Әдәби-музыкаль кичәләр
методическая разработка (9 класс) на тему

Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы  (Ханипова Гулуза Гарифовна)

1. "Ак калага Тукай кайтты"

2. "Шәүкәт Галиев - балаларга шатлык өләшүче"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл deresten_tysh_charalar.docx26.36 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Тукай районы

Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

(Әдәби-музыкаль композиция)

                                                            Татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы эшкәртмәсе.

2011-2012

        

Нәҗип Җиһановның “Тукай”маршы яңгырый

Укытучы.

Ак калага Тукай кайтты.

        Бөтен дөнья балкый бүген, халкым нигә куана?

        Нәрсәдән бу? Мин беләмен: милләт аңы уяна.

        Күңелләргә шатлык тулган, ага җаннан шигъри нур.

        Сәбәбе бер: Чаллыярга бөек Тукай кайтудыр.

        Кыш дип тормый, ал кояш та мулдан сибә нурларын.

        Ул да тыңлый хозурланып милли халык җырларын.

        Чаллыбызның ак йортлары гүя сәҗдәгә киткән.

        Дога саен амин әйтеп, ак кар сибелә күктән.

        Мәйдан халкы кочаклашып, уртаклаша шатлыгын.

        Әбиләр дә, бабайлар да онытканнар картлыгын.

        Ак тун кигән каеннар да серләшәләр үзара:

        “Ак калага Тукай кайткан, шигырь тыңла берара!”

        Тыңлый дөнья, шигъри дога тама һәрбер иреннән:

        “Калыйк саклап телебезне, аерма, дип, илемнән!”

Әлфия Ситдыйкова

        1нче укучы.

         2011 нче ел Татарстанда һәм бөтен төрки дөньяда  шагыйрьнең

125 еллыгы уңаеннан Тукай елы дип игълан ителгән иде.

         Шул уңайдан Татарстанда да бик күп эшләр башкарылды.

        Тукайның бөтен иҗатын эченә алган 6 томлыкның 1нче – 2нче томнары басылып чыкты.

        Фәннәр Академиясе каршында Тукайның иҗатын өйрәнү үзәге ачылды.         Тукай әкиятләре рус, инглиз, удмурт, чуваш, һинд, гарәп, иран телләренә тәрҗемә ителде.

        Тукайның энциклопедиясе әзерләнде.

        2нче укучы.

         Соңгы елларда Тукайның исемен мәңгеләштерү өчен шактый эшләр башкарылган.

        Тукайга куелган һәйкәлләр саны арткан.

        Санк-Петербургта, Мәскәү шәһәренең үзәгендә, Төркиянең Истамбул һәм Анкара шәһәрләрендә һәйкәл ачылган.

        Җитәкчеләр әйтүенә караганда, Уфада да Тукайга һәйкәл төзү хакында сүз бара.

        3нче укучы.

         22 нче ноябрь көнне Чаллы шәһәрендә дә бөек шагыйрьгә һәйкәл ачылды..

        Шәһәр зыялылары һәм милләттәшләребез әлеге вакыйганы дистә еллар буена көтеп алган иде.

        Тантанага Казаннан да күп кунаклар – җитәкчеләр, язучылар һәм сәнгать кешеләре килде.

        Тынычлык проспектында булдырылган сквердагы тантанага, буран һәм салкын булуга карамастан, бик күп кеше җыелган иде.

        4нче укучы.

         Ак калада, ягъни Яр Чаллы шәһәрендә,  Тукайга һәйкәл татар зыялылары, республика һәм шәһәр җитәкчеләре тәкъдиме белән барлыкка килде.

        Тантанада катнашкан Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков шәһәр  башлыгы Вәсил Шәйхразиевка рәхмәт сүзләрен җиткерде, бәйрәмдә катнашучыларны котлады.

        5нче укучы.

         Һәйкәл ачылу мизгелен һәркем дулкынланып көтте.

        Һәйкәл үзенчәлекле. Ул шәһәр рухына, бизәлешенә туры килерлек һәм Илдар Ханов һәйкәлләренең дәвамы булып торырлык итеп эшләнгән.

        Һәйкәлдә  яшь, матур, безгә таныш һәм якын Тукай.  Аның янәшәсендә өлкәннәргә дә, балаларга да таныш булган геройлар – Шүрәле, Су анасы, Кисекбаш чагылыш тапкан.

        Проектның авторы – рус кешесе, танылган скульптор Владимир Демченко. Әйтүенә караганда, ул Тукайның иҗатын җентекләп өйрәнгән һәм проектны яратып башкарган.

        6нчы укучы.

         Шәһәр халкы һәм килгән кунаклар Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.         Дистәләгән әдипләр Тукайга һәм бу истәлекле көнгә багышлап ялкынлы шигырьләр сөйләделәр, кыю фикерләр әйттеләр.

        “Тукайга һәйкәл безгә һәм киләчәк буыннарга кирәк. Бу һәйкәл – татарның милли символы”, - диделәр алар.

