисәге «Катыйльгә»дә шагыйрьнең дошманга карата аяусыз нәфрәте яңгырый. Ул үзенең образлылыгы һәм тәэсир итү көче ягыннан опера монологының иң яхшы үрнәкләренә якыная.

 «Җырларым» җыры

Рөстәм Яхин танылган композитор һәм татар романсына нигез салучы гына түгел, бәлки югары категорияле пианист та. Аның музыкант буларак эшчәнлеге музыкабызда алдынгы һәм яңа күренеш итеп бәяләнә. Ул, профессиональ татар пианистлары арасында беренчеләрдән булып, концерт эшчәнлеге белән даими, интенсив һәм уңышлы шөгыльләнде. Яхин аерым концертлар биреп һәм Татарстанның күренекле җырчылары Мәрьям Рахманкулова, Мөнирә Булатова,  Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдинов һәм башкалар белән бергә чыгышлар ясады, тамашачыны халык җырларына тарту өчен күп эш башкарды. Композитор Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Александр Ключарев традицияләрен һәм осталык алымнарын үзенә мирас итеп алып, аларны гаять зур югарылыкка күтәрде. Талантлы композиторның пианист-башкаручы буларак осталыгы Мәскәү, Ленинград, Ташкент, Свердловск, Алма-Ата һәм Киев шәһәрләрендә югары бәя алды. СССРның халык артисты күренекле җырчы Ермак Серкебаев, Мәскәүнең танылган скрипкачылары Зариус Шахморзаева һәм Халидә Әхтәмова аның белән бергә теләп чыгышлар ясадылар. Рөстәм Яхин иҗаты, аның гүзәл әсәрләре халкыбыз күңеленә көннән-көн ныграк үтеп керә башлый. Композитор, әледән-әле яңа әсәрләрен иҗат итеп, татар музыкасы тарихына яңадан-яңа сәхифәләр өсти, тыңлаучы зәвыгына юнәлеш бирә, аны рухи яктан баета. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклына музыка язганда композитор «Җырларым» шигыренә үлмәс музыка иҗат итеп, циклга: «...онытылсагыз, мин дә онытылырмын, яшәсәгез, мин дә яшәрмен!» – дип, символик мәгънә бирә. Күргәнебезчә, Ходайга шөкер, Рөстәм Яхин музыкасы яши, димәк, ул онытылмас!

         Рөстәм Яхинның фортепиано һәм оркестр өчен язган концертын татар музыкасы тарихында әле бүгенге көнгә кадәр автордан уңышлырак башкаручы күренмәде дисәк, хата булмас.

Композитор, татар һәм башкорт шагыйрьләре сүзләренә, дөнья классиклары шигъриятенә мөрәҗәгать итеп, үлмәс җырлар һәм романслар иҗат итте. Рөстәм Яхин шагыйрь Мостафа Ногман белән, төрле темаларга багышлап, иҗади берлектә дистәләгән җырлар язды. Аларның һәркайсы җыр сәнгатебезнең алтын фондын тәшкил итә. «Киек казлар» җыры дөньяга килгәч, Рөстәм абый Яхин һәм Мостафа абый Ногман кош тоткан сабыйлар сыман шатланып-куанып йөриләр.

 «Киек казлар» җыры

Рөстәм Яхин күп язды. Скрипка, виолончель, кыллы квартет һәм башка уен кораллары өчен пьесалар иҗат итте, халык көйләрен эшкәртергә дә вакыт тапты. «Китмә, сандугач» җырыннан башка, аның вокаль лирикасы турында сүз дә әйтү мөмкин түгелдер. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән һәм йөрәк түреннән саркып чыккан бу көйне кем генә белми икән? Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә һәм күпме генә башкарсаң да, туеп булмас кебек... Көйнең матурлыгы, эчкерсезлеге һәм тирән моңы күңелләрне әсир итә, шулкадәр тирән һәм илаһи булуы белән бәгырьләргә үтеп керә. Чын мәгънәсендә талантлы әсәрләр генә шулай тәэсир итә ала. Әлеге җыр халкыбыз арасында гаять киң таралды.

