Туган тел коненэ эдэби музыкаль монтаж
занимательные факты по теме

Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню родного языка, которое проводится 21 февраля.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon туган тел коне34.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Зәй районы Түбән Биш бюджет муниципаль белем мәктәбенең татар теле укытучысы Шигабутдинова Гульнара Риф кызының  «Туган тел көненә» карата үткәрелгән кичә эшкәртмәсе.

Туган тел – иң татлы тел…

1. Без татарлар, туган телебез- татар теле.Татар теле… Тугач та иң газиз кешеңнəн ишетə башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйлəшкəн, дөньядагы иң дəрəҗəле 14 тел исəбенə кергəн, чит теллəрдə өйрəнə торган, бүгенге көндə җитлеккəн, камиллəшкəн, телəсə нинди катлаулы фəнне өйрəнергə мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендə дə тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга-суларга салсалар да,ассалар, киссəлəр дə иң-иң авыр кимсетүлəргə дə түзгəн, сынмаган, сыгылмаган, баш имəгəн горур татар теле.Бүгенге кичəбезне сиңа багышлыйбыз.

2. Кемнəр генə сиңа сокланмаган һəм мактап җырламаган?! Кемнəр генə синең ярдəмеңдə дөньяны танып белмəгəн һәм үзенең уй хислəрен башкаларга сөйлəмəгəн.

3. И, минем җандай кадерле,

   И җылы , тере телем!

   Кайгылар теле түгел син,

   Шатлыклар теле бүген.

4.Тик синең ярдəм белəн мин,

   Тик синең сүзлəр белəн.

    Уйларын йөрəккəемнең

   Дөньяга əйтə белəм.

5. Туган тел төшенчəсенə зур мəгънə салынган. Ул ВАтан, туган җир, ата-ана сүзлəре белəн бер үк дəрəҗəдə торучы бөек, изге, кадерле сүз.  

6. Туган илкəй…

    Бу исемдə язгы таңнар…

    Бу исемдə җанга рəт татлы моң бар.

    Бу исемдə килəчəгем һəм үткəнем,

   Туган халкым, туган илем,

     Туган телем.

           (« И, туган тел» жыры» )

7.  Бөек Тукай телне ярата белеп яраткан.Телне ул тышкы ямьбирү чарасы итеп кенə түгел, аны иң элек аралашу, аңлашу коралы итеп караган.Халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла татар телендə.

8. Без- татарлар,

ТАТАР исемен без

Горур йөртə торган бер халык.

Без- татарлар!

Шулай диеп белə

Безне бөтен дөнья иллəре.

Без-татарлар!

Батыр халык дигəн

Зур даныбыз əле сүнмəде!

9. Без- татарлар!

Шушы исем белəн

Җирдə яшəү үзе бер бəхет.

Без-татарлар!

Яшибез без җирдə

Бар халыклар белəн берлəшеп.

10. Без-татарлар!

Болгар татарлары,себер татарлары,

Нугай татарлары, Мишəр татарлары,

Нократ татарлары,Керəшен татарлары,

Тагын бик күп,

Бик күп татарлар.

11. Төрле исем йөртсəк тə без,

Төрле җирдə яшəсəк тə,

Тик бер генə туган телебез,

Тик бер генə туган илебез.

12.Туган тел… Һəркем өчен дə газиз бу сүз.Чөнки иң кадерле, бернəрсə белəн дə алыштырылмый торган əти, эни сүзлəрен без туган телдə əйтəбез.

(җыр «И, минем туган телем»)

13.   Халкым теле-хаклык теле,

Аннан башка минем илем юк.

Илен сөймəс кенə телен сөймəс,

Иле юкның гына теле юк.

14. Күзлəремне ачты минем,

Иркəлəде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

15.Үз телеңне сөймəгəндə

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмəсəң ана телен.

16.Әткəң-əнкəң телен белсəң,

Адашмассың кайда да.

Туган телемдə эндəшəм

Кояшка да, айга да.

17.Әни кебек газиз күреп,

Туган тел дип җан атып,

Яшик əле дөньясында

Татар телен яратып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Кәрим Тинчуринның туган көнен билгеләп үтү өчен әдәби-музыкаль кичә сценарие

К.Тинчурин - халкыбызның яраткан драматургы. Укучыларны аның эшчәнлеге белән таныштыру, үлемсез әсәрләре турында яшь буынга җиткерү һәр мөгаллимнең бурычы....

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Башлангыч сыйныфларда Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Кичәнең максаты: Г.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү. Г....

"Туган телем, татлы телем" (әдәби-музыкаль композиция)

"Туган телем, татлы телем" дип аталган әдәби-музыкаль композиция 5 "Г" сыйныфы укучылары тарафыннан 21 нче февральдә - Туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу чарада туган тел турында шигырьләр сөй...

"Халыкара Туган тел көне"нә багышланган әдәби-музыкаль кичә

21нче февральдә мәктәбебездә үткәрелгән кичә -очрашу авылыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, данлыклы кешеләрен, буыннар арасындагы дәвамчанлыкны сурәтли....