        “Әллүки” (Г.Тукай сүзләре, халык көе) җырын тыңлау.

        

        1нче укучы.

        Милләтемнең йөзек кашы,

         Илемнең горурлыгы.

        Күңелемдә мәңге балкыр

        Шагыйрьнең моңлы сазы.

        2нче укучы.

        Халкың өчен тырыштың син,

        Бөеклеккә күтәрдең.

        Телең, моңың, җырың аша

        Тугрылыкка өндәдең.

        3нче укучы.

        Үрнәк булдың барсы өчен,

        Телле иттең син безне.

        Тарихыбыз битләрендә

        Эзле иттең син безне.

        4нче укучы.

        Бар җиһанга күтәрдең син

        Ватаныңны, илеңне.

        Зурладың, олыладың син

        Авылыңны, җиреңне.

        “Туган авыл” (Г.Тукай сүзләре, А.Монасыйпов көе) җырын тыңлау.

        

        5нче укучы.

        Нурлар чәчеп тора торган

        Кояшыбыз, аебыз.

        Мәңге-мәңге сүрелмәслек

        Кадерле Тукаебыз!

        6нчы укучы.

        Баш иябез синең алда,

        Чәчәкләр китерәбез.

        Зур хөрмәткә лаек бит син,

        И, бөек Тукаебыз!

        “Туган тел” (Г.Тукай сүзләре, халык көе) җырының көе яңгырый.

        Укытучы:

        “Туган тел”не тормыш җыры итеп,

        Саклагыз күңелегез түрендә!

        Рухи кыйблагыз булсын Тукай моңы,

        Тукай йөрсен уегызда гел бергә!

        Тукай бар ул, яши мәңгегә!

Татарстан Республикасы  Тукай районы

Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

Татарстанның халык шагыйре

Шәүкәт Галиевкә

багышланган әдәби кичә

                                                        Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                        Хәнипова Гөлүзә Гариф кызының

                                                        дәрестән тыш чара эшкәртмәсе

Укытучы.

        Бик ерак түгел заманда,

        Бакырчыда, Казанда

        Яшәгән, ди, бер абый.

        Үзе абый, үзе сабый.

        Дөньяга ул шигырь аша карый.

        Һәр баланы җайлый,

        Һәркем аны таный.

        Шигъри теле һаман

        Былбыл булып сайрый.

        Ул -  /Шәүкәт Гали/

(“Ул” дигәч, Шәвәли “Шәүкәт Гали” дип кычкырып әйтеп керә).

Шәвәли.

        Мин – Шәвәли. Шук малай,

        Үткен малай, ук малай.

        Мин – бик уңган, өлгер мин,

        Мин, мин, мин бик тыйнак мин.

        Исәнмесез, укучылар, хөрмәтле өлкәннәр!

        Мин – Шәвәли, Шәүкәт бабамның оныгы. Сезнең мәктәпкә кунакка килдем, үзем шикелле малайлар белән танышып китим, дидем.

Укытучы.

        Әйдә, Шәвәли, рәхим ит. Бик вакытлы килеп җиткәнсең. Бүген мәктәбебездә бәйрәм – шагыйрь Шәүкәт Галиевнең туган көнен билгеләп үтү кичәсе. Балалар аның җырларын өйрәнделәр, шигырьләрен ятладылар. Син дә безнең белән аларны тыңларсың.

1 нче алып баручы.

        Шәүкәт Галиев – бармак белән генә санарлык халык шагыйрьләренең берсе. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт, Х.-К. Андерсен исемендәге халыкара әдәби премияләр иясе. Татар халкының дан казанган олы шәхесе һәм хөрмәтле аксакалы.

2 нче алып баручы.

        Бүгенге әдәбиятыбызны әле һаман Шәүкәт Галиевләр буыны тотып тора. Гамил Афзал, Илдар Юзеев,  Әхсән Баян, Хисам Камал, Роберт Әхмәтҗан... Ничә дистә еллар буена татар шигъриятенең иксез-чиксез басу-кырларын алар сөреп бара. Шигърияттән тыш та һәрберсе үз жанрын тапты. Шәүкәт Галиев исә балалар әдәбиятын яулап алды.

1 нче алып баручы.

        Балалар әдәбиятына килгәнче, Ш.Галиев үзен үткен телле, үткен фикерле юморист һәм сатирик итеп танытты. Теленә шайтан төкергән, халыкның күңел кылларында оста уйнаучы, йомшак җәеп катыга утыртучы булды ул бу өлкәдә. Халыктагы җорлык та, чәчәнлек тә, тапкырлык та. сүз уйнату да җитәрлек булды аның шаян шигырьләрендә. Сатира һәм юмордагы әнә шул үзенчәлекләрне балар шигыренә дә алып килде ул.

2 нче алып баручы.