 «Китмә, сандугач» җыры

Рөстәм Яхин исеме, «Күңел йолдызы» романсы герое шикелле үк, татар музыкасы күгендә зур һәм якты йолдыз булып балкый. Аның әсәрләре халыкның киң катлауларына якын һәм аңлаешлы. Профессиональ музыкантлар да аның әсәрләрен үзләре өчен кызыклы һәм кыйммәтле дип табалар. Һәр кешегә барып җитә алырлык гадилек һәм югары профессионаллыкның мондый үрелеше еш очрамый. Рөстәм Яхин сәнгате кешенең рухи дөньясын баета. Композитор, холкы белән бик йомшак һәм тыйнак кеше булса да, үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата гаять таләпчән, сәнгать традицияләренә ихлас күңелдән тугрылыклы иде. Ул яшь талантларга даими ярдәм итеп килде, аларга сәнгатьтә үз юлларын табарга һәм үсәргә юнәлеш бирде. Татар музыкасында әлегә кадәр билгеле булмаган берәр юнәлеш яки күренеш турында сүз барганда, һәрвакыт Рөстәм Яхин фикере белән исәпләштеләр! Ул бик күп өлкәләрдә гаять зур белемгә ия кеше иде. Яхин кешеләрдә һәрвакыт иң яхшы сыйфатларны гына күрә белде. Болар барысы да аның киң күңелле булуы турында сөйли. Аның тарафыннан 450 романс һәм көй иҗат ителгән. Тагын бер матур, эчтәлекле җырны тыңлап үтик.

 «Ага сулар» җыры

     Яхин Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы - композитор, "Дулкыннар, дулкыннар", "Күңелем өзгәләнгән минутларда" һ. б. җырлары, романслары өчен 1959 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

       "Дулкыннар, дулкыннар"җырын тыңлау,

     Рөстәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә өлеш кертә. Ул – күренекле камера–вокаль һәм камера–инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли–характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера–инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә көч куя, профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист була. Хәзер Р.Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының “алтын фондын” тәшкил итә. 
Р.Яхин вокаль иҗатта да уңышка ирешә. Ул “иске” музыка язмый, стильләшү белән дә мавыкмый, үзенең иҗатында ул заманчалыкка омтыла. Композитор заманча татар музыка мәдәниятен үстерергә омтыла. Аның лирик–психологик, лирик–драматик вокаль әсәрләре, вокаль цикллары татар музыкасы өчен “яңа сүз” була. Еш кына ул Г.Тукай, М.Җәлил, С.Хәким, М.Ногъман, Ә.Ерикәй, Н.Арсланов, Н.Дәүли, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Зәйнәшева шигырьләренә мөрәҗәгать итә. 
1987 елда Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Р.Яхинның төрле әсәрләре көйләреннән торган “Фидаи” исемле балет куела. Пианист буларак Р.Яхин үзенең генә түгел, рус һәм чит ил классикларының да әсәрләрен яратып уйный. Аның белән М.Рахманкулова, М.Булатова, В.Шәрипова, Х.Хисмәтуллина, А.Аббасов, Х.Бигичев, Э.Җәләлетдинов кебек җырчылар, М.Әхмәтов, Ш.Монасыйпов кебек музыкантлар чыгыш ясый. 
Р.Яхинның “Туган ягым” җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә. 
Бүгенге көндә Р.Яхин иҗаты – татар милли классикасы, ә аның исеме исә милли тарихның бер өлеше булып тора. 

Иртәләрдә таңгы җилләр безне

Дәшеп ала кояш ягына.

Чү! Иртәнге серенада булып,

Яхин музыкасы агыла.

  Гимн тыңлана 
  1972 елдан башлап һәрвакыт Р.Яхин Татарстан Композиторлар берлегенең идарә әгъзасы итеп сайлана. 1964 елда аңа ТАССРның атказанган сәнгать эшелеклесе, 1970 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1981 елда РСФСРның халык артисты, 1986 елда СССРның халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1959 елда Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясенә, 1957 елда “Мактау билгесе” орденына, 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. 

    Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин татар музыка тарихына күренекле композитор буларак кереп калды. Ул көйгә салган 400дән артык җыр һәм романс, соната, сюита, 20дән артык пьеса... Аларның барысын да халкыбыз яратып тыңлый, бу әсәрләр мәңгелек.

    «Безнең Татарстан» җыры (Ә.Ерикәй сүзләре, Р. Яхин көе) башкарыла            Рөстәм Яхин татар композиторлар мәктәбе үсешенә саллы өлеш кертә. Ул — күренекле камера-вокаль һәм камера-инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера-инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә көч куя, профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист була. Хәзер Р.Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының «алтын фондын» тәшкил итә.

    Р.Яхин вокаль иҗатта да уңышка ирешә. Ул «иске» музыка язмый, стильләшү белән дә мавыкмый, үзенең иҗатында заманчалыкка омтыла. Композитор заманча татар музыка мәдәниятен үстерергә тырыша. Аның лирик-психологик, лирик-драматик вокаль әсәрләре, вокаль цикллары татар музыкасы өчен «яңа сүз» була. Ул еш кына Г.Тукай, М.Җәлил, С.Хәким, М.Ногман, Ә.Ерикәй, Н.Арсланов, Н.Дәүли, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Зәйнашева шигырьләренә мөрәҗәгать итә.

               «Очрашырбыз, ышанам» җыры

Рөстәм Яхин исеме, «Күңел йолдызы» романсы герое шикелле үк, татар музыкасы күгендә зур һәм якты йолдыз булып балкый. Аның әсәрләре халыкның киң катлауларына якын һәм аңлаешлы. Профессиональ музыкантлар да аның әсәрләрен үзләре өчен кызыклы һәм кыйммәтле дип табалар. Һәр кешегә барып җитә алырлык гадилек һәм югары профессионаллыкның мондый үрелеше еш очрамый. Рөстәм Яхин сәнгате кешенең рухи дөньясын баета. Композитор, холкы белән бик йомшак һәм тыйнак кеше булса да, үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә карата гаять таләпчән, сәнгать традицияләренә ихлас күңелдән тугрылыклы иде. Ул яшь талантларга даими ярдәм итеп килде, аларга сәнгатьтә үз юлларын табарга һәм үсәргә юнәлеш бирде. Татар музыкасында әлегә кадәр билгеле булмаган берәр юнәлеш яки күренеш турында сүз барганда, һәрвакыт Рөстәм Яхин фикере белән исәпләштеләр! Ул бик күп өлкәләрдә гаять зур белемгә ия кеше иде. Яхин кешеләрдә һәрвакыт иң яхшы сыйфатларны гына күрә белде. Болар барысы да аның киң күңелле булуы турында сөйли, дип искә ала Татарстанның халык артисты Рафаэль ИЛЬЯСОВ.

(«Ак җилкәннәр» җыры (М.Ногман сүзләре, Р. Яхин көе) башкарыла.)

 Татар профессиональ музыкасының аһәңен, аның стиль-өслүбен, мелодик тибын формалаштырып үстерү, иң беренче чиратта, Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхин исемнәре белән бәйле. Салих Сәйдәшев үзенең үлемсез әсәрләрендә аеруча халык җырларының көй-моң өлгеләрен заманча эшкәртеп, аларны якты-дәртле, киң-иркен сулыш белән баетып кулланса, Рөстәм Яхин шул гүзәл башлангычны дәвам итеп, үзенең җыр-романсларын П.Чайковский, С.Рахманинов, С.Прокофьев, Ф.Шуберт, Р.Шуман, Ф.Шопен, Э.Григ кебек бөек композитор һәм пианистларның романтик стилен, романтик аурасын Көнчыгыш мәдәнияте, һәм, билгеле, милли традицияләр белән үреп иҗат итә. Композиторның «Синең өчен», «Кил, чибәрем» (Ә.Ерикәй сүзләре), «Серле күзләр», «Ялгыз агач» (Ә.Саттар), «Йөгерә чәчәкләр офыкка» (С.Хәким), «Ак җилкән» (М.Ногман), кебек дулкынсыман фактуралы һәм «Җырланмаган әле безнең җыр» (Ә.Ерикәй), «Күңелем синдә минем» (М.Ногман), «Килен төшә»(Р.Миңнуллин) һ.б. аккордлы фактуралы  романслары нәкъ менә романтик рухта булулары белән үтә дә тәэсирле.

    «Серле күзләр» җыры

   Р.Яхин иҗат дәверендә 50дән артык татар, берничә башкорт, бер дистә чамасы урыс шагыйрьләренең шигырьләренә җыр-романслар яза. Халкыбызның классик шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре аның игътибарын аеруча җәлеп итә. Г.Тукайның «Күңел йолдызы», «Кем белер кадереңне», «Шагыйрь», «Читен хәл» шигырьләренә дулкынсыман вариантлы рәвештә язылган җыр-романслары шагыйрьнең гуманистик, демократик, милли-патриотик һәм лирик-фәлсәфи уй-кичерешләрен музыкаль телдә бөтен тулылыгы белән гаять тәэсирле итеп тасвирлап бирә.