        Ш.Галиев үзенең олы иҗатын лирик шагыйрь булып башлады. Яшь авторның беренче җыентыгы – “Яңа көйләр” дип аталды. Хисләрендәге самимилек, ихласлык, аһәңендәге гадилек укучыларның игътибарын тиз җәлеп итә.         Шигырь-җырлары яңа көйләр булып яңгырый.

Укытучы.

        Әйе, укучылар. Шәүкәт абыегызның бик күп шигырьләре көйгә салынган.Берничәсе белән танышып китәрбез. Бүгенге бәйрәмебезгә

а) 2нче класс кызлары аның “Утыр әле яннарыма” җырын өйрәнеп килделәр. Сүз аларга бирелә.

б) 4нчеләр “Бии итек-читекләр” җырын башкарырлар.

Сезнең яшьтәшләрегез генә түгел, өлкән буын җырчылар да Ш.Галиев шигырьләренә иҗат ителгән көйләрне яратып башкаралар. Шундыйлардан Флёра Сөләйманова башкаруында “Тамчылар тамар чаклар” җырын тыңларбыз.

1 нче алып баручы.

        Ш.Галиевнең балалар әдәбиятына килүе нәниләр шигъриятен югары баскычка күтәрде. Балалар дөньясына яңа Шигърият алып килде, дистәләгән шәкертләр тәрбияләде. Үз тирәсенә талантлы каләмдәшләрен һәм яшь сәләтләрне туплады, үзенең шигъри мәктәбен тудырды. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ул – иң яратып кабул ителгән һәм көтеп алынган шагыйрь.

2 нче алып баручы.

        Ш.Галиев балалар психологиясен тирән аңлап эш итә. Ул нәниләргә җитди нәрсәләр турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, балалар теле белән сөйли белә. Шуңа күрә аның һәрбер шигыре бала табигате кебек тере, хәрәкәтчән, йөгерек. Шагыйрь нәни укучысын дөньяны танып-белергә, туган телнең матурлыгын күрергә, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә.

Укытучы.

Чыннан да, балалар, Ш.Галиевнең шигырьләре юморга бай, алардан шаянлык, наянлык бөркелә. Ә шигъри табышмаклары аша сезнең тапкырлыгыгыз сынала.

        1нче класс укучылары Шәүкәт абыегызның табышмаклары белән таныштырырлар. Җавабын сез әйтерсез һәм Шәвәли дөрес җавап табучыга үзенең бүләген бирер.

        1) Көзме, кышмы, язмы, җәйме,

        Тыңламый , нишләтәсең –

        Кар-буранда, җил-яңгырда

        Салмый ул эшләпәсен. (кадак)

        2) Сакаллы булып туган ул,

        Сакаллы сабый булган.

        Парикмахерга кермәгән,

        Сакалын кистермәгән.  (кәҗә)

        3) Бик күп телләрне белсә дә,         

        Сөйләшми бер телдә дә.

        Өйрәним дисәң өйрәтә,         

        Карышмый беркемгә дә.  (сүзлек)

        4) Авызына башны тыгып

        Карадым, курыкмадым.

        Аннары башына менеп

        Рәхәтләнеп йокладым.  (мич)

Шәвәли.

        Балалар, миңа да берничә табышмагын әйтеп китәргә рөхсәт итегез әле.

        1) Йөртәләр аны һәрвакыт

        Каты-каты типкәләп,

        Җан-фәрманга йөгерә ул,

        Тормый бер дә үпкәләп.  (футбол тубы)

        2) Морзе әлифбасы белән

        Тукылдата тук-тук-тук.

  • Тик торганым юк-юк-юк

Шуңа күрә мин тук, тук.  (тукран)

Укытучы.

        Рәхмәт, балалар. Рәхмәт, Шәвәли, бүләкләрең өчен.

        Бүгенге бәйрәмгә  4нче класслар “Камырша” шигырен өйрәнделәр. Сүз аларга бирелә.

        5нчеләр дә  шигъри  күчтәнәчләр әзерләделәр. Хәзер аларның чыгышларын тыңларбыз.

        1) “Елан”

        2) “Әллә бер тырышасы?”

        3) “Кызык гадәт”

        4) “Һай, тешем”

        5) “Батыр малай”

        6) “Көлке бүлмәсе”

Укытучы.

        Әйе, бер-берсеннән төрле чикләр белән аерылган өч өлкәдә: лирикада, сатирада, балалар шигъриятендә үзен күрсәтте ул. Һәрберсендә әйтер сүзе бар аның. Һәрберсендә үзгә бер Шәүкәт Галиев ул. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк:

        Шигырьләр бит, балалар,

        Витамин кебек алар:

        Булса кайчак әчкелтем,

        Монысын белә ич һәркем –

        Хак сүз булмый төчкелтем.

        Күңелләрне үстерә,

        Йөрәкләргә көч бирә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган тел коненэ эдэби музыкаль монтаж

Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню родного языка, которое проводится 21 февраля....

Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу"

Бу кичә Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап үткәрелде.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 74 яшь тулган булыр иде....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...