   «Шагыйрь» җыр-романсын тыңлау

Аһәңсазның шагыйрь Мостафа Ногман белән иҗади дуслыгы да соклангыч. Ул аның 35 шигыренә җыр һәм романслар яза. Композиторны шагыйрьнең лирик-романтик рухта язылган шигырьләре аерата җәлеп итә һәм алар зур популярлык казана. «Татбригада сугышчылары җыры», «Оныта алмыйм», «Күзләрем тик сине эзлиләр», «Кайда соң, минем мәхәббәтем» кебек әсәрләр - әнә шундыйлардан.

«Оныта алмыйм»

Мәшһүр композитор Рөстәм Яхин иҗатында музыка белән поэзиянең гаҗәеп дәрәҗәдә бербөтен булып үрелүе бар тулылыгы, матурлыгы белән ачыла. Татар шагыйрьләренең шигырьләре аһәңсаз иҗатын үстерүгә камил җирлек булса, ул, үз чиратында, татар поэзиясен, татар шагыйрьләренең әсәрләрен мәңгеләштереп яңгырата.

 Ишеткәнең бармы, замандашым,

Җырның ничек сулыш алганын?

Иң яхшы соң: халык бәгъренә

Җырың китә алса ялганып!..

Ә Рөстәм Яхин җырлары теләсә кайчан ялганып китә ала. Шундый бөек композиторыбыз булу белән без чиксез горурланабыз. Башка бәйрәмнәрдә дә аның башка җырларын рәхәтләнеп яңгыратырбыз.


Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

                                         “Дулкыннар” бәйгесе.

Пәрдә ачылганда көй яңгырый. Шул фонда алып баручылар чыга, һәм көй барышында сөйлиләр.(1 нче слайд)

1 нче алып баручы.

Иң бәхетле җырлар безнең белән

Яңа юллар салып үтәләр.

Җыр, шигърият сөюче дусларыбыз,

Еракларда сагынып көтәләр.

2 нче алып баручы.

Җырга, моңга сусап яши татар.

Бу сусауга түзеп кара син!

“Карурманнар” тоташтырып тора.

Татар белән татар арасын.

1 нче алып баручы.

Тукайларга сусап яши татар,

“Туган телне”, теле сагына

“Тәфтиләү”ләр тынгы бирми аңа –

Ымсындыра горур чагына.

2 нче алып баручы.

Сәйдәшләргә сусап яши татар,

“Сәйдәш маршы” җанын алкышлый.

“Хуш авылым” белән юлга чыга,

Татар белә, моңнар алдашмый…

1 нче алып баручы.

Исәнмесез, җыр, шигърият сөюче якын дусларыбыз! Бүген “Дулкыннар” бәйгесенә җыелдык. Бу бәйге республикада берничә ел инде уздырылып килә. Быел ул Салих Сәөдәшев иҗатына багышлана. Ә максаты туган ягыбызга, Салих Сәйдәшев иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. (2 нче слайд)

2 нче алып баручы.

Димәк, бүген без Салих Сәйдәшев җырларын ишетербез, көйләрен, аңа багышланган шигырьләрне тыңларбыз.

“Сәйдәш моңнары… Алар синең йөрәгеңә үтеп керә дә, иң нечкә хисләреңне уята. Бөтен барлыгыңны биләп ала, дәртләндерә, ашкындыра, уйландыра. Күңелең якты омтылышлы уйлар белән тула. Сине яшәргә чакыра. Хәтта иң зарлы, иң хәсрәтле, күңелне тетрәткән фаҗигале моңнары да яшәүнең мәгәнәсен аңларга ярдәм итә”, - дип язды драматург Риза Ишморат. (3 нче слайд)

Шөкер, алар бар. Күренекле язучы һәм галим Нәкый ага Исәнбәт: “Яңа татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кемнәр?” – дип сораганда без: “Беренчесе – Тукай, икенчесе – Сәйдәш дип җавап бирәбез”, - дигән иде. (4 нче слайд)1 нче алып баручы.

Салих Сәйдәшевне белмәгән кеше юктыр. Әйдәгез, аның тормыш юлына күз салыйк әле.

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 нче елның 3нче декабрендә Казанда туа. Аның әтисе Казанның бер баенда кучер булып эшли. Салих кечкенәдән музыка ярата. Аның беренче укытучысы талантлы музыкант, халык арасында киң таралган “Тукай маршы”ның авторы Заһидулла Яруллин була. З. Яруллин Салихны музыка уен коралларында уйнарга өйрәтә, музыка грамотасы белән таныштыра, халык көйләренә мәхәббәт тәрбияли, иҗат эшенә рухландыра.

1917нче елда Буада татар музыка студиясе ачылгач, хор классы укытучысы һәм думбра оркестры җитәкчесе итеп чакыралар. Биредә 1918нче елга кадәр эшли. (5 нче слайд)

Шигырь. Ренат Харис “Сәйдәш яры” поэмасыннан өзек

2 нче алып баручы.

Күңелләрнең моңга сусаган бер мәле. Әлеге бушлыкны бары тик халыкның күңел сандыгында гасырлар дәвамында сакланып килгән илаһи моң гына тутыра алыр кебек. Әлеге конкурс нәкъ менә әлеге максаттан уздырыла.

Бөек Тукаебыз “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, шагыйрь ул” дип юкка гына әйтмәгәндер. Арада җәүһәргә тиң, сәләтле кешеләр аз түгел. Бу чара әнә шундый затларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Әйе, безнең төбәк андыйларга бай. Хәзер сүзне әнә шундыйларның берсенә бирәбез. (6 нчы слайд)

Җыр.”Зәңгәр күл”(Гамил Насрый  сүзләре, Салих сәйдәшев көе)

1 нче алып баручы.

Салих Сәйдәшев 1921 елда Оренбергка килеп музыка мәктәбендә укыта. 1922 елда Казанда татар дәүләт драма театрында музыка җитәкчесе һәм дирижер булып эшли башлый. 20 нче елларда сәхнәгә куелган “Галиябану” (М. Фәйзи), “Башмагым” (Х. Ибраһимов), “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Ил”, “Кандыр буе” (К. Тинчурин), “Бишбүләк”, “Чын мәхәббәт”, “Наемщик” (Т. Гыйззәт), “Күзләр” (Х. Фәтхуллин) һ.б. спектакльләрдә С. Сәйдәшев музыкасы яңгырый. Аның тарафыннан 20 нче елларда иҗат ителгән иң күренекле инструменталь әсәрләрнең берсе – “Совет Армиясе маршы”. Аның бу әсәрен халык бик яратып тыңлый. (7 нче слайд)

Нәфис сүз. Мәгъсүм Латыйфуллин “Сәйдәшнең бала чагы” әсәреннән өзек.

2 нче алып баручы.

Барыбызга да мәгълүм ки, татарның моң төшенчәсе бер генә телгә дә тәрҗемә ителми. 3 кенә хәрефтән торган әлеге сүз кеше күңеленең халәтен, җырның асылын, җаннар белән җаннар арасында тел белән аңлатып булмый торган хисне үз эченә сыйдырган.

1 нче алып баручы.

Сәйдәш музакасының интонацион байлыгы, ул ясаган зур музыкаль ачышлар бүгенге көндә безгә хезмәт итә, юл күрсәтеп тора. Бүгенге көн иҗатчысы – телиме ул моны, юкмы – үз иҗатында барыбер Сәйдәшкә хас бизәкләр, орнаментлар кулланып эш итә, чөнки чын мәгънәсендә халыкчан композитор булу өчен, халыкның рухи дөньясын белү һәм тою шарт. (8 нче слайд)

Җыр. Әхмәт Ерикәй сүзләре, Салих Сәйдәшев көе “Дуслык җыры”

2 нче алып баручы.

1939 нчы елны татар музыкасы сәнгате өлкәсендәге күпьеллык тырыш хезмәте өчен С. Сәйдәшевкә “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә. С. Сәйдәшев сугыш елларында “Ватан” маршын, Т. Гыйззәтнең “Изге әманәт”, Н. Исәнбәтнең “Мулланур Вахитов” әсәрләренә музыка яза.

Сугыштан соңгы елларда С. Сәйдәшевнең Ә. Ерикәй сүзләренә “Дуслык турында җыр”, М. Садри сүзләренә язган “Дан сезгә, җиңүчеләр” һ.б. җырларын тамашачы яратып кабул итә. Ул балалар өчен дә күп яза: аның “Укырга”, “Ямьле җәй”, “Яшь туристлар җыры”, “Тынычлык турында балалар җыры”, “Укучылар вальсы”, “Зәңгәр күл”, “Безнең әби” кебек җырлары бар.

Милли профессиональ музыка өлкәсендә уңышлары өчен С. Сәйдәшкә “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә.

Патриот-шагыйрь М. Җәлилнең “Җырларым” шигыренә язылган җыры – композиторның соңгы әсәре. (9 нчы слайд)

Җыр “Җырларым”.

1 нче алып баручы.

Сәнгать кешесеннән иҗат итәр өчен илһам каян аласыз дисәң, барысы булмаса да 99 проценты мәхәббәт ярдәм итә дияр. Ул сөйгәнеңә, балаларыңа, кешеләргә карата булган мәхәббәт. Ә менә туган җиреңә карата булган хис, арада мәңге югалмый, күңелнең бер почмагында җанны сыкратып тора мөгаен. Бала чактан, күңелгә сеңеп калган туган төбәк гүзәллеге, еллар узгач сагыну катыш моң булып, матур җырларга әверелеп күңеленнән ургылып чыга. Бәлки авыл җирлегендә туып үскән кешеләрнең аеруча моңлы булуы, шуның белән дә бәйледер. Хәер бу әллә ни әһәмиятле түгел, иң мөһиме, бездә андый талантлар бик күп. Хәзер андыйларның берсен сезнең янга чакырабыз. Каршы алыгыз.

 (10 нчы  слайд)

Шигырь. Разил Вәлиев “Сәйдәш моңы”

2 нче алып баручы.

Салих Сәйдәшев. Замандашларның күңелендә ул: урта буйлы, очкын чәчеп торган зәңгәр күзле, гаҗәеп ягымлы, җитез, бик йомшак табигатьле, югары мәдәниятле, инсафлы, гади кеше булып сакланып калган. Безнең күңелләргә дә ул кабатланмый торган якты талант, сөйкемле кеше, чын мәгънәсендәге иптәш буларак килеп керде. (11 нче слайд)

Шигырь. Х. Туфан “Якты авазлар”

1 нче алып баручы.

С. Сәйдәшевнең автобиографиясеннән:

- 1900 нче елда Казан шәһәренең хезмәт иясе гаиләсендә туганмын. 13 яшемә кадәр татар мәдрәсәсендә һәм башлангыч рус мәктәбендә укыдым. 1913 елда тәмамладым.

Музыка белән иртә кызыксына башладым, тугыз яшемдә гармун уйный идем. Туганчы ук әтисез калганлыктан, мин башта Әминә апамда тәрбияләндем, аннары, ул апам кияүгә чыккач, Шиһап җизни мине үзенә алды. Ул минем музыка белән кызыксынуымны һәм миндә музыкаль сәләт барлыгын белеп, татарлар бөтенләй диярлек булмаган музыка училищесына бирде. (12 нче слайд)

Җыр. Әхмәт Фәйзи сүзләре, С.Сәйдәшев көе “Совет армиясе маршы”

2 нче алып баручы.

Киләчәккә барган юл өстендә

Яңгырап тора таныш тавышлар:

Адымнарны безнең тизләтәләр

Дәртле җырлар, көчле маршлар!

Канат җәйгән җылы җырга әверелеп

Туган илнең яңа хисләрен.

Әйтеп бирдең, Сәйдәш, дөньяга син

Безнең күңел ниләр сизгәнен.

Нәкъ Тукайча синең, нәкъ Тукайча

Иҗаттагы нигез ташларың:

“Халык – зур ул, дәртле, моңлы, көчле…”

Дигән сүзне эштә расладың.

Җыр. Таҗи Гыйззәт сүзләре, Салих Сәйдәшев көе “Әдрән диңгез”

1 нче алып баручы.

Дәртле, моңлы, кыю авазларың

Мәңгеләште безнең күңелдә:

Син мәгънәви рухи һәйкәл, Сәйдәш,

Миллионнарның күңел түрендә.

Тыңлый-тыңлый үсмер талантларың,

Яңаларның чая авазын,

Чын Тукаен безнең музыканың –

Сәйдәшкәен сагына Казаның.

Киләчәккә барган юлыбызда

Яңгырый синең якты тавышлар.

Адымнарын илнең җиңеләйтәләр

Синең җырлар, синең маршлар. (13 нче слайд)

Нәфис сүз. Әмирхан Еники “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәреннән өзек.

2 нче алып баручы.

Чыннан да композитор иҗатына күз салсаң, күпме җырлар бар. Бу җырларны башкаручы күпме талантлар яши. “Дулкыннар” конкурсы әнә шундый талантларны барлый. (14 нче слайд)

Җыр. Хәбибулла Фәткуллин сүзләре, С.Сәйдәшев көе “Хуш, авылым”

1 нче алып баручы.

Шиһап Әхмеров истәлекләреннән: “Мин аңарда музыкаль сәләт барлыгын, музыканы үзләштерергә омтылуын күрдем һәм, уңайлы шартлар тудыру өчен кулымнан килгәннең барысын эшләргә булдым. Шулай бервакыт бер танышымны очратып:

- Салих өчен пианино яки рояль таба алмассыңмы икән? Кыйммәт булмаса, алыр идек, - дидем. Танышым Салихны белә һәм аны ярата иде. Ул, куанып:

- Салих өчен рояльне җир астыннан да табарбыз, - диде.

Дүрт-биш көн үтмәгәндер, танышым рояль табып, аны безгә китереп тә куйды. Салих өйдә юк иде. Ул кайткач, мин аны инструмент янына чакырдам да:

- Менә, энекәш, сиңа бүләгем. Беркемнән дә курыкмыйча рәхәтләнеп уйна, өйрән. Сәнгать юлында сиңа зур уңышлар телим, - дидем”. (15 нче слайд)

Шигырь. Н. Дәүли “Салих Сәйдәшев пианиносы”

2 нче алып баручы.

Җырны күңел халәтен җиткерү чарасы итеп кенә карау дөрес булмас. Җыр – берләштерү көченә дә ия!!! Дөньяның теләсә кайсы почмагында татар җыр суза. Сүз уңаеннан “Дулкыннар” конкурсы татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә сәләтлеләрне барлаячак. Ә осталар Казанда бер сәхнәдә, чараның Гала концертында очрашыр дип көтелә. Әлеге бәхет кемгә елмаер, анысын вакыт күрсәтер. Ә хәзер сүзне шушы максатка омтылучы башкаручыларның берсенә бирәбез. (16 нчы слайд)

Җыр. “Укучылар вальсы”С.Сәйдәшев көе

1 нче алып баручы.

Фатыйма Камалова истәлекләреннән: “Безне музыкага якынайтырга тырышу белән бер үк вакытта, Салих Сәйдәшев үзе дә артистлар эше белән якыннан кызыксынып йөри иде. Мәгълүм булганча, К. Тинчуринның “Җилкәнсезләр” әсәрендә сүзсез рольләрдән торган байлар образлары бар. Бер көнне, пәрдә күтәрелеп, спектакль башланып киткәч, сәхнәдә безгә таныш булмаган бер бай пәйда булды… Сәхнәдәге барлык байлар да дога кылып, кайсы кая утырышып беткәч, әлеге сары сакаллы бай “гыык!” иттереп, - бөтен сәхнәне ярып кикереп куйды. Бөтен тамаша залы шау килеп көлеп җибәрде, кул чаба башлады. Без дә сәхнә артында туйганчы көлеп, пәрдә төшүен түземсезлек белән көттек. Ниһаять, пәрдә төште. Һәм без йөгерешеп әлеге “бай” янына килдек. Килдек һәм, аның Салих Сәйдәшев икәнлеген күреп, тагын да ныграк көлешә башладык. Ә Сәйдәшев, гадәтенчә, тыйнак кына елмаеп, “сакалын” кубарып тора иде”. С. Сәйдәшев композитор гына түгел, талантлы артист та. (17 нче слайд)

Сәхнәләштерү

2 нче алып баручы.

Тылсымлы ай энҗе йолдызларын

Сипкәч, сихри төннең йөзенә.

Талгын гына бер моң агыла.

Өзеп керә күңел түренә

Үзәкләрне өзеп агыла бу моң.

Актарыла сагыш оясы.

Сагышларны кагып күңелләрдән.

Моң сихерен килә тоясы.

Кая агыла, нинди исерткеч көй.

Нигә күңел тула бу көйгә?

Чү! Гармун өзелеп елый түгелме соң.

Тальян моңы җитми күңелгә.

Моңлы гармун, бушат күңелләрне.

Ела! Җырла! Тик өзмә җырыңны.

Моңсыз, көйсез, нурсыз йөрәкләргә.

Кызганмыйча өләш моңыңны.

Гармунда көй. (18 нче слайд)

1 нче алып баручы.

Сәйдәш моңы безгә ана карыныннан ук сеңгәндер. Әниләр, әбиләр, безне “Әлли-бәлли-бәү”ләр белән бергә Сәйдәш моңнарын көйләп, бишекләрдә тибрәтеп үстергән. Сәйдәш безне гомер буе озата бара, рухландыра, күңелгә канат куя. (19 нчы слайд)

Шигырь. Равил Фәйзуллин “Сәйдәш”

2 нче алып баручы.

Кая булган көйләр?

Кая киткән бар моң?

Ыңгыраша күңелем…

Ыңгыраша бар моң…

Татар гармунында

Көйләр әрнеп ята.

Һәр телендә аның

Бер моң төренеп ята.

Уйнап карыйм аны

Халык көйләренә.

Керсен бу көй диеп.

Кеше өйләренә…

Бар дөньяны күмә

Гармун тавышлары.

Күңелләргә керә

Бар моң-сагышлары. (20 нче слайд)

Җыр. “Ямьле җәй” җыры. С.Сәйдәшев көе.

1 нче алып баручы.

Салих Сәйдәшев мәдәни күтәрелеш дулкынында дөньяга килә һәм әлеге күтәрелешкә гаҗәеп зур көч керткән сәнгатькәрләр арасында лаеклы урын тота. Әле үзе исән чакта ук аның музыкасы татар халкы рухына аваздаш булып, үзеннән-үзе автор талантына һәйкәл куйды.

Кызганыч: кеше хәтере үз тарихын озак еллар буе истә тота алмый. Шуңа күрә, аны саклау өчен даими рәвештә билгеле бер эш эшләнмәсә, хәтерләргә ныгытылып барылмаса, ул, һичшиксез, төссезләнә, акрынлап югала башлый.

30-50 нче елларда Сәйдәшев һәм аннан соңгы композиторлар иҗат иткән милли үзенчәлеген саклап калуда юл күрсәтүче йолдыз иде бит. (21 нче слайд)

Шигырь.

2 нче алып баручы.

Үзенең бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлап, дәртләнеп эшләүче бөек иҗат эшлеклесе, халкыбызның моң чишмәсе булган композитор турында сөйләштек без бүген. Безнең күз алдына татар музыкасын профессиональ югарылыкка күтәргән, фидакарьлек, тәвәкәллек таләп иткән бөек вакыйгалар белән тулы чорның рухын бөтен нечкәлеге белән кабул итеп, шуны иҗатында чагылдыра алган Татартсанның халык артисты, композитор Салих Сәйдәшев килеп басты. (22 нче слайд)

Үз гомере аның бик тиз үтте,

Узган кебек язгы ташкыннар.

Ә җырлары яшәр һәйкәл булып,

Озаграк мәрмәр ташыннан.

 Шигырь. Укучы үзе язган шигырь.

1 нче алып баручы. (23 нче слайд)

Бар булганы белән халык җаны

Яшеренгән шушы моңнарга…

…Ятим моңнар, ятим җырлар булмас.

Халык яшәгәндә, ил барда.

Озата бара киләчәккә шулар…

Он(ы)тып буламыни үткәнне?

Заман үзгә, тормыш үзгә, яңа,

Ә чын җырлар иске, күптәнге…(24 нче слайд)

Хөрмәтле тамашачылар, конкурсның иң дулкынландыргыч мизгелләре якынлаша. “Дулкыннар” конкурсының безнең төбәктән 2 нче турга узучы сәләтлеләрнең исемнәрен атаячакбыз. Моның өчен хәзер сәхнәгә мәртәбәле жюри рәисен (яки әгъзасы) (Ф.И.О. ……………….) чакырабыз.

Бүләкләү!!!

2 нче алып баручы.

Җиңүчеләргә алдагы турларда да уңышлар телибез. Безнең төбәк данын якларсыз дип ышанып калабыз. Кадерле дуслар, әгәр дә композитор иҗатын барлау өлкәсендә үз өлешебезне кертә алганбыз икән, без моңа ихластан шат. Сезгә укуыгызда, тормышыгызда уңышлар, бәхет, саулык, тыныч тормыш телибез. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, очрашканга кадәр сау булыгыз.

(25 нче слайд)

                               Әзерләде: Гөлнара Таһир кызы Исмәгыйлева

Буа районы Зур Фролово төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган тел коненэ эдэби музыкаль монтаж

Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню родного языка, которое проводится 21 февраля....

Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу"

Бу кичә Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап үткәрелде.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 74 яшь тулган булыр иде....